Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / «Чын кеше нинди була», классный час 11 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

«Чын кеше нинди була», классный час 11 класс

библиотека
материалов

Сыйныф сәгате


Чын кеше нинди була?”


Максат. Үсмерләргә итагатьле , шәфкатьле гамәлләр кылырга этәргеч бирү.


Бурычлар:

  1. Кешенең үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре турында күзаллау булдыру.

  2. Группада эшләү, хезмәттәшлеккә әзер булу, бәхәстә уртак фикергә килү, толерантлык сыйфатларын булдыру.

  3. Мәрхәмәтлелек. әхлаклылык, әдәплелек, үз- үзеңне тәрбияле тоту күнекмәләре булдыру .

  4. Кешенең үз –үзен тотышындагы тискәре сыйфатларга каршы торучанлык тәрбияләү.

5. Дусларыңа,сыйныфташларыңа игътибарлы булу теләген үстерү.

6. Туган ил,туган җир белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: комьютер,карточкалар,слайдлар,презентация.

Кулланылган структуралар: 1.Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

                                           2.Структуралар: Тим Чир 




Сыйныф сәгате барышы: ТИМ ЧИР структурасы ярдәмендә исәнләшәбез:

     Якты уйлар , яхшы кәеф

     Күрәм мин йөзегездә.

     Исәнмесез , хәерле көн

Телим мин барыгызга.

Хәерле иртә укучылар! Хөрмәтле кунаклар! Әйдәгез балалар,барыбыз да матур итеп басып, кара-каршы утыручы партнерлар бер-беребезнең кулларын тотып, исәнме дустым диеп исәнләшик!!! Мине дә онытма дип иңне иңгә куеп алыйк! бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн теләп тәрбия сәгатебезне башлыйк . (Барыбыз да урыннарга утырабыз) Өстәлдәге табличкага күз салабыз. Бу МЭНЭДЖ МЭТ дип атала. МЭНЭДЖ МЭТ өстәлнең уртасында ята. Ул эшне җайлы итеп оештыру өчен кулланыла. (Күргәнегезчә анда иңгә-иң, кара-каршы утыручы, А һәм Б партнерлары дигән язмалар бар).

Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

Кояш бар җиһанны яктыртучы , без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз. Кояш кешеләр өчен нәрсә эшли ?(җаваплар) Гел яхшылык кына эшли!

Балалар ,гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кошлар очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең һәркайсыбызның да бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. “Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар – кеше дә начар”, - диелә татар халык мәкалендә.

- Укучылар, сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?(фикерләр)

- Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк дип уйлыйсыз?

(Хезмәтне ярату, намуслы булу, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел булу һ.б)

Димәк без бүгенге тәрбия сәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Аларны үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз.

Без барыбызны да кызыксындыра торган сорауларга җавап эзләрбез, бер- беребезнең фикерен тыңлап, дөрес нәтиҗә ясарбыз.

Менә сез, укучылар, барыгыз да балачак иленнән мәктәпкә килгәнсез.Ләкин тормыштагы вакыйгаларга яки сыйныфтагы, мәктәптәге хәлләргә сезнең карашларыгыз төрлечә була. Үз- үзегезне тотышыгыз да бер үк түгел: кемдер үзен үрнәк булырлык итеп тота, ә кайберләрегез тәртип тә бозып куясыздыр әле.Бу сезнеңчә нәрсәгә бәйле? Бу хәлләрне без үзгәртә алабызмы?

Балалар фикерен тыңлап үтү, һәм тәрбия сәгатенең темасын әйтү.

Бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы:

Слайд 1.Чын кеше нинди була?”

Слайд 2

Тормышта һәр кешененең үз юлы була”

Сезнеңчә бу юлны үзгәртеп буламы?

Мәсәлән, тәртипсез укучы гел начар юлга басамы? Яки аңа тәэсир итеп , аның тормыш юлын яхшы якка үзгәртеп буламы?


Слайд 3

Үзегезнең фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар кылган гамәлләрегезнең башы”

Бөек кытай галиме Лао Цзы фикере белән сез килешәсезме?

Әйткән сүз –аткан ук” диләр бит,шуңа күрә һәр сүзеңне уйлап,үлчәп сөйләргә кирәк


Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз. Төркемнәрдә фикер алышу өчен, берәр ситуация тәкъдим итәм.Сезнең алда ситуацияләр язылган биремнәр Төркемнәрдә фикерләшеп сез бу ситуацияләрдән чыгу юлын табарга тиеш.


Слайд 4

1 нче ситуация. Минем 1нче өстәлдәге 2 номерлы укучының фикерен белик әле.(Биремне укыйбыз)

Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез?

Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез;

Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз;

В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез.

Г. Башка фикер.


Балалар фикерен тыңлап, нәтиҗәләр ясау.

Нәтиҗә :

1 ситуация. “Иртә көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән” , дигән татар халык мәкале бар.Үз иптәшләреңнән көлүнең начар булуын аңлау, аны башкаларга да аңлатырга тырышу тиеш


Слай5

2 нче ситуация . 2 нче өстәлдәге 3 нче номерлы укучының фикерен тыңлыйк әле.

Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез?

Җаваплар: А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз;

Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез;

В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез;

Г. Сезнең фикер.


Нәтиҗә:

2 ситуация. Иптәшегезнең тискәре тәэсиреннән сезне үз сүзегездә нык тора алуыгыз, максатка омтылу һәм ихтыяр көчегез коткара ала.


Слайд 6.

3 нче ситуация. 3 нче өстәлдәге 1 нче номерлы укучы фикерен ишетәсебез килә.

Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр?

Җаваплар: А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез.

Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез.

В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез.

Г. Сезнең фикер.

Нәтиҗә :

3 ситуация. Сездә гаебегезне тою, башкаларны кыен хәлгә куйган өчен үкенү хисе туарга тиеш. Сез кылган гамәлегез өчен, җаваплылыктан качмыйча, җавап тотарга әзер булырга тиеш.

Слайд7

4 ситуация. 4нче өстәлдәге 4 номерлы укучы фикерен тыңлыйк әле.

Быел Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.

Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте. Рәшит урынында сез булсагыз ни эшләр идегез?

А.Күрмәмешкә салышып, үтеп китәсез.

Б. Ярдәмгә берәрсен чакырасыз.

В.Ярдәмгә ашыгасыз.

Г.Сезнең фикер.

Нәтиҗә: Инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга,мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк.  


Слайд 8

5 ситуация. 5нче өстәлдәге 3 нче номерлы укучы фикере нинди микэн?

Мәктәп коридорында укытучылар сөйләшеп тора. Алар арасыннан Камил үзенең класс җи­тәкчесен күреп ала һәм, укытучылар яныннан үтеп киткәндә, тыйнак кына: «Исәнмесез, Галия Искәндәровна»,— ди. Әйтегез әле, Камил дөрес исәнләшкәнме? Сез ничек исәнләшер идегез?

А.Класс җитәкчесе белән генә исәнләшәсез.

Б.Барлык укытучылар белән исәнләшәсез.

В. Читкә карап үтеп китәсез.

Г.Сезнең фикер.


Нәтиҗә: Укучылар бу очракта мөгаллимнәрнең барысына берьюлы «Исәнмесез!» дип әйтергә кирәк. Һәр кеше кече яшьтән үк башкалар белән исәнләшү, аралашу кагыйдәләрен белергә тиеш. Исәнләшү әдәплелекнең беренче баскычы булып тора.


Ә хәзер бер уен уйнап,ял итеп алырбыз.Барыбыз да бастык . Бу уен “Миңа синдә ошый” дип атала.


Укытучы бер укучыга йөрәк рәсеме бирә: “Миңа синдә ........ (бер яхшы сыйфатын әйтә) ошый, ди. Укучы күршесенә шулай ук сүзләр әйтеп тапшыра.Түгәрәк буйлап әйләнеп чыккач, “Миңа синдә ошамый “ дип дәвам ителә. Рәхмәт сезгә,балалар,нинди матур сүзләр беләсез икән.Бу матур сүзләрне ешрак әйтеп,әти-әниләрегезне дә ,бер-берегезне дә һәрвакыт шатландырып торыгыз,аларның да,сезнең дә кәефләрегез күтәрелер. (Мин бик шатмын,сез берегез дә начар сыйфатларны әйтмәдегез.)

Ә хәзер эстафета үткәреп алырбыз. Сезнең алда кешедә була торган сыйфатлар язылган карточка һәм кояш сүрәте.

1. Шәфкатьле, хезмәт сөючән, тупас.

2. Ярдәмчел, куркак, намуслы.

3. Кыю, ялкау, битараф

4. Усал, игътибарлы , әдәпле.

5. Ялганчы, сабыр, хөрмәт итүчән.

6. Эчкерсез, рәхимле, саран.

7. Оятсыз, тыйнак, акыллы.

8. Аралашучан, тәкәббер, яхшы дус.

9. Каты бәгырьле, тормыш сөючән, батыр.

10.Үз сүзендә торучы, көнче, актив.

11. Әләкче, шат күңелле, пассив.

12. Иманлы, гайбәтче, тырыш.

Сез үзегездә булдырырга теләгән сыйфатларны, шушы кояшның нурларына язып куярга тиеш кояшның үзәгенә шәһес ди язылган. Сүзләр арасында җылытмый торган сүзләр дә бар. Шуңа күрә игътибар белән укып языгыз (нурларга язу). Балалар дәресне башлаганда, мин сезгә кояш ролендә булырбыз дидем.Кояш кешеләр өчен нәрсә эшли дип сорадым.(җаваплар). Юкка гына яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне кояш белән тиңләмиләр. Бу сез язган яхшы сыйфатлар кояш нурлары булып кешеләргә һәм бар җиһанга таралсын иде ( укучылардан укыту).

Бу уенга нәтиҗә ясау.Рәхмәт, балалар.Мин ышанып калам бу әйбәт сыйфатларны үзегездә булдырырга тырышырсыз.



Рефлексия, йомгак ясау.


  1. Балалар безнең сыйныф сәгатенең максаты нәрсә иде? ( Кешеләргә яхшылык кылу, начар сыйфатларны бетерүдә булышу)

  2. Кешенең һәр кылган гамәле башкаларга ияреп түгел, аек акыл белән уйлап эшләнгән булырга тиеш.

  3. Безнең очрашу позитив, игелекле һәм мәрхәмәтле, әхлаклы гамәлләр кылуга юнәлгән иде.


Слайд 5.

Дәресебезне әхлаклылыкның алтын кагыйдәсе белән тәмамлыйсы килә:”Сиңа башкалар нинди мәнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә башкаларга шундый мөнәсәбәттә бул”

Кадерле балалар, җәмгыятебезнең киләчәге, яки сезнең, нинди булуыгызга бәйле, без бүген чын кешеләргә хас булган, нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкларга тырыштык. Димәк, чын кеше нинди булырга тиеш? (Укучыларның җаваплары тыңлана.) Сезгә соңгы сүзем шул: сез чын кеше булып, илебезгә, үз-үзегезгә тугры булып кала белегез. Безнең туган җиребез - Татарстан Республикасы. Мин сезнең илебез өчен кирәкле, чын кешеләр булып үсүегезне, Җөмһүриятебезнең чын гражданнары булуыгызны телим. Сезгә башка кешеләр карап соклансын. Ватаныбызны зурлагыз, яратыгыз!


Укытучы һәр балага үз- үзеңне дөрес тоту өчен кирәкле кагыйдәләр җыелмасын тапшыра.

Хөрмәтле дустым!


Һәрчак һәм һәр җирдә кылган гамәлләрең түбәндәге әхлаклылык кагыйдәләренә таянсын:


  1. Син кешеләр арасында яшисең.

  2. Онытма, синең һәр теләгең, һәр кылган гамәлең синең тирәңдәге кешеләрдә дә чагыла.

  3. Син теләгән әйбер белән эшләргә яраганы арасында зур чик булырга мөмкинлеген бел.

  4. Кылачак гамәлең алдыннан үзеңә сорау куй: син башкаларга зыян салмыйсыңмы, уңайсызлык тудырмыйсыңмы?

  5. Гамәлләреңне синең тирәдәгеләргә яхшы булырлык итеп кыл.

  6. Син кулланган тормыш рәхәтлекләре башка кешеләр тарафыннан тудырылган.

  7. Кешеләр сиңа бәхет бүләк итәләр.Син дә аларга яхшылык белән түлә.

  8. Кешеләргә рәхимле һәм шәфкатьле бул.

  9. Яклаучысыз булганнарга һәм үзеңнән йомшакларга булыш.

  10. Кешеләргә усаллык кылма, зарар салма.

  11. Олы йөрәкле һәм чиста күңелле кеше бул.

  12. Явызлык кылучыларга битараф булма.

  13. Алдау, явызлык һәм гаделсезлекләргә каршы көрәш.

  14. Үзеңне яратуларын теләсәң, син дә аларны ярат.

  15. Исеңдә тот: кеше – үзе кылган гамәлләреннән тора.

  16. Онытма: кешенең гамәлләре- аның фикерләренең тәрҗемәсе.

  17. Кайчан теге яки бу гамәлне кылырга, ә кайчан тыелып торырга кирәклеген бел.

  18. Чынлыкта барлык кешеләр дә бер үк, кылган гамәлләре генә төрле.

  19. Онытма: безнең кылган гамәлләребез безнең шәхесебез һәм исемебез белән тәңгәлләштерелә.

Тәрбия сәгатебезне ТИМ ЧИР СИН, МИН, БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!!!”- дигән девиз астында тәмамлыйбыз.


1 нче ситуация.

Сыйныфташларыгыз бер тыйнак, тәртипле иптәшегезне мыскыл итеп, аннан көлеп тора. Сезнең бу очрактагы гамәлегез?

Җаваплар: А. Башкаларга кушылып сез дә көләсез;

Б. Барысына да каршы чыгып, аны яклыйсыз;

В. Ишетмәмешкә салышып, чыгып китәсез.

Г. Башка фикер.


2 нче ситуация .

Дүшәмбе математикадан контроль эш, ял көне әзерләнеп, сез “5” ле алырга уйладыгыз. Ә бер сыйныфташыгыз сезне ял көненә күңелле кичәгә чакыра, математика качмас, ди.Сез нишләячәксез?

Җаваплар: А. Бу фикергә кушылып, ял итәргә барасыз;

Б. Кичәгә барасыз, ләкин начар билге алуыгызны уйлап, тизрәк кайтып китәсез;

В. Кичәгә барудан баш тартасыз, иптәшегезне дә бармаска үгетлисез;

Г. Сезнең фикер.



3 нче ситуация.

Тәнәфестә портфельләр атышып уйнадыгыз һәм сезнең портфель тәрәзәне ватты. Сыйныф җитәкчесе керде , сыйнныфташларыгыз сезне сатмады. Укытучы :” Мин гаеплене ачыклап тормыйм, ләкин сыйныф шәһәргә экскурсиягә бармаячак” – диде.Сезнең гамәлегез нинди булыр?

Җаваплар: А. Сез укытучыга дөресен сөйләп бирәсез, үзегезне экскурсиягә алмауларын үтенәсез.

Б. Бармасак соң, диеп бер ни дә әйтмисез.

В. Экскурсиягә бара алмаулары өчен сыйныфташларыгыздан гафу үтенәсез, укытучыга әйтмисез.

Г. Сезнең фикер.


4 нче ситуация. Быел  Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.

Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте. Рәшит урынында сез булсагыз ни эшләр идегез?

А.Күрмәмешкә салышып, үтеп китәсез.

Б. Ярдәмгә берәрсен чакырасыз.

В.Ярдәмгә ашыгасыз.

Г.Сезнең фикер.


5 нче ситуация.

Мәктәп коридорында укытучылар сөйләшеп тора. Алар арасыннан Камил үзенең класс җи­тәкчесен күреп ала һәм, укытучылар яныннан үтеп киткәндә, тыйнак кына: «Исәнмесез, Галия Искәндәровна»,— ди. Әйтегез әле, Камил дөрес исәнләшкәнме? Сез ничек исәнләшер идегез?

А.Класс җитәкчесе белән генә исәнләшәсез.

Б.Барлык укытучылар белән исәнләшәсез.

В. Читкә карап үтеп китәсез.

Г.Сезнең фикер.


Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров113
Номер материала ДБ-312227
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх