Инфоурок Дошкольное образование КонспектыБәйрәм иртәсе мәктәпкә әзерлек төркеме

Бәйрәм иртәсе мәктәпкә әзерлек төркеме

Скачать материал

«Иң якты кояшым син, әнием!»

Бәйрәм үтәчәк зал әниләр турында язылган сүзләр, балаларның “Әниемнең җылы кочагы” дигән рәсемнәр, шарлар, “Алтын куллы әниләр” - әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе белән бизәлә.

 

Алып баручы.  1. Хәерле көн хөрмәтле әниләр, килгән кунаклар!  Сезне балалар бакчасында күрүебезгә бик шатбыз.

 

Исәнмесез диеп башлыйк әле,

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Сезнең белән бүген очрашуга,

Күңелебез шундый шатлана.

Без телибез сезгә имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр.

Гаиләләрдә бәхет, муллык булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Хөрмәтле әниләребез! Сезне чын йөрәктән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, алдагы көннәрегез бары шатлык-куанычлар гына китерсен дигән теләктә калабыз.

 

Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Розалия Хәмит кызына бирәбез. Рәхим итегез.

 

Алып баручы.  Сезнең өчен бәйрәм иртәбезне ачып җибәрә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.

 

1. Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

 

2. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

 

3. Безнең газиз әниләр! Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр! Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз, көлегез, безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген сезнең ул һәм кызларыгыз!

 

Җыр: «Зур үскән улым, зур үскән кызым дисең»

 

4.Мин әнине яратам, “әнием” дип җан атам,

   Аның кочагында үсеп, канатларым ныгытам.

 

5.Әнине әби үстергән, мине әни үстерә,

   Тормышта яшәр өчен алар миңа көч бирә.

 

6.“Әннә” диеп тел ачылган, чыкмас ул һич исемнән,

    “Әни” дигән бөек сүзгә һичкайчан тап төшермәм!

 

7.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

 8.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

9. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

 

10. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

 

11. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 

12. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 

13.Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

 14.Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

 

 15.Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

 

 16.Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 

 17.Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

 

 18.Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Алып баручы.  Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр:

Алып баручы.  Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкин түгел. Әниләребезнең кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре гомер буена безне озата килә, җанга рәхәтлек бирә.

Алып баручы. Кадерле әниләребез! Сезне бәйрәм белән котларга бакчабызның иң нәни балалары да теләк белдерде. Сүзне аларга бирик әле.

 

 

 

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә, балаларыгызның хәсрәтен күрмичә яшәгез. Шуның белән безнең бәйрәм иртәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алып баручы.  Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

 

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

 

Алып баручы.  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

–         Балагыз нинди төс ярата?

–         Нинди кием кияргә ярата?

–         Балагызның яраткан артисты кем?

–         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

–         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

–         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

–         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Бәйрәм иртәсе мәктәпкә әзерлек төркеме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Патентовед

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 765 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2017 623
    • DOCX 22.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Султанова Лилия Хабиряновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Султанова Лилия Хабиряновна
    Султанова Лилия Хабиряновна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22500
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие речевых навыков у неговорящих детей в структуре группового занятия «Мама и малыш»

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 128 человек

Курс повышения квалификации

Особенности культурно-досуговой деятельности с детьми и подростками

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Курс повышения квалификации

Особенности работы с детьми после кохлеарной имплантации в условиях дошкольного учреждения

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Тревожные расстройства: диагностика и причины

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Методика поддержки физкультурно-спортивной деятельности для людей с ограниченными возможностями здоровья

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе