Әдәби укудан дәрес конспекты "Серле чишмә,моңлы чишмә"(3 класс)

Предпросмотр материала:

Тема. Серле чишмә, моңлы чишмә.

Маисат. Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы их­лас, самими мөнәсәбәтләрне чишмәләр матурлыгы аша аңларга

вйрэтү-

Бурычлар:

1)         Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам», К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәяләренең эчтәлеге белән таныш­тыру. М. Кузнецовның «Балачагым урамы» картинасын әдәби әсәрләр белән чагыштырып карарга өйрәтү;

2)         Әсәрләр турында үз фикерләрен дәлилләп аңлату оста­лыгын үстерү. Картинаны өйрәнгәндә рамкалар белән эшләү күнекмәсен камилләштерү;

3)         Чишмәләргә сак караш тәрбияләү, аларны чистартып тотуларына ирешү.

Материал. Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам» (1 нче кисәк), К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» (3 нче кисәк), М. Кузнецовның «Балачагым» әсәрләре.

Җиһазлау. М. Кузнецов. «Балачагым урамы» картина­сы (3 нче кисәк), рамкалар, лупа, аудио-видеоязмалар («Та­бигать тавышлары» сериясеннән чишмә тавышы, «Авылым чишмәләре» дигән слайдлар).

Дәрес барышы

I.      Дәресне оештыру, мотивация.

— Хәерле иртә, дусларым! Хәерле изге сәгатьтә, бер­беребездән көч, дәрт алып, дәресебезне башлыйбыз. Башлары­быз яхшырак эшләсен, уянсын дип, табышмак әйтешеп алыйк.

• Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Һава, су, чишмә)

' Ат түгел — чаба,

Урман түгел — шаулый. (Чишмә)

' Ага-ага — агып бетәлми,

Чаба-чаба — чабып җитәлми. (Чишмә)

Көзге түгел — ялтырый,

Тәңкә түгел — челтери. (Чишмә)

 Димәк, бүгенге дәресебез табигатьнең иң гүзәл һәйкәле — чишмәләр турында. Сез яшәгән авылда нинди чишмәләр бар? “Кайсысының суы бигрәк тә тәмле? Чишмәләрне кем карап, чистартып тора?

II.        Актуальләштерү.

—        Балалар, сез кыш көне чишмәдән су ташыйсызмь Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә нинди кызыклы фактля белән таныштыгыз?

Көтелгән җаваплар:

—        чишмәләр күбрәк таулы урыннарда, тау астыннан бөре чыга;

—        чишмә суы һәрвакыт +4, +5 градуста була.

III.      Бала нинди авырлыклар белән очрата?

Чишмә суының ел әйләнәсендә даими бер температура, торуы — балалар өчен өстәмә мәгълүмат. Шулай ук чишмәл; тарихы белән дә бала әлегә таныш булмаска мөмкин. М. Ку нецовның «Балачагым урамы» картинасын өйрәнгәндә, темалар буенча аерым картиналар аерып алу шулай ук кыен булырга мөмкин.

IV.      Авырлыктан чыгу юллары.

•            Укытучының өстәмә аңлатуы сорала;

•            Чишмәләр тарихы турында алдан ук өлкәннәрдән с рарга кирәк;

•            Рамкалар белән эшләгәндә, вак детальләрне лупа бел« карау ярдәмендә.

V.        Яңа материалны аңлату.

1.         Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам» шигырен сәнгатьле итеп уку күнегүләре.

2.         Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:

•            Әсәр герое кызмы, малаймы?

•            Ни өчен чәй куярга чишмә суы кирәк?

•            Син яшәгән төбәктә чишмәләр бармы? Чишмәләр нинд урыннардан тибеп чыгалар?

3.         Әмир белән Әминәнең сорауларына җавап бирү (дәреслек буенча).

4.         К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәясен уку)

•            һәр бүлекне бер укучы укый;

•            әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу;

•            бүлекләрнең эчтәлеген кыскача сөйләү.

VI.      Белемнәрне беренчел ныгыту.

1.         Шигырь һәм хикәяне сәнгатьле уку күнегүләре.

2.         Сайлап уку (кызларның суга баруы, малайның күз түләре, «буран артыннан», «авыру аяктан екты»

3.        , «зәңгәр мәтрүшкәләр”).               

VII.   Мөстәкыйль эш.

VI.   «Музей йорты»нда Михаил Кузнецовның «Балачагым урамы” рәсемен эзләп табу

 

. Автор бу рәсемен ничек язган?

. рәсем исеменә туры киләме?

. Табигатьнең кайсы фасылы сурәтләнгән?

2.      Шушы рәсемнән аерым-аерым ничә картина килеп чыгар иде? Түбәндәге темаларга картиналар табып кара:

Авыл урамы.

Күк йөзе.

Сукмаклар.

Кар астында.

Кышлык азык.

VIII.                         Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1.         Аудио-видеоязмаларда чишмәләр тавышын тыңлау.

2.         «Авылым чишмәләре» исемле слайдлар карау, һәр чишмә турында халык нәрсә белә, шуны өйрәнү.

IX.      Дәрескә йомгак. Рефлексия.

— Балалар, бүгенге дәрес турында сезнең фикерләрне бе­леп китик. Кулларыгызга сигнал карточкаларын алып, үз фикерләрегезне җиткерегез. Рәхмәт сезгә.

Өй эше. 1) Әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә; 2) «Авылым чишмәләре» исемле проект эше эшләргә; 3) Чишмәләргә шеф­лык итәргә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Әдәби укудан дәрес конспекты "Серле чишмә,моңлы чишмә"(3 класс)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Магсумова Ильсеяр Ильгизовна

Учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет и 3 месяца
  • Всего просмотров: 18815
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 6
  • 18815
    просмотров
  • 6
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Магсумова Ильсеяр Ильгизовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: