Дәрес планы "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы"
Инфоурок Начальные классы КонспектыДәрес планы "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы"

Дәрес планы "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы"

Скачать материал

Төзүче : Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуриева Флидә Р.

     Тема. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы.       Максат. .Зат алмашлыклары  турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу, грамоталы дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, дуслык, бердәмлек , аралашу культурасы ,үз-үзеңә ышаныч    тәрбияләү, эзлекле фикер йөртү күнекмәсен үстерү,

укучыларны татар теленә кызыксынучанлык тәрбияләү      Бурычлар: 

1.  Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү;

2.  Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү;

           3 Килешләрне искә төшерү. Зат алмашлыкларының  килешләр белән төрләнүен кабатлау.

   Җиһазлау.  дәреслекләр, уку-язу әсбаплары, компьютер,презентация                                                           килешләр таблицасы, тест.  

        Дәрес тибы. Уку максатын кую һәм чишә башлау.

         Материал. Р.Х.Ягүфәрова.Р.Ә.Асылгәрәева  «Татар теле», 4 нче сыйныф,20-21 битләр .

 

Дәрес барышы. 1) Оештыру өлеше.

 

1.Исәнләшү.

-   Исәнмесез, укучылар!

-   Исәнмесез, саумысез!.

    − Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.!( 1-2 слайд).

-   Бүген безнең дәрестә кунаклар да утыра. Белемнәрегезне күрсәтергә, тулы җаваплар бирергә тырышыгыз. 

-   Сезгә хәерле көн, зиһен, тел ачкычлары теләп дәресне башлыйм

-   Кемдер сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән кереп киткән әле. Сыйныф бүлмәсенә урамда йөри торган аяк киемнәре белән керергә ярыймы, укучылар? (Юк). Ни өчен? (Чөнки безгә сулау өчен чиста һава кирәк. Сәламәтлекнең нигезе – ул чисталык.)

-   Ә менә “эзләр” гади генә түгел, тылсымлы да икән. Әгәр бу “эзләр” артына яшеренгән сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнлеген белсәгез, сыйныф бүлмәсенә  урамда йөри торган аяк киемнәре белән керүчене табарсыз.

(Укучылар “эзләр” артына язылган “Кечкенә Муса да аның китабын укый” җөмләсендәге сүзләрне        укып,   нинди сүз       төркеме          икәнлеген       ачыклыйлар. “Эзләр”не             Шәвәли калдырганлыгы билгеле була. Шәвәли рәсеме күрсәтелә һәм аңа ярдәм итү сорала.) ( 3 слайд) 

                                           

Муса

 

аның

 

укый

китабын

Кечкенә

                                        да                             

                                                                                                                                                                         

 

-   Укучылар! Шәвәли компьютердагы тестларның җавапларын белми икән. Сез аңа ярдәм итәрсез микән? Әгәр дә җавапларны дөрес сайласагыз, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булучының исемен укырбыз. Моның өчен дөрес җавап янындагы хәрефләрне матур итеп дәфтәргә язып куярга гына кирәк. 2) Компьютердагы Power Point программасында эшләнгән тестларның җавапларын белү.

          1 нче слайд                                                                  2 нче слайд

3) Матур язу.

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Муса! 

-Хәзер шул исемне........ график тоташтырып язарбыз. (Укучылар график тоташтырып матур язу күнегүләрен башкаралар)

Муса Муса Муса Муса Муса  

Муса Җәлил – татар халкының патриот шагыйре.( 4 нче слайд)

 

II.   Уку мәcьәләсен кую. Компьютердан Муса Җәлил турындагы презентацияне карау.

 

 

 

 .

 

 

4.  Тема  һәм максат белән танышу.

Бүген бу дәрестә зат алмашлык ларының  килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә ничек куллануыбыз турында  тирәнтен танышып китәбез. а ) «Адашкан  килешләр” уены. (Группада  эш)

 Җөмләдә килешләр ни өчен кирәк?( Сүзләрне бәйләү өчен кирәк) ( слайд 14)

 

5.  .Өй эшен  тикшерү

 

III.  Уку мәсьәләсен чишү.

1).Дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

-Хәзер зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерербез. (килешләр ,зат алмашлыклары  парлап  эшләү.Үзбәя)

 

5  Китап буенча эш 

а ) 39 нче күнегү(язма )

 

6  Физкульминутка  (чебиләр зарядкасы)  ( слайд 15)

 

7  Күнегү эшләү.

40 нче күнегүне табабыз.Нокталар урынына тиешле кушымчаны куеп  дәфтәрдә  язабыз 

 

8. Сайланма диктант

    Зат алмашлыкларын   табарга.   (бер- берсе белән алышып тикшерергә) 

 

 

9     Рефлексия .Үзбәя

 Зат алмашлыклары килеш

Нинди яңалыклар алдыгыз

Дөрес, балалар. Сез бүген алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне күрсәттегез. Килешләр темасын яхшы үзләштереп барасыз. Рәхмәт. Сезгә яңа уңышлар теләп, дәресне тәмамлыйбыз

10  Билгеләр кую.

 

. 11.. Өйгә эш бирү: 41   нче күнегү . (слайд 16- 18)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Проверен экспертом

Общая информация

Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.