Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Статьи / Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

библиотека
материалов

Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

Башкарды:Гафурова Рузиля Ринатовна

2016 нчы ел

Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

Бәйлекләр — ярдәмлек сүз төркемнәре. Атау функцияләре юк, шуңа күрә алар үзләре генә җөмлә кисәге була алмыйлар. Бәйлекләр сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләп, аларны бер-берсенә ияртәләр, ягъни алар арасында ияртүле бәйләнешнең синтетик төрен барлыкка китерәләр: мәктәпкә хәтле бару; төшкә чаклы эшләү һ.б. Мәсәлән: Кыш җитү белән, җир өстен йомшак ак кар каплады.

Татар телендә бәйлекләр иярүче сүзнең кайсы килештә килүен талап итүеннән чыгып төркемләнә:

1) 6аш килешне (алмашлыклардан — иялек) таләп итә торган бәйлекләр: апа (синең) белән бару; апа (синең) хәтле (тикле, чаклы, кадәр, кебек, сыман, шикелле, төсле) булу; атна саен күрешү; урам аркылы чыгу;

  1. юнәлеш килешен таләп итә торган бәйлекләр: шәһәргә кадар (тикле, чаклы, таба) бару;

  2. чыгыш килешен таләп итә торган бәйлекләр: эштән соң уку; китаптан башка яши алмау.

Бәйлекләрне иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында нинди мәгънә барлыкка китерүләрен исәпкә алып та төркемләргә мөмкин:

  1. урын мәгънәсе: институтка кадәр (чаклы, тикле, кадәр, таба ( кая?) бару;

  2. вакыт мәгънәсе: кичкә кадәр, чаклы, тикле (кайчанга кадәр?) уку; көн саен (кайчан?) күрешү; эштән соң (кайчан?) уку;

  3. корал мәгънәсе: пычкы белән кисү; карандаш белән язу;

  4. сәбәп мәгънәсе: авырганга күрә (ник? ни сәбәпле?) килмәү;

  5. объект мәгънәсе: апа белән кайту;

  6. охшату-чагыштыру мәгънәсе: әти кебек (сыман, шикелле, төсле, хәтле, кадәр, чаклы (ничаклы? никадәр?) булу.

Бәйлекләр иярүче сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керәләр: Без Әлфия белән көн саен (кайчан?) гимназиягә бергә барабыз (Баш / иялек килешләрен таләп итә торган белән бәйлеге вакыт хәле составында килгән).

Татар телендә бәйлек урынында кулланыла торган бәйлек сүзләр бар. Алар үз мәгънәләрендә исем буларак та, ярдәмлек сүз төркеме буларак та сүзләрне бәйләү өчен дә кулланыла. Чагыштырыгыз: 1.Апа өстенә матур күлмәк кигән. 2. Апа өстәл өстенә китап куйды.

Беренче җөмләдәге билгеләнгән сүз — уртаклык исем, III зат тартымлы, юнәлеш килешендә килгән; икенче җөмләдәге билгеләнгән сүз өстәл сүзен куйды фигыленә бәйли, ияртә, ягъни бәйлек сүз һәм шуңа күрә өстәл сүзе белән бергә бер җөмлә кисәге (бу очракта кая? соравына җавап бирә, урын хәле) булып килә.

Бәйлеккә күчкән сүзләрнең кыскартылган исемлеген түбәндәгечә биреп булыр иде1:

алдында

вакытта

Очракта

хәлдә

алдыннаннн

дәвамында

Очына

Чагында

алып

дигән

өстендә

Чакта

арада

дигәндә

өстеннән

Чамада

арасына

Дип

рәвешендә

Чамасында

арасында

Диярлек

рәвешеннән

Элек

арасыннан

җиргә

рәвештә

Эченә

аркада

җирдә

рәвешчә

Эчендә

аркасында

Итеп

сәбәпле

Югары

аркылы

Ише

сәбәптән

Ягына

артына

Иөзеннән

Сон

Ягында

артында

Кала

Соңыннан

Ягыннан

артыннан

Караганда

Тарафтан

Якта

ары

Карамастан

тирәсенә

Яктан

астына

Карап

тирәсендә

Яктылыгында

астында

Карата

төбенә

Якын

астыннан

Каршы

төбендә

Янына

башка

Килгәндә

төбеннән

Янында

башлап

көе

төсле

Ярдәмендә

башына

Көенә

төстә

башында

Көеннән

Турында

башыннан

Күзлегеннән

Тыш

бигрәк

Күләмендә

Үнае

борын

Күрә

Уңаенда

_буе

Кырыена

Уртасына

буена

Кырыенда

уртасында

буенда

Кырыеннан

урынга

буеннан

Мәртәбә

Урында

буенча

Мәсьәләсенә

үзгә

буйлап

Мәсьәләсендә

үтә

буларак

Нәтиҗәсендә

хакта

булып

Нигезендә

хакында

Татар телендә берничә сүздән оешкан тезмә бәйлекләрне дә очратып була. Бүгенге көндә аларның кулланылышы бик активлашып китте, һәм мондый берәмлекләрнең саны, формалары һаман арта бара:

аермалы буларак

өчен дигән булып

бәйле рәвештә

өчен дип

бәйле хәлдә

төсле булып '

белән бергә

уңае белән

дигән булып

урта төшендә

дигән төсле итеп

хакы өчен

кагылышлы рәвештә

хакы өчен дип

каршы ягында

хакына дип

кебек сыман

ягына таба

мөнәсәбәтле рәвештә

якка таба

Бәйлекләр тамыр һәм ясалма бәйлекләргә аерылалар. Гадәттә ясалма бәйлекләрне бәйлек сүзләр дип йөртәләр. Тамыр бәйлекләр мөстәкыйль сүзләр белән сүзьясалыш мөнәсәбәтләре аша бәйләнмәгәннәр. Ә менә ясалма бәйлекләр мөстәкыйль сүзләр белән сүзьясалыш мөнәсәбәтләре аша бәйләнгәннәр. Андый мөстәкыйль сүзләрне, кагыйдә буларак, исемнәр, фигыльләр, рәвешләр тәшкил итәләр. Шуңа бәйләнешле рәвештә ясалма бәйлекләр исемнән, фигыльдән һәм рәвешләрдән ясалган.

Телебездә исем буларак та, бәйлек сүз буларак та кулланыла торган сүзләр байтак. Алар урын-ара мәгънәсен аңлата торган сүзләр: ян, як, тирә, буй, кырый, тараф, ас, өс, ал, арт һ. б.

Еш кына бәйлек сүзләр III зат тартымлы һәм юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше, ягъни урын-ара мәгънәсен белдерә торган килешләрнең кушымчалары белән кулланылалар: Мәктәп янында укучылар уйный. Абый яр кырыена бармаска кушты.

1972 елда чыккан «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе»ндә (Авторлары – Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А.) «Бәйлекләр мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканнар. Алар арасында исем, сыйфат, рәвеш, хәтта фигыльләрдән ясалганнары да бар» диелә1. Ләкин авторлар исем формаларының, сыйфатларның, фигыль формаларының, рәвешләрнең бәйлекләргә күчүе турында махсус тукталмыйлар.

Килеп чыгышы буенча бәйлекләрне төркемләү дигәндә, Д.Г.Тумашева аларны өч төргә бүлеп тикшерә:

1) саф бәйлекләр (үзләренең беренчел мәгънәләрен югалткан бәйлекләр): белән, өчен, кебек, кадәр, саен, бирле, таба;

2) исем (буе, буенча, тыш, сәбәбеннән, юлында), сыйфат (төсле, хәтле, шикелле, чаклы, тикле, аркылы, башка, бүтән, сәбәпле, каршы), рәвештән (элек, соң) килеп чыккан бәйлекләр;

3) фигыльдән килеп чыккан бәйлекләр: аша, буйлап, күрә, караганда, карамастан2.

Бәйлекләр татар телендә ике ысул белән — кушымчалау һәм конверсия ысулы белән ясалалар. Бу турыда Ф.Ә.Ганиев «Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы» дигән китабында тирән мәгълүмат бирә3. Мәктәп дәреслекләрендә бәйлекләрнең ясалышы турында мәгълүмат бирелмәгәнгә күрә, аларның ясалыш ысулларына да бераз тукталып үтәргә булдык.

Кушымчалау ысулы белән бәйлекләр ясалышының түбәндәге төрләре бар:

1) нигез + -лы/~ле кушымчасы: сәбәп+ле, чак+лы, шикел+ле {шәкел +ле), төс+ле. Кайбер очракларда -лы/-ле кушымчалы бәйлекләр структур кисәкләргә аерылмыйлар: тикле, бирле. Мисаллар: Урманга чаклы бардык. Кырда эшли башлаганнан бирле үз алдына бертөрле буыннары ныгып, килеш-килбәтенә тикле үзгәреп китте. (Г.Бәширов). Вакытында яңгыр булмау сәбәпле, сабаннар да уңмады. (И.Гази.) Провокаторга хәтле үк җирдән күтәрелгән командир гимнастеркасын рәтләде дә кызылармеецларга эндәште (Г.Гобәй).

2) нигез + -даш/-яәш кушымчасы: каршылаш. Өйгә каршылаш кибет урнашкан.

3) нигез + -ынтен/-ентен кушымчасы: тиңентен. Тез тиңентен пычрак иде (Сөйләм теленнән).

Конверсия ысулы белән бәйлекләр ясалышына, ягъни башка сүз төркемнәренә кергән сүзләрнең бәйлекләргә күчү юлына да тукталып үтик.

Еш кына татар телендә бәйлек функциясен ути торган исемнәр бар дип раслыйлар. Бу раслау, Ф.Ә.Ганиев фикеренчә, төгәл түгел, чөнки татар телендә бәйлек функциясен үги торган исемнәр юк. Телдә үзенең парадигмасыннан аерылган һәм бәйлекләргә күчкән бары исемнәрнең аерым формалары гына бар. Шуңа күрә сүз исемнең бөтен лексемасы турында түгел, тик исемнәрнең аерым формалары турында гына барырга мөмкин1.

Татар телендә исемнәрнең бары кайбер формалары гына бәйлекләргә күчәргә мөмкин. Шундый формаларны пространство мәгънәсен белдерә торган исемнәрнең кыек килеш формалары тәшкил итә (астында, астыннан, астына), ди күренекле галим Ф.Ә.Ганиев. Кайбер вакыт мәгънәсен белдерә торган исемнәрнең дә кыек килеш формалары бәйлекләргә күчәргә мөмкин (чагында, вакытында).

Исемнәрнең кыек килеш формалары бәйлекләргә күчкәндә аларның лексик, исем мәгънәсе югала, мәгънә абстрактлаша, теге яки бу грамматик мөнәсәбәтне белдерә.

Юнәлеш килеш формасы –> бәйлек: буена (юл буена), астына (парта астына), өстенә (өстал өстенә), янына (дусты янына), уртасына (юл уртасына), эченә (өй эченә), алдына (кибет алдына), артына (лапас артына,) арасына (кешеләр арасына), турысына (мәктәп турысына). Мисаллар: Атын бөркәуле лапас астына кертеп куйды. (М.Гали.) Кода кеше... картның өстенә һөҗүм итәргә хәзерләнгән кыяфәткә керде. (Ш.Камал.) Кигәвен янына Нечкәбил килеп җитә. (А.Алиш.) Малик, урыныннан торып, башын чаршау эченә тыкты. (И. Гази.) Бу арада авылның уртасына, совет йорты турысына өстәл куеп, штаб эшли башлаган иде. (Г. Ибраһимов.)

Чыгыш килеш формасы —> бәйлек: буеннан (юл буеннан), астыннан (парта астыннан), өстеннән (өстәл өстеннән), яныннан (дусты яныннан), уртасыннан (юл уртасыннан), эченнән (өй эченнән), алдыннан (кибет алдыннан), артыннан (лапас артыннан), арасыннан (кешеләр арасыннан), турысыннан (мәктәп турысыннан). Мисаллар: Житәрлек ризык булмаганга малның күп гомере яланда кар астыннан үлән тибеп үтә (Г.Ибраһимов). Яңа яуган йомшак кар өстеннән чананы шатырдатып алып китте. (Г.Ибраһимов.) Мәүлиха түти... аш яныннан кузгалып китә. (Г. Бәширов.) Озатып безне, кулъяулыгын болгый. Украина бакча эченнән. (С.Хәким.) Рамазан бай сүзне утын турысыннан башкага борып җибәрергә теләде. (М. Гали.)

