Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Әдәби кичә "Туган телем - иркә гөлем"

Әдәби кичә "Туган телем - иркә гөлем"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

6
















Туган телем-иркә гөлем













Минзәлә районы

Матвеевка урта

мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Мингалимова Хәлимә

Хәниф кызы әзерләгән

әдәби-музыкаль кичә.












Туган телем-иркә гөлем.


(1 укучы)

Татар теле – туган телем,

Ул минем горурлыгым

Тоям анда гөлләр назын

Әнием сабырлыгын.


(2 укучы)

Озак еллар тыйнак кына

Бәйсезлеген яклаган.

Татар моңын, үз аһәңен

Бөтен килеш саклаган.


(3 укучы)

Зур тарихи чорлар үтеп,

Безнең заманга җиткән,

Төзекләнә, үсә барып,

Камилләшеп үк беткән.


(4 укучы)

Болгар бабаларыбыздан

Калган кадерле мирас:

Насыйри, Тукайлар теле

Һичкайчан төсен җуймас.



1 а.б. Кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Без бүген бу залга барыбыз өчен дә кадерле һәм газиз булган ана телебезгә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Сез монда ана теленең бөеклегенә тагын бер кат сокланып, аны ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инанырсыз дип ышанып калабыз.


2 а.б. Без татарлар, туган телебез – татар теле. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга “салсалар” да, “чукындырсалар” да, “ассалар-киссәләр” дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән горур татар теле!


1 а.б.

И минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.


2 а.б.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.


Ә хәзер сүзне нәфис сүз осталарына бирәбез.


1 а.б. Бары тик туган телен яхшы белгән, үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булган кешене генә югары культуралы дип әйтергә мөмкин. Безнең мәктәпләрдә менә шундый кешеләр тәрбияләнергә тиеш. Моның өчен туган телебезнең бөтен мөмкинлекләре дә бар.


2 а.б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз... Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Сәнгать әһелләренең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз. Шуларның кайберләрен бергәләп тыңлап үтәрбез.


1нче укучы

Балам, балам”, - диеп туган телдә эндәшә миңа әткәм.

Әнкәем”, - дип әниемә мин туган телдә дәшәм.


2 нче укучы

  • Туган телемдә сөйләшеп яшим мин туган илдә

Туган ил” дигән сүзне дә әйтәм мин туган телдә.


3 нче укучы

  • Иң изге хисләремне мин туган телдә аңлатам

Шуңа күрә телне хөрмәтлим мин, яратам.


4 нче укучы

- Халкым теле – хаклык теле, аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.


5 нче укучы

  • Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле диеп телең йотма -

Туган телне онытма!



1 а.б.

Телгә игътибарсыз-илгә игътибарсыз” дигән әйтем бер халыкта. Хәзерге вакытта татар халкының күпчелеге саф татар телендә сөйләшә. Тик татарча сөйләгәндә, рус сүзләре кушып сөйләүчеләр, шулай ук татар кешеләренең үзара рус телендә аралашу күренешләре дә еш очрый әле.


(Тормыштагы күренешне сәхнәләштерү).


2 а.б. Татар исемнәрен бозу, татарларның үзара урысча сөйләшүе бик күңелсез. Мондый гадәтләрне бетерик, әбинең киңәшләрен тотыйк, әти-әниләребезне рәнҗетмик, телебезне бозмыйк, аны хөрмәт итик.

Ә хәзер халык мәкальләрен тыңлагыз. Без мәкальнең башын әйтәбез, сез ахырын табыгыз.


1 а.б. Теле барның - иле бар.


2 а.б. Туган телем – иркә гөлем.


1 а.б. Иң татлы тел – туган тел.


2 а.б. Теле татлының - дусты күп.


1 а.б. Телләр белгән - илләр белгән.


2 а.б. Ә хәзер мәкальләрне 1 нче сыйныф укучыларыннан әйттерик әле.

1 укучы: Тел – күңелнең көзгесе.


2 укучы: Яхшы сүз җанга дару.


3 укучы: Теле чибәрнең үзе чибәр.


4 укучы: Әйткән сүз – аткан ук.


5 укучы: Авыз күрке – тел, тел күрке - сүз.


6 укучы: Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.


7 укучы: Аз сөйлә - күп эшлә.


8 укучы: Теле барның - юлы бар.


1 а.б.

Ана телем, сине өзелеп яратканга, очам дисәк, безгә булдың канатлар да:

Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч

Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгын

Якты илһам бирми икән кемгә генә?


2 а.б. Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул,

Теле назлы салмак, әкерен.

-Сезнең өчен 10 нчы сыйныф укучысы Хадиев А. җырлый.


1а.б. “Тел – ананың теләге,

Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге”- диелә, халык мәкалендә.

  • Әйе, бу чыннан да, шулай. Туган телгә мәхәббәт, хөрмәт балада гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки ул иң беренче бу телне әнисеннән ишетә, шушы телдә тәүге сүзләрне әйтергә аны әнисе өйрәтә.


2 а.б. Тәрбиянең нигезе гаиләдә салына. Ул моңлы, назлы туган телебездә халкыбызның борынгыдан ук яшәп килгән күркәм гадәт-йолалары аша балага сеңдерелә.Кызганычка каршы кайбер гаиләләрдә әти-әниләр үзләре дә татарча белмиләр яисә белеп тә сөйләшмиләр. Шул сәбәпле сабый бала туган телен өйрәнә алмый, аның иң кирәкле газиз тел булуын аңламый кала.

Моннан күренгәнчә, туган телебезнең яшәве һәм киләчәктә тагын да үсеп китүе үзебездән тора. Кадерле дуслар! Шуңа күрә, әйдәгез, гаиләдә дә, мәктәптә дә һәм башка урыннарда да үзара саф татар телендә дә аралашыйк!


1 а.б. Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар безнең күңелләргә иң элек татар теле, татар җырлары, татар биюләре аша үтеп керә.

Сезнең алдыгызда татар биюе башкарыла.


2 а.б. Тел – гомерлек юлдашыбыз. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Әгәр тарихка күз салсак, шундый кызыклы фактка тап булабыз. 16-17 гасырларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.


1 а.б. Соңгы елларда милли телләргә, шул исәптән татар телен саклау һәм үстерүгә дә игътибар арта. Дәүләт теле буларак, ул барлык укучыларга да укытыла.Чөнки укучыларыбыз ике телне дә бертигез дәрәҗәдә яхшы белергә тиешләр.Татар теле – зур үсешкә ирешкән әдәби тел.

Бүгенге көндә мәгариф,мәдәният һәм матбугат өлкәләрендә туган телебезнең кулланылыш сферасы киңәя бара. Татар театрларының үсеше, татарча гәҗит- журналларның саны арта баруы шуны күрсәтә.

- Укучылар, сез республикабызда чыга торган нинди татарча гәҗит- журналлар беләсез? (Укучылардан әйттерә)

- Ә шәһәребездә? (Укучылардан әйттерә)


2 а.б. Халык борын-борыннан кайгысын да, шатлыгын да үзенең туган телендә җырга салган. Җыр – аның гомерлек юлдашы. (Җыр)

1 а.б. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарны яклаучы дәүләт Татарстан. Төп максат – Татарстан чәчәк атсын, ныгысын.


2 а.б. Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америка, Австралия, Финляндиядә гомер итүче милләтәшләребезнең туган телдә аралашуга, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен,җырларын күңелгә сеңдерергә ашкынып, сагынып татар конгрессына күрешергә килүләре моның ачык мисалы.


1 а.б. Туган тел - акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Шунлыктан аны халык педагогы дип тә атарга була.


2 а.б. Һәр халыкның туган теле

Аның тарих көзгесе,

Югары мәдәнияте

Һәм дә яшәү өлгесе.


1 а.б. Шуңа да телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да бергәләп армый-талмый эшләргә кирәк.


2 а.б. Туган телне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә сакла гомергә.

Рухи кыйблаң булсын –Тукай моңы

Илең йөрсен уйда гел бергә.


1 а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз.

Туган илкәй...

Бу исемдә язгы таңнар...

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,

Туган халкым, туган илем,

Туган телем.

И туган тел, и матур тел” – дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле” дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, үз телеңә хөрмәт арта.


Г.Тукай сүзләренә, халык көенә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


Автор
Дата добавления 01.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров17
Номер материала ДБ-229585
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх