Инфоурок / Другое / Конспекты / Әдәби музыкаль кичә "М. Җәлил - батыр рухлы шагыйрь."

Әдәби музыкаль кичә "М. Җәлил - батыр рухлы шагыйрь."



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов











Әдәби-музыкаль кичә


Муса Җәлил – батыр рухлы шагыйрь.






















Башкаручы: Исмәгыйлова Р. Т.

129нчы рус-татар урта гомуми

белем бирү мәктәбе”нең татар

теле һәм әдәбияты укытучысы.







Максат: 1. Укучыларга патриотик тәрбия бирү;

2. М. Җәлилнең батырлыгына хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.

1нче алып баручы. (сәхнә артыннан) Данлы һәм меңъеллык тарихы булган Казан шәһәренең чал Кремле янында, тау башында бер һәйкәл бар. Казанга нинди юллар белән килсәң дә ул сине үзенә чакыра. Югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркет кебек, ул ике кулын артка җибәргән һәм чылбырларын өзә-өзә кыяга күтәрелә. Бу – М. Җәлил һәйкәле. Татар халкының намусы һәм батырлык символы булып әверелгән Муса бронзадан киенеп мәңгелек пьедесталга баскан. Бу һәйкәлгә кешеләр агымы тукталмый.

1нче алып баручы. Хөрмәтле, кунаклар! Укучылар, Җәлилне сөюче яшь дуслар! Бүгенге бәйрәм белән сезне - шигырь бәйрәме белән. Моннан 110 ел элек татар халкын бөтен дөньяга танытачак татар малае дөньяга килә. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде.


2нче алып баручы. М. Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.


(Т. Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” пьесасыннан бер өзек.)

Шагыйрь. Исәнмесез!

Ана. Исәнмесез, балам!

Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Рәхимә әбекәй, дип әйтсәң килешер, балам.

Шагыйрь. Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.

Ана. Син үзең кем соң, балам?

Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Шагыйрь. Сез – Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.

Ана күңеле – балада,

Бала күңеле – далада.

Шул сүз әле чамада, -

Уйлап карагыз,балам.

Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.

Шагыйрь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Шагыйрь. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Шагыйрь. Сөйләгез иде миңа Муса турында, бөек Ана.

Ана. Ни сөйлим... тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имезлем.

Шагыйрь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.

Ана. Юлны ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз! – гына дидем аңа.

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.

1 нче алып баручы.


Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

(өскә “1906 - 1944” саннары күтәрелә)

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.


Җырларым” җыры башкарыла.


2 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.

1нче укучы.

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән:


Борыныбыз да кәкре,

Авызыбыз да кечкенә.


Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә,

Мин төчкерсәм – төчкерә,

Мин йөткерсәм – йөткерә.


Әти миңа охшаган,

Мин әтигә охшаган.

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.


Алма агачыннан

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә.

Артык үсми, диләр бит!


1 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар. Өстәл кырларына иске одеал элеп чыбылдык ясыйлар.


(Инсценировка.

Муса. Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!

Мәрьям. Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...

Муса. Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Мәрьям. Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям. Кем?

Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.


Автор. Мәрьям ышанырга да, ошанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, яктылык төшсен өчен чыбылдык читеп бераз җыерып куя да, шигырьләрен укый башлый. Аларның берсе Мостафа авылының киң кырлары, алтын басулары, күз яшедәй саф сулы Нит елгасы турында, икенчесе – ягымлы яз кояшына багышланган була. Мәрьям таң калып тыңлап утыра.


Мәрьям. (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?

Муса. (горур). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?

Мәрьям. Искиткеч матур!


Автор . Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый. Беркөнне Мостафа абзыйның кардәше килгәч, гәлүшләренең төшеп калып югалтуыннан куркуын әйткәч, Мостафа тәрәзә төбендә яткан кәгазь кисәкләрен гәлүш башына тыгу өчен бирә. Ә бу кәгазь кисәкләре Мусаның беренче шигырьләре була.


1нче алып баручы.

Сәгать" җыры башкарыла.

Сәгать суга: "даң, даң!"

Хәбәр бирә таңнан бакчага барырга

Унбиш минут калган,

Сикереп торды Марат

Күрә эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: "келт - келт!"

- Тиз бакчага кит - кит!

Марат аңа дәшә:

Тукта мине көт – көт!..

Сәгать җырлый : "диң, диң!.."

- Мин бит туктый белмим.

- Моннан ары, диң-диң,

Миңа карап йөр син!


"Күке" шигыре. (1 укучы )


Калын урманда, гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы бер кош тавышы

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши, чыгармый бала.

Менә шунлыктан ямансу аңа:

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!


Инсценировка "Карак песи"


Чоландагы ак майга ияләште күселәр.

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә:

Мияу - мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән

Оясыннан чыгарма!


Песи күргәч күселәр, койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып, ярыкларга постылар.

Мияу - мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач, сөт бирермен үзеңә!


Иртә белән майга дип,

Керсәм күзем акайды:

Явыз песи берүзе ялт иттергән ак майны.

Мияу - мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!




1 нче алып баручы. 1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин ничек бу юлларны халыкка җиткерергә?

Шул турыда уйлап йөргәндә, Муса сабакташы Һидиятны очрата.

Инсценировка.

Катнашалар:

Һидият.

Муса.

Абый.

Редакция хезмәткәрләре

Һидият. Оренбургта татар телендә большевистик газета чыга башлаган икән. “Кызыл йолдыз” исемле. Аны Төркестан фронты сугышчылары бастырып чыгара икән.

Муса.(икеләнеп). Һидият, минем язган шигырьләремне укып кара әле, синең фикерең ничек булыр икән?

Һидият.(күз йөртә). Бу бит...бу бит бүгенгесе көндә иң кирәкле сүзләр... Ник аларны заяга яткырасың? Әйдә, хәзер үк киттек “Кызыл йолдыз”га.

(Муса белән Һидият редакциягә киләләр, бер абый каршы ала.)

Абый. Нәрсә, егетләр, ни йомыш?

(Муса дәфтәрен суза, абый укый)


Абый. Иптәшләр! Тыңлап карагыз әле, безгә шигырь китергәннәр. (укый)

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан Кызыл фронтка барсам...

Берсе. Кем язган боларны?

Һидият. (Мусаны култык астыннан күтәреп урындыкка бастыра). Ничә яшьтә соң әле син?

Берсе. Кайда укыйсың?

Икенчесе. Исемең ничек?

Абый. Әтиең кем?

Муса.(оялыбрак) Муса мин.Буемның кечкенәлегенә карамагыз,миңа 13яшь инде.

Берсе. Укып бир әле үзең шигыреңне.

Муса.Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул,

Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл—үл!

Абый.Молодец!Әйбәт язгансың.тагын яз.Ә менә бу шигыреңне алдагы санга кертәчәкбез. Тагын яз.

Малайлар. Рәхмәт инде ,абый.

Муса.Басарлар микә,Һидият.

Һидият.Басарлар инде,әйттеләр бит.(чыгып китәләр)



1нче алып баручы. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.


2нче алып баручы. СУГЫШ... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең каны дәрья урынына акты. Әле хәзер дә, ул еллардан соң күп еллар үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар.


Сугыш – сугыш инде,

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төне буе улашып якында,

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.


(Бу юлларны сөйләгәндә, “Бухенвальд чаңнары”на охшаган

музыка уйнатырга мөмкин.)


Авыл яна... Шәфәкъ нуры булып

Уйный күктә янгын шәүләсе.

Күмерләнгән өйнең тупсасында

Аунап ята ана гәүдәсе.


(Ыржайган фашист рәсеме эпидиаскоп аша экранга төшерелә.)


1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

Әкрен генә поезд кузгалды

Калды Казан, киттең син сугышка

Ерак иде солдат юллары


Җыр. «Солдатлар».


Җәлил. Ант.

-Мин ант иттем җанны

кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне, Йөзәү булса гомерең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме? Юк. Кайгырма, дускай, безнең гомер

Ил гомренең тик бер чаткысы, Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан Арта бара аның яктысы. Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик. Безнең яшьлек шушы хисләр белән

Данлы иде, көчле иде бит!! Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез үтә диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: Менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.


1 нче алып баручы:

Сугыш бара, җирне төтен каплый,

Күпме кабер туплар казыган?

Җир күкрәген сытып танк атлый,

Утлы телен сузып авызыннан.


2 нче алып баручы:

Синең кулда ике автомат бар:

Яшен ата берсе дошманга.

Икенчесе – каләм, җырлар белән,

Көч бирә ул арган дусларга.



Инсценировка.

Ана

Муса


Муса.

Карт анам,

Мине тудырганга

Үкенмисең...әйме?

Әйт,анам! Карт анам,

Төнлә йомшак түшәгеңдә,

Матур төшләр күреп ят,анам,

Зинһар өчен...

Мине уйлаганда,

Салкын кичтә мичкә карама,

Мичләр сүнәр: өй караңгы калыр,

Лампочкалар яндыр, карт анам,

Синең күңелеңә мин бары тик

Якты булып кына кайталам...

(Алгы планда Мусаның әнисе пәйдә була.)

Ана. Улым, Муса!

Муса. Әнкәй...(кочаклашалар)

Ана.Синме бу,Муса улым?

Муса. Мин,әнкәй...

Ана.Улым...

Муса. Әнкәй!

Ана.Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әнкәй.

Ана.Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

Ана.Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшырак ул, әнкәй.

Ана. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?

Муса. Юктыр ла, әнкәй!

Ана. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана.Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса.Әнкәй...

Ана.Яхшы бул, матур яшә!

Муса.Рәхмәт, әнкәй.

Ана.Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан-бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй (ана әкрен генә югала). Әнкәй! (ананың “улым” дигән тавышы ишетелә.)


1нче алып баручы. Татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлил 1942 елда Волхов фронтында канлы сугышлар вакытында нык яраланып, аңын югалтып, фашистлар тырнагына эләгә. Аңына килеп күзен ачканда, ул инде фашистлар кулында була.

Кичер ,илем.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмә алмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.


Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым,

Волхов шаһит: изге сугыш анты

Соң чиккәчә керсез сакладым.


Язмыш көлде; үлем ,кагылмыйча,

Үтте яннан минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!


Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.


2нче алып баручы. Муса Җәлил килеп эләккән фашистлар концлагеренда хәлләр коточкыч була. Качу турында уйлап та карарга мөмкин түгел. Берничә кат әйләндереп алынган стеналар, кат – кат электр тогы җибәрелгән чәнечкеле тимер чыбыклар. Һәр почмакта, чатта бар нәрсә дә үч төбендә күренерлек вышкалар, аларда иң яхшы коралланган сакчылар. Аста да, адым саен, котырган этләр белән фашистлар йөреп тора. Әз генә ялгыш атласаң да, үлем көтә, котырган этләр ташлана. Монда ачлыктан, салкыннан, авырулардан көн саен йөзләгән кеше үлә. Фашистлар әсирләрне куркытып тору өчен җәзалыйлар, кыйныйлар, мәсхәрәлиләр. Аларда җиңүгә ышанычны, туган илләренә мәхәббәтне бетерергә телиләр. Әмма туган якка мәхәббәт хисе сүнми, ялкынланып яни йөрәкләрендә.

Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!


Алтын бодай кырларын

Тирбәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез!


Җилләр, җилләр, сез җитез,

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!


Җир йөәзндә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле,


Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле,

Тагын берәр ил бармы?


Җилләр, җилләр, әйттеләр:

-Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең туган ил генә.


1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1 нче алып баручы:

Тимер чыбык белән уратылган

Лагерьда син хәзер бер тоткын.

Күп дусларның бары исеме калган,

Гомерләрен йоткан бу упкын.


2 нче алып баручы:

Син башыңны уйга салдың, Муса,

Ачу белән тулды йөрәгең.

Синең алга дошман икмәк куйса,

Икмәгеннән аның җирәндең.


2нче алып баручы. Муса Җәлил, җай чыккан саен, яшеренеп, татар әсирләре алдында үзенең җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт тулы шигырьләрен укый, көрәшкә чакыра. Әсирләрнең күзләре очкынлана, фашистларга каршы нәфрәт белән йодрыклары кысыла.

Тик булса иде ирек.

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.


Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.


Юк, барысыннан да элек

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса канымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үлер идем

Данлы сугыш кырында.


2нче алып баручы. Әкренләп Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре тирәсенә фашистларга каршы көрәшү өчен яшерен оешма туплана. Аңа бик сыналган, ышанычлы кешеләрне генә алганнар. Очраклы бер генә кеше эләксә дә бөтен эшне харап итәргә, күпме кешене үлемгә дучар итәргә мөмкин бит. Яшерен оешмага кергән һәр кеше ант иткән. “Яшерен оешмага керү белән мин явыз дошманга каршы соңгы сулышыма кадәр сугышырга, Ватаныма һәрьяклап булышырга ант итәм. Кирәк икән, Туган илем иминлеге өчен тормышымны да кызганмаска сүз бирәм. Дошман кулына эләгә калсам, нинди генә җәза – җәберләргә дучар ителсәм дә,яшерен оешма турында,дусларым турында бер сүз дә әйтмәскә ант итәм.Әгәр мин шушы тантаналы антымны бозсам ,мине Туган илемнең дошманы ,фашистлар ялчысы дип исәпләгез.”



Җир йөзендә шундый киң,

Күңелле һәм якты.

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы.

Күктә бер кош оча

Югары, югары.

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы.

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы.


2нче алып баручы. Әмма коточкыч газапларга карамастан һәм һичшикчез үләчәкләрен белсәләр дә, җәлилчеләр көчле рухлы булып калдылар. Муса Җәлил туган илгә көрәшкә багышланган иң әйбәт һәм бик күп шигырьләрен үлем сәгатен көткәндә язды. Аның “Моабит дәфтәре” дигән шигырьләре ничә еллар, ничә куллар аша Туган иленә кайтты. Искиткеч авыр шартларда, яшәү белән үлем арасында да, М. Җәлил үзендә юмористик шигырьләр иҗат итәрлек көч-куәтен саклый.

Хәдичә.

Күрше кызы Хәдичә,

Шулай гадәттәгечә,

Озак йөреп бакчада,

Кичегеп кайтты кичә.


Каравылчы карт аның

Ишетмәгән кайтканын.

Шуңар күрә ачмаган

Хәдичәгә капканы.


Капкада тимер йозак,

Хәдичә көткән озак.

Тышта кунып булмый бит,

Булса да гарчә йөз ак.


Ахры кызга уй керә,

Төнлә белән кем күрә?

Күп тикшерми Хәдичә,

Койма аша сикерә.


Кайтып керә йортына.

Кайткач бар да онтыла.

Тик кадакка эләгеп,

Юбка гына ертыла.


Ул көн “соң” дип ямамый,

Аны-моны карамый.

Иртән китә хезмәткә,

Кичегергә ярамый.


Әле дә кичә соң кайтып.

Йоклаган кырын ятып;

Күрше карчык эшенә

Чак җибәргән уятып.


Менә бара ул, кара!

Юбка гына чайкала.

Исе китеп хатын-кыз

Юбкага карап кала.


Икенче көн ни күрәм? –

Бер елыйм да, бер көләм.

Урам тулы хатын-кыз,

Бар да ертык юбкадан.


Күрче,күршем теккәнче

Мода” дип көн үткәнче,

Бар да ерган юбкасын

Бот төбенә җиткәнче!


Әй, Хәдичә, Хздичә!

Кичегеп кайтып кичә,

Нинди эшкә чуалдың –

Яңа мода чыгардың.


Кызлар, төнлә йөрмәгез!

Коймадан сикермәгез!

Тагын әллә ни ертып:

Мода”, - дия күрмәгез!



1нче алып баручы. Җәлилчеләр үлем сәгатен озак көтәләр. Фашистлар аларны әкрен интегүле үлем белән генә түгел, рухларын сындырып үтерергә телиләр.

Катыйльгә.

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.


Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның.

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.


(Ә.Фәттахның С.Хәким сүзләренә язылган “Татарлар елмаеп үлделәр”


1нче алып баручы. Фашистлар суды аларның башларын кисәргә хөкем итте.

Аларны фашистлар 1944 елның 25 августында, төш вакытында гельотинада җәзалап үтерделәр.

Бу исемнәрне беркайчан да онытма, яшь дустым. Аларның батырлыгын, халкыңның, илеңнең якты киләчәге өчен көрәшне син дәвам ит.


Менә алар:


Гайнан Кормаш.

Фоат Сәйфелмөлеков.

Абдулла Алиш.

Фоат Булатов.

Муса Җәлил.

Гариф Шабаев.

Әхмәт Симай.

Абдулла Баттал.

Зиннәт Хәсәнов.

Әхәт Атнашев.

Галләнур Бохараев.


2нче алып баручы.Сезнең кызыл ромашкалар күргәнегез бармы? Минем дә әлегәчә аларны Җәлил шигырьләрендә генә очратканым бар иде.

Кызыл ромашка.


2нче алып баручы. “Берлиндагы үзәк урамнарының берсендә урнашкан чәчәк кибетенә кергәч, таң калдык: мең төрле чәчәчк арасында чынаяк зурлыгы ромашкалар, әллә кайдан күренеп, “кычкырып торалар” иде. Чәчәкнең үзәге сап-сары, ә чуклары кан тамган сыман кып-кызыл. Алман иле бакчачылары шундый яңа сорт ромашка үстергәннәр икән. Кыйммәт булса да алдык, җәлилчеләр хөрмәтенә ачылган мемориаль такта алдына бер кочак кызыл ромашкалар куйдык”... , - дип яза М. Җәлил тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галим Рафаэль Мостафин.

Җәлилчеләрнең башы киселгән Плетцензее төрмәсендә алар хөрмәтенә 2002нче елда мемориаль такта ачыла.


Җәлилләр ялкыны.


Һәрвакыт уяумы, әзерме? –

Чакыра варислар быргысы.

Безгә бит бу чорны төзисе,

Заманның җырларын җырлыйсы.


Без уяу, без әзер,

Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы

Җәлилләр, Алишлар ялкыны

Мәңгелек ут булып балкыды.


Бәхеткә юл ярып барганда

Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны!

Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,

Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны!


(Разил Вәлиев, Җәлил премиясе лауреаты.)

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-243106

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>