Урын-вакыт килеш формасы -> бәйлек: башында (эш башында), артында (лапас артында), буенда (күл буенда), астында (парта астында), өстендә (өстәл өстендә), янында (өй янында), эчендә (өй эчендә), алдында (мәктәп алдында), уртасында (авыл уртасында), арасында (кешеләр арасында), турысында (эш турысында), нәтиҗәсендә (сугыш нәтиҗәсендә), каршысында (кибет каршысында). Мисаллар: Аннары яңгыр астында уйланып-нитеп торуның файдасызлыгын абайлап, әлеге ялгыз утка таба китте. (Г. Минский.) Яшел чирәм өстендә бер-беренә кырын утырган Нәсимә белән Халикъ арасында барган сүзләрне кешеләр тыңлап утыра. (Ш.Камал.). Боларның ашыкканнарын күреп, бер рәсем янында да тукталып тормады. (Г. Гобәй.) Китәрлек булсаң, шушы бер-ике көн эчендә миңа әйтерсең. (И.Гази.) Бүген яңа тормыш турында бик яхшы доклад сөйләнә. (М. Җәлил.)

Ф.Ә.Ганиев бик сирәк очракларда гына «исемнәр үзләренең төп формаларында бәйлекләргә күчәләр, еш кына алар тартым кушымчасы алалар», ди. Мәсәлән: тыш, буе. Мисаллар: Шулай ук сәхнә әсәрләреннән тыш язган маршлары белән халкына бик нык танылды. (М.Җәлил.) Атналар, айлар буе туй иттеләр. (Ш. Бабич.)

Кайбер сыйфатлар шулай ук бәйлекләргә күчәләр: Мисаллар: Галидән башка сөйләүче кеше юк (Г.Колахмәтов).

Ф.Ә.Ганиев әйтүенчә, «фигыльләрнең аерым формалары шулай ук бәйлекләргә күчәргә мөмкин. Бу очракта алар «фигыльлекләрен, ягъни фигыль билгеләрен: юнәлеш, барлык-юклык категорияләрен һ.б. тулысынча югалталар. Фигыль формасы, лексик мәгънәне белдерүдән туктап, грамматик мөнәсәбәт белдерә башлый»1.

аш+а –> аша (елга аша)

күр+ә –> күрә (чиләгенә күрә)

буйла+п –> буйлап (юл буйлап)

кара+п –> карап (шуңа карап)

кара+мастан –> карамастан (шуңа карамастан)

Мәсәлән: Урам буйлап кичкә кадәр чанасын тартып йөрде (Һ. Такташ).

Рәвешләрнең бер өлеше шулай ук бәйлек булып килергә мөмкин. Бу вакытта алар рәвеш билгеләрен югалталар, грамматик мөнәсәбәт белдерә башлыйлар, җөмләдә үзләренен урыннары ягыннан алар бәйлеккә туры киләләр. Мисаллар: Карчыкның җавабыннан элек, аптыраулы карашын куреп, өйдә чит кеше юклыгын төшенеп алды. (Г.Әпсәлөмов.) Аннан элек тә бер кыз белән йөргән. (М.Фәйзи.) Бераз паузадан соң Гөлзадә килеп керә. (Р.Ишморат). Минем әби һәммәсеннән иртә өлгерә. (А.Алиш.)

«Бәйлек сүзләрне чыганак сүзләреннән аеру өчен төп критерий булып семантика тора» дип саный Ф.Ә.Ганиев. Чыннан да, башка сүз төркеменә кергән сүзләрнең формалары лексик мәгънә, ө алардан килеп чыккан бәйлек сүзләр грамматик мәгънә, ягъни сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерәләр.

Шулай да бәйлекләрнең күпчелеге мөстәкыйль сүзләр функциясендә кулланылалар, фонетик һәм морфологик яктан аларга охшаш булалар. Мәсәлән, соң бәйлеге сыйфат, кисәкчә һәм рәвеш булып та килә ала: Тугын-үскән җирем өчен соң (сыйфат) каным фида (Д. Дәрдмән). Ул кырдан бик соң (рәвеш) кайтты. Төшләргә гел кереп йөдәтә. Нигә соң, нигә соң (кисәкчә) бу Кырлай яклары (С.Хәким)1.

Югарыда карап үтелгән мисалларда бәйлекләрнең мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканлыгы күренә. Шулай итеп, «бу процесс телдә һаман дәвам итә һәм шул юл белән телнең формаль чаралары арта, тел катлаулы төшенчәләр, фикерләр һәм аларның бәйләнешен төгәл рәвештә белдерү мөмкинлегенә ирешә»2.

Бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр телебездә бик киң кулланыш табалар. Аларның синонимик мөмкинлекләре дә гаять киң. Бу турыда С.М.Ибраһимов үзенең «Татар телендә синтаксик синонимнар» (1976) дигән хезмәтендә аерым тукталып, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләрне һәм аларның синонимнарын тикшерә1. «Башка синонимнарны бик иркен кулланырга мөмкин булып та, бары тик буенча бәйлеген һәрвакыт кирәгеннән артык алуны» хуплап бетерми. Чынлап та, соңгы елларда бигрәк тә публицистик стильдә бу бәйлек күп кулланыла: Журналның беренче бите буенча сүз китапханә мөдире Сабировага бирелде («Татарстан яшьләре»). Алдагы уку елында беренче сыйныфлар һәм, күпчелек фәннәр буенча, өлкән сыйныф укучылары яңа стандарт программа буенча укыячаклар («Мәгърифәт») һ.б. Кирәк: Алдагы уку елында беренче сыйныфлар, шулай ук күпчелек фәннәрдән өлкән сыйныф укучылары да яңа стандарт программа белән укыячаклар һ.б. Әлбәттә, мондый мисаллар газета хезмәткәрләренең җөмлә төзүгә, телнең аңлаешлы, үтемле булуына җитәрлек игътибар итмәүләрен күрсәтә.

Урын-вакыт килеш формасы -> бәйлек: башында (эш башында), артында (лапас артында), буенда (күл буенда), астында (парта астында), өстендә (өстәл өстендә), янында (өй янында), эчендә (өй эчендә), алдында (мәктәп алдында), уртасында (авыл уртасында), арасында (кешеләр арасында), турысында (эш турысында), нәтиҗәсендә (сугыш нәтиҗәсендә), каршысында (кибет каршысында). Мисаллар: Аннары яңгыр астында уйланып-нитеп торуның файдасызлыгын абайлап, әлеге ялгыз утка таба китте. (Г. Минский.) Яшел чирәм өстендә бер-беренә кырын утырган Нәсимә белән Халикъ арасында барган сүзләрне кешеләр тыңлап утыра. (Ш.Камал.). Боларның ашыкканнарын күреп, бер рәсем янында да тукталып тормады. (Г. Гобәй.) Китәрлек булсаң, шушы бер-ике көн эчендә миңа әйтерсең. (И.Гази.) Бүген яңа тормыш турында бик яхшы д оклад сөйләнә. (М. Җәлил.)

Ф.Ә.Ганиев бик сирәк очракларда гына «исемнәр үзләренең төп формаларында бәйлекләргә күчәләр, еш кына алар тартым кушымчасы алалар», ди. Мәсәлән: тыш, буе. Мисаллар: Шулай ук сәхнә әсәрләреннән тыш язган маршлары белән халкына бик нык танылды. (М.Җәлил.) Атналар, айлар буе туй иттеләр. (Ш. Бабич.)

Кайбер сыйфатлар шулай ук бәйлекләргә күчәләр: Мисаллар: Галидән башка сөйләүче кеше юк (Г.Колахмәтов).

Ф.Ә.Ганиев әйтүенчә, «фигыльләрнең аерым формалары шулай ук бәйлекләргә күчәргә мөмкин. Бу очракта алар «фигыльлекләрен, ягъни фигыль билгеләрен: юнәлеш, барлык-юклык категорияләрен һ.б. тулысынча югалталар. Фигыль формасы, лексик мәгънәне белдерүдән туктап, грамматик мөнәсәбәт белдерә башлый»1.

аш+а –> аша (елга аша)

күр+ә –> күрә (чиләгенә күрә)

буйла+п –> буйлап (юл буйлап)

кара+п –> карап (шуңа карап)

кара+мастан –> карамастан (шуңа карамастан)

Мәсәлән: Урам буйлап кичкә кадәр чанасын тартып йөрде (Һ. Такташ).

Рәвешләрнең бер өлеше шулай ук бәйлек булып килергә мөмкин. Бу вакытта алар рәвеш билгеләрен югалталар, грамматик мөнәсәбәт белдерә башлыйлар, җөмләдә үзләренен урыннары ягыннан алар бәйлеккә туры киләләр. Мисаллар: Карчыкның җавабыннан элек, аптыраулы карашын куреп, өйдә чит кеше юклыгын төшенеп алды. (Г.Әпсәлөмов.) Аннан элек тә бер кыз белән йөргән. (М.Фәйзи.) Бераз паузадан соң Гөлзадә килеп керә. (Р.Ишморат). Минем әби һәммәсеннән иртә өлгерә. (А.Алиш.)

«Бәйлек сүзләрне чыганак сүзләреннән аеру өчен төп критерий булып семантика тора» дип саный Ф.Ә.Ганиев. Чыннан да, башка сүз төркеменә кергән сүзләрнең формалары лексик мәгънә, ө алардан килеп чыккан бәйлек сүзләр грамматик мәгънә, ягъни сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерәләр.

Шулай да бәйлекләрнең күпчелеге мөстәкыйль сүзләр функциясендә кулланылалар, фонетик һәм морфологик яктан аларга охшаш булалар. Мәсәлән, соң бәйлеге сыйфат, кисәкчә һәм рәвеш булып та килә ала: Тугын-үскән җирем өчен соң (сыйфат) каным фида (Д. Дәрдмән). Ул кырдан бик соң (рәвеш) кайтты. Төшләргә гел кереп йөдәтә. Нигә соң, нигә соң (кисәкчә) бу Кырлай яклары (С.Хәким)1.

Югарыда карап үтелгән мисалларда бәйлекләрнең мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканлыгы күренә. Шулай итеп, «бу процесс телдә һаман дәвам итә һәм шул юл белән телнең формаль чаралары арта, тел катлаулы төшенчәләр, фикерләр һәм аларның бәйләнешен төгәл рәвештә белдерү мөмкинлегенә ирешә»2.

Бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр телебездә бик киң кулланыш табалар. Аларның синонимик мөмкинлекләре дә гаять киң. Бу турыда С.М.Ибраһимов үзенең «Татар телендә синтаксик синонимнар» (1976) дигән хезмәтендә аерым тукталып, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләрне һәм аларның синонимнарын тикшерә1. «Башка синонимнарны бик иркен кулланырга мөмкин булып та, бары тик буенча бәйлеген һәрвакыт кирәгеннән артык алуны» хуплап бетерми. Чынлап та, соңгы елларда бигрәк тә публицистик стильдә бу бәйлек күп кулланыла: Журналның беренче бите буенча сүз китапханә мөдире Сабировага бирелде («Татарстан яшьләре»). Алдагы уку елында беренче сыйныфлар һәм, күпчелек фәннәр буенча, өлкән сыйныф укучылары яңа стандарт программа буенча укыячаклар («Мәгърифәт») һ.б. Кирәк: Алдагы уку елында беренче сыйныфлар, шулай ук күпчелек фәннәрдән өлкән сыйныф укучылары да яңа стандарт программа белән укыячаклар һ.б. Әлбәттә, мондый мисаллар газета хезмәткәрләренең җөмлә төзүгә, телнең аңлаешлы, үтемле булуына җитәрлек игътибар итмәүләрен күрсәтә.

11Кашапов М.Х. Татар теле синтаксисыннан лекцияләр / М.Х.Кашапов. – Казан: Gumanitarya, 2003. – Б. 45.

11Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе // З.М.Вәлиуллина, К.З.Зиннәтуллина, М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1972. – Б. 155.

22Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле / Д.Г.Тумашева. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – Б. 197.

33Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 241.

11 Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 241.

11 Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 244

11 Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе // З.М.Вәлиуллина, К.З.Зиннәтуллина, М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1972. – Б. 156.

11Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар / С.М.Ибраһимов. – Казан: Казан

ун-ты нәшр., 1976. – Б.105.

11 Кашапов М.Х. Татар теле синтаксисыннан лекцияләр / М.Х.Кашапов. – Казан: Gumanitarya, 2003. – Б. 45.

11Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе // З.М.Вәлиуллина, К.З.Зиннәтуллина, М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1972. – Б. 155.

22Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле / Д.Г.Тумашева. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – Б. 197.

33Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 241.

11 Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 241.

11 Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы / Ф.Ә.Ганиев. – Төзәт. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 244

11 Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе // З.М.Вәлиуллина, К.З.Зиннәтуллина, М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1972. – Б. 156.

22Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле / Д.Г.Тумашева. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – Б. 197.

11Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар / С.М.Ибраһимов. – Казан: Казан

ун-ты нәшр., 1976. – Б.105.

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Статьи
Просмотров111
Номер материала ДБ-309098
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх