Тәрбиячеләр
өчен эшлекле уен “Кайда? Нәрсә? Ни өчен?
Сөйләсәң - онытырмын.
Күрсәтсәң - хәтеремдә калдырырмын.
Эшләп карасам - мин барын да аңлармын.
Кытай
халык мәкале
Мәктәпкәчә яшь-ул бик кыска һәм тиз үтә торган вакыт.
Бу вакыт эчендә балаларның танып белү эшчәнлеге бик актив формалаша.
Балаларның
танып белүләре ул белем алу, өйрәнү генә түгел, ә белем алырга, тикшеренүләргә,
эзләнүләргә омтылышлары да. Аларның үзләре алган белемнәре күпкә истә кала
торган, ныклы нигезле була. Әлбәттә баланың дөньяны танып белүе башка
эшчәнлекләр барышында да бара әмма тикшеренү, эзләнүләр вакытында ул үзенең
кызыксынуын кәнагатләндерә, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба. Төрле
предметлар, күренешләр арасындагы бәйлелекне күрә, дөньяны күзаллаулавын
киңәйтә, тәртипкә сала.
Шуның
белән бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тагын бер юнәлеш-
эксперименталь эшчәнлек алымы киң кулланыш ала. Бу өлкәдә эшләүче күренекле
педагог Николай Николаевич Поддъяков әйтүенчә балаларның эксперименталь
эшчәнлеге - аерым бер форма, анда балаларның мөстәкыйллекләре өстенлек итә. Бу
мөстәкыйллек яңа белемнәр, белешмәләр алырга юнәлтелә.
Балаларга
яңа белемнәр бирә икән, эксперименталь эшчәнлек аерым белем бирү алымы
буларак кулланыла ала.
Хөрмәтле
хезмәттәшләр, тәҗрибә тикшерүләр аркылы баларның танып белү эшчәнлеген үстерү
буенча белемнәребезне эшлекле уенда ныгытып китәргә тәгъдим итәм .
Шаян
сораулар :
1) Атна көннәрен саннарын атамаларын
әйтмичә санап чыгыгыз.
(кичә, бүген ,иртәгә, бөрсе
көнгә)
2)Нинди туфракка кәбестәне чәчәләр?
(кәбестәне чәчмиләр ,кәбестәнен
орлыгын чәчәләр)
3)Нинди сәгать тәүлектә дөп дөрес итеп бер вакытны күрсәтә
(ватык ,йөрми торган)
Шаярышып алдык .Мин сезгә ике
командага бүленергә тәгъдим итәм.
Беренче
сорау :
Мәктәпкәчә
яшьтәге баланың үсешедә тәҗрибәләр нинди роль уйный?
Җавап:
Балаларның тәҗрибәләр вакытында танып
белү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге активлаша, күзәтүчәнлекләре, уйлау фикерләү
сәлате үсә.
Икенче сорау:
Балалар
бакчасында эксперименталь эшчәнлекнең өстенлекләре:
-бала
әйләнә-тирә мөхиттә предметларның яисә җан ияләренең күпьяклап үзара бәйләнеш
ләре турында тулы мәгълумат ала;
-баланың
хәтере тулыландырыла һәм уй, фикер алуы активлаша;
-аралашу
вактында сөйләм теле үсә;
-мөстәкыйллеге,
максатчанлыгы, нинди дә булса предметларны яисә күренешләрне үзенә яраклаштырып
үзгәртә ала белүе формалаша;
-предмет белән эшләгәндә иҗади сәләте үсә, хезмәт эшчәнлеге
формалаша.
-хәрәкәт
эшчәнлеге арту сәбәпле сәламәтлеге ныгый.
Өченче
сорау :Экспериментларны нинди принцплар буенча квалификацияләп була?
Экспериментта
кулланылган объектларның, характеры буенча :
Үсемлекләр
,үләннәр белән тәҗрибәләр
Хайваннар
белән тәҗрибәләр
Тере
булмаган табигый объеклар белән тәҗрибәләр
Кеше
(кешенең организмы, кул хезмәте) тикшерү объекты буларак.
Тәҗрибәләрне
үздыру урыны буенча :
Төркем
бүлмәсендә уздыру
Уен мәйданчыгында
Урманда,болында.
Балалар
саны буенча:
Шәхси
(1 – 4 бала)
Төркем
белән (5 – 10 бала)
Коллектив белән (бөтен төркем)
Дәвамлылыгы
буенча (вакыты):
Кыска
вакытлы (5тән 15 минутка)
Озын
( 15 минут)
Үздыру
сәбәбе буенча :
Очраклы
Планлаштырылган
Дүртенче сорау:Эксперименталь почмакта булырга тиешле якынча
материаллар:
-
ярдәмче – приборлар: зурайта торган пыялалар, магнитлар, компас, ком сәгате,
үлчәү;
-
төрле материалдан, төрле зурлыктагы савытлар;
-
табигый материаллар: ташлар, ком, туфрак, ракушалар, кызыл балчык, кош
каврыйлары, күркәләр, кипкән яфраклар, орлыклар, мүк һ.б.;
-
ташлама материаллар: тире, тукыма кисәкләре, тимерчыбыклар, капкачлар,
пластмассы,агач һ.б.;
-
техник материаллар: гайкалар, скрепкалар, кадаклар, болтлар, шөрепләр,
констуктор өлешләре һ.б.;
-
кәгазь төрләре: гади, картон, наждак кәгазе, төшерү кәгазе (копировальная)
һ.б.;
-
буяулар: ашамлык һәм ашамлык булмаган буяулар, (гуашь, акварель һ.б.);
-
медицина материаллары: пипеткалар, колбалар, агач таякчыклар, шприцлар
(энәсез), резин груша. һ.б.;
-
төрле материаллар: көзгеләр, шарлар, май, он, шикәр, тоз, төсле пыялалар,
тырнак пилкасы, иләк, шәм, һ.б.
Бишенче
сорау.
м5-7 яшлек балалар белән эшчәнлек
формаларыорлар: зурай
Күзәтү, тәҗрибә үткәрү,тикшеренү
эшчәнлеге,төзү,үстерешле уен,
әңгәмә,хикәя,
колекция җыю ,проект эшчәнлеге, проблемалы
ситуацияләрәү;
-кече
яшьтәге балалар белән эшчәнлек формалары, :
тКүзәтү,тикшеренү
эшчәнлеге, төзү эксперимент, эйберләр белән уен,
үстерешле
уен,тбигать белән очрашу танышу ,әңгәмә,сөйләшүләр.
е
материалдан, төрле зурлыктагы савытлар;
Алтынчы
сорау.
Тәҗрибә
эшчәнлегенен структурасын дөрес итеп төзергә.
1.Тикшерү
максатын проблемалы ситуация итеп кую.
2.Тәҗрибә
уздыру вакытын да куркынычсызлык кагыйдәсен ачыклау .
3.Тикшерү
планын ачыклау.
4.Кирәкле
әйберләрне сайлау,аны мөстәкыйль тикшерү зонасына урнаштыру .
5.Балаларны
төркемнәргә бүлү
6. Тәҗрибәдән алган
нәтиҗәләрне гомумиләштерү.
Видио
“Балалардан
аңлатма уены “
1.
Ул шундый җир
анда төрле төрле һәм күп банкалар бар ,аларда нәрсәләрдер кайный,Алар
пыяла,ватылырга мөмкиннәр,шуңа күрә бик сак,игтибарлы булырга кирәк.Анда төрле
исләр була хәттә шартлауларда булырга мөмкин,Мин анда эшләр идем Анда
эшләүчеләр ак халаттан йөриләр
Ул нинди җир (Лабаратория)
2.
Ул шундый
эш,нәрсәнедер беләселәре килсә ,аны махсус оештыралар эшләп карыйлар һәм карап
торалар .Әгәр эш килеп чыга икән аны унышлы булды диләр ,килеп чыкмаса тагын
нәрсәләрдер өстиләр һәм тагын карап торалар. ,шулай килеп чыкканчы эшлиләр.
Миңада бу эш бик ошый ул кызык. Эммә мина оны кушмыйлар . (Эксперимент
тәҗрибә)
3.
Ул кеше бик
еш су астында була .Ул анда төрле банкалар алып төшеп су,ләм ала,аны кораблгә
алып менеп тикшерә. Ул әле су астына видио камера алып төшеп төрле балыкларны
төшереп йөри. Акыллы җурналларга статялар яза. (океанолог)
4.
Ул кеше хаман
тауларда йөри. Аның төрле приборлары бар. Ул анда бөтеннәрсәне күзәтә.Бигрәктә
селкенгән тауларны эзли,бу таулар эчендә нәрсәдер кайный ул кайвакыт ташыпта
чыга . Анда бик куркыныч. Ул анда үләргәдә мөмкин. Ул баребер анда бара ,төрле
фотолар төшерә һәм кешеләргә анда яшәргә куркыныч икәнен аңлата.
(вулканолог)
Тәҗрибәләр.
Тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр
уздыру
Уен тәмам.
Татарстан Республикасы “Катнаш
төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы”
муниципаль
бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Кайда? Нәрсә? Ни өчен?”
Тәрбиячеләр өчен эшлекле уен педагогик киңәшмәдә чыгыш
.
Югары кв. категорияле тәрбияче: Абдуллина Э.С
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.