1821582
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыБәйрәм кичәсе "Әлифба бәйрәме"

Бәйрәм кичәсе "Әлифба бәйрәме"

библиотека
материалов



Әлифба бәйрәме


Укытучы: Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .


Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .

ҖЫР: “Хәерле көн”

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.

Кадерле укучыларым! Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ә хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

Укытучы

Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,

Тотам нәни кулын, иелеп,

Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә

Мин карыймын аның сөенеп.

Күптәнмени, синең кебек мин дә

Кәлам алдым нәни кулыма.

Әлифбадан “а” хәрефен укып,

Таяк сыздым дәфтәр юлына.

Бүген үзем, кулларыңнан тотып,

Син нәнигә таяк сыздырам

Һәм үземнең шундый чагымны

Күңелемнән кабат уздырам.



1 укучы : Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

2 укучы: Әни белән бергәләшеп

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

3 укучы Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Зирәк Ябалак керә.

  • Исәнмесез, дусларым! Сез мине таныйсызмы? Мин – Зирәк Ябалак. Мин сезнең дәресләрегездә еш булам, сезгә акыллы киңәшләремне бирәм. Бүгенге бәйрәмдә төп кунак Әлифба булырга тиеш. Әйдәгез аны бәйрәмгә чакырыйк!

Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит! (әлифба керә)

Әлифба: Исәнмесез, дусларым!

Балалар: Исәнме, Әлифба!

Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Минем һәр битемне тырышып укыдыгыз, зур рәхмәт сезгә. Сез мине бик шатландырдыгыз.

Укытучы: Синең урының түрдә. Рәхим ит , Әлифба! (тәхеткә утыра)

Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдәнсүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

Ә - “Әни”дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефе язмаган?

Л - Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип,

Белгән идем мин аны.

И И хәрефе ипидә бар ,

Ил, ирек һәм икмәктә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә .

Ф - Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Куркып куям кайчагында

Күрсәм дә тик төшемдә.

Б - Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен.

Б” дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп торсын.

А - А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

Җыр: Әлифба

Әлифба: Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

- Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)

- Тавышсыз хәрефләрне әйтегез (ь, ъ)

- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

- Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, ...

Ашлар тәмле булсын өчен, ...

Йокы татлы булсын өчен, ....

Иң кадерле кеше җирдә, ....

- Бик яхшы! Хәзер укылачак шигырь әлифбаның кайсы хәрефе битендә? (җ)

Ямьле җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз,

Җиләк җыярбыз.

Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Зирәк Ябалак: Мин дә сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Табышмакны тыңлагыз.

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Зирәк Ябалак: Бик дөрес!

1укучы: Әлифба, әлифба! Ә мин бер шигырь беләм.

Әлифба.Әйдәле сөйлә күрсәт.

1 укучы

Нәрсә булган? Г әз генә ботын борган,

Нәрсә булган? Җ таралган бөтенләй.

Мич башыннан минем Ю югалткан үзенең

Әлифбам егылган. Арадагы күперен.

Аягын сындыра язган Төшеп идәнгә кырын ,

Баш хәреф М, мескенкәй. У сындырган койрыгын.


Әлифба: Хәрефләр нигә шундый хәлдә калганнар соң?

Укучылар: Бу укучы китабын саклап тотмаган, шуңа күрә хәрефләр гарипләнгән.

Әлифба: Укучылар, китапларны һәрчак кадерләп , саклап тотарга кирәк. Аларны тышлап йөртегез, почмакларын бөкләмәгез, пычрак куллар белән тотмагыз.

( Китапларын чиста-пөхтә йөртүчеләрне мактау)


Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)

Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.


Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!


Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


Мин сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр алып килдем. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә өр-яңа булсын!Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

(“Туган тел” китаплары тарата)

1 укучы

Нигә безгә куанмаска

Без бит индезурүстек

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә күчтек.


Укытучы: Кадерле балалар! Әлифбаны өйрәнүдә безгә зур ярдәм итүчеләр - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Бергә

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.


Укучыларны әти-әниләр, килгән кунаклар тәбрикли.

Ә хәзер без үзебезнең кечкенә концерт номерларына күчәбез.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.












Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Актуальные проблемы обучения детей с нарушением слуха в образовательных организациях общего и среднего профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.