Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Әдәбияттан түгәрәк программасы.Каһарман язучылар иҗаты.

Әдәбияттан түгәрәк программасы.Каһарман язучылар иҗаты.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы



Мәктәптә әдәбият – эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Матур әдәбият яшь буынны тәрбияләүгә булышлык итә, балаларның дөньяга карашын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә һәм аларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре тәрбияли.

Әдәбият ул – сүз сәнгате. Әмма дәресләр чикле. Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне түгәрәктә алып барырга булдым.

Түгәрәкнең планын төзегәндә һәр классның әдәбият программасы, укучыларның теләкләре һәм кызыксынулары искә алына.

Түгәрәк сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.

Беренче занятие оештыру эшләреннән башлана: түгәрәк әгъзаларының исемлеге төзелә, аның старостасы сайлана, планы түгәрәк утырышында тикшерелә һәм раслана. Занятиеләр аерым әсәрләрне уку яки сөйләүгә генә кайтып калмый. Анда әдәбият теориясенә (ритм, рифма, строфа, тема, төрле сурәтләү чараларына һ.б.) әһәмият бирелә. Дәрестә өйрәнгән кагыйдәләрне сорыйм һәм укучылардан мисаллар китертәм. Болар бар да түгәрәккә йөрүче укучыларның гамәли-иҗади эшләренә, шулай ук аларның иҗат эшләрен оештыруга, программа материалын тирәнрәк үзләштерүгә һәм әдәбият белән кызыксынуны көчәйтүгә ярдәм итә. Занятиеләрдә укучыларның иҗади эшләре тикшерелә, сәнгатьле уку күнекмәләре бирелә.

Түгәрәктә каһарман язучылар, шагыйрьләр, драматургларыбыз иҗатын өйрәнеп, укучы күңеле туган як, аның хезмәт сөюче халкы, тормыш-көнкүреш вакыйгаларыннан алган тәэсирләр белән байый, горурлык хисләре арта. Дәрес вакытында өстәмә белем бирү чыганагы буларак та файдалы дип саныйм. Өйрәнү өчен халык күңелендә лаеклы урын алган, мөһим эчтәлекле, бүгенге көндә актуаль булган, эстетик-социаль ихтыяҗларны кәнагәтләндерә алырлык яхшы әсәрләр сайлап алынды. Шуның белән бергә программага укучыларны мөмкин кадәр күбрәк язучылар белән таныштыру максатыннан әлегә әз таныш булган яшь язучыларның әсәрләре дә тәкъдим ителә. Әсәрләрне укытучы һәм укучыга сайлап алу мөмкинлеге дә тудырыла.

Программада кече күләмле әсәрләр белән беррәттән зур повесть, романнар да урын алган. Хикәяләр белән занятиеләрдә танышырга, шигырьләрне хәтта кат-кат укып чыгарга мөмкин. Әмма зур күләмле әсәрләргә күчкәч, мәктәптә уку белән өйдә укуны аралаштырыга туры килә. Кайбер бүлекләрне өстәмә рәвештә аерым укучылардан сөйләтергә мөмкин. Бергәләп уку вакытында туган кызыксынуга нигезләнеп, бөтен әсәрне укып чыгарга киңәш ителә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алган. Шулай ук түгәрәктә шигырь, хикәя язу серләре белән танышкан укучы дәрестә әсәрләргә анализ ясаганда, үз көченә ышанып, язма эшләр вакытында тел-сурәтләү чараларыннан иркен файдаланып, иҗади фикерләү сәләтенә бай булуын күрсәтә.

БДИ, ДЙА на әзерлек эшләре алып бару да түгәрәктә башкарыла ( әдәбият һәм татар теле фәннәреннән).

Куелган максатлардан чыгып, түгәрәкнең программасы, занятиеләр тематикасы сайланды. Занятиеләр укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга корылган.













































Түгәрәкнең максаты



Түгәрәк оештыруның төп максаты – укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган язучылар иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.





Түгәрәкнең төп бурычлары





Әлеге максатка ирешү юлында татар укучыларына әдәбият фәне буенча түгәрәк үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны мәктәп программасында булмаган, каһарман язучыларның, халык арасында яратып укыла торган иҗат үрнәкләре белән таныштыру..

3. Туган як тарихы, аның күренекле кешеләре, традицияләре белән танышу.

4. Тормышларын әдәбият дөньясына, журналистикага багышлаган укучыларны киләчәктә мөстәкыйль белем алуга, алган белемнәренә нигезленеп, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам итәрлек укучылар хәзерләү.

5. Укучыларны татар теле һәм әдәбияты фәненнән БДИ на әзерләү.















Язучы иҗатын өйрәнү түбәндәге тәртиптә алып барыла:



1. Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

2. Әдәби текстны гомуми тикшерү (укып фикер алышу).

3. Мөмкин булганда, язучылар белән очрашу үткәрелә.

Үз белемеңне

Фән яңалыклары белән танышып бару.

Танылган кешеләр белән аралашу, очрашуларга бару.

Вакытлы матбугат белән даими танышу.

Театр, концерт, кичәләргә йөрү.

Семинар - конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау.

Тәҗрибә уртаклашу. Башка түгәрәкләр эше белән танышу, анализлау.

Төрле бәйге, конкурсларда катнашу.





























Календарь- тематик план.

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Эчтәлек

1-2.

Утлы еллар авазы.

2


Бөек Ватан сугышы чоры,әдәбиятка хас уртак сыйфатлар,фронтовик язучылар турында мәгълүмат бирү.Дәрес-лекция.

3

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил.

1


М.Җәлил иҗаты,тормыш юлы,фронттагы язмышы турында өйрәнү.Дәрес-лекция.

4-5

Муса Җәлил шигырьләренә күзәтү.

2


Шигырьләрнең тематикасы,эчтәлеге турында фикер алышу.Кайберләрен яттан өйрәнү.Дәрес-күзәтү.

6-7

Җәлилчеләр.

2


Җәлилнең көрәштәшләре. Аларның батырлыгы.Дәрес-күзәтү.

8

Җәлилчеләр язмышы, иҗаты буенча иҗади эш.

1


БСҮ

9

Абдулла Алиш иҗаты.

1


Әкиятләре белән танышу.Сәхнәләштерү.

10-11

Гадел Кутуй иҗаты.”Сагыну” нәсере.

2


Г.Кутуйның программага кертелмәгән башка әсәрләре белән танышу.

12-13

Үлемсез шагыйрь Ф.Кәрим иҗаты.

2


Шигырьләрен уку.

14

Полковник-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй турында белешмә.

1


Мәгълүмати дәрес.

15

Нур Баян иҗаты.

1


Әсәрләре белән танышу.Дәрес-күзәтү.

16-17

Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучыларның әдәби мирасы.

2


Сугышта һәлак булган 30 татар язучысы ,аларның әсәрләре буенча викторина.Дәрес-викторина.

18-19

Сугышта катнашып туган илебезгә әйләнеп кайткан ,тыныч тормышта күп әсәрләре белән танылган язучылар турында.

2


Татар әдәбиятында сугыш темасы. Сугыш турында әсәрләргә күзәтү.Дәрес-күзәтү.

20-21

Габдрахман Әпсәләмов.

2


Кызыл йолдыз”,”Ак чәчәкләр” һ.б. әсәрләренә күзәтү.

22-23

Шәйхи Маннур.

2


Шигырьләрен уку.

24-25

Гомәр Бәширов.

2


Мәгълүмати дәрес.

26-27

Очучы язучы Салих Баттал иҗаты.

2


Мәгълүмати дәрес.

28-29

Әмирхан Еники.

2


Кыска хикәяләренә анализ.

30-31

Ибраһим Гази.

2


И.Газинең әсәрләренә күзәтү.

32-33

Публицист Шәрәф Мөдәррис иҗты.

2


Мәгълүмати дәрес.

34

Татар әдәбиятында сугыш турында әсәрләр. Иҗади эш.Рефератлар.

1


БСҮ.

35

Презентацияләр ясау.Чыгышлар.

1


БСҮ.

















































Программаны тормышка ашыру шартлары



Программа өстәмә белем бирү педагогыннан фәнни - педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, технология, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның занятиеләргә системалы йөрүе кирәк.

Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз куллары белән нәрсәдер иҗат итсәләр, ясасалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада гамәли дәресләр өстенлек итә.

Куркынычсызлык кагыйдәләре һәрдаим искә төшерелеп торсын, ул инструктаж дәфтәренә теркәлсен. Гигиена таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш.

Материалны тирәнрәк үзләштерү өчен яхшы күрсәтмәлелек кирәк.

Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый.



























Куллану өчен әдәбият



1. ”Әдәби портретлар” циклы.Казан, татар китап нәшрияты,2008

2. Муса Җәлил. Шигырьләр һәм поэмалар.-Казан, татар китап нәшрияты.

3. Абдулла Алиш. Әкиятләр. – Казан, “Мәгариф,” 2000

4.”Утлы еллар авазы» - Казан, «Хәтер» ,2010

5. Р.Мостафин. Җәлилчеләр.Казан. Татар китап нәшрияты. 1998

6. Галимуллин Фоат Галимуллович “Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү” Казан,тат.китап нәшрияты,1988.

7. Азат Әхмәдуллин Гильмуллович “Әдәбият белеме сүзлеге” Казан,тат.китап нәшрияты,1990

8. Фәрит Хатипов “Әдәбият теориясе” Мәгариф” нәшрияты 2002

9. Интернет – ресурслар.Татар язучылары турында сайтлар.







































Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров234
Номер материала ДВ-046197
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх