Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Әдәбият елы уңаеннан әдәби чара үткәрү өчен сценарий
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Әдәбият елы уңаеннан әдәби чара үткәрү өчен сценарий

библиотека
материалов

2015 ел – Рәсәйдә Әдәбият елы уңаеннан "Хуш киләсең, Әдәбият елы!" дип исемләнгән әдәби утырыш өчен сценарий


Үткәрү урыны: китапханәнең уку залы

Аудитория: 12+

Оештыручы: китапханәче


Максат. Китап укучыларны Әдәбият елын үткәрү белән таныштыру.


Бурычлар:

  1. Укучыларны Рәсәйдә һәм Татарстанда Әдәбият елын үткәрү турындагы мөһим проект белән таныштыру.

  2. Әдәбиятның һәм китапның җәмгыятьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләү.


Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, "Әдәбиятле кеше – мәдәниятле кеше" дигән китаплар күргәзмәсе


Барышы.

Китапханәче. Исәнмесез, кадерле дуслар! Без бүген сезнең белән Әдәбият дәресенә җыелдык. Моның өчен җитди сәбәп бар - 2015 нче ел рәсми рәвештә – Әдәбият елы итеп игълан ителде. Рәсәй Федерациясе президенты В. В. Путин 2014 нче елның 12 нче июнендә Әдәбият елы үткәрү турындагы указга кул куйды. Әлбәттә, бу зур шатлык, чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны үстерү өчен эшләү бу елның иңнәренә ята. Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор - чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, "нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман" төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә.

. 
Слайд 1 . Әдәбият елының официаль эмблемасы күрсәтелә. "Рассчитываю, что ярким, объединяющим общество проектом станет и Год литературы, указ о его проведении в 2015 году подписан", - сказал В.В.Путин. "Это одно из важнейших культурных событий, основными задачами которого являются привлечение внимания к чтению и литературе, решение проблем книжной сферы и стимулирование интереса россиян к книгам".

Слайд 2 . Гәрәй Рәхим – Татарстаннның халык язучысы.


2015 елның Әдәбият елы булуы безгә, әдипләргә, бер яктан зур шатлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык та йөкли. Соңгы елларда татар әдәби классикасына игътибар кимү, халыкның әдәби әсәрләр белән кызыксынуы бик нык түбәнәю язучылардан һәм бөтен җәмәгатьчелектән зыялылыкны, мәдәнилекне, тарихилыкны алгы сафка куярга өнди. Мин 2015 елда әдәби публицистика яңа баскычка күтәрелер дип өметләнәм. Безгә тирәнтен уйланырга, җаваплылыкны арттырырга, әдәбиятның иң югары сәнгать икәнен раслый барырга кирәк.


Слайд 3. Әдәбият ул - роман, повесть, хикәя, шигырь генә түгел, ул - һәр чорның тарихы да, киләчәк буыннарга ирешергә тиешле мирасы да. Аксакал язучыларыбызның яхшылыктан - үрнәк, начарлыктан - гыйбрәт алырлык, укучыны уйга салырлык иҗат җимешләре бихисап. Үзебезнең төбәкнең әдәбият күгендә балкучы бу йолдызлар - һәрберебез өчен горурлык, тутыкмас каләмнәре, уй-фикерләре һәм китаплары - әдәби мирас.



Китапханәче. Җәмгыятьнең үсеш тарихында әдәбият зур әһәмияткә ия. Кеше һәрвакыт үзенең белемнәрен башкаларга бирергә һәм хисләре белән уртаклашырга омтыла. Язу барлыкка килү әдәбият үсешендә беренче адым булып саналса, ә китап барлыкка килү – әдәбиятның чын чишмә башы булып тора.

Китап тарихы дигән видео карау (3 минут).


Слайд 4. Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап ул - адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем.


Китапханәче. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул - тропик илләрдә үсә торган үсемлек)

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 килограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган. Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.! 1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла, ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.


Слайд 5. Беренче кулъязма китаплар.


Китапханәче. Республикабызда бүгенге көндә 2000 гә якын китапханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры - Татарстан Республикасы милли китапханәсе. Ул Казан дәүләт университеты бинасы каршында урнашкан “Татар китабы” нәшрияты. Китап басу, китап тарату төрки халыклар арасында һәм чәчелеп-таралып урнашкан безнең татарлар арасында аеруча, гомер-гомергә иң изге, иң саваплы эшләрнең берсе саналган. Шуңа күрәдер татар зыялылары әле узган гасырның икенче яртыларында ук бер-бер артлы әле С. Петербургка, әле Мәскәүгә, әле Казан губернаторларына китап басу өчен , китап нәшриятлары ачу өчен рөхсәт сорап ары чапканнар, бире чапканнар- үзләренең дөнья кадәр акчаларын исраф иткәннәр. Ләкин китап нәшрияты ачу алай җиңел генә булмаган. 1905 елда демократик революция булганнан соң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, татар телендә китап басучы дистәләгән нәшриятлар Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда,уфада,Оренбургта, Әстерханда, Мәскәүдә, С.Петербургта, Орскуида эшли башлый. Ләкин октябрь революциясеннән соң китап басу тулысынча дәүләт монополиясенә әверелгәч , китап басу дәүләт ярдәменнән тыш башкарып булмый торган эш итеп кабул ителә башланган күрәсең.Соңгы 3-4 ел эчендә татар китабының тиражы 10ар мәртәбә кимеде. Үзгәртеп кору башлангач татар халкының үз милләтен, үз ана телен,

мәдәниятын, әдәбиятын үстерергә омтылышы бермә-бер артты, татар китабына ихтыяҗ артты. Шуларны искә алып Татарстанның матбугат министрлыгы каршында “Татар китабы нәшрияты” теркәлде. Аның беренче китабы китап киштәләрендә лаеклы урын алды. Гомер буе татар китабына, татар әдәбиятына, татар теленә йөз тотып, җанын фида кылдып яшәгән күренекле язучыбыз М.Мәһдиевка багышланган “Кеше китә,җыры кала” исемле китап ул.


Слайд 6. М.Мәһдиев һәм аның иҗаты

Язучының сүрәтләре, аның турында истәлекләр, хатирәләр, хатлар тупланган бу китапта әдипнең ике күренекле әсәре “Кеше-китә җыры кала” һәм “Без - 41 ел балалары” исемле әсәрләре басылган. Бу китап күренекле язучы Мәһдиев хакында бер җыр булып яңгырар. “Татар китабы” нәшриятының киләчәге дә зур булыр, олы булыр.


Китапханәче. “Әдәбият - йөрәк эше”дип яза язучы Марат Кәбиров. Әдәбият турында моннан да төгәл, матур, үзенчәлекле итеп әйтеп булыр микән? Чыннан да, әдәбият ул - соклану, тетрәнү, сөенү, газаплану, өметләнү белән иҗат әһелләренең йөрәкләренә уелган уйлар,фикерләр, хисләр бәйләме. Әдәбият ул - роман, повесть, хикәя, шигырь генә түгел, ул - һәр чорның тарихы да, киләчәк буыннарга ирешергә тиешле мирасы да.

Язучы исә, шул чорның тарихчысы, чынбарлыкны ачып күрсәтеп, җәмгыятьнең авыруын ачыклап, дәваларга омтылучы табибы да. Марат Кәбировның тагын бик тә урынлы сүзләрен сезгә дә ишеттерәсем килә: “Яхшы әдәбият - бүгенге көннең диагнозы бит ул...”


Слайд 7. Әдәбият турында сүзләр.


Китапханәче. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын

юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.

Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр.


Укучы.

Кулыма алдым китап

Шундый матур, рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач, куаклар биргән.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма

Рәнҗетмә син китапны

Аның битләрен ертма!


Китапханәче. Шундый эчкерсез шигырьләр сөйләп йөргән чакларыгыз артта кала бара. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән-берсе кызыклы яңа китаплар чыга тора. Аларның барысын да бик теләсәң дә укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китапларны сайлап алырга өйрәнергә кирәк.


Якташыбыз китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең поход типографиясендә татарча басылган “манифест” тан башлана XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенаш типографиясендә басыла. 1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “ Азиаш” типографиясе була. Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә. Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?


Слайд 8. Китап - ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.

Ә.Кәримуллин

Китапханәче. Татар китабы тарихы турында күбрәк белергә теләсәгез, менә шушы китапларны укырга мөмкин. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясау.


У истоков татарской книги(1971)

Книги и люди (1985)

Китап дөньясына сәяхәт (1979)

Бу китапларның барысын да галим, филология фәннәре докторы Әбрар абыегыз Каримуллин язган.


Слайд 9. Һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен Габдулла Тукай исемендәге премия бирелә. Әдәбият елында әлеге мәртәбәле бүләккә «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «К солнцу лицом» (Казан: Рухият, 2013 ел) китаплары өчен Булатова Клара Гариф кызы лаек булды..


Укучы. Г.Тукайның "Китап" шигырен укый.


Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса

Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:

Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам:

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам

Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым.

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын

Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.

Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмит белән карый башлыйм булачакка.)


Китапханәче. Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә.

"Сугышның мин ни икәнен беләм,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы- хәсрәт, ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар" - дип яза М.Садри.


Ватанны сакларга бар халык күтәрелде.Корал белән генә түгел, каләм белән көрәшүчеләр дә Ватаныбызның чын геройлары булдылар. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә түбәндәге темалар төп мотивлар булдылар: көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”); фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак “Канга – кан!”); туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур “Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”); фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи “Фронт юлында”); тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми “Хәят апа”, “Сагыну хаты”); поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми “Снайпер Мәрдән”); җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим “Мин – гуманист”; Х.Туфан “Гөлләр инде яфрак яралар”).

"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь). "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым" дип яза Ф.Кәрим.

Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты; сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде; сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты. Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды. Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калдыСугышта татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31е туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М. Җәлил Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б бар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм дошман тылында көрәшкән каләмдәшләренең батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булды.


Слайд 10. Бөек Ватан сугышында катнашкан, татар телендә иҗат иткән Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре (фотолары күрсәтелә)


  1. Абдулла Алиш (1908-1944)

  2. Абдулла Әхмәт (1905-1976)

  3. Атилла Расих (1916-1996)

  4. Афзал Шамов (1901-1990)

  5. Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979)

  6. Гадел Кутуй (1903-1945)

  7. Зәки Нури (1921-1994)

  8. Ибраһим Гази (1907-1971)

  9. Мирсәй Әмир (1907-1980)

  10. Муса Җәлил (1906-1944)

  11. Мөхәммәт Әблиев (1900-1941)

  12. Мәхмүт Хөсәен (1923-1993)

  13. Нур Баян (1905-1945)

  14. Нури Арсланов (1912-1991)

  15. Нәби Дәүли (1910-1989)

  16. Риза Ишморат (1903-1995)

  17. Рәхим Саттар (1912-1943)

  18. Самат Шакир (1924-1998)

  19. Сибгат Хәким (1911-1986)

  20. Фатих Кәрим (1909-1945)

  21. Хисам Камалов (1926)


Хәзер сүзне сугыш елы поэзиясеннән шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.


Ф.Кәрим "Ант"


Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә — балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.


Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...


Бәлки, соңгы тапкыр — күрештек,

Кочаклаштык, озак үбештек.

Сизә бала, карый күзләремә:

«Сакла безне!» — ди ул күңеленнән,

Ана күкрәгеннән суырып алган

Сөт тамчысы алсу иренендә.


Шушы балам өчен, синең өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.


М.Җәлил "Моабит дәфтәрләре" дигән видеооязма карау.


Китапханәче.

Мин кечкенә чагымнан бирле китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Хәзерге көнгәчә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм.

Минем өчен үз туган телемдә укый алу зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев! Алар безнең горурлыгыбыз, әдәбиятыбызның күрке булып торалар.

Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Ә инде әдәбиятка килгәндә, ул − безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урынын таба алыр. "Китап − белем чишмәсе" дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Әдәбият − ул безнең киләчәгебез. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!

Дөнья белән танышулар

Башлана китаплардан.

Әти-әниләр тормышка

Китап тотып атлаган.

Авыр сугыш елларында

Солдат катомкасында

Китап атакага барган,

Кергән бомба астына.

Әлифбадан хәреф танып,

Белем алып үзенә,

Гагариннар чиксезлектән

Караган җир йөзенә.

Үтәр еллар...

Алда юллар...

Синең тормыш юлларың.

Телим кулыңда һәр көнне

Яхшы китап булганын.

Китап белән дус икәнсең,

Бер шатлык, бер ямь бит ул.

Айлык, көнлек кенә мени,

Гомерлек бәйрәм бит ул!


Кулланылган әдәбият.


1. Галиуллин Т. Еллар юлга чакыра.—Казан: Тат. кит. нәшрияты

2. Даутов Р. Балачак әдипләре. - Казан. “Мәгариф”нәшрияты, 2002, 141 бит

3. Ибраһимова Ф. Сабыйларны үз итеп. — Казан: “Иман” мәркәзе нәшрияты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым.—Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998.

4. Минһаҗева Л.И., Миясарова. И.Х. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. — 383б





Автор
Дата добавления 31.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров262
Номер материала ДВ-398512
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх