Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Әдәбият белеме буенча проект эшләренең якынча эш программасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Әдәбият белеме буенча проект эшләренең якынча эш программасы

библиотека
материалов

Казан шәһәре Яңа Савин районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 85 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Каралды: Килешенде: Расланды:

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

__________/Э.Р.Фатыйхова / ___________/И.М.Миндубаев/ __________/Р.Р.Хәйбуллин/

Беркетмә №1 Боерык № 1

28.08.2015 28.08.2015 28.08.2015





Проект эшләре буенча

эш программасы








2015 -2016 нчы уку елы


Аңлатма язу

Программа гомуми белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләргә нигезләнеп төзелде. Программа максат, көтелгән нәтиҗәләр , эчтәлек һәм проект эше аша универсаль уку гамәлләре формалаштыру процессын билгели.

Проект эшчәнлеге – оештыру формасы буенча укучыларның уртак эшчәнлеге, максатка ирешү өчен юнәлдерелгән билгеле бер тәртипкә салынган гамәлләр, максат булып анда – укучылар өчен әһәмиятле булган конкрет проблемаларны чишү булып тора. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләренең берсе.

Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.

Проектлар методы - дидактик категория, кабул итү системасын, практик һәм теоретик белемнәрен үзләштерү эшчәнлеген аңлата.

Укучыларның проект эшчәнлеге — нәтиҗәгә ирешү өчен юнәлдерелгән уртак максатлар, методлар, ысуллар, иҗади яки уен эшчәнлеге. Проект эшенең шарты булып, алдан ук уйланылган, әзерләнгән проект этаплары (эшләү концепциясен билгеләү максатлары һәм бурычлары) рефлексия эшчәнлеге нәтиҗәләре тора. Дидактик асылда, проект методы укучыларның төрле сәләтләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Мондый эшчәнлек ярдәмендә, мәктәп балалары тормышка яраклашкан, төрле ситуацияләрдә ориентлаша алучан, төрле коллективта эшли алучан булып үсәләр, чөнки проект, эшчәнлекнең мәдәни формасы булып тора.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Проектлы эзләнү эшчәнлеге – үз тикшеренүләре буенча проектлаштыру эшчәнлекләрен, максат һәм бурычларны формалаштыру, кирәкле методиканы сайлап алу принципларын булдыру, көтелгән нәтиҗәләрне билгеләү. Әлеге этапта шәхесара мөнәсәбәтләр булдырыла, лидерлар ачыклана, иң мөһиме проектның темасы туа.

Курсның актуальлеге

Проект эшчәнлеге уку эшчәнлегенең махсус формасы буларак тәрбия, мөстәкыйльлек, инициативалык, җаваплылык һәм уку-укыту эшчәнлегендә нәтиҗәлелеккә китерүгә ярдәм итә. Бирелгән эшләрне гамәлгә ашыру өчен, укучылар алдында билегеле бер мәсәләләр тора. Алар үзләре алдында куелган максатка ирешү өчен дөрес юлларны сайларга һәм авырлыкларны үзләре җиңеп чыгарга өйрәнү сәләтләрен булдыралар. Проект ярдәмендә мәктәптә булган авырлыклар, борчулар кими. Проект эшчәнлеге укучыларның үзбәяләрен күтәрергә ярдәм итә, шулай ук, Мин – концепциясен булдыра (кызыклы эшнең тәҗрибәсе һәм аның нәтиҗәсен күрсәтү), мәгълүмати компетентлыкларын үстерә. Нәкъ менә төркемдә эшләү формасы, укчыларда сыйныфташларының фикерләренә хөрмәт, үзләрендә тыйнаклык, ачык буларга, ярдәмчеллек сыйфатларын һәм башка шәхси кыйммәтләр тәрбияли. Проектларның тема төрлелеге предмет һәм метапредмет универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга ярдәм итә. Ә проект өстендәге барлык эш регулятив күнекмәләр формалаштыра.

Эш программасының максаты – планлаштыру, оештыру һәм укучыларның проект эшләре белән идарә итү;

  • Куелган максатка мөстәкыйль рәвештә ирешергә өйрәтү;

  • Зур булмаган проблемаларны күреп, аларны тиз арада чишәргә өйрәтү;

  • Чыганаклардан, үзләренә кирәк булган мәгълүматларны аера белергә өйрәтү;

  • Тикшеренү эшләрен формалаштырып, алган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен тапшыра белергә өйрәтү;

  • Төркемдә эшләү күнекмәләренә өйрәтү.



Программаның бурычлары:

-укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

-укучының танып белү активлыгын үстерү ;

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-белемнәрен тирәнәйтү.

Гомуми характеристика

Универсаль уку гамәлләренең бурычларын хәл итүдә Стандартларда иң зур әһәмият проект формасына бирелә. Чөнки проект формасында предметара мөнәсәбәт, теория һәм практика, укытучы һәм укучы эшчәнлегенең планлаштыруы тора. Әлбәттә укытучы һәм укучының уртак эше булса да, укучы билгеле бер мәсәләне чишү юлларын үзе эзләргә, табарга тиеш була. Нәтиҗәдә укытучының роле дә үзгәрә – гади белем бирүчедән , ул эшнең оештыручысыны әверелә. Проект эшчәнлегендә ситуацияләр килеп чыга һәм укучылар нәтиҗәдә үзләре проектлаштыруның максатын билгелиләр.

Проектлаштыру – ул, һичшиксез гамәли эшчәнлек, анда яңа эшчәнлек ысуллары тумый, бары тик практик бурычларны чишү чарасына әйләнә. Практик бурыч куеп, укучылар аңа үзләренең конкрет чараларын эзлиләр.

Проект эшчәнлегенең үзенчәлеге:

  1. Укучылар эшчәнлегенең максат һәм бурычлары, аларның шәхси һәм социаль мотивлары буенча билгеләнә. Мондый эшчәнлек билгеле бер предмет өлкәсендә яшүсмерләрнең компетентлыкларын үстерүгә генә түгел, ә башкалар өчен дә әһәмиятле булган продукт булдыру.

  2. Проектның үзенчәлеге булып, конкрет ситуацияне анализлау.

  3. Укучыларның проект эшенең оештыруы, танып-белү эшчәнлегенең төрле төрләрен тәэмин итә.







Проект эшчәнлегенең бәяләү критерийлары:



  • Проект темасын сайлауда төгәллек, гамәли юнәлеше, башкара торган эшнең әһәмиятле булуы;

  • Тәкъдим ителелә торган карарларның, алымнарның һәм нәтиҗәнең аргументлы булуы;

  • Проектлаштыруның кабул ителгән этапларын, мөстәкыйльлегенең үтәлеше;

  • Иҗади дәрәҗәсе, оригинальлелек һәм проектны тәкъдим итү;

  • Бизәлеш сыйфаты;

  • Чыгышының сыфаты;

  • Тема буенча белеменең тирәнлеге;

  • Сорауларга җаваплары: төгәл, аргументлы булу;

  • Үзен иркен тотуы;



Проект эшенең этаплары:

  • Эзләнү этабы;

  • Аналитик этап;

  • Практик этап;

  • Презентацион этап;

  • Контроль этап;



Эзләнү этабы

Укучы

Укытучы

  • Кызыксындырган сорауны билгели, үз фикерен дәлилли;

  • Информацион чыганаклар туплый.

  • Күзаллауны киңәйтүче темалар тәкъдим итә;

  • Проблемалы ситуацияләр тудыра;

  • Укучыларның сорауларына җавап табу өчен тематик чикләрне билгели.

Аналитик этап

Укучы

Укытучы

  • Информацияне системалаштыра;

  • Булачак “туачак” продуктны күзаллап тасвирлый;

  • Эш планын төзи.

  • Күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра;

  • Укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарә итә;

  • Консультацияләр оештыра.

Практик этап

Укучы

Укытучы

  • Мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли;

  • Эшнең барышы белән уртаклаша.

  • Мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра;

  • Эш барышына карата анализ ясый;

  • проект дәфтәре” булдыру эшен оештыра.

Презентацион этап

Укучы

Укытучы

  • Проектны презентацияләү формасын сайлый;

  • Эксперт ролен үти (башка укучыларга карата).

  • Бәхәс тудыручы сораулар әзерли;

  • Проектны кабул итәргә әзер булган аудитория әзерли.

Контроль этап

Укучы

Укытучы

  • Бәяләү нормаларына туры китереп, проектка үзбәя бирә.

  • проект дәфтәре” булдыру эшен йомгаклый;

  • Алдагы үсеш юлларын ачыклый.



Проект өстендә эшләү этаплары:

  1. Әзерлек этабы;

  2. Оештыру этабы;

    1. Планлаштыру эшчәнлеге;

    2. Проектны үтәү;

  3. Әзер продуктны тәкдим итү;

  4. Эш нәтиҗәсен һәм процессын бәяләү этабы;



Проектның оештыру этабы

Төркемдә эшләү эше оуештыру өчен сыйныф 5-7 кешегә бүленә. Бирем бер укучыга гына түгел, ә барлык төркемгә дә бирелә.

Төркемдәге эшнең оештыру максаты:

  1. Укуга карата мотивация булдыру;

  2. Укучыларда танып-белүгә кызыксыну уяту;

  3. Уңышка омтылыш үстерү;

Уку планында тоткан урыны.

Проект эшчәнлегенең эш программасы 35 сәгатькә исәпләнгән (атнага 1 сәг.).

Предмет үзләштерүнең шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре.

Укучылар үзләштерәчәк:

Премет УУГ:

Курсның төп төшенчәләренә ия булу.





Шәхси УУГ:

  1. Иркен аралашу;

  2. Диалог алып барганда этик нормаларга таянып эш итү;

  3. Төрлк конфликтларны һәм мәсәләләрне чишәргә өйрәнү;

Метапредмет УУГ:

  1. Проблемаларны ачыкларга;

  2. Эш барышы этапларын планлаштыру;

  3. Уйларын гамәлгә ашыру чараларын сайлау;

  4. Төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшләү;

  5. Информацияне эшкәртү;

  6. Материалны структуралаштыру;

  7. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсен контрольдә тоту;

  8. Эшләнелгән проектның нәтиҗәләрен күрсәтергә;

  9. Гипотеза чыгарырга;

  10. Дәлилләр эзләргә;

  11. Фикерләрне төгәл, матур итеп кулланырга;





Укыту – методик һәм матди – техник тәэмин итү тасвирламасы.

Әлеге проект эшчәнлегенең универсаль эш программасы башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләргә нигезләнеп төзелде.

  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (7 ст.) (29.12.2012 год №273-ФЗ)

  2. Татарстан Республикасың “Мәгариф турында” Законы (30.06.2011ел №40- ТРЗ);

  3. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгының 06.10.2009 нчы ел № 373 нче боерыгы белән расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты”.

  4. Рус телендә сөйләшүче баллар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе (Төзүче авторлары:, К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова), 2013;

  5. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) – Казан, 2014

  6. Мәктәпнең “Эш программасы положениесе” локаль акты;

  7. ГБМБУ “85 нче мәктәп” нең “Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартына нигезләнгән белем бирү программасы”;

  8. ГБМБУ “85 нче мәктәп” нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Шулайк ук:

    1. Компьютер

    2. Проектор

    3. Ноутбуклар

    4. Канцелярия товарлары, ватман

    5. Экран

    6. Принтер

























Проект эшчәнлегенең календарь-тематик планы



Тема

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Иксәрмә

План

Факт


1

Әкияттә кунакта

1



2

Н.М.Карамзинның “Бедная Лиза” һәм Ф.Әмирханның “Хәят” образларын чагыштыру

1



3

Берке дә, бернәрсә дә онытылмый

1



4

Исем иленә сәяхәт

1



5

Гүзәл табигатьле – туган җирем

1



6

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

1



7

Табышмаклар илендә

1



8

Жарган сүзләренең сөйләмдә кулланылышы

1



9

Җырлар җырлап яшик әле

1



10

Искергән сүзләр белән танышу

1



11

Көчле бул” (Ф.Яруллин)

1



12

Сыйфатлар иле

1



13

Минем яраткан гаиләм

1



14

Антонианарның сөйләмдәге роле

1



15

Казан – минем башкалам

1



16

Омонинарның сөйләмдәге роле

1



17

Тукай белән бергә

1



18

Синонимнар.

1



19

Театр яктылыкка, нурга илтә

1



20

Рәвеш иленә сәяхәт

1



21

Дөнья матур булсын өчен Әни кирәк!

1



22

Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылышы

1



23

Сугыш кайтавазы

1



24

Матур әдәбият әсәрләрендә кисәкчәләр кулланылышы

1



25

Гомере аның моңлы бер җыр иде

1



26

Алмашлыклар

1



27

Халык әйтсә – хак әйтә

1



28

Бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы

1



29

Табигать ул – тиңсез хәзинә

1



30

Матур әдәбиятта эндәш сүзләр

1



31

Әбием бәетләре

1



32

Дуслык турында мәкальләр

1



33

Казан урамнары буйлап...

1



34

Нәрсә ул миф?

1



35

Сабантуе – хезмәт туе

1





Автор
Дата добавления 19.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров338
Номер материала ДБ-090409
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх