Татарстан
Республикасы Кукмара муниципаль
районы
“Село-Чура
авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль
бюджет белем бирү учреждениесе
I
категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Николаева Серафима Максимовна
-Кадерле әниләр һәм укучылар! Сезне
барыгызны да язның беренче бәйрәме- 8 нче март халыкара хатын- кызлар көне
белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.Язның
беренче чәчәкләре кебек матур, зәңгәр күктә балкыган яз кояшы кебек булыгыз.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән
Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.
Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын
Йөзегездә нурлар сүнмәсен.
Һәр туар таң шатлык алып килсен
Бүләк итсен бәхет көлтәсен.
-Кадерле дуслар! Ә хәзер бәйрәмгә
багышланган кичәбезне башлап җибәрик.Сүзне укучыларга бирик:
1 укучы: Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген
Безнең мәктәптә
Әниләрне, әбиләрне
Бакчадагы апаларны
Чакырдык безгә.
2 укчы: Сез бәйрәмнең иң түрендә
Сөекле хатын- кызлар
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар.
Җыр: “ Әниләр бәйрәме”
3 укучы: Иң- иң сабыр,иң- иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр.
4 укучы: Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң – иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек була алмас.
5 укучы: Иң – иң әйбәт балаң булып
Яшәсем ярар иде
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
6 укучы: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр
Әниләрне кадерләсәк
Тыныч булыр ил – көннәр.
7 укучы: Ана-йөрәгемнең иң кадерле хисе.
Күңелемнең ул иң түрендә.
Ул салкында җылытучың
синең
Юанычың авыр көнеңдә.
8 укучы: Айдан, кояштан кадерле
Син ул әнием
Иң ягымлы,иң сөйкемле
Син ул әнием.
9 укучы: Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламы?
Әниләр булмаса,
Әниләр булмаса.
Җылытыр иде кем дөньяны?
Яшәгез кадерле әниләр
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.
Җыр: “Җырлыйм әнием турында”
1 укучы:Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә.
Телеңне йотарсың малай,
Ашап карасаң, менә.
2 укучы: Өчпочмакка җитми инде
Ни генә әйтсәгез дә.
Әнием кебек берәү дә
Пешерә белмидер дә.
3 укучы:Камыр тылсымга әйләнә
Минем әни кулында.
Кәнфит – прәник кирәк түгел
Гөбәдия барында.
4 укучы: Кыстыбыйны бик яратам
Бәлешне дә үз итәм.
Әнием кебек пешекче
Бар микән җирдә бүтән
5 укучы: Чәк- чәк белән торт ясарга
Минем әни бик оста.
Тәмле, татлы ризыкларны
Әтием дә ярата
6 укучы: Мактанмагыз дусларым
Иң оста минем әни.
Сумса.пилмән, шәнгәләрне
Вәт пешерә, билләһи.
Җыр, “ Икмәк пеште”
-
Ә
хәзер бәйрәмнең икенче өлешенә күчик.Командалар ярышы.
Кызлар
ике командага бүленә.Бер команда “ күбәләк”
Күбәләк- түгәрәк, уйный гөлгә чүгәләп.
Җитезлекне, уңганлыкны
Күрсәтәбез бергәләп.
Икенче
команда “Чәчәкләр”
Сезгә чәчәкләр китердек,
Төрлесен, хуш ислесен.
Юлыбыз гөлгә күмелсен
Безгә җиңү китерсен.
Ярышлар:
1. Сәламләү.
2. Юган керләрне
төреп кую.
3. Күзне бәйләп,тупны
бер кыршау эченнән икенче кыршау эченә күчерү.
4. Скакалка сикерү.
5. Иң оста чәчтараш.
6. Төрле көйләргә
татарча итеп бию.
7. Күзне бәйләп
чиләккә кечкенә туп ату.
8. Әниләр турында
җырлар.
9. Зирәкләр,
тапкырлар.
-Шалканны
чәчәләрме? ( юк , орлыкны)
-Бер
мичкәдә ике төрле сыекча? ( йомырка)
-Нинди
сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? ( син йоклыйсыңмы?)
-Табышмак
сүзен ничек укырга? ( сулдан уңга)
-Җансыз
җанлыны уята.( будильник)
-Дөньяда
иң кирәк,
Иң
кирәктән ни кирәк? (саулык)
10.
“Кем
күбрәк?” уены
Артистлар
исеме әйтеп ярышу.
Ярышлар
беткәч җиңүче команда билегеләнә, бүләкләр тапшырыла.Ахырдан биюләр һәм чәй
эчү үткәрелә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.