Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Әдәбият дәресләрендә эзләнү эше

Әдәбият дәресләрендә эзләнү эше

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль

районы Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем

бирү мәктәбе









Ризаэддин Фәхреддин китапларында әхлак темасының бирелеше



Фәрхетдинов Линар

10 сыйныф укучысы





Җитәкчесе: югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ситдыйкова Х.М.





Эчтәлеге



1.Кереш..................................................................................................3 бит

2.Тикшерү проблемасы..........................................................................4-6

3.Ризаэддин Фәхреддин китапларында әхлак темасының бирелеше..7-10

4. Ризаэддин Фәхреддинның гыйбрәтле сүзләре..........................11-13

6.Йомгаклау.............................................................................................. 14

7.Кулланылган әдәбият......................................................................... 15



























Кереш.

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора .Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алабызмы?

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Ризаэтин Фәхреддинның барлык китаплары, бигрәк тә тәрбия-тәгьлим юнәлешләрендәгеләре, халык арасында бик танылган һәм киң таралган. Бу китаплар нәшриятта кабат-кабат басылып чыккан. Тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәрен карау һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшләр китерелә. Бу китапларда тәрбия фәненең нигезләре кертелгән, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәне исбат ителә. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.Һәр кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзебездә булдыру өчен Кеше булу кирәк.

Мине дә бу хәл бик борчый. Байлык, акча артыннын куу чорында без үз кыйблабызны , буыннын –буынгы килгән тәрбия кагыйдәләрен онытмыйбызмы? Шуңа күрә эзләнү эшемдә Риза Фәхретдиннең китапларындагы әхлак темасының бирелешен өйрәнүне алдым.



Тикшерү проблемасы:

Соңгы елларда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда Ризаэтин Фәхреддин әсәрләренең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

Тикшерү объекты:

Ризаэтин Фәхреддин әсәрләре, татар халык авыз иҗаты.

Тикшерү предметы:

Холык һәм гамәл”,“Тәрбияле бала”,“Нәсихәт”,Балаларга үгет-нәсыйхәт” китаплары.

Тикшерү максаты:

Ризаэтин Фәхреддин әсәрләренең

әхлак тәрбиясе бирүдә бик бай чыганак булып торуын исбатлау ;

- әдипнең иҗатында әхлак тәрбиясенең бирелешенең хәзерге көндә дә актуаль булуынкүрсәтү;

Тикшерү гипотезасы,актуальлеге:

Яшүсмерләр татар халкының бай тарихы , мәдәнияты, табигате, әдәбияты белән аз кызыксынсалар. Алар кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр турында уйланырлар, дип ышанам.

Тикшерү бурычлары:

* Түбәндәге проблемаларны чишкәндә , төрле фәнни эшләр белән танышу;

* Әдәбиятны өйрәнү, әдәп тәрбиясе бирүнең бик бай чыганагы булуын исбатлау өстендә эшләү.

* Фәнни –тикшеренү нәтиҗәләре белән “Электив курс”ларда әңгәмәләр үткәрү, конференцияләрдә чыгыш ясау.

Тикшерү алымнары:

* Теоретик алым: туган ягыбызның мәгърифәтчесеРиза Фәхретдиннең китапларында әхлак темасының бирелешен өйрәнү,эзләнү ;

* Эмпирик(нәтиҗә)алым: күзаллау, фикер йөртү,әңгәмә.

Эзләнү эше берничә этапта башкарылды:

2012 -2013 уку елларында татар әдәбияты дәресләре буенча оештырылган “Электив курс”ларда Р.Фәхретдиннең эшләрен өйрәнә башладык.Уку программаларында Р.Фәхретдиннең иҗаты, эшчәнлеге турында аз материал бирелү сәбәпле бу эш кызыксындыру уятты.

2013-14 уку елларында программадан тыш әсәрләр белән танышулар, класстан тыш укулар , әңгәмәләр оештырылды.

Эзләнү урыны (базасы) :

Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе .

Эзләнү эше дәверендә төрле фәнни эшләр кулланылды:

1. Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов// Урта гасыр һәм 19 нчы йөз татар әдәбияты.- Казан: “ Китап” нәшр.,1998.-272-276 б.

2. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006

3. Мәрданов Р.Ф. Ризаэддин Фәхреддин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.б.

4. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2005.-272 б .







































Ризаэддин Фәхреддинкитапларында әхлак темасының бирелеше.

Ризаэддин Фәхреддинның барлык китаплары, бигрәк тә тәрбия-тәгьлим юнәлешләрендәгеләре, халык арасында бик танылган һәм киң таралган. Бу китаплар нәшриятта кабат-кабат басылып чыккан. Тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшләр китерелә. Бу китапларда тәрбия фәненең нигезләре кертелгән, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәнен исбат итү.

Балачагында алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас, “-ди Ризаэддин Фәхреддин [4; 18]. Ул баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк, ди. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын да җентекләп өйрәтә ул. Балалар белән тыныч, салмак тавыш белән сөйләшергә, аңлатырга, кыйнамаска һәм башка төрле физик җәзалаулар белән эш итмәскә кирәклеген әйтә.

Яшүсмерләргә ялкау кешеләр белән дуслашмаска киңәш бирә. Китапта каралган мәсьәләләрдә зур һәм мәшһүр зыялы затларның фикерләрен, сүзләрен китерә. “Ялкаулыктан биздерәчәк, тырышлыкны яраттырачак, милләтне сөю, күңел сафландыру хакында булган мәсәлләрне, хайваннар авызыннан сөйләнгән хикәяләрне, авыру вә сәламәтлек сәбәпләрен, мәҗлес вә әңгәмә әдәпләрен гаять ләззәтле һәм дә балаларга яратырлык итеп риваять итәр. Мондый балаларга - яхшы тәрбия алган балалар, вә мондый тәрбиягә яхшы тәрбия диярләр,” - ди галим.[4; 25]

Риэаэтдин хәлфә укытучы булып гомере буе эшләмәсә дә, тәгьлим-тәрбия эшләре белән һәрдаим кызыксынган. Ун ел буе баш мөхәррир булып эшләгән «Шура» журналы идарәсендә мәгариф эшләренең һәр ягы тулысынча чагылдырыла. Шулар эчендә халык арасында аң-белем тарату да, ысул җәдиднең нәрсә икәнен аңлату да, мәктәпләр, мәдрәсәләр, китапханәләр, китаплар, борынгы кулъязмалар, уку әсбаплары, укытучылар җитештерү, дөньяви-фәнни дәресләрне кыю рәвештә программага кертү һәм башкалар.

Тәрбияләрнең беренчесе - аналардан һәм аналык хезмәтендә булган кешеләрдән; икенчесе - укытучылардан; өченчесе - укытучылардан, укылачак китаплардан һәм газеталардан, дуслардан һәм яхшы мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер,- ди Ризаэтдин хәлфә .[3; 35] Чыннан да без тәрбияне иң беренче кадерле әниләребездән алабыз. Аларның әйткән һәр сүзе алтын бәясенә тора. Беренче җырлаган бишек җырлары да үзе бер тәрбия чарасы булып тора. Әниемнән миңа җырлаган бишек җырын җырлап күрсәтүен сорадым. Ул болай яңгырый:

Әлли- бәлли бәпкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә

Минем улыма бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юк икән

Әлли-бәлли бәү иткән

Улым йоклап та киткән

Йокла улым күз нурым

Күзнурым, йолдызым

Әлли-бәлли бәү

Әлли-бәлли бәү.





Җәмгыять бер урында гына тормый, үсә, үзгәрә. Күп кенә кыйммәтләр югалган чорда, аның “Тәрбияле бала” китабы минем өстәл календаренә әйләнде. Андагы “Егетләр, кызлар колагына киңәшләр” дигән бүлекләрне мин кабат – кабат укыйм. “Әй хөрмәтле кызлар! Вә әй гыйззәтле карендәшләр! Сезгә мәгълүмдер ки: холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Карендәшләре өчен кыйммәтле хәзинәдер. Үскәннең соңында бер иргә ихлас белән ярдәмче вә иптәштер. Моның кебек кыз балалар белән мактанырлар вә моның кебек кыз балаларны иң түбән халыклардан башлап, иң бөек адәмнәргә кадәр, барысы да мактарлар. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр ки: моның кебек кызларның күләгәләре иң ерак карендәш вә белешләргә кадәр ирешер. Карендәш кабилә арасында гына түгел, холыклы вә гүзәл тәрбияле кешеләр белән милләт вә бөтен дөнья халкы мактаныр.”, - дигән ул .[5; 43] Ул һәр кыз баланың өстәл китабы булса иде!

Ә Ризаэддин бине Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет-нәсыйхәт”дигән китабында әдәплелек, әхлак, күркәмлек сыйфатларын тәрбияләү турында болай яза. “Әдәпле кешеләрне Аллаһы Тәгалә сөяр, халык та сөяр, исеме үзеннән соңнарга калыр, бәхетле булыр, - ди ул. -Әдәпсез кешеләр исә - халык күзендә дошман күренер, исеме сөйләнелмәс, дөньядан үткәндә һәркем рәхәтләнер дә, бер-ике сәгатьтән соң, тәмам онытылыр, гүя дөньяга килмәгән кебек саналыр,” -дип дәвам итә. [5;13.]

Тәрбия эшенең камиллеккә ирешү икәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин түбәндәге сүзләрне китерә: «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс».[5;23.]

Әхлакый белем һәм тәрбия бирүдә татар халык авыз иҗатының да әһәмияте зур дип уйлыйм. Әти-әнием кабатлый торган әйтем-мәкальләр минем холкым формалашуда зур урын алып торалар :

-Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

-Әни суккан авыртмый.

-Үзең бел – ата-анаңа киңәш ит.

-Аюда аппагым, керпе дә йомшагым ди.

-Ир егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

-Акыллы әйтер юл куйдым.

- Ахмак әйтер уздым.

- Җылы сүз җан эретә.

Ялкаулыктан биздерәчәк, тырышлыкны яраттырачак, милләтне сөю, күңел сафландыру хакында булган мәсәлләрне, хайваннар авызыннан сөйләнгән хикәяләрне, авыру вә сәламәтлек сәбәпләрен, мәҗлес вә әңгәмә әдәпләрен гаять ләззәтле һәм дә балаларга яратырлык итеп риваять итәр. Мондый балаларга - яхшы тәрбия алган балалар, вә мондый тәрбиягә яхшы тәрбия диярләр”,- дигән Р.Фәхретдин..[3;23.]

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда Р.Фәхреддинн китапларының яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.









Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре:

Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.

Дөньяда иң авыр нәрсә — ризык аз вә гакыл күп булып, икесе бергә җыелудыр.

Җиңел саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта — авыр вә авыр күрелгән эшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.

Хаҗәт вакытында дәваны истигмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигмаль итү авыру тудыра.

Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла.

Ачу килү изгелекләрне оныттыра.

Тиешле булмаган кешене мактау вә яманлау — сазлыкка өй салу мисалында.

Күп фикерлә, аз сөйлә.

Күңелне үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

Сүзләрнең кыйммәтлесе — заман үтү белән онытылмый торганы.

Никадәр авыр булса да, адәм баласының дөньяда торасы килә.

Дөнья бер театр булып, адәм балалары — шунда уйнаучылар.

Һәр кичәнең — көне, һәр кайгының шатлыгы була.

Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.

Ялган дус чын дошманнан зарарлырак.

Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.

Дуслык дәвам иткән вакытында ныгый бара.

Дуслык — кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.

Хәзерлекләре булган кешеләр куркынычлы эшләргә дә каршы торалар.

Төшүе авыр булырлык югары урынга менәргә кызыкма.

Дошман белән чуалу вә булышу — аны кыздырудыр.

Өмет бетү куркакны да батырландыра.

Дошманны җиңү өчен иң көчле корал — аңа изгелек итү.

Син үз вазифаңны үтә дә аннан аргысын тикшермә.

Исерү — үз ихтыярың белән дивана булудыр.

Һәр ике кеше дә ирле-хатынлы булмый.

Надан бай — галимнәр мәҗлесендә телсездер.

Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе — дин өйрәтеп калдыру.

Исерү — адәмлектән чыгып, хайванлыкка керүдер.

Кешеләрне шатландыруың — үзеңне шатландыруыңдыр.

Гакыллы дус — арыган вакытта утырып бара торган арба.

Гакыллы кешенең йөге — башында, ахмак кешенең йөге — аркасында.

Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.

Әйткән сүз, үткән гомер — агып киткән су мисалында.

Тугрылык — максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.

Бәгъзе бер кешеләр тешләре белән чәйниләр, бәгъзе берәүләр телләре белән чәйниләр.

Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар — адәм балаларының имтихан бирүе.

Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.

Өмете беткән кешенең өмете — үлем генә.

Атаң-анаңны кабергә салган дөньядан ни мәрхәмәт өмет итмәк кирәк!

Дөньядагы яшәгән вакытларында адәм балаларының ике төрле максатлары бар:

Берсе — байлык, икенчесе дә — байлык.

Күрү өчен йөрүче хатыннарга караганда, күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.

Гакыллы кеше ялгызы гына калудан курыкмас.



















Йомгаклау

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә ешрак колак салсак иде. "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Ризаэтин Фәхреддинның барлык китаплары, бигрәк тә тәрбия-тәгьлим юнәлешләрендәгеләре, халык арасында бик танылган һәм киң таралган. Бу китаплар нәшриятта кабат-кабат басылып чыккан. Тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшләр китерелә. Бу китапларда тәрбия фәненең нигезләре кертелгән, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәне исбат ителә.

Риза Фәхретдингә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. “Хөрмәтле Ризаэддин- камил бер заттыр”, - дигән Мифтахетдин Акмулла. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягы әһәмиятле булуын әйтүе дә кыен: тәгьлим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта, журналистикада, яшь әдипләр үстерүдә — һәр җирлектә ул үзенә хас, югалмас эз калдырган шәхес. Тәрбия өлкәсендә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен, аның педагогик китапларын куллану — киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак булсын иде. Ә безгә, яшьләргә, аларны үзебездә булдыру өчен тырышырга кирәк.







Кулланылган әдәбият:





  1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006



  1. Мәрданов Р.Ф. Ризаэддин Фәхреддин: Библиографик күрсәткеч. – Казан: Милли китап, 2003.





  1. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/



  1. Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “Дом печати” нәшрияты. 2001.





  1. Ризаэддин бине Фәхреддин. “Тәрбияле бала”, “Холык һәм гамәл”. – Казан. “Дом печати” нәшрияты.

  2. Хәбибуллин Р.Н. Түбән Чыршылы-гыйлем чишмәсе.-Казан-114 -116 бит











Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров311
Номер материала ДВ-019469
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх