Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Әдәби- музыкаль композиция “Әни”сүзен, һай, безнең дә әйтәсе килә бик тә."

Әдәби- музыкаль композиция “Әни”сүзен, һай, безнең дә әйтәсе килә бик тә."

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Әни”сүзен, һай, безнең дә

Әйтәсе килә бик тә.





Ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар санының ел саен үсә баруын искә алсак, безнең буын өчен куркыныч булып китә.Ел саен 56-67 мең бала ятимнәр сафына өстәлә.Хәзер аларның 90%ы әти-әниләре исән булып та гаилә назыннан мәхрүм булган ятимнәр.Бу әдәби- музыкаль композиция әти-әниле ятимнәр турында.

Сәхнәгә түбәндәге плакатлар эленгән:

1.Ятим баланың күз яше

Йөрәгеннән тамадыр.

2.Берәү өчен язмыш- бүләк,

Берәү өчен язмыш- җәза.

Ф.Яруллин.

3.Дөньяда бернәрсә белән дә алыштырмаслык байлык бар: ул- ата-ана назы.

Пәрдә ачылганда “Җирдә миңа ни кирәк?” көе яңгырый (Ш.Галиев сүзләре, Ф.Әхмәтшин көе.)

1нче алып баручы

Галибанә яктырып

Ал таң аткан чагында,

Сандугачлар җиһанга

Моң тараткан чагында,

Зилзиләләр куптарып,

Үзе яткан карында

Җанлыдан җан яралды.

Чәчәкләр баш калкытып

Нурга күмелгән мәлдә,

Бар табигать җанланып,

Нурга күмелгән мәлдә,

Бәгырьне парә- парә,

Җан ачысы телде дә

Җанлыдан җан яралды.

2нче алып баручы

Үзенә бәхетле киләчәк даулап дөньяга яңа кеше туды, тәүге авазын салды.Бу авазның беренче тапкыр яңгыравы бала тудырган анага күпме шатлык китерде.Ләкин бүгенге сүзебез якты дөньяга туу белән ана мәрхәмәтеннән мәхрүм булган балалар турында.

1нче алып баручы

Дөньяга бала аваз сала. Бу- ятимлек ачысын тоеп дөньяга салынган беренче аваз.Әнә ничек илереп елый, нидер таләп итә ул.

Ә елау тавышлары.Ул тавышларны таш стеналар, бетон түшәмнәр генә йотып бетерә алмый.Алар яраланган кош кебек әле тәрәзәгә, әле стенага килеп бәреләләр дә көчәя төшеп, бәгырьгә сарылалар.

1 нче бала

Гариза язып килмәдек

Бу якты дөньягызга.

Табу нигә кирәк иде,

Кертмәгәч оягызга.

Сыйдырмагач күңелегез,

Торагыгыз, өегез.

Нигә кирәк булды, йә әйтегез,

Безгә җан бирүегез.

2 нче бала

Ник тудырдыгыз дөньяга

Дөм ятим итәр өчен;

Урманнарга, вокзалларга

Ыргытып китәр өчен...

Хәтта авыз иттермәгәч

Җылы күкрәк сөтегез,

Бер мәртәбә күрсәтмәгәч

Чыраегыз, битегез.



Җыр “Нигә мин ятим” (М.Миншин сүзләре, Ә.Шәрәфиев көе).

2нче алып баручы

20 нче еллардагы Гражданнар сугышыннан соң Россиядә йортсыз- җирсез балалар бетерелгән иде.Үткән гасырдагы балаларның әти-әниләре булмаган, ә бүгенгеләрнең исән- сау әти-әниләре бар. Алар баланы тудырып, язмыш сукмагында ялгыз калдыралар.

1нче алып баручы

Илләр имин, тормышлар да матур,

Ник арта соң ятимнәр?...

Үксез бала канатсыз кош сыман,

Ярдәм кулы сузар соң кемнәр?

1нче малай

Кем килеп уллыкка алыр,

Кем алып кызы итәр?

Әни” сүзен, һай, безнең дә

Әйтәсе килә бик тә.

1нче кыз

Без әллә ямьсез кызлармы…

Чәчләребезне үргәч?

Йөрәк башыннан кан тама

Әнилеләрне күргәч.

2 нче алып баручы

Бала йөрәгеннән саркып чыккан бу сүзләр кемнең генә күңелен тетрәндерми икән. Кайда аның әти-әнисе, кемнәр икән алар. Бу сорауга җавапны гомер буе эзләячәкләр әле бу ятимнәр, хәтта “әтиле”, “әниле” булгач та.Алар бит җиде ятка да әти-әни дип әйтергә әзер. Сыендыручы, аларны үз итүче, җылы куенына алучы гына булсын. Ишек ачылган саен алар могҗиза көтә.

2 нче малай

Чыкмый алар исләремнән

Көндез дә, кичләрен дә.

Күзем йомсам,тик аларны

Күрәм мин төшләремдә.

Әйт аларга сагынуымның,

Сагышымның барсын да.

Ятим үсә, дип, балагыз

Җиде ят арасында.

Ятим бала җыры” башкарыла. (М.Маликова сүзләре, Луиза Батыр – Болгари көе).

2 нче кыз

Мине беркем дә аңламый! Үз әнием дә аңламагач, кем аңласын, үз әнием дә яратмагач, кем яратсын, үз әниемә кирәкмәгәч, кемгә кирәк соң мин?! Кемгә кирәк!!

3 нче малай

Минем әрнүләрем үзәгемә үткәндер, күз карашың моңлы диләр миңа.Дөньяда әти-әниең исән килеш ятим булудан да кыены юктыр ул.

1 нче кыз

Әни бәгырем, йөрәгеңнән өзеп,

Ник ташлап киттең син мине?!

Карашымнан нур бөркелер иде,

Канат тояр идем иңнәрдә.

Очып кына йөрер идем, әни,

Син янымда булсаң әгәр дә.

2 нче малай

Әй сез, өлкәннәр! Безне дөньяга китерүче , безнең тәнебезгә җан өрүче кешеләр!Бу җәһәннәм базына ыргытырлык булгач, нигә безне тудырдыгыз?

Үсәбез сездән башка да

Тирене текмәгәннәр...

Авыр чакта да баланы

Калдырып китмәгәннәр.

Сабыйлар гына булсак та

Күргәннәр инде хәтсез.

Бездән башка үзегез дә

Корыган агач бит сез.

Кайда син, әнкәй?” җыры башкарыла. (Ш.Җиһангирова сүзләре, Ф.Әбүбәкеров көе).

1 нче алып баручы

Язмышның ачы каһәренә эләгеп, әти-әниләре тарафыннан кире кагылган, туган йортларын югалткан, барлык туганлык чуалткан, дөньяның үги балаларына әверелгән ятимнәрне балалар йортларына, интернатларга урнаштыралар.

2 нче алып баручы

Балалар йортындагы ятимнәр өчен еш кына марафоннар үткәрелә, зур суммада акчалар,кием- салым, тәмле ризыклар җыела. Ләкин иң кирәклесе юк бит. Мең , миллион сумнарга да алыштыргысызы. Иң кадерлесе, иң газизе.Әни кирәк!Әни!! Ишетәсезме, әтиләр, ишетәсезме, әниләр?

Әни кирәк” җыры башкарыла.( Р. Миңнуллин сүзләре, Р.Әхиярова көе).

3 нче малай

Илләр имин, тормышлар да матур,

Ник арта соң һаман ятимнәр?..

Үксез бала канатсыз кош сыман,

Ярдәм кулы сузар соң кемнәр?

1 нче кыз

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Җирдә миңа ни кирәк?” җыры башкарыла. ( Ш. Галиев шигыре, Ф.Әхмәтшин көе).

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров41
Номер материала ДБ-235169
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх