Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Арча 7нче
номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем
бирү учреждениесе
Тема: Әдәби әсәрләрдә табигать символлары
(рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе татар балалары өчен 9
нчы сыйныф дәреслегендәге кайбер әсәрләргә нигезләнеп эшләнде)
Эшне башкарды:Исмәгыйлева Нәргизә
Рифат кызы,9 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы
2017
нче ел
Фәнни
эшнең планы:
I.
Кереш
өлеш
II.
Төп
өлеш.
1. Язучылар
иҗатында табигать
символларының чагылышы.
III. Йомгак.
I.
Кереш өлеш.
Эшебезнең
максаты: табигать символларының нәрсә икәненә төшенү, әдәби әсәрдән табигать
символларын таба, алар аша авторның идея-фикерләрен ача белергә өйрәнү.
Символика,
символ – ул грек теленнән алынган сүз, “билге”, “тамга”, шартлы билге” дигәнне
аңлата. Ул - үзеңнең идея, эчке каршылыкларыңны, фикерләреңне, хис-тойгыларыңны
төрле предмет һәм “шартлы билгеләр” ярдәмендә күрсәтү. Һәр сүз - символ, аның
һәр мәгънәсе – символ. Символның мәгънәсен ахырга чаклы ачу авыр, бөтенләй
ачып, аңлатып бирүе дә мөмкин түгел. Аларны бары тик сиземләп, тоеп була.
Безгә менә шушы тышкы күренешләр аша бирелгән, сурәтләнгән эчтәлекне
төшенергә өйрәнергә генә кирәк.
Символ ул – сер, ул кешенең тормышын, рухын ачып
бирергә, образлы, ачык төсләр белән сәнгатьчә эшләп бирергә ярдәм итә. Матур
әдәбиятны тасвирлы, мавыктыргыч сурәтләр, образлар белән баета. Әдәбият безне
үзенә яшерелгән шул серне ачарга, уйланырга, фикерләргә өйрәтә.
Язучыларыбыз
ниндидер фаҗигале яки шатлыклы вакыйгаларны, кешенең күңел халәтен, кәефен
сурәтләгәндә табигать символларына мөрәҗәгать итәләр..Табигать символлары әсәрләрне
тагын да тулыландыра, баета.Татар әдәбиятында һәр язучы үзенчәлекле. Менә шул
үзенчәлекләрне белү максаты белән берничә язучы иҗатына тукталырга булдым. Үз
алдыма язучылар иҗатында табигать символларының чагылышын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатын куйдым.
Өйрәнү
объекты итеп язучы әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп язучылар
иҗатында табигать символлары чагылышын сайланды.
II.Төп өлеш.
Татар әдәбиятына
символизм юнәлеше Дәрдемәнд шигърияте аша керә. Дәрдемәнд еш кына
уй-кичерешләрне, рухи халәтне пейзаж күренешләре аркылы бирә. Мәсәлән,
“Кораб”шигыренең үзәгендә диңгез, җил, кораб, дулкын кебек символик сурәтләр.
Диңгездә кораб йөзә. Менә җил-давыл куба, кораб һәлакәт алдында кала...“Шаулы
диңгез” җиһан, дөнья, вакыт агымын белдерә булса кирәк.Ә инде “кораб”дигәндә
кеше, милләт, ил һәм, гомумән, кешелек җәмгыятен күзалларга мөмкин.
Мин 9 нчы
сыйныфукучысы. 9нчы сыйныф дәреслегенә кергән кайбер әсәрләрдән табигать символларын
эзләдем. Шуларны сезгә тәкъдим итәм.
И.Юзеев та
“Гашыйклар тавы”әсәрендә табигать символлары:
Кыр үрдәге
(риваятьтә) – Серле үрдәк (риваятьтә) – Яралы кош (җырда) – Үрдәк (Мөнирә белән
Өметнең төшләрендә). Бу матурлык, мәхәббәт, ирек, тормыш символы.
Күл – яшәеш,
тормыш символы. Күл булганда үрдәк тә кайта.
Гашыйклар
тавы – тугрылык, бәхет, биеклек символы, чөнки моның өчен кеше бөтен
авырлыкларны җиңә-җиңә бәхеткә ирешә. Кеше гомере дәверендә тауга менә.
Урман –
серлелек, авырлык, билгесезлек символы.
Таллыкүл
авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш
нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт
мәхәббәткә корылган булырга тиеш.
Шәриф Камалның
“Буранда”
хикәясе
Буран –тынгысызлык
символы. Ул бер көчәя, бер тынгандай була, аннан тагын көчәя. Буран геройның
авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.
Таң
ату - Мостафаның авыр хисләреннән арынуы, хатасын аңлавы һәм тизрәк, бүген үк
әнисе янына кайтып, аннан гафу үтенергә теләве.
Эт-
тугрылык,хезмәт итү символы.
Хәсән Туфанның
“Кайсыгызның кулы җылы”шигыре.
“җылы кул” – күңел
халәтен аңлардай кеше.
Вулкан-каршылык,ут
Мирсәй Әмирнең
“Агыйдел”повесте.
Агыйдел- яшь гомер,
яшәү көче,тормыш дәрте
Аяз Гыйләҗевнең
“Җомга көн ,кич белән” повесте
кич)- картлык,
ялгызлык,сагыш символы
Җөмга-изге көн,
бәйрәм көн
Этләр- явызлык,
мәрхәмәтсезлек символы.
Фәнис Яруллинның
“Ана” балладасы.
Диңгез- иркенлек,хозурлык,сәламәтлек
Гөлләр иле-
матурлык, тереклек,хәят
Җил- салкынлык,
шомлы хәбәр.
III.Йомгак.
Әлбәттә, әдәби
әсәрне һәр укучы үзенчә кабул итә.Кемгәдер буран- символ, кемгәдер бары буран
гына.Оста язучы символларны еш куллана, чөнки символлар кулланганда әсәр тагы
да тирән мәгънә ала. Ә табигать ул – үзе символ. Көн, төн, таң, кич-уйлап
карыйк әле, символ түгелме? Яз, җәй, көз, кыш-шулай ук символ.Кояш,Ай-барысы да
символлар.Бары фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк. Мин китап укырга яратучы яшьтәшләремә
шуны әйтәсем килә: сүзләр генә укымагыз,сүзнең “тәмен” белегез,уйлап укыгыз.Шул
ук эт-тугърылык символы (Буранда)яки явызлык (Җомга көн, кич белән) булырга
мөмкин. Фәнни эшемдә әнә шул фикерне әйтәсем килде .
Кулланылган
әдәбият:
1.Әдәбият
белеме:терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.-Казан: Мәгариф,2007.
2. Рус мәктәбендә
татар балаларына әдәбият укыту. – Казан: Мәгариф, 2007.
3. Әдәбият, 9нчы
класс өчен дәреслек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты 2011
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.