Региональный конкурс
исследовательских и творческих работ для
младших школьников
«Наше наследие»
Творческая работа (исследовательская
работа)
Чишмәләрне саклыйк
(название работы)
Мирхайдарова Азалия Рамилевна
Ф.И.О. ученика
Муниципальное бюджетное
общеобразовательное учреждение
«Старо-Юрашская средняя
общеобразовательная школа»
Елабужского муниципального района ,4
класс
школа, класс
Научный руководитель
Учитель Салимова Гульнара Габделнуровна
начальные классы
(предмет, категория)
Елабуга, 2016 год
Тау
башына салынгандыр безнең авыл,
Бер
чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызнең
ямен, суын тәмен беләм,
Шуңа
күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)
Авылыбызның нинди
урынга урнашуына игътибар итик. Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак
эзләгәннәр бит. Күрәсең, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру
өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы
калкулыклары булган урын кирәк икән.Нәкъ шундый урынны сайлаган да инде
авылыбызга нигез салучы Юраш атлы кеше.
Су-яшәү
чыганагы.Синең тәмең дә,төсең дә юк.Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин
түгел,нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр!Сине тормыш өчен
кирәк ,дип әйтү аз булыр,чөнки син үзең –тормыш.Көндәлек тормышта судан башка
хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Җир йөзендә су булмаса, тереклек яшәмәс иде.Моның
шулай икәнлеген татар халык табышмагы да дәлилли.
Исе
юк,төсе юк,
Аннан
башка тормыш юк.
Булмаган
җире сирәк,
Үзе
һәрвакыт кирәк.
Чишмәләр-су
чыганагы да,гүзәллек чыганагы да,җан тынычлыгы бирүче ял урыны да,экология дә,
табигать чарасы да ул.Безнең Юраш авылы да чишмәләргә бик бай.Бездә унга якын
чишмә бар.Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып,халык чишмәләргә ягымлы
исемнәр дә кушкан: Игенче,Рим,Изгеләр чишмәсе,Гөлсинә чишмәсе,Атау чишмәсе,һ.б
лар.Бу чишмәләрнең һәрберсенең тарихы бар.Гөлсинә чишмәсен шәһәрдән авылга
күчеп кайткан әби хөрмәтенә куштылар.Ул -аны чистартучы да тәрбияләүче дә. “Суы
бик тәмле,”- дип чын күңелдән изге догаларын укый-укый кыстый ул авыл
халкын.Рим чишмәсе бик борынгылардан санала .Хәтта аның ни өчен шулай аталуын
төгәл генә әйтүче дә юк.Изгеләр чишмәсе-изге урын.Бу чишмәгә кызлар теләк тели
–тели барганнар ,үзләренә тазалык,саулык,бәхет сораганнар.Хәтта узган елларны
яңгыр булмау сәбәпле,җир йөзе корылыктан интеккәндә,чишмә янында яңгыр чакыру йоласы
да башкарылды.Иң элек өлкәннәр чишмә тирәли тезелеп утыралар, дога кылалар һәм
тезләнеп,берәм-берәм чишмә суыннан авыз итәләр,йөзләрен сөртәләр.Ак әби, Ак
бабай дип йөртелгән иң өлкән һәм мөхтәрәм кеше,үз киеменнән җеп өзеп,чишмәнең
улагына бәйләп куя.Бу йоладан соң яңгыр да явып китә.
Урманнарда,болыннарда ,басуларда йөреп,сусагач,чылтырап аккан чишмә буена килеп
чыккач,суның чисталыгына карап ,аның җирдән бәреп чыгуын күреп,сокланып карап
торасың.Ә аның суын татып карагач,нинди тәмле,нинди салкын икән
диябез,колонкалардан аккан суың бер якта торсын.Әйе,читтән кайткан кешеләр дә
арган җаннарына чишмә суыннан көч алып,ял итеп китәләр.
Безнең
шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр,җырлар иҗат
иткәннәр.Якташларыбыз Ләлә Абдуллина һәм Владимир Мироваев юкка гына
“Юрашым”җырында
Челтер-челтер
ага бормаланып,
Авыл
уртасыннан агым су.
Агым
суга карап,моңаямын,
Юраш
синнән китү ямансу,-
дип язмаганнардыр.
Чишмәләр ага
башлаганга,күп еллар үтте,элекке матурлыклар югала бара,сулары кими,ярлары
җимерелә,чишмә башлары томалана.
Су алырга төшәм тау астына
Бу ни хикмәт: чишмә югалган!.. Улаклардан
ташып моң түгелә, Тирәкләргә сагыш уралган.
Юл буена җырлый-җырлый киләм, Чиләкләрем
төшеп калдылар.
Төсе китте, гүя, көянтәмнең—,
Бизәкләре тоныкландылар.
Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,
Сусыз ничек кайтыйм авылга?
Мөлдерәмә тулы чиләкләрне
Иңнәремә хәтле сагынган...
(«Чишмә эзлим». Лена Шакирҗан)
“Чистартыгыз,арындырыгыз
безне зинһар өчен бу чүп-чарлардан.Вак һәм эре елгаларга су бирер идек,чөнки
елгаларыбыз завод-фабрика кадыкларыннан пычранып,суы бетүгә таба
бара.Тирә-юнебезгә агачлар утыртсыннар иде.Кай- чандыр балалар да яныбызга
килеп,чишмә башларыбызны чистарталар иде.Хәзер алар мопед ,велосипедларга
утырып,яныбыздан выжлап кына үтеп китәләр.Безнең янга килү,безне карау өчен күп
вакыт кирәкми югыйсә,”-дип кычкырыр иде чишмәләр.Әмма аларның телен беркем дә
аңламый шул.
Бу дөньяга
килүебез,үсүебез,яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да ,табигатькә
рәхмәтле,рәхимле булырга кирәк.Тормышыбыз өчен аның
әһәмиятен,зарурлыгын,гүзәллеген аңларга тиешбез.Авылның экологик проблемалары
һәркемне борчый.Безнең якның табигате искиткеч матур,һавасы саф,чиста.Монысы
бәхәссез.Тик менә шуны аңламаучыларны белә торып, тирә- як мохиткә зыян
салучыларны күреп йөрәк әрни.Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм
итик,аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
Быел Татарстан
Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип
игълан ителде.Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу турыда Указга кул куйды
.Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге
бурычы дип саныйм.
Кулланылган
әдәбият:
1.Г.Тукай,
Л.Шакирҗан, Л.Абдуллинаның шигырь җыентыклары.
2.Ә.Исхаков
“Чишмәләр иле, син,Туган як!”Казан.Татарстан китап нәшрияты,2001.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.