Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Cүзгә лексик анализ 9 класс

Cүзгә лексик анализ 9 класс



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Әлдермеш урта мәктәбе















Тема: Сүзгә лексик анализ

(9 нчы сыйныф)























Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Алсу Зөфәр кызы


Максат:

1.”Лексикология” буенча белемнәрне системалаштыру һәм тирәнәйтү.

2. Укучыларның сүзлек запасын баету.

3. Лексик анализ күнекмәсе булдыру.

4. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү, фәнни-тикшеренү эшенә өйрәнү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: План-программа; “Дәрескә”стендына берничә дәрес алдан эленә (укучылар җаваплар һәм биремнәрне язмача эшләп тапшыралар,ул тикшерелә һәм дөрес эшләгән укучылар лаборатор дәрескә кертелә), һәр укучыга җитәрлек итеп анализ ясау схемасы, биремнәр язылган карточкалар, сүзлекләр әзерләнә.


Дәрескә хәзерләнү өчен план-программа

(План-программаның кайбер өлешләрен алдагы дәресләрдә кулланырга, практик биремнәрен өй эше итеп бирергә мөмкин)

Лексикология“ буенча белгәннәреңне искә төшер, өстәмә мәгълүматлар тупла һәм бер системага китер.

Моның өчен ни эшләргә?

1. Әзерләнгәндә түбәндәге китапларга мөрәҗәгать ит:

а) Юсупов Р. А. һ.б. Татар урта гомуми белем мәкт. 5нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, 2000;

ә) Әхәтов Г.Х.Татар теленең лексикасы, Казан, 1995;

б) Сафиуллина Ф. С. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле, Казан, 2002.

2. Эшеңдә сүзлекләрдән файдалан.

3. Сорауларга язмача җавап бир, биремнәрне эшлә.

а) 5 нче сыйныф дәреслегеннән (91- 92 б.) сүзнең лексик мәгънәсе турындагы аңлатманы һәм 36 нчы параграфтагы билгеләмәне укып чык. Казый һәм кадый сүзләренең мәгънәләрен аңлат.Шул сүзләрне кертеп җөмләләр яз.

ә) 5 нче сыйныф дәреслегеннән (99 б.) туры һәм күчерелмә мәгънә турындагы аңлатманы укып чык һәм 168 нче күнегүне телдән эшлә. “Хәзерге татар әдәби теле” китабыннан (41-46 б.) метафора, метонимия, синекдоханың билгеләмәсен мисаллары белән язып куй, “Вазифа буенча күчеш” мәкаләсен укып, берничә мисалны язып ал.

б) Омонимның билгеләмәсен искә төшер. “Хәзерге татар әдәби теле” китабыннан (47 б.) омонимнарның төрләре турындагы мәгълүматларны конспектла.Шигырьдәге омонимнарны табып, мәгънәсен җөмләләр белән аңлат.


Суда рәхәт Алсуга

- Әйдә,- дидем Алсуга,- Баралар суга-суга,

Барып карыйк басуга. Кайталар суга-суга.

Йөзеп аргач без суда, Ничек төшмиләр суга?

Ярга чыгып басуга, Шактый торгач басуда,

Карадык уңга, сулга. Түзалмады Алсу да:

Ә анда комбайннар, – Рәхәт иде,- ди,- суда,

Ярышып ашлык суга. Тизрәк китик моннан,-ди,-

Алайса кояш суга.

(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)


в) “Хәзерге татар әдәби теле” китабыннан (50-52 б.) синонимнар турындагы бүлекне укып чык. Түбәндәге мисалларга синонимик оядаш сүзләр тап.

Җитез - шатлык - кадерләү - йөз - сизү -

Көчле - гәүдә - чыдамлык - бөркү - эшлекле-

г) Антонимның билгеләмәсен искә төшер. Мәгънәләре ягыннан нинди төркемчәләре бар? Татар халык җырларыннан антонимнарга өч мисал яз.

д) Фразеологизмнарның ирекле сүзтезмәләрдән аермасын әйт. Нәрсә ул идиома? Фоат Садриев әсәрләреннән фразеологик әйтелмәләр кергән 5 җөмлә яз.

е) “Татар теленең лексикасы” китабыннан (70-73 б.) “Килеп чыгышы ягыннан татар теленең лексикасы” мәкаләсе белән танышып, тезислар төзе. Гарәп теленнән кергән сүзләрнең фарсы алынмаларыннан аермасын күрсәтеп, терәк-схема төзе.

ж) Диалектизм, профессионализм, жаргон, арго һәм гомумхалык сүзләренә билгеләмә бир.Безнең төбәгебезгә генә хас булган нинди диалектизмнар беләсең? 10 мисал яз.

з) Актив һәм пассив сүзлек составына нинди сүзләр керә? Архаизм һәм тарихи сүзләрнең аермасы нәрсәдә? Яңа сүзләр нинди юллар белән барлыкка килә? “Хәзерге татар әдәби теле” (90-91 б.) китабыннан кыскача җаваплар яз.

и) “Татар теленең лексикасы” китабының 27-28 нче битләрендәге мәгълүматлар белән танышып чык, “Хәзерге татар әдәби теле” китабыннан файдаланып, битараф сүзләр, көнкүреш сүзләре, китапча сүзләр турында кыскача язмалар булдыр.


Дәрес барышы.

1. Дәреснең максатын һәм эш тәртибен аңлату.

- Укучылар, алдагы дәресләрдә без татар теленең лексик составы бертөрле генә булмавын, аның даими үзгәреп торуын, сыгылмалы, аһәңле һәм бик бай булуын күрдек. Бүгенге дәрескә һәрберегез алдан хәзерләнде, укыды, эзләнде, телебезнең сүзлек байлыгы турындагы белемнәрен барлады, тирәнәйтте.

Бүгенге дәрестә мәгълүматларны эзлекле системага китерербез, белемебезгә бәя бирербез. Моның иң кулай юлы – сүзгә лексик анализ ясау.

Лаборатор эш өчен биремнәр 3 блокка бүлеп бирелде. Һәрберегез үз көчегезгә ышанып теләгән блокны сайлап ала.

I-II блоклардагы биремнәр өлешчә лексик анализга карый һәм эшегез 4 баллдан да югары бәяләнми.

I блокта 4 сорауга җавап язып, биремнәрне эшләргә кирәк.

II блокта анализлау өчен бирелгән 8 сүзнең һәрберсен, тикшереп, үрнәктәге таблицага тутырырга.

III блок: җөмләдә аерып күрсәтелгән 4 сүзгә тулы лексик анализ ясаган очракта, эшегез 5 балл белән бәяләнә.

2. Лаборатор эшне эшләү.

I вариант

I. 1. Изү, басу, чабу сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.

2. Бирелгән сүзләрдән синонимик ояларны төркемләп языгыз: куәт, чырай, кордаш, гайрәт, йөз, карчык, әби, көч, кортка, балдак, азык, йөзек, ризык, нигъмәт.

3. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табып, парлап языгыз һәм өчесе белән җөмлә төзегез, антонимнарның нинди сүз төркеменнән икәнен билгеләгез: якын, куе, ябык, сирәк, тазару, кайгыру.

4. Тел бистәсе, коры куык, җил куу төшенчәләрен башка сүзләр белән аңлатыгыз.

II. Анализлау өчен сүзләр: ач, бәйләү, йомгак, ут, ук, ак, өзү, яшәрү.

III. «Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы». (Зөлфәт)

II вариант

I. 1. Яшь, кичә, чишмә сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.

2. Бирелгән сүзләрдән синонимик ояларны төркемләп языгыз: әдәпле, зиһенле, дәү, шәфкатьсез, үткен, өлкән, тәртипле, тапкыр, акыллы, мәрхәмәтсез, инсафлы, зур, зирәк, булдыклы, кансыз.

3. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табып, парлап языгыз һәм өчесе белән җөмлә төзегез,антонимнарның нинди сүз төркеменнән икәнен билгеләгез: аз, яхшы, иртә, олы, кыек,бару.

4. Хәсрәт капчыгы, кире беткән, ис-акыл китү төшенчәләрен башка сүзләр белән аңлатыгыз.

II. Анализлау өчен сүзләр: йөз, көтү, табан, колак, төртү, сабак, боз, кабак.

III. Безнең гомер - чишмә чылтыравы,

Таң атуы, кызлар көлүе,

Чәчәкләрнең чыкка манчылуы,

Ел да җиргә язлар килүе.

(Харрас Әюп)

Сүзгә тулы лексик анализ ясау схемасы

1. Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен табарга: бер мәгънәле яки күп мәгънәле (күп мәгънәле сүз булса, башка мәгънәләрен аңлатырга).

2. Туры яки күчерелмә мәгънәле булуын күрсәтергә (күчерелмә мәгънәле булса, төрен билгеләргә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).

2. Сүзнең омонимын табарга, булса, төрен (саф омоним, омофон, омограф, омоформа) билгеләргә.

3. Сүзнең синонимнарын барларга.

4. Сүзнең антонимын күрсәтергә.

5. Әлеге сүз кергән фразеологизмнарны тупларга.

6. Сүзнең килеп чыгышын (генезисын) билгеләргә: гомумтөрки(татар) сүзе яки алынма сүз (гарәп, фарсы, рус,европа телләре сүзе).

7. Кулланылыш даирәсе ягыннан төрен (гомумхалык сүзе, диалектизм, профессионализм (термин), жаргон, арго) күрсәтергә.

8. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләргә: искергән сүз (архаизм, тарихи сүз), неологизм, актив сүз.

9. Эмоциональ-экспрессив катламга мөнәсәбәтен билгеләргә (битараф сүз, көнкүреш сүзе,китапча сүз).


Тикшерү үрнәге

Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)


Дөнья

1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

2. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

3. Омонимы юк.

4. Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.

5. Дөньялык мәгънәсендә антоним – ахирәт.

6. Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.

7. Гарәп сүзе.

8. Гомумхалык сүзе.

9. Актив сүз.

10. Китапча сүз.


3. Дәресне йомгаклау, эшләрне җыеп алу.

- “Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә”, - дигән Гомәр ага Бәширов. Бу сүзләрнең хаклыгына сез тагын бер кат инангансыздыр дип уйлыйм, укучылар.

4. Өй эше бирү. Ф. Хөснинең “Ни әйтергә? Ничек әйтергә?” дигән китабын укырга тәкъдим итү.

Файдаланылган әдәбият

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- К:Раннур,2000; Галләмов Ф.Г. Синтаксистан лаборатор эшләр.- Алабуга,1995; Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән.-К:Яңалиф, 2003; Нурмөхәммәтова Р. Лексик анализ.- “Мәгариф”. 2003, - N11,15-17 бб.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров7
Номер материала ДБ-374871
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх