Без табигать балалары.
Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез,
туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган
инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар
дөньясы.
Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да - табигать балалары. Яшел
урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри
зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт
– дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра.
Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга
гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек
якларга, усаллардан сакларга тиешбез.
Уйлап карасаң, туган табигатебез,
баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә. Шуңа күрә дә
кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана,
Табигать-Ана. Ә кешеләр – аларның балалары. Балалар сәламәт булса гына, балалар
акыллы булса гына ана күңеле тыныч була. Табигатьне
пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Яңа шәһәрләр, ясалма
диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен
истә тотып, без шул афәтләргә каршы күтәрелергә тиешбез.
Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь,
күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне,
өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен
белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча,
тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.
Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен иң беренче кешенең үзенең, тәненең һәм
җанының чиста булуы кирәк. “Коега төкермә – суын эчәрсең” дигән тирән мәгънәле
мәкаль дә бар халкыбызда. Әйе,
без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән
башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала
алырбыз.
Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән
чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа
буйсыныйк! "Табигать - уртак йортыбыз. Аны иң
газиз кешеләребезне яраткандай яратыйк, рәнҗетмик. Урман-кырларыбызны ут
хәвефләреннән саклыйк, агачлар утыртыйк, тере табигатькә мәрхәмәтле булыйк,
чишмәләрне, күлләрне пычранудан саклыйк. Ваемсыз булмыйк, табигать ваемсызларны
кичерми, кешеләрдән күргән начарлыкны да кычкырып әйтә алмый. Без
- табигать балалары, табигатьнең тугры дуслары булып калыйк!”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.