Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Әдәбият дәресләрендә якташ әдипләр иҗаты
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Әдәбият дәресләрендә якташ әдипләр иҗаты

библиотека
материалов

Әдәбият дәресләрендә якташ әдипләр иҗаты


Безнең Кукмара ягы бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше белән үзенчәлекле. Мәктәптә әдәбият укыту барышында әнә шул үзенчәлекләрне исәпкә алып, җирле материаллардан киң һәм урынлы файдалану халкыбыз культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша, туган якка хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли.

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 нче елда чыгарылган “Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”ларда өйрәнү өчен безнең районнан чыккан язучы һәм шагыйрьнең әсәрләре кертелмәгән. Ә безнең төбәктә туып- үскән иҗат әһелләре арасында әсәрләре һәркемнең өстәл китабы булырлык танылган талант ияләре бар. Мәгъсүм Насыйбуллин, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Рәшит Бәшәр, Заһид Мәхмүди, Рәниф Шәрипов, яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин кебек әдипләребез, татар халкының һәм Татарстанның да горурлыгы бит.

Һәркем үзенең нәсел җебен, әби-бабасын белгән кебек, үз төбәген, аның тарихын, күренекле кешеләрен белергә тиеш. Моны белгән кеше генә горур була! Ә горур кеше- абруйлы кеше. Без-тел, әдәбият укытучыларының бурычы – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул, үз чиратында, туган телебезне, әдәбиятыбызны яратучы, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.

Туган төбәгебезгә, аның данлы үткәненә, гүзәл бүгенгесенә һәм якты киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә әдәби туган якны өйрәнүнең әһәмияте бик зур. Язучы үзе туган, үскән, яшәгән һәм әсәрләрен иҗат иткән урыннан аерылгысыз. Әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала. Язучыны сокландырган туган табигать, аның кешеләре, тормыш-көнкүреш йолалары әдипнең әсәрләренә күчәләр, тылсымлы сүз остасының каләм көче белән типик тормыш картиналарына әвереләләр.

Якташларыбызның иҗаты бай һәм күптөрле. Федераль стандарт кысаларыннан чыкмыйча, укучылар өчен иң әһәмиятле әсәрләрне сайлап алу- укытучы иркендә. Якташ шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар иҗатына багышланган әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә.  Бу уңайдан Р.Рахман иҗатына аерым тукталасы килә. Аның шигырьләре ихласлыгы, тормышчанлыгы, һәркемгә аңлаешлы булуы белән аерылып тора. “Шигырьләрен укый башлыйсың, синең хакта, танышларың хакында язадыр, һәркемнең җанын ачып укыйдыр шикелле”,- дип яза аның турында З.Җиһаншина “Якташым турында берничә сүз” мәкаләсендә (Мәйдан.-2012.-№9.-77 б.). Әсәрләренең укучылар тарафыннан аерым бер кызыксыну белән кабул ителүенең сәбәбе, бәлки, шуның белән аңлатыладыр да. Шигырьләреннән туган як табигатенең таныш урыннарын күрү, таныш исемнәр ишетү, аның поэзиясен бала күңеленә якын итә. “Мәмәширдә”, “Ничек хәлләрегез”, “Мин туганчы” кебек шигырьләрен 8-9 класс укучылары кызыксынып өйрәнәләр.

Безнең әдәбият дәреслекләрендә табигать, ел фасылларын сурәтләгән әсәрләр шактый. Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган кебек, Рифә Рахман да күп кенә әсәрләрендә бу темага киң урын бирә.


Пешә көзләр балан булып, миләш булып.

Мондый чакта бөтен дөнья тавыш-тынсыз.

Таңда күкне каплап алган кара болыт

Инде киткән ише белән тотынышып.

(Көз өлгерә)


Тема уртак булса да, һәр язучы аны үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Балаларга андый әсәрләрне чагыштырып өйрәтү отышлы алымнарның берсе булып тора. Болай эшләгәндә укучы, үз фикер-карашларын баетып, әсәрләрнең сәнгати теле байлыгын, үсешен аңлап-тоеп кына калмый, якташ шагыйрь шигърияте аша әйләнә-тирә дөньяга гаҗәпләнеп карарга, туган якның матурлыгын күрә белергә өйрәнә. Тукайның пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Аның, әдәбият дәресләрендә без өйрәнә торган «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе», «Елның дүрт фасылы» һ. б. шигырьләрендә үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән язса, Р.Рахман да әсәрләрендә төрле табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә, табигатьнең серле җан ияләренә хас матур сыйфатларын яраткан образларына күчереп сурәтли.


Ничек күккә сыйсын җәйдә бу болытлар,

Аларны бит, һава өреп, җил кабарта.

Аннан ята аякларын күтәрә дә-

Мендәр-күпчек түшәлгән күк караватта.


Селкенми көн бу вакытта бер кәррә дә,

Ошап тора яктыртылган мәгарәгә.

Ишетелә чылт иткән тавыш чыкса да,

Бака күлгә сак кына аяк тыкса да.

(Җил кәефе)


7 нче сыйныфта С.Хәкимнең әниләргә, туган якка дан җырлаган “Әнкәй”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”әсәрләрен өйрәнгәннән соң, Р.Рахманның “Ничек хәлләрегез” шигыре буенча фикер алышабыз. Туган авылы, туган як кешеләре беркайчан да шагыйрәнең исеннән чыкмый. Шигырьдә шәһәр шагыйренең туган авылын, аның кешеләрен- туганнарын, күршеләрен, әнисен сагынып яшәве турында сөйләнә. Ул аларның һәркайсы өчен борчыла, ничек яшәүләре, эш-хәлләре турында сораша.


Калмадымы, димен, иккән иген

Җыелмыйча,

Китеп яңгырлар.

Ашлыклар-мул, бәрәңгеләр эре

Булып өлгердеме бу елда?

Чәчтегезме кабат

Көзге арыш?

Чыктыгызмы җирне сукалап?..


Авылда иген игеп, туган җиргә хезмәт иткән кешеләр өчен тирән мәгънәле юллар бу.


Килеп керәсез сез уйларыма,

Шакымыйча гына, үз итеп.

Сезнең хакта язсаң, хисләр ташый,

Уйларыма бетми

Сүз җитеп.


Туган җиргә, аның кешеләренә булган мәхәббәтне шуннан да көчлерәк итеп әйтергә мөмкинме икән?! Якташларына зур хөрмәт белән караган шагыйрь иҗатын яратмау, аның белән горурланмау мөмкин түгел! Авыл, туган як темасы белән янәшә әни, Ана образы да килә аның шигырьләрендә. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә һәркайсыбызның әнисе турында язган кебек. Бу шигырьләр балада үз әнисенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.


7 нче сыйныфта Ә.Еникинең көчле һәм гыйбрәтле “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укып өйрәнәбез. Ак күңелле Акъәби образына охшаш герой Рифә Рахманның “Югалту ачысы” кыйссасында бар. Бу әсәрне без сыйныфтан тыш уку дәресендә өйрәндек. Кыйссада сурәтләнгән Шәмсенаһар әби дә хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, гомер буе хәләл көч белән яшәгән. Кырыс тормыш сынауларын кичергән, якыннарын, туганнарын югату ачысын татыган карчыкның күңеле тупасланмаган, ул җан җылысын якыннарына да, бөтенләй чит кешеләргә дә кызганмый. Әсәрнең безнең Сәрдекбаш авылында булган реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылуы аны балаларга тагын да якын итә. Укучылар аннан үзләренә таныш урыннарны, геройларның прототипларын эзлиләр. Исеме үзгәртелмичә бирелгән Шәмсенаһар әбинең өч оныкчыгы мәктәптә укый. Алар ерак әбиләре һәм Рифәнең әтисе Фәтхырахман абый Сабирҗанов (ул яшь вакытында безнең мәктәптә эшләп киткән) турында эзләнү эшенә керешеп, истәлекләр, фотолар туплый башладылар.

Бала үзенә ошаган әсәрләрне генә зур кызыксыну белән укып үзләштерә. Р.Рахман әсәрләре өлкәннәрне дә, кече яшьтәгеләрне дә аңлаешлы теле, көтелмәгән сюжетлары белән үзенә тартып тора. Укучыларда туган якка мәхәббәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләүдә якташыбыз иҗатының роле бәяләп бетергесез. Гомумән, әдәби туган якны өйрәнү яшь буынны эстетик яктан да тәрбияли, матурлыкны әдәбиятта гына түгел, тормышта да күрергә һәм табарга өйрәтә.


Әдәбият


  1. Гәрәева Г. Каләм гомер озайта.//Мәйдан.-2012. №9.-73-77б.

  2. Исламов Ф.Ф. Әдәбият дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларыннан файдалану.// Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1983.

  3. Рифә Рахман. Мине генә уйла. Шигырьләр.// Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003.

  4. Рифә Рахман. Айлы күлдәвекләр.// Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2006.

  5. Рифә Рахман. Керфекле тәрәзәләр.// Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2002.

  6. Җиһаншина З.Н. Якташым турында берничә сүз .//Мәйдан.-2012. №9.-73-77б.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров279
Номер материала ДA-047215
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх