Cәләтләре
һәм мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә булгaн бaлaлaргa
дифференциaл якын
килү.
Кульмамедова Р. Р. математика укытучысы
Заман безнең алга, тагын да катлаулырак, колачлырак
бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми, ә бәлки белемле
гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә кирәк. Сәяси, социаль-икъдисадый
үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә интеллектуаль, көндәшлеккә сәләтле ирекле шәхес
тәрбияләргә кирәк.
Шушы бурычлардан чыгып укытучы үзенең
дәресләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп төзергә тиеш. Сыйфатлы белем
бирү, физик һәм әхлакый яктан сәламәт, интелектуаль балалар чыгарырга тиеш.
Бер үк сыйныфта белем дәрәҗәләре төрле булган балалар
утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән ничек
эшләргә, аларга ничек ныклы белем бирергә? Куйган сорауларга җавап эзли башладым. Укытуның төрле этабында психологик күзәтүләр
алып бардым һәм укучылардагы үзгәрешләрне өйрәндем. Укучы күпме мөстәкыйль эшли
ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, математика фәне белән кызысынамы, хәтер
һәм дикъкать дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуын,
анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек. Ни өчен кайбер укучылар
материалны аңламыйлар, биремнәрне эшләргә өлгерми. Күзәтүләрдән чыгып балаларны
төркемнәргә бүлдем. ( Үзем өчен) Дәресне, балаларны индивидуаль
үзенчәлекләреннән чыгып, оештыруны үземә максат итеп куйдым. Әлеге мәсьәләне
хәл итү юлы- укытуны дифференц якын килү, индивидуаль эшләү. Монда миңа Макаров
Юрий Афанасевичның индивидуаль якын килү технологиясе ярдәмгә килде.
Билгле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары
формалаштыруда гыйбарәт. Мин үзем яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә
ныгыту , кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар юнәлтәм. Өйрәнә торган
теманың үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучылар өчен индивидуаль-дифференциальләштерелгән
биремнәр, өстәмә күрсәтмәләр, сораулар әзерлим.
Дәресләрдә төрле дәрәҗәдәге күнегүләр бирелә. Аларны сайлап алып (укучыларның
белем дәрәҗәләрен искә алып) эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Мин һәр
күнегүне үтәгәндә йомшак үзләштерүчеләрнең активлыгын күтәрергә, күнегүне дөрес
үтәп чыгуларына ирешергә тырышам. Яхшы үзләштерүчеләр арасыннан ярдәмчеләр
бирәм. Ю.А. Макаров методы буенча төзелгән дәресләрдә һәр бала дәрес ахырында
үзенең нәтиҗәсен күрә, үзенең билгесен күреп китә. Әгәр укучының билгесе
канәгатьләндерми икән, ул өйдә мөстәкыйль эшли, алай да килеп чыкмаса, минем
белән өстәмә эшлиләр. Бала белән дәресләрдән соң утырабыз. Болай эшләү
балаларда тема буенча кимчелекләрне калдырмаска булыша. Шулай ук төркемләп
эшләү, мөстәкыйль эшләү алымнары, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген кулланам. 9 нчы
классларда проблемалы укыту нәтиҗәләр бирә. Дәресне тормыштан алынган мәсьәләләр
бирү, шуңа җавап эзләүдән башлыйбыз. Бу алымнарның барысы да яңа федераль
дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирерлек дәресләр оештырырга булыша.
Шулай ук дәресләрдә группалап эшләү дә яхшы нәтиҗәләр бирә.
Группалaр көчле укучылрдан торса д була, бeлeм сыйфатлары төрлe булган
укучылардан торса да була. Бeрeнче очрaкта бу группага катлаулырак эшләр
бирергә була, проблeмалы мәсьәләләр тaпшырыла. Икенче очракта көчле укучыларга
консультант ролeн бaшкартырга була.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары барысы да
укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Мондый дәресләрне уздыру өчен
укытучыдан да бик көч таләп итә. Күп укырга, һәр дәрескә бик ныклап әзерләнеп
килергә кирәк, ләкин эш нәтиҗәсен күренә. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба
үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.