Инфоурок Другое Другие методич. материалыДень пожилых в школе(тат.языке)

День пожилых в школе(тат.языке)

Скачать материал

Өлкәннәр көне

1 ал. баручы :Хәерле бәйрәм көне, хөрмәтле өлкәннәребез!

2.алып баручы Кадерле өлкәннәр, олы йөрәкле бабайлар , изге күңелле  әбиләр!

1 ал. баручы:Сөекле дәү әтиләр, ачык йөзле дәү әниләр!

2.алып баручы:Мәрхәмәтле бабайлар, ягымлы апалар-сезне зурлыйсы, тагын да кадерлисе , хөрмәтлисе килә.

1 ал. баручы Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

2.алып баручы: Киләчәк көннәр җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

1 ал. баручы: Сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм иртәбезне  башлыйбыз.

2.алып баручы: Бәйрәм мизгелләре күңелегезгә шатлык китерүен, яхшы кәеф өстәвен телибез.

1 ал. баручы:Җырларыбыз-бүләгебез-сезнең өчен.

Җырлый: 2б сыйныфы кызлары

2.алып баручы:әби-әбекәй, әбием- иң якын кешебез, яклаучыбызга, саклаучыбызга, әкиятчебезгә, пешекчебезгә әнә шулай дип эндәшәбез.

1 ал. баручы:статистиклар санавынча, гаилә караучы әбиләр уртача ел буенча унике мең кашык-чәнечке, унөч мең чынаяк юа икән.

2.алып баручы:Тукта әле ----! Без бит болай сөйләшмәгән идек . Син ниндидер  көнкуреш проблемалары , саннар  турында сөйли башладың,җитмәсә, тагын әбиләр