Гамил Афзал иҗатында
символлар
Татарстанның халык шагыйре Гамил
Афзалның иҗатын барлаганда мин менә нинди уйлар кичердем. Нинди олы иҗат!
Нинди бәрәкәтле һәм газаплы иҗат! Бер шигырьне укыганда иҗади фикернең ,әдәби
образның көчен-егәрен тоеп шаклар катсаң, икенчесендә шагыйрьнең тормышчан
акылына, сәяси тоемына , илаһи –магик күрәзәчелегенә сокланасың. Өченче
шигырьдә исә аның чиксез күңел офыклары әсир итә, ә дүртенчесендә сабый
балаларча елмаюга, самими шаяруга юлыгып нәүмизләнәсең.
Шулайдыр, фикри, хисси, тарихи чикләрен
билгеләп булмаган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат
кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Гамил Афзал шигърияте - нәкъ әнә
шундый феномен-иҗат.
Ә хәзер
үткәнне, хәзергене, киләчәкне, димәк, тарихны, гомер юлын, сәясәтне,
имансызлыкны символлаштырган, шул ук вакытта киләчәккә — гадел яшәешкә, иманга
да өмет калдырган («Яшел урман») Урман эчендәге персонажларга игътибар итик.
Г. Афзал иҗатындагы бу образлар бүгенге көн өчен дә бик актуаль яңгырый. Әлбәттә,
кара урман Бүресез була алмый:
Мафия дә юк, коммунизм да,
Бүреләр тулы карурман. («Кире кайтабыз».)
Берсен-берсе ашап күтәрелә
Югарырак постка бүреләр. («Булды хәлләр».)
Кайбер
заман чирләренә ишарәләп, Гамил Афзал Бүре белән Сарыкны
янәшә
дә куеп карый:
Ташка уеп язар сүзләрем юк,
Артык хәреф белән язмагыз.
Сарыклар да исән, бүре дә тук, —
Бик простой кеше абзагыз. (“Мин” .)
Әмма
шагыйрь инде ак белән караны аера белә, сәясәтнең мәгънәсенә дә күптән төшенгән:
Бүре белән сарык дус булмады,
Фирка белән халык куш булмады. («Бүре белән сарык».)
Тора-бара
Гамил Афзал иҗатында, Бүре белән Сарык символларына ияреп, яңа символлар пәйда
була:
Кем гаепле? Без гаепле инде, —
Күзе тонган кара сарык булдык.
Әллә Намус, әллә Иблис көлде, —
Ялган диңгезендә гарык булдык. («Ачы язмышлар».)
Шунда
ук Эт образ - символы. Ул авылда яшәсә дә, күбрәк Урмандагы Бүреләргә тартым:
Тик торганда дан казаныр өчен,
Җилгә өрер этләр. («И дусларым».)
Әмма
Эт — шул ук Бүре! «Эт каргышы» шигырендә бу хакта ачык әйтелгән:
Диктатор дип, күпме каргасаң да,
Эт каргышы Бүрегә төшми.
Әлбәттә,
боларның барысы да — татар тормышындагы символлар гына. Шагыйрь үзе дә бу
хакта гел искәртеп тора:
Табигатьнең чәчәге дә — кеше, ерткычы да,
Табигатьнең патшасы да — кеше, корткычы
да.
Урманында бүресе дә — кеше, сандугач та,
Үзе бай да, үзе ач та. («Табигатьнең чәчәге дә».)
Әйе-әйе,
урмандагы яшел аланлыкларда сандугач та яши. Козгынның афәт чакырып кычкыруы
да ишетелеп кала.
Урман арасында тау сукмагы,
Бормалы да үзе, озын да.
Һәр агачның яфрак ярган чагы,
Сандугач та килгән, козгын да.
Тарихның
кара урманнарына язларын очып кергән бу сандугачны — өмет, хыял, ирек, күңел
кошын — еш кына югалта да яза шагыйрь:
Кая китте сандугачлы язлар,
Дәште Кыпчак? («Дәште Кыпчак».)
Кайчагында
ул кошның елаган тавышы сискәндерә:
Кара төндә урман култыгында
Минем тавыш белән бер кош елар.
(«Мин сүземне сөйләп бетермәдем».)
Ахыр
чиктә, шагыйрь сандугачны үз йөрәгендә тоя:
Ир йөрәге — сандугачлы урман,
Шаулый, гөжли иртә-кич белән,
Бар тереклек ямен сөя торган һәм яшәрә
торган көч белән,
Һәм көйдерә торган үч белән. («Йөрәк яна».)
Тормыш
урманы, ничек кенә караңгы булмасын, ул — кадерле, газиз,
чөнки ул — туган нигез: «Кендегең
киселгән урында Сандугач сайравы җирсетә».
Авыл белән бәйле өмет һәм өметсезлек:
Сандугачлар инде сайрап тынды
Суга иелеп үскән таллыкта. («Өянкеләр».)
Өмет бирешергә теләми:
Горурлык һәм өмет күңелдә,
Ак болытлар ага күгендә,
Башын чайкап үсә ак каен,
Сандугачлар килә яз саен. («Ак болытлар ага».)
Шул
ук образ-символлар «Бәхет» шигырендә кабатлана: «Хыял кошым бик биектән очты, Күккә
менеп ак болытлар кочты».
Козгын
символы белән мәгънәдәш символ итеп ике башлы бөркет алына:
Ике башлы бөркет тагын кайткан
Синең бәгыреңне чукырга.(«Авылга
кайткач».)
Менә
шундый образлы-символик дөнья тудырган Гамил Афзал
үз шигъриятендә. Бу иҗатны чын мәгънәсендә әдәби елъязма, хәтта тарихи эпопея
кебек кабул итәсең, һәр образ артыннан ияреп китәсең, аның яңарып, үзгәреп
торуын мавыгып күзәтәсең, шул ук вакытта шагыйрь фикеренең эволюциясен өйрәнәсең.
Гамил Афзал каләменнән төшкән образлар нигездә бер теманы - явызлык белән
яхшылык, имансызлык белән иманлылык арасында барган көрәш темасын ачуга хезмәт
итәләр.
Чынлыкта
исә, көрәш үзе булмаса бу образ-символлар ак кәгазьгә ничек кенә талантлы булып
төшсәләр дә, укучыны уйландыра, дулкынландыра, димәк, тәрбияли алмаслар иде. Ә
Гамил Афзал иҗатында көрәш бар. Бу көрәш шактый әсәрләрдә реаль һәм легендар
каһарманнар арасындагы каршылыкка нигезләнсә дә, чын шигърияткә хас булганча, күпчелек
очракта шагыйрьнең, димәк, лирик геройның да, күңелендә җан- бәгырендә бара.
Шуның белән кадерле дә ул.
Актаныш районы,
Күҗәкә төп белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ш.К.
Акмалова
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.