Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Чыгыш "Актуальность методологии А.Г.Яхина в преподавании татарской литературы в условиях реализации ФГОС"

Чыгыш "Актуальность методологии А.Г.Яхина в преподавании татарской литературы в условиях реализации ФГОС"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Чыгыш


Хәзерге көндә шәхеснең, җәмгыятьнең тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү - мәктәпнең төп бурычы, чөнки җәмгыятьнең алга таба үсеш факторларын формалаштыручы көчләрнең нигезен мәгариф тәшкил итә.

Югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, яшь буынны бүгенге җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә өйрәтү өчен, белем эчтәлеген яңартырга, мәгариф хезмәткәрләренең социаль статусын күтәрергә, аларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүне яңача оештырырга, алдынгы педагогик тәҗрибәне киң таратырга кирәк.

Хәзерге чор мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү, аларны татар халкының тарихы, мәдәнияте белән якыннан таныштыру, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең дөнья халыклары әдәбияты һәм мәдәнияте арасында тоткан ролен һәм йогынтысын ачыклау бүгенге шартларда тагын да актуальләшә. Фән укытуның сыйфатын күтәрү укытучының һөнәри осталыгы, фәнни-методик яктан әзерлеге нык, тирән булуы белән дә бәйләнгән. Заман таләбе укытучыга яңа информацион технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә куллана белүне зарур итә. Үз фәнен яхшы белгән, заман белән бер сулышта атлаган укытучының гына укучылары һәм ата-аналар алдында абруе була. Шундый укытучылар гына яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тиешле нәтиҗәләргә ирешә ала, милли аң формалашуга ярдәм итә.

Укытучының иң зур максаты - дәрестә бер бала да тик утырмасын, эш белән мәшгуль булсын, уйласын, фикер йөртсен, дип тели ул.

Һәр укытучының үзенә генә хас эш стиле, һәр алымга карата үз карашы бар. Ләкин аларның барысына да уртак сыйфатлар хас: укучыларны намуслы, кешелекле, хезмәт сөючән, белемле, әдәпле, яхшыны яманнан аера белә торган итеп тәрбияләү.

Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын кеше булып калырга тиеш. Яңа казанышларны кулланып, заманга яраклы кеше тәрбияләү белән бергә гомумкешелек сыйфатлары сагында да торырга кирәк. Мин югарыда санап кителгән сыйфатларга ия булырга тырышам. Ә дәресләрдә укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетып, фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә әйтеп бирергә күнектерәм. Эшчәнлегемдә традицион һәм инновацион алымнарга таянам. А.Яхин методын куллану балаларда логик фикерләү, нәтиҗә ясый белүне үстерә. Бу методологиянең төп үзенчәлеге - әсәрне сүтеп җыю, аны өлешләргә таркату, аннары анализ ясау. Таркаткач, бер-берсенә охшаш якларны табабыз, гомуми фикергә киләбез. Бу инде фәнни фикерләү гамәле, иҗади фикерне фәнни фикер белән өйрәнү. Ә әсәргә анализ ясау-язучының иҗади фикерен табу ул. Иҗади фикердә әсәрнең идеясе дә, проблемасы да, безгә әйткән үгете дә бар. Әдәбият - бер милләтнеке генә була алмый. Ул - дөнья байлыгы. Без татар әдәбиятының иң асыл, иң характерлы әсәрләре нигезендә балаларга махсус белем - әдәбият теориясен бирәбез. Әдәбият теориясен аңлаган укучы текст өстендә җиңел эшли. Аны анализлый, аңлый белергә өйрәнә. Бу үз чиратында иҗади сәләткә китерә. А. Яхин технологиясе - белгән текст өстендә эшне дөрес оештыру, фәнни һәм иҗади фикерләүгә этәрә торган юл ул. Ул татар мәгърифәте традицияләрен дәвам итә һәм яңаларына таяна. Чөнки әдәбият дәресенең төп максаты - балаларны яшәргә, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Укучы бу дәресләрдә хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Аеруча әһәмиятлесе - укучы бу дәресләрдә мөстәкыйль фикер йөртә, дәрес саен әсәргә анализ ясый, әңгәмә кора.

Минем А.Г.Яхин методологиясе ярдәмендә халык авыз иҗатын өйрәтүгә тукталып үтәсем килә.

Халык авыз иҗаты әсәрләре әдәбият тарихында бөтен бер күренеш. Аның жанрлары да, жанр эчендәге әсәрләре дә үзара тыгыз бәйләнештә торган өлешләр генә. Шуңа күрә дә иң кечкенә жанр саналган әйтемнәрне өйрәнсәк тә, әкият –дастаннарга анализ ясасак та аларның бөтенлек эчендәге вазифаларын күз алдында тотарга тиеш булабыз.

Әйтемнәр нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтә, тормыш вакыйгасының бер сыйфатына бәя бирә.

Мәкальләрнең вазифасы - тәҗрибә белән расланган, дөреслеге белән билгесез тормыш вакыйгасына бәя бирү.

Табышмаклар иҗади фикерне процесс итеп өйрәнә.

Халык җырлары кешеләрне юата.

Мәзәкләр кешеләрнең нинди дә булса ялган сыйфатын иң югары дәрәҗәгә җиткерә, арттырып күрсәтә.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә укытучының күренеп торган ялгышы әсәрнең үзен, ягъни әсәр авторының иҗади фикер үзенчәлеген өйрәнүгә күчүдән гыйбарәт. Без балаларга күбрәк үз хисләребезне сөйләү белән һәм аларны халык иҗат иткән, бер-берсенә сөйләгән, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән дигән гомуми сүзләр белән чикләнәбез.

Безнең максат – фольклорга багышланган дәресләрдә халык иҗаты әсәрләренең образ тудыру алымнарын өйрәнүдә иң отышлы юл икәнен аңлау һәм балаларга җиткерү. Әсәр эчтәлеге сәнгать теленнән аерым яшәми. Образ – эчтәлекнең яшәү рәвеше. Сәнгать телен өйрәнсәк, эчтәлек табыла, һәм, киресенчә, эчтәлекне табу өчен әсәрнең сәнгать телен өйрәнергә кирәк. Халык иҗаты жанрлары нигездә ике вазифа үти: 1) тормыш күренешләренә, вакыйгаларына турыдан туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. 2) Бу төркем, киресенчә, тормышның үзен теләкләренә буйсындыра һәм үзгәртә. Беренче төркемгә дүрт жанр карый: әйтем, мәкаль, табышмак, җыр. Болар иҗади фикер, хыял дөньясын тасвирлаган жанрлар. Икенче төркемгә өч жанр карый: мәзәк, әкият, дастан. Боларда исә, тормыш вакыйгалары һәм вакыйгаларда катнашучылар реаль кешеләр. Реаль кешеләрне хыял ярдәмендә батыр кешеләр дәрәҗәсенә күтәрү ята. Борынгы кешеләр төрле предметлардагы сыйфатларны кеше сыйфатлары белән берләштереп, кушып яки ул предметны каршылыкка китереп төрле әсәрләр тудырганнар, ягъни фикерләүнең ике гамәлен кулланганнар: 1) бөтенне каршы якларга бүлү. 2)каршы якларны берләштерү. Мәсәлән, аяксыз, кулсыз ишек ача, дигән берәү. Булмас, дигән халык. Зирәк аксакал ярдәмгә килгән: “Кеше түгел бит ул, җавабы җил була, - дигән”. Кешедәге һәм җилдәге сыйфатларны берләштереп, табышмак жанры туган.

Килеп керде бер кеше, маңгаенда бер күзе (кеше белән энә сыйфатлары). Килеп керде бер кеше маңгаенда ун күзе (бәрәңге белән кеше сыйфатлары берләшкән, берләштергән сыйфат – күз).

Табышмак ясауның иң күп кулланылган алымы охшаш сыйфатларны берләштерү. Икенче иң күп кулланылган алым – каршылык алымы. Төрле предметны алабыз да аны үзе белән каршылыкка куябыз. Мәсәлән, баз. Җәен салкын, кышын җылы. Мичне алып карыйк. Кышын җылы, җәен салкын яки эче кара, тышы ак.

Табышмакның төп әһәмияте – балаларны фикерләргә өйрәтә. Иҗади фикер ул – тынгысыз фикер. Кешене характерлаучы сыйфатлар зирәклек кенә түгел, башка сыйфатларга да бәя биреп булмый микән дигән сорау туган. Шул нигездә әйтем жанры туган. Мәсәлән, шатлыктан башы күккә тигән (шатлану хисе, арттыру алымы); араларына кыл да сыймый (дуслык хисе); күзгә төртсәң күренми (караңгылык). Шулай итеп, әйтемнәр дип аталган иң кыска, ләкин бик эчтәлекле әсәрләр туган. Әйтем жанры әдәбиятка арттыру кебек гүзәл алымны алып кергән. Алым үзе арттыра, әмма ялган түгел. Әйтемнең үзенчәлекле мәгънәви ягы – алар контекста гына үз вазифаларын үтиләр. Төрле вакыйгада төрле мәгънәгә, төрле хискә ия булалар. Мәсәлән, аяклы каза дип, без уйнап та, яратып та, ачуланып та әйтергә мөмкин.

Тормыштагы вакыйгалар кабатланып тора. Олы буын вәкилләре яшьләрне хата-ялгышлардан саклап калу өчен үгет-нәсихәт биргәннәр, ә бу исә күп вакытта кире нәтиҗә тудырган. Шуңа күрә зирәк халык бик тә үтемле чара – риторик эндәшкә нигезләнгән бәйләнешле фикергә ия булган интонациясе, рифмасы, ритмы булган сәнгать әсәре уйлап тапкан. Ни эшләргә дип аптырап торганда иң кирәклесен сайлап алган да файдалы киңәшен биргән. Мәсәлән, ни чәчсәң, шуны урырсың. Ерак куйсаң, якын алырсың һ.б. Мәкаль ике өлешкә бүленә: әгәр а булса, б туа. Мәкаль әйтемнән аермалы буларак кайсыдыр сыйфатка гына бәя биреп калмый, анда процесс, эш һәм хәл чагыла. Мәкальнең әһәмиятле эчтәлеге җанлы тормыш вакыйгасы белән бәйләнештә генә ачыла. Нәтиҗә: мәкаль чынбарлыкны тәмамланмаган вакыйгаларга үзендәге ике өлеш белән тәмамлап бәя бирә. Һәм бәясендә ике мөмкинлекнең файдалырагын күрсәтә. Мәсәлән, ерак куйсаң, якын алырсың һ.б.

Халык авыз иҗатының барлык жанрларын өйрәнгәндә дә укытучы әсәрнең эчтәлеген аңлауга караган көндәлек дидактик максат белән праллель әдәбият фәне куйган олы максатны да күз алдында тотып эшләргә тиеш. Ул максатлар икәү: 1) төрле халыкларның (милләтләрнең) халык авыз иҗаты суммасы бөтенне тәшкил итә. Шул бөтен эчендә өлеш буларак татар халкының да фольклоры бар. Укытучының максаты – укучыда татар халык авыз иҗатының һәр жанры турында гомумиләштерелгән фикер калдыру. Бу исә безнең халыкның теге яки бу жанры башка халыкларның әкиятенә, мәкаленә һ.б. жанрларына аваздашмы, әллә бу безгә генә хасмы? –дигән сүз. Бу максатка һәр жанрның төзелешен өйрәнеп, башкалар белән чагыштырып, анализ нигезендә бәя биреп, нәтиҗәләр чыгарып кына ирешергә мөмкин. Болай эшләү әсәрне укытып, сюжет сөйләтеп уйлауга корылмаган сорауларга җавап бирдерүгә караганда күпкә авыр. Ләкин фикер үсеше өчен бик файдалы. 2) Бүгенге укучы халыкның бер вәкиле. Буыннан буынга, бабайлардан әтиләр аша безгә күчкән тутыкмас хәзинә, ягъни халык авыз иҗатын баету өстендә эш дәрестә укытучы җитәкчелегендә алып барылырга тиеш. Психологлар әйтүенчә, фикерләүнең иң югары дәрәҗәсе – иҗат. Безнең асыл максатыбыз ул – балаларны иҗатка чыгару.

Әйе, һәр бала - иҗади шәхес. Ә инде иҗади шәхес – безнең милләтебезнең һәм туган илебезнең байлыгы ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы каршында балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шуңа күрә дә мин дәресләремдә җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтем, тизәйткеч, табышмакларны ярдәмчеләр итеп алам. Балаларның үзләренә дә уйлап табарга кушам. Мәкаль-әйтемнәрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә.

























Республикакүләм

семинар-практикумда

ясаган чыгыш



















А.Г.Яхин методологиясе ярдәмендә халык авыз иҗатын өйрәтү













Поликарпова Лида Николай кызы

2012 нче ел

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-062609

Похожие материалы