Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Научные работы / Чыгыш. Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Чыгыш. Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы

библиотека
материалов

Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы


Килер заман,һәр язучының үзен,

сүзен вә шәхси тормышын

инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”

Г.Тукай


ХХ гасыр мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә татарлардан бик күп мәшһүр шәхесләр тудырды. Аларның исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды.

Г. Тукай узган гасырда татар милләте тудырган иң бөек шәхес. Ул татар милләтенең иң газиз, җанга якын шагыйре. Тукайда татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән кайгы -сагышлары, өмет –ышанычлар белән тулы йөрәк хисләре, милли моңнары чагылыш тапкан. Г.Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы.

Г. Тукай үзе яшәгән чорда илдә барган барлык үзгәрешләрне , яңалыкларны җаны аша уздыра. Аны милләт язмышына кагылган бер генә вакыйга да битараф калдырмый. Шуңа да шагыйрь үзен тулысынча халыкка хезмәткә багышлый.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин ,үзем дә чын татармын. (“Үз- үземә”)

Габдулла Тукай иҗатыннан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең үсешен күз алдына да китереп булмый. Татар әдәбиятын иң югары биеклеккә күтәргән шагыйрь заманнар үзу белән үзе дә сәнгать әсәрләренә килеп керә. Тукай образын чагылдырган гүзәл әсәрләр шагыйрьләребез, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз иҗатында калкып чыга. Ул бик аз яшәде, ләкин шул кыска гына гомере эчендә дә фикергә ,хискә бай иҗат калдырды. Менә шул серлелек бик күпләрне ымсындырып, үзенә тартып тора.Тукай үзе исән чагында ук замандашлары аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр. Ш.Бабич, М.Фәйзи, М. Гафури шагыйрьне халык белән бәйләнештә сурәтлиләр.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,ак тулган ай.

...Алса ,укыса халык шигырен аның –истә кала,

Һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

( Ш. Бабич “ Габдулла әфәнде Тукаев”)

Шагыйрьләр Тукай иҗатының кешене ,халыкны яхшылыкка, яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатын яктырталар.

Еллар үткән саен Тукай иҗаты, аның шәхесе белән кызыксыну арта гына бара. Һәр чорда Тукай шәхесенең яңа үзенчәлекләре ачыла барып, әдәбиятта үзенең лаеклы урынын ала. Ә.Фәйзи Тукайны беренчеләрдән булып драма жанрында чагылдыра. Иң беренче сәхнәдә Тукай образын гәүдәләндерүче Габдулла Шамуков була. Язучы һәм галим И. Нуруллинның “Тукай турында хикәяләре”, “Атаклы кешеләр тормышы ” серисендә чыккан “Габдулла Тукай ” китабы, С. Хәким поэмалары, Р. Ишморатның “И, мөкатдәс ,моңлы сазым “ драмасы - Тукайның бөеклен күрсәтүдә зур роль уйныйлар. Соңрак иҗат ителгән әсәрләр арасында Р.Батулланың “Сират күпере” әсәре аеруча игътибарга лаек. Монда шагыйрьнең соңгы айлары сурәтләнә. Ул инде бу вакытка шәхес булып та ,шагыйрь булып та җитешкән, танылган. Әсәрне укыганда Тукай талантлы һәм горур , туры сүзле, үзенең җирдәге урынын яхшы аңлаган , дусларын яраткан, хатын-кызга кырыс мөнәсәбәтле , киң карашлы ,белемле шәхес булып күз алдына килеп баса.

Сөекле шагыйребез иҗатына композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Музыкада бу теманы “Тукай маршы ” белән З.Яруллин башлап җибәрә. Аны атаклы композиторларыбыз Н.Җиһанов “Кырлай”, М.Мозаффаров “Тукай” симфоник әсәрләре, А. Монасыйпов “Тукай моңнары” цикллары белән дәвам итәләр. Шагыйрьнең үз иҗатын көйгә салуда да композиторларыбыз зур уныш казана, дистәләгән шигырьләре җыр булып яңгырый.

Рәсем сәнгатендә дә Г.Тукай образын гәүдәләндерүгә зур көч куела. Мәңге яшь Тукай һәркемнең күңеленә якын. Менә Хаҗиморат Казаковның “Бәләкәй Тукай ” картинасы. Монда шагыйрьнең бала чагы сурәтләнгән. Кечкенә генә Габдулла, бәрәңгесе бераз суынуга, ашап алыр да сәкедән каршыбызга сикереп төшәр кебек. А. Абзгильдинның “Тукай һәм Шүрәле”әсәре безне үзенең гадәти булмаган төсләр бирелеше белән җәлеп итә. Татарстанның халык рәссамы Харис Якупов “Тукай ”портретын һәм шагыйрьнең 100 еллыгына “Габдулла Тукайга истәлек ”дип аталган рәсемен иҗат итә. Тукайның карашы алга,киләчәккә төбәлгән . Рәссам Р.Имашевның “Көзге җилләр” дип исемләнгән композициясендә шагыйрьнең гәүдә тотышы, сурәтләнеше якынлашып килүче яңа үзгәрешләр давылын күрсәтүгә хезмәт итә. Казанда,Тукай –Кырлайда,Әлмәт шәһәрләрендә халык үзенең җырчысына мәңге онытылмаслык истәлек итеп һәйкәлләр куйды. Аларны Новоселов, Садрый Ахун ,Лев Кербель, Бакый Урманче кебек мәшһүр сынчыларыбыз эшләгән. Тукай шәхесен һәм аның иҗатын мәңгеләштерүдә Бакый Урманче тарафыннан эшләнгән хезмәтләр сынлы сәнгать өлкәсенең аерым бер зур сәхифәсен тәшкил итә.

Гасырлар тарафыннан тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылгысыз бер өлеше,бер буыны. Шагыйрь иҗаты ,шәхесе әле күп гасырлар яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә нигез итеп алыныр,бетмәс- төкәнмәс илһам чыганагы буларак шаулап агуын дәвам итәр. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Татар яшәгәндә, аның теләк һәм җаны исән булганда,милли шигърияте,милли моңы яңгыраганда Тукай яшәячәк. Тукай әдәбиятта, музыкада, сәнгатьтә. Ул һәрчак безнең белән.


Акмалова Шамилә Камал кызы


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров175
Номер материала ДБ-245205
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх