Инфоурок Начальные классы КонспектыЧын кеше. (Эхлак дэресе).

Чын кеше. (Эхлак дэресе).

Скачать материал

Зарипова Миләүшә Васил кызы,  озынайтылган көн группасы тәрбиячесе

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

Чын кеше

(Әхлак дәресе)

Дәрес укучыларны чын кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклегенә  төшендерү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелә.

Тактага түбәндәге язма эленә:

“Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”. (А.П.Чехов)

 

Дәрес барышы.

I.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шулвакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда;

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганда.

                          (Р.Харис)

II.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

1.     – Сезнеңчә, кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

2.      Ә. Еникинең “ Матурлык” хикәясенә бәя бирү.

а) Төркемнәрдә эш:

- Бәдертдин шәкерт матурлыгы;

-бабасы матурлыгы;

-табигать матурлыгы.

ә) Хикәядән шул өзекне табып уку.

б) Бәдертдиннең әнисен шәкерт ни өчен матур, ди?Ни өчен аның йодрык төйнәп кычкырасы килә? Йодрыкны кайчан төйниләр?

в) Бәдертдин ни өченәнисенә мөрәҗәгать итә?

г) сезнең янәшәдә матур кешеләр бармы?(Һәр төркемдәге укучылар “Иң матур кеше ”дигән темага уңышлы язылган бер иншаны укыйлар.)

 

III.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы В.Сухомлинскийның “Чын кеше” дигән хикәясен укый.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-         Хикәядә сүз нинди кешеләр турында бара? (яхшы һәм начар кешелә турында.)

-         Бик яхшы кешеләрне икенче төрле ничек дип йөртәләр? (Чын кешеләр.)

-         Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Чын кеше турында.)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

-         “Чын ”сүзен сез ничек аңлыйсыз?

-         “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә мөрәҗәгать итсәк, “чын- нәкъ үзе булган, иң яхшы үрнәк, ясалма түгел, табигый, чынбарлыктагыча булган”, дигән мәгънәне аңлата.

( Тактага схема эленә.)

                                                    

                                                             ЧЫН

 

 

Нәкъ үзе             ясалма            табигый         иң яхшы         чынбарлык-

 булган                 түгел                                         үрнәк          тагыча булган

 

 

 

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-         Юлчы нинди кеше? (Ул бик тә саран, үзеннән дә кызгана, кешеләргә дә изгелек  эшләргә күнекмәгән.)

-         Икенче юлчы нинди кеше? Аны яхшы кеше дип буламы? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

-         Ә өченче юлчы турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул чын кеше.)

-         Ни өчен? (ул үзе турында гына уйламый.)

-         Чын кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Укучыларның җавабы тыңлана. Тактага түбәндәге схема эленә.)

 

                                                         

                                     

 

                                                    ЧЫН КЕШЕ

 

 

 


     яхшы            ихлас                саф                 акыл белән              игелекле

    күңелле     эчкерсез         йөрәкле               эш итә                  изгелекле

 

                                     миһербанлы                    намуслы                                 юмарт

 

 

-         Чын кеше турында нинди мәкал һәм әйтемнәр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

1.     Кеше булу кыен түгел,

Кешелекле булу кыен.

2.     Кешенең яхшы-яманын

Юлдаш булгач белерсең.

3.     Чын кеше булганда гына кеше гүзәл була.

                 (Меландр, борынгы грек драматургы)

4.     Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә.

                  (Көнчыгыш халык нәсыйхәте)

-         Чын кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?(Хезмәтне яратырга; кешегә ихтирамлы, ярдәмчел булырга; мактанмаска; күп укырга, начаргадәтләргә ияләнмәскә.

-         Үзебез яшәгән җирлектә (класста, мәктәптә)кемнәрне сез чын кеше дип әйтә аласыз? (Бер укучының иншасыннан өзек китерелә.)

               “Бер караганда бөтен тышкы кыяфәте, гаҗәеп бер нечкә зәвыгы, өстенә кигән килешле киеме, мөлаем һәм үткен күз карашлары белән зыялыларны хәтерләтсә, икенче караганда эшлекле, җитез хәрәкәтле авыл кешеләренә хас гадилек һәм берникадәр уйчанлык, моңсулык та күрәм мин аның күзләрендә...

              Күршедә генә яшәгәнгә  күрә, мин аларның йорт-җиренә дә сокланам. Аерым  бер нәкыш бизәкләр  төшерелгән койма һәм капкадан ук башлана ул матурлык.

              Искиткеч бер тәртип һәм зәвык белән утыртылган бакчасында ниләр генә үстерми ул?!

             Чын кеше булу өчен бик күп күркәм сыйфатлар бар анда. Аның хәтта исеме дә җисеменә туры килә:Гадел! Һәр эштә, һәркайчан гадел булу – аныңнамусы, вөҗданы тәлап иткән төп сыйфаты.

             Чыннан да, яшьтән хезмәт тәрбиясе алган,әдәп-әхлакка өйрәтелгән кеше – чын кеше ул!”

     Бүген бу язманың герое бездә кунакта. (Сүз бирелә.)

Укытучы. Һәрвакыт шулай,гомерегез буена  районыбызның чын кешесе, горур заты булып калыгыз!

V.Йомгаклау.

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Чын кеше булу җиңелме, кыенмы? Ни өчен?

VI. Өйгә эш.

Сезнең гаиләдә, нәселдә нинди чын кешеләр  бар? Аларның кайсы яклары сезгә үрнәк?

 

                                                                                  1.10.2015ел

                                                                                 Тел:  89370027184

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Чын кеше. (Эхлак дэресе)."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист органа опеки

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 507 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.10.2015 2883
    • DOCX 37.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Миляуша Василевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Миляуша Василевна
    Зарипова Миляуша Василевна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13007
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 953 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 684 человека

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе