Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / "Чишмэлэр сере" 3 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Чишмэлэр сере" 3 класс

библиотека
материалов


Чишмәләр сере


Работу выполнили ученицы 3 класса

МБОУ Кучуковская СОШ Агрызского района РТ

Фаттахова Ландыш Азатовна,Сахабиева Айзиля Ирековна.


Руководители проекта:

учитель начальных классов Касимова Венера Наиловна,


Җиребездә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, шул изге чишмәләребездер. Кеше гомере буе аларның тылсым көченә табынган. Тәнебезгә, җаныбызга, рухыбызга сихәт, дәва кирәк бу заманда изге чишмәләрне кайтару, борынгы риваятьләрне җанландыру иң изге бер гамәлдер. Төзекләндерелгән чишмәләр челтерәвендә җир- суларның да, кешеләрнең әрнү-сагышыдыр


Туган Җирем! Тирән-тирәннәрдән

Агылып чыга асыл чишмәләр.

Шушы чишмәләрдән бер ятып эч

Кирәк түгел башка шифалар.


Бәйрәм бит ул - һаваларын сулап,

Сукмагыннан тик бер үтүләр.

Нинди бәхет, нинди чиксез бәхет

Шушы җирдә туып- үсеп,

Чишмәләрнең суын эчүләр.

Туган авыл, Туган җир... Йөрәккә нинди якын бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан, кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәлекләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята. Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле. Көчек авылы бик уңайлы урынга урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары, зәңгәр күзле чишмәләре бар. Бүген без шушы чишмәләргә тукталып китәрбез.

Бүгенге эшебезнең максаты :

-Чишмәләрнең табигый байлык, изге урын булуына төшенү

-Туган авылыбыздагы чишмәләрнең тарихын өйрәнү.

-Туган төбәгебезне ярату, матурлыгын күрә, аңлый белергә өйрәнү.

-Су турында кызыклы мәгълүматлар,сынамышлар җыю.

Теманың актуальлеге:

-чишмә атамаларының тарихын өйрәнеп,алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.

Тикшерү объекты:авылыбыздагы чишмәләр.

Тикшерү методлары:эзләнү,тикшеренү,нәтиҗә чыгару.

Алымнар:фәнни әдәбият белән танышу,музейда , китапханәдә эшләргә өйрәнү,авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү,чишмә,сулык күренешләрен фотога төшерү.

Яшел чирәмле чишмә юлы безне олы тормышка алып чыга. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да , телебездән дә төшми. Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күп санлы йөгерек чишмәләр сугару чыганагы булуы белән бергә, зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китерәләр. Чишмәләр, кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр.Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Габденур чишмәсе, Бетсемәс чишмәсе. Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләребез суын эчеп үсәбез, тәннәребезгә дәрт, сихәт алабыз.

Без чишмәләр.......Кешеләргә дәшәбез, дәшәбез, дәшәбез”.

Габденур чишмәсе

1939 нчы елда Көчек авылында колхоз пекарнясы салына.Бу пекарняда икмәк пешерүчеләр Садыков Габденур абый белән хатыны Шәмсинаһар апа була.Аларга Гимранов гариф абый да булыша.Алар сугыш вакытында Тауҗамал,Яңавыл авыллларын икмәк белән тәэмин итеп торалар.Бу пекарня чишмә янында урнашкан була. Бу чишмәдән икмәк пешерергә су алалар.Габденур абый бу чишмәне чистартып,карап тора.Бу чишмәгә бураны Шәмәт исемле кеше төзи.1943 нче елда Габденур абый сугышка китә. Пекарня ябыла.бу вакытта чишмәне карамыйлар.1948 нче елда сугыштан кайткач ул чишмәне онытмый,чистарта,карый.Үз үлгәнче чишмәне тәрбияли.Бүген көндә бу чишмәнең кыяфәте начар.Аны күреп йөрәгебез әрнеде.Шуңа күрә без,укучылар,бу эшкә үзебез алындык.Иртә яз,мәктәп лагерында ял иткәндә чистарту эшләре белән шөгыльләнәбез.

Бетсемәс чишмәсе

Көчек авылыннан ерак түгел генә Бетсемәс елгасы ага.Кырык өйдән артмаган Бетсемәс авылы янында урнашканга,чишмәгә Бетсемәс исеме бирәләр.Аның агымы көчле булган.Авыл кешеләре аны бик кадерләп,өстен ябып,ялгашларнын чистартып торган.”Бетсемәс”атамасы “бетмәс,үлмәс” дигән мәгънәне аңлата.Ләкин 1980 нче елларда авыл таралып таралып бетә,ә Бетсемәс чишмәсе әле дә Көчек авылы кешеләрен су белән тәэмин итә.2005-2006 нчы елларда бу чишмәне төзекләндереп,вәхшиләрчә үтерелән Әгерҗе хакимияте башлыгы Сәетов Рафис абый хөрмәтенә Рафис чишмәсе дип атый башладылар.

Менә без чишмәләрнең серләшүен ишеттек. Алар бит бүгенге көндә кеше ярдәменә мохтаҗ.


Су тавышы ишетелә,пычранган Су кызы керә: Уф, уф! Үләм. Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр? Мин сулыш бирдем, сусауны бастым. Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем, назладым, хушлаштырдым, агым суларда ачуларыгызны агыздым.

Инде хәзер, су була торып,

Үзем пычрандым, тәмам агуландым.

Ишетәсезме? Мин-су.

Сукранып яшим, сулкылдап елыйм.

Сусадым чисталыкка-

Ничек чистарыныйм?

Мин-су, тончыгам,

Сулышым кысыла, сукыр булмагыз, коткарыгыз!

Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда табигать нең гүзәллеге кими бара. Зәңгәр елга-күлләребез, инеш чишмәләребез кибеп корый, сазлыкка әйләнә. Экологиянең начараюы сәбәпле, кешеләрдә күп төрле авырулар күбәя. Чынлап та суны тизрәк коткарырга кирәк! Әйдәгез, ярдәм итик! Чишмәләргә теләкләр телик.

Балалар Чишмәкәйне юаталар:

  1. Чишмәкәй, иркенләп сула!

  2. Елама, чишмәкәй! Көл әле!

  3. Чиста суың белән безне хушландыр, чишмәкәй!

  4. Безнең авырткан йөрәкләребезгә шифаңны бир!

  5. Күңелләребезне назла, чишмәкәй!

  6. Тәмле, чиста суың белән безне сөендер!

Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су , суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә! Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөнь якүләм табигать көннәре билгеләнгән.

1 апрель – кошлар көне.

22 апрель- Җир көне.

5 июнь – Әйләнә тирәне саклау көне.

4 октябрь - Хайваннарны саклау көне.

22 март – Су көне.

Глобуска карасак,зәңгәр төс күп урынны алып тора . Әйе, су запаслары бик күп булса да, төче су күләме аз .

Су нигә кирәк соң? Эшебездә шул сорауга да җавап эзләдек.

Исәпләүләрдән күренгәнчә:

1 кешегә 1 тәүлеккә 500 л су сарыф ителә.

1 кг кәгаз ясау өчен 50-140 л

1кг күмер алу өчен 3-5 л

1 кг корыч кою өчен 20-120 л

1 кг дөге үстерү өчен 4000 л

1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк.


Су турында мәкальләр, әйтемнәр дә шактый.

-Тамчыдан күл җыела.

-Коега төкермә, суын эчәрсең.

-Су-яшәү чыганагы.

Элек чишмә яшьләрнең иң яраткан урыны булган. Сабан туйларын да, тәүге мәхәббәт сагышларын да, гашыйкларның яшьлек вәгъдәләрен дә хәтерли чишмә.

Солдат егетне озату күренеше. Сәхнә артында гармун, музыка тавышы ишетелә.

Егет: Менә миңа китәр минутлар да җитте , Ләйлә. Син мине көтәрсеңме, я әйт көтәрсеңме? Синең вәгъдәңнең шаһиты булсын чишмә.

Кыз: Ай. Бер дә аерыласым килми бит җаным. Синнән башка алдагы көннәремне күз алдына да китермим.

Егет: Нишлисең бит, китми булмый. Ир-егет үзенең иле алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Исән имин булсак, бер елдан әйләнеп кайтырбыз, алла бирсә. Ләйлә, мин синең җавабыңны ишетмәдем бит әле? Әллә....

Кыз: Көтәрмен җаным. Өзелеп, сагынып көтәрмен хатларыңны.

Ашыгып әби керә.

И, балакайларым, соңга кала яздым бит, соңга кала яздым. Менә сиңа кулъяулык, бабаң истәлеге. Сугышка киткәндә бүләк итеп биргән идем. Шушы кулъяулык белән бөтен герман җирен аркылыга-буйга йөреп исән-имин әйләнеп кайтты. Сиңа да шушы теләгем, улым. Күңелем сизде, мөгәен, шушы чишмә буендадыр болар дим. Үзем дә шушында килсәм, 18 яшьлек кызга әйләнәм дә куям. Нәкъ шушы яшьтә бабагыз белән таныштык без монда. Суга төшүем булыр иде, “ Миңсылу, хәлләрең ничек?” – диюгә йөрәгем чыгып китәрдәй булып тибә башлар иде. Барып кочагына атылырдай чакларым күп булыр иде. Ләкин сер бирмәдем. Кыз кеше горур булырга тиеш. Монысы синең колагыңа , кызым. Эх, чишмәкәй, Күп вакыйгаларның шаһиты булдың шул син. Әнә тегендә читтәрәк кичке уенга җыела идек без. Янып-пешеп биегәннән соң шушы чишмәнең тешләрне камыштырырдай суыңнан авыз итеп хәл керә иде үзебезгә. Бабагызны сугышка озатканда да соңгы күрешүебез шушы чишмә янында булды. Исән-сау йөреп кайтты мсинем җан кисәгем. Ләкин сугыш яралары үзләрен елдан ел ныграк сиздерә барды. Менә вафат булганына да ун ел вакыт узып киткән.

Машина кычкырта, егет чыгып китә. Озатып калалар.


Элек яшьләр чишмә буена җыелып, җырлаган, уеннар уйнаган, чишмәгә үзенең яшерен серен сөйләгән. Йола буенча, килен булып төшкән кыз иң беренче чишмәдән су алып кайтып, кунакларны сыйлаган.

Җиңги.

Киленкәем, кара әле, биредә ничек матур!

Безнең чишмә борыла- борыла,

Зур инешкә юл ала,

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

Менә шушы сукмаклардан көн саен йөгерә-йөгерә, су алырга төшәрсең.

Килен.

Әйе, искиткеч монда! Ә син беләсеңме, таңда шушы суны эчкән кызлар сылу була, имеш, шатлыгы да, бәхете дә тулы була, имеш. Әйдә, без дә эчәбез. (Су эчәләр)

Җиңги. Нинди тәмле!

Килен. Нинди салкын!

Җиңги.

Киленкәем, җитез атла.

Чиләкләрең чайкалмасын,

Бәхетләрең түгелмәсен.

Күрсәтеп уңганлыгыңны

Алып кайт син суыңны.

Үзебезнең әби-бабаларыгыздан чишмә белән бәйле нинди гореф – гадәтләр барлыгын да белдек.

- Авылыбызда ел саен гөрләп каз өмәләре үткән. Казларны чишмәдә юганнар.

- Су юлына каз каурыйлары сибү йоласы булган.

- Бәрәәт кичендә зәм-зәм суы алу йоласы булган.

- Чишмә янында изге теләк теләп сөлге элү йоласы булган.

Чишмә белән бәйле гореф- гадәтләрне саклау, үтәү һәм киләчәк буынга җиткерү безнең изге бурыч.

Чишмәләребезне һәрвакыт карап, тирәләрен чистартып, тәртипкә китереп торырга, җиләк-җимеш агачлары, куаклар утыртырга була. Җәй көннәрендә тауга җиләк җыярга баргач, тау битендә җирдән бәреп, саркып чыккан суны күрсәк, без аны чишмәгә әверелдерә алабыз. Суга чыгу өчен юл ачарга, тирә- ягын балчык ишелмәслек итеп ташлар белән түшәргә кирәк. Бу безнең тарафтан чишмә ачу була. Әгәр без чишмә ачканбыз, аны карап торабыз икән,бәлки ул чишмәгә безнең исемебезне дә бирерләр. Авылыбыз чишмәләре һәрвакыт челтерәсеннәр, чишмә яннары һәрвакыт чиста булсын. Билгеле, бу бездән бик күп эш сорый.

Быелгы 2016 нчы ел Татарстанда сулыкларны саклау елы дип игълан итү максатыннан эшләнәсе эшләр күп әле.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса беркөн –нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал

Серемне кемнәргә сөйләрмен?


Сандугачлар бизсә бакчалардан,

Ят күрсә җиремне торналар

Нишләрмен кипсәләр чишмәләр

Корыса күкеле урманнар?


Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр.

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?


Саф җилләр сыйпасын чәчемнән

Саф һава аллатсын битемне.

Юлымда чишмәләр аксыннар

Кешеләр, саклагыз Җиремне!


И,кешеләр, туган җирдә

Синең күрер шатлыгың.

Саклап кына тот кадерләп
Талларның яшеллеген,

Чишмәләрнең сафлыгын!


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров819
Номер материала ДВ-432987
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх