Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Чыгыш . Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” китабы.

Чыгыш . Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” китабы.

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

 

Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”





Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” китабы.




1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтҗанова Эльвира Айсар кызы.























2016 нчы ел


 Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: “Игелек орлыклары чәчегез,

Бәхет игеннәре игәрсез”,- ди ул.

        Галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп- әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.

        Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галим Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннын бәхале,оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә  ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс, вә бер мәмләкәт падишаһлыгы белән алмаштырылмас, аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, нинди йомыш сорасалар да бирерләр. Әмма тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, ни йомыш булса да бирмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр”.

        Тәрбияле бала нинди әхлакый таләплпәргә җавап бирергә тиеш соң? Бөек галимнең “Тәрбияле бала” исемле китабында бу сорауга җавап табарга була.  

        Кызганычка каршы,  хәзер балалар арасында тәрбияле булу “модада” түгел. Бу- гаиләдә җитәрлек дәрәҗәдә тәрбия бирмәүдән, дип уйлыйм мин. Ата- аналарның күбесен бу сорау бөтенләе белән кызыксындырмый. Хәзерге балаларны күбрәк телевизор, интернет “тәрбияли”.  Шуңа күрә мин үземнең дәресләремдә Р.Фәхреддиннең  “Тәрбияле бала” китабыннан өзекләр китерәм. Балалар белән аерым фикерләрен укыгач, алар тормыштан,  теге яки бу укылган әсәрләрдән  төрле мисаллар китерәләр, үз фикерләрен әйтәләр. Бу очракта укытучы дирижерлык ролен башкара: укучыларның фикер үсеше белән идарә итә, балалар “эздән” чыкса, дөрес юлга кертеп җибәрә.

        Үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын , мәдәниятен өйрәнүгә багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, фикер иясе, язучы һәм педагог Р.Фәхреддин хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе буларак, укучылар, ата- аналар белән эшләгәндә һәрвакыт кулланма итеп кулланырга мөмкин. Аның хезмәтләрендәге фикерләрнең җитдилегенә, сүзләрнең үтемлелегенә гаҗәпләнәсең, сокланасың, таң каласың.

        Минем теләгем шул: аның хезмәтләре өстәл китабыбыз булсын иде.








Кулланылган әдәбият.

1. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк. – Казан: РИЦ «Школа», 2005. – 200 б.

2.Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия / Төз.: Р.Ш.Шаһиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 272 б.

Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров7
Номер материала ДБ-365996
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх