Инфоурок Начальные классы КонспектыӘдәби укудан дәрес планы

Әдәби укудан дәрес планы

Скачать материал

Бишмунчинский филиал МБОУ “Новонадыровская средняя общеобразовательная школа” Альметьевского   района Республики Татарстан.

       2 һәм 3 сыйныфта әдәби уку дәресенә план.

       Мавлутбаева Әлфия Хәсән кызы, 1 квалификацион категорияле башлангыч      сыйныф укытучысы.

2014 ел.

Әдәби уку дәресенә план

2 класс

3 класс

Тема: Татар халык әкияте. “Өч кыз”

Эш -  кешене тәрбияли, ә ялкаулык – боза.

Максат: а) Укучыларны татар халык иҗаты белән таныштыру. Татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган – әкият жанрына киң тукталып, «Өч кыз» әкиятендә сурәтләнгән җирлекне бөтен тулылыгы белән ачып бирү (вакыйгалар агышы, геройларның сөйләм теле үзенчәлекләре).

             б) Укучыларга көнкүрештән төшеп калган сүзләрне, сүзтезмәләрне аңлатып, әкиятне зиһенгә алырга әзерләү. Уеннар ярдәмендә табышмакларда, мәкальләрдә, татар халык җырларында чагылган татар халкының рухи дөньясын, тел байлыгын, зирәк акылын ачу;

            в) Татар халык иҗаты аша бер-береңә дуслык, ярдәмләшү, дөньяда иң изге кешеләр – («Өч кыз» әкияте аша) әниләргә карата ярату, олылау, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

 

1)                      Уйгур  халкының «Тылсымлы китмән» әкиятен укып, төп фикерне ачыклау.

2)                       Төрле халыкларның әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү;

3)                       Эзлекле сөйләм күнекмәсен камилләштерү.

4)Төрле халык әкиятләре ярдәмендә хезмәтнең ке­шене тәрбияләү чарасы булуын аңлату, хезмәт кешесенең хөрмәткә лаек икәнен төшендерү.

 

Предмет буенча нәтиҗәләр

Яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Пронстранствоны оештыру: Фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эшләү

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья белән танышу.

Планлаштырылган  нәтиҗә:Сәнгатьле, аңлап, дөрес уку күнекмәсенә ирешү;укучыларның сөйләм күнекмәсен, фикерләү сәләтен үстерүгә ирешү.

Төп һәм өстәмә ресурслар: дәреслек,хрестоматия,тестлар, биремле конвертлар, проектор, экран

  Шәхси: әкият  геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Танып белү: әкиятләр турында өйрәнүне дәвам итү.

Коммуникатив:Үз фикереңне төгәл, ачык итеп әйтә белү.

 

 

 

Дәрес барышы

I.    Оештыру. Мотивлаштыру.Эшкә кызыксыну тудыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

-         Ачык дәрес бүген сыйныфыбызда

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

Милләтемнең олы горурлыгы булып

Дәресем үтә татар телендә.

Ачык дәрес онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

 

Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? (смайлик белән күрсәтү) Мин сезгә бүгенге дәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матур җаваплар бирүегезне, яхшы кәеф телим. Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез, дип ышанам.

 

Кереш әңгәмә:

Татар халкы элек-электән бик зирәк, тапкыр булган. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм.

1.Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын. (Әтәч).

2. Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)

3. Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)

4.Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр)

5.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса,урманны яңгырата.(тиен).

6. Көндез ял итә,

Төнлә ялт итә. (лампочка)

7.Үзе бертуктаусыз сөйли,

Кеше сөйләгәнне тыңламый.(Радио).

Дәреснең темасы табышмакларның беренче хәрефләреннән чыга.

ӘКИЯТЛӘР сүзе килеп чыга.

Укытучы Әкият турында сөйли. Диалог формасында бара. Презентация күрсәтелә.

Бу кайсы әкияттән? (Шалкан. Өч кыз һәм аю. Теремкәй. Чуар тавык. Шүрәле. Кызыл калфак.)

 

Төп өлеш. Уку мәсәләсен кую.

2 сыйныф.

3 сыйныф.

Укытучы белән эш.

Өч кыз әкиятен укытучы укуы.

Сүзлек эше.

өсләре бөтен – кием-салымнары бар

буйга җиткәннәр – үсеп җиткәннәр

буй-сын – гәүдә

җиз –медь

ләгән –таз

киндер суга – ткет полотно

Физкультминутка .

Мөстәкыйль эш.

Уйгур халык әкияте.Тылсымлы китмән әкитен эчтән укыйлар. Сорауларга җавап әзерлиләр.

Физкультминутка .

Мөстәкыйль эш.

Өч кыз әкиятен эчтән укыйлар.

Сорауларга җавап әзерләргә.

Тексттан эзләргә.

 

Укытучы белән эш.

Сүзлек эше.

китмән

(КИТМӘНЛӘҮ) – Агач сапка туры почмак ясап утыртылган көрәк сыман үткен эш коралы (җир йомшарту, үсемлек төбенә туфрак өю, чүп үләннәрне тамырлары белән чыгару һ. б. өчен кулл.)

Текст буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы белән эш. Уку мәсәләсен чишү.

Тексттан табып уку. Олы кыз нәрсә дигән? Уртанчы кыз нәрсә дигән? Шул юлларны табып укыгыз.

Мөстәкыйль эш. Төркемнәрдә эш.

Бу кайсы әкияттән өзек? Исемнәрен әйтергә.

 

Мөстәкыйль эш.

Тест эшләтү. Эшләрен  алышып җавапларын тикшерү. Үзбәя кую. !+- билгеләрен кую.

 

Укытучы белән эш.

Игезәк малайлар кемне очраталар? Алар арасында нинди сөйләшү була? Шул юлларны табып укыгыз.

Эш темасына мәкальләр бирелә. Аларны төзергә һәм мәгънәләрен аңлатырга. Төркемнәрдә эш.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Эше барның ашы бар.

 

Эш кешене төзәтә, ә ялкаулык боза.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

 

Йомгаклау . Укучылар  бүген укыган әкиятләр  безне нәрсәгә өйрәтә?

-ялкау булмаска, әниләрне яратырга, эшкә өйрәнеп үсәргә, әти-әниләрне хөрмәт итәргә...

Сезгә өйгә хезмәт темасына иҗади эшләр бирелгән иде. Әйдәгез иҗади эшләрегез белән танышып үтик.  Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Бу эшләр әниләр бәйрәменә әзерлек булып тора.

Олыласаң олыны олыларлар үзеңне. Тырыш, ярдәмчел, әти-әниләрне хөрмәт итәргә өйрәнсәк, үзебезне дә яратырлар, хөрмәтләрләр, илебезгә файдалы кешеләр булып үсәрбез.

Өй эше бирү.

2класс.Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә. Әкиятнең үзегезгә ошаган өлешенә рәсем ясап килергә.

3 класс. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә. Хезмәт темасына 5 мәкаль язып килергә.

Балалар сез бүген бик матур эшләдегез. Төркемнәрдә эшне әйтеп китәргә.

Кәефләрегез ничек? Дәрес тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әдәби укудан дәрес планы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәрес 2 һәм 3 классларда "Әкиятләр" темасына үткәрелде.Предмет буенча түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:Яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.Планлаштырылган  нәтиҗә:Сәнгатьле, аңлап, дөрес уку күнекмәсенә ирешү;укучыларның сөйләм күнекмәсен, фикерләү сәләтен үстерүгә ирешү.Төп һәм өстәмә ресурслар: дәреслек,хрестоматия,тестлар, биремле конвертлар, проектор, экран

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 822 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2014 4413
    • DOCX 63.5 кбайт
    • 20 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мавлутбаева Альфия Хасановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мавлутбаева Альфия Хасановна
    Мавлутбаева Альфия Хасановна
    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 4701
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 611 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания литературного чтения в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 197 человек

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Раннее развитие: комплексный подход к развитию и воспитанию детей от 0 до 7 лет.

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Переходные моменты в карьере

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе