Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Әдәбият дәресе "Кәҗүл читек"

Әдәбият дәресе "Кәҗүл читек"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының

Лениногорск шәһәре өченче урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль белем бирү учреждениесе










Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек” әсәрендә бала психологиясенең бирелеше”

(5нче сыйныфта әдәбият дәресе)

















Үткәрде: Мөхетдинова Резеда Фәвисовна,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







2010 нчы ел




Дәрес темасы:

Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек” әсәрендә бала психологиясенең бирелеше.


Дәреснең максаты:

  1. Әсәргә өлешчә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген ачу, әсәрнең актуальлеген күрсәтү;

  2. Укучыларны нәтиҗәләр чыгарырга, системага салырга, иҗади уйларга өйрәтү;

  3. Милләтебез гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, милли горурлык, сакчыллык, белемгә омтылыш тәрбияләү.


Җиһазлау: Г.Исхакый әсәрләреннән күргәзмә, әдипнең портреты, презентация(әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты,Әхмәдулланың киемнәре,характеры турында), тестлар, “Татар исемнәре ни сөйли” сүзлекләре, дәреслекләр.


Дәрес барышы:

I Оештыру.

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн, балалар! Сез булган егетләр һәм кызлар икәнлегегезне кунакларга күрсәтергә әзерме? Ярый, хәерле сәгатьтә!

II Актуальләштерү.

- Узган дәрестә без сезнең белән Г.Исхакый иҗаты белән танышкан идек. Аның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәбез. Г.Исхакыйның тормыш юлы, гаиләсе , иҗаты Алсуыбызны бик кызыксындырган, эзләнгән һәм ул безгә бүген Г.Исхакый турында кызыклы материал әзерләп килгән.

( Алсу үзенең рефератын яклый, презентациядә рәсемнәр чыгып бара, китаплар күргәзмәсе белән таныштыра)


- Укучылар, милләтебезнең нинди дини бәйрәмнәрен беләсез? Иң зурларын әйтегез әле.

- Ураза гаете - Рамазан аенда ураза тоту – кешеләрнең иң яраткан, көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел, ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелырга, күңелне пакландырырга, һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәрт арттыра. Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта. Бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, таравих намазларына баралар.

- Кадер кичәсе - бу мөбәрәк айның бер изге кичәсе бар, кадер кичә дип атыйлар. Дөньядагы бар мөселманнар бу кичәдә, күбрәк нәфел намазлары укыйлар, мәчетләргә баралар, садакалар бирергә тырышалар. Аллаһка дога кылып уздыралар.
Мөселманнар, тормышта булган сынаулар аркылы чыккан дошманлыкларны бетереп, бер-берләрен гафу итеп, туганлыкны вә дуслыкны яңартырга тырышалар. Бу изге көннәрдә туганнарны, күрше-тирәне җыештырып ифтар мәҗлесенә кунака чакыралар (авыз ачтыралар). Ифтар мәҗлесләрендә имамнарыбыз Аллаһның кушканнарын халыкка җиткерәләр, ураза тоту хакында аңлаталар, аннан соң, Аллаһның рәхмәтенә күчкән мәрхүмнәрне искә алып, Коръән аятләре укыйлар.

Корбан гаете - зуль-хиҗҗә аеның унынчы көнендә уздырыла торган корбан чалу белән танылган, динебезнең зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме санала.
Корбан бәйрәмендәге матурлыкларның берсе – гаед көненең таң ату вакыты белән мөселманнар Аллаһны олуглап, тәкбирләр әйтеп, бергәләшеп мәчетләргә баралар


Бәраат кичәсеәхет, изгелекләр иңә торган көн) - шагъбан аеның 15 нче кичәсен Бәра'әт кичәсе дип атыйлар. Бәра'әт дигән сүз пакълык, гаепсезлек, котылу дигән мәгьнәдә килә. Бу кичәне бәрәкәт кичәсе дип йөртәләр. Чөнки бу кичәдә Аллаһ тәгалә фәрештәләргә бәндәләрнең ризыклары турысында хәбәр бирә икән, кемгәдер уңыш, байлык, ә кемгәдер ярлылык килер. Мөселманнар бу кичтә Аллаһтан үзләренә, туганнарына, якыннарына хәерле ризык, саулык, сәләмәтлек, уңышлар сорап дога кылып уздыралар.


Гарәфә көне - зуль-хиҗҗә аеның тугызынчы көне - мөселман календаренда Аллаһ тарафыннан мөселманнар өчен сайланган көннәрнең арасыннан олы итеп танылган. Бу көнне олуг хаҗ гыйбәдәтен кылучылар Гарафә диелгән җирдә Аллаһка дога кылып уздыралар. Гает алды көне.
Гарафә көне генә түгел, ә Зуль-хиҗҗә аеның беренче тугыз көне мөселманнар өчен тулы бәрәкәт. Бу көннәрдә изгелекләр кылып, ураза тотып уздыру сәваплы эшләрдән санала.
Бигрәк тә Аллаһ каршында 9 нчы көн олы вә зур сәвапларга ирештерә торган итеп танылган.

- Өйдә Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен укып килергә тиеш идегез. Бу әсәрдә нинди бәйрәм турында сүз бара?

- гает бәйрәме турында.

- Әйдәгез, бергәләп кыскача эчтәлеген сөйләп искә төшерик әле.

- Дәреслектә 3 бүлек бирелгән , шуларга исем бирик әле.(исемнәрен дәфтәрләргә язып кую)



III Төп өлеш

  1. - Бу хикәя нәрсә турында?

-Читек

- Төп герое кем?

- Әхмәдулла

- Исемнәр сүзлегеннән исемнең мәгънәсен ачыклыйк (“Иң дәрәҗәле” дигән сүз)

2. Әхмәдулланың портретын төзик:

Әхмәдулланың киемнәре:

Чапан – ямь-яшел

Чалма – чуп-чуар

Читек – кап-кара

Казаки – кыска җиңле

Кәвеш – кечкенә булгач, әбисенең яшел башмагын кия

Бу киемнәр нинди һәм нәрсә өчен хезмәт итә?(рәсемнәре тактага эленә барыла)

Чалма – мөселманнарда ( гадәттә дин әһелләрендә) ирләрнең башка берничә кат урап кия торган җиңел тукымадан гыйбарәт баш киеме.

Чапанҗилбәгәй җибәреп йөртелә торган озын чабулы халат сыман кием; бохар халаты.

Кәвеш – йомшак күннән тегелгән кунычсыз аяк киеме.

Казаки – тегелеше белән озын камзулга охшаган,ләкин җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы өске кием

Читек – йомшак күннән тегелгән, юка олтанлы, озын кунычлы аяк киеме (элек аны сәхтиян күннән теккәннәр)


3. Әхмәдулланың хыялындагы читекне тасвирлап карыйк әле.Укучылар читек турында сөйлиләр, аннары дәреслектән шул урыннарны табып укыйлар.Диск язмасында читек белән мактанган урын тыңланыла. Сүзлек өстендә эш:

Дин әһеле – верующее лицо

Тукыма – ткань

Җилбәгәй җибәреп – нараспашку

Куныч, балтыр – голенище

Олтан – подошва

Сәхтиян күн – сафьяновый –тонкая и мягкая козья или овечья кожа, специально выделанная и окрашенная в яркий цвет

Саурысы – кожа, выделанная из шкуры лошадей

Намазлык – молитвенный коврик

Зияб – зяблик, кызылтүш

Саранжы – саржа –хлопчатобумажная, шелковая или искусственная ткань

Ихтыяр көче – сила воли




4. Әхмәдулланың характерын билгелик.(Аның образына хас сыйфатларны билгеләү.Аның мактануы сәбәбендә мулла баласы булу аркасында үзен башкалардан өстен тотуы булуын ачыклау. Тәкәбберлек, масаю хакында фикер алышу. Әхмәдулланың холкын, психологиясен ачучы урыннарны табу, аларны уку. Әхмәдуллага характеристика бирү)

Беркатлы, тиз ышанучан, яхшы күңелле

Беркатлы, олылар әйткәнгә бик тиз ышанучан, яхшы күңелле малай, дия алабыз. Ул төшенкелеккә бик тиз бирелә. Теләге тормышка ашмаганны күргәч, шунда ук утырып елый башлый. Ләкин шул ук вакытта үзен бик тиз кулга ала.

Теләсә нинди вакыйгадан да үзенә юаныч таба белә

Теләген тормышка ашыру өчен кечкенә генә булса да өметкә ябышып үзен юата ала. Зур читекләрне кабат-кабат киеп карый. Анысы ярамагач, әбисенең яңа читекләр тегеп бирәм диюенә дә ышана. Өметен тагын уята. Ниндидер иске читекне корымлап утыруны күргәч тә үзен юату өчен сүзләр таба. Корымга буялган читегенең яңа булмавын белә, әмма барыбер бик горурланып, яңа итеп кабул итә. Чапаны да әтисенең иске чапаныннан тегелә. Ләкин Әхмәдулланың әбисе сүзләренә ышанасы килә. Иске булса да, саранҗы булгач, тиз тузмый торган өр-яңа чапан дип горурлана. Кәвешләре дә озак ятудан кибеп беткән. Аякларына сыймый. Алай да Әхмәдулла кәвешләре белән дә мактана. Аларны суга салып кую, әлбәттә, яраксызлыгын күрсәтә. Ләкин Әхмәдулла үзенең иске кәвешләренең суда булуына да, каз мае белән майлануга да яхшылык дип бәя бирә. Әхмәдулланың бөтен горурлыгы иске-москыдан корыштырылганнар. Ләкин ул аларны мактарга һәм үзен-үзе юатырга көч таба. Теләсә нинди вакыйгадан да үзенә юаныч таба белүе — малайның күркәм сыйфаты.

Мактанчык

Ләкин шуның белән бергә ул аз гына мактанчык та. Ул үзенең эчендәге шатлыкны берәүдән дә яшерә алмый. Шатлыгы белән беренче чиратта дусты Миңлегали белән уртаклаша. Сеңлесе алдында мактана. Әбисеннән үзенең шатлыгын хуплауны көтә. Әхмәдулланың кимчелеге — горурланасы, мактанасы килү хисенә кирәгеннән артык буйсынуда. Әхмәдулла хикәянең ахырында да беркатлы, хисен җиңә алмый торган малай булып кала. Ул үзен үртәгән малайларга үзләренчә усаллык белән җавап бирә. Берсенең кулын тешли. Тазга ачу белән: «Таз шайтан, айбагыр карагы!», дип кычкыра. Хәзер ул кызгандыра.

- Әйдәгез, Әхмәдулланың сыйфатларын уңай һәм тискәре сыйфатларга бүлик: (Сыйфатлары презентациядә чыгып бара )


Уңай сыйфатлары Тискәре сыйфатлары

өлкәннәрне тыңлый, хөрмәт итә мактанчык

әти-әниләрен хөрмәт итә тәкәббер

беркатлы горур

тиз ышанучан тиз үпкәләүчән

яхшы күңелле

теләсә нинди вакыйгадан да

үзенә юаныч таба белә


Әхмәдулланың холкын, психологиясен ачучы урыннарны табу, аларны уку.


5. Әхмәдулланың дусты Миңлегалигә, авылдаш малайларга һәм аларның Әхмәдуллага мөнәсәбәте.

Әхмәдулла хисенә генә буйсынып яшәүдә гаепле, билгеле. Ләкин авыл малайларының гаебе тагын да зуррак. Алар арасында ярдәмсез калган иптәшләрен яклаучы бер генә шәфкатьле кеше дә табылмый. Малайлар үртәп, кешене хур итеп тәм табалар. Аларның шатлыклары усаллыкка нигезләнгән.

Әхмәдулланың көлкегә калуына, билгеле, рәхимсез авыл малайлары да гаепле. Алар бар да шәфкатьсезләр. Елаганны дәррәү килеп кыйнарга керешәләр.


- Малайлар урынында нишләр идегез?

- Әхмәдулла урынында нишләр идегез?


6. Йолаларга игътибар итүегезне сораган идем.Нинди йола, гореф-гадәтләр турында язылган?

- бәйрәмчә ризыклар( борчак белене, кыстыбый, коймак, сумсалар, пәрәмәчләр);

- яңа киемнәр сатып алу, тегү;

- бисмилла әйтеп уң аякка, кулга кию;

- Гарәфә көнне еларга ярамый.


  • Ни өчен бәйрәмнәргә яңа киемнәр булдырганнар?

  • Нигә чапанны искедән теккәннәр, читек алып кайтмаганнар?(сакчыллык, уңганлык, булдыклылык, булганны әрәм итмәү, дин кушмый)

  • Гарәфә көнне еларга ярамый, ни сәбәпле?( изге көн, дингә хөрмәт һ.б.)


7. “Кәҗүл читек” бүген актуальме? Әйе, бу проблема бүгенге көндә дә көн кадагында тора, чөнки олыларга хөрмәт, аларның сүзләрен тыңлау; үзеңдә ихтыяр көче тәрбияли белү, йолаларга хөрмәт белән карау бүген дә иң кирәкле сыйфатлар.



IV Йомгаклау

  • Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

  • Кәҗүл читек” әсәре безне нәрсәгә өйрәтте?(мактанчык булмаска, кешеләргә ихтирамлы булырга, тәккәбер булмаска, әти-әниләрне хөрмәт итәргә).

  • Тест үткәрү.

V Билгеләр кую

VI Өй эше

  1. Кәҗүл читек” әсәре безне нәрсәгә өйрәтте?(мактанчык булмаска, кешеләргә ихтирамлы булырга, тәкәббер булмаска, әти-әниләрне хөрмәт итәргә).Шулар турында мәкальләр алып килергә.

  2. Татар халкының тагын нинди милли киемнәре бар? Шулар турында белешмә әзерләп килергә.

  3. Башка милли киемнәрнең рәсемнәрен ясарга.






















Автор
Дата добавления 03.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров216
Номер материала ДВ-500931
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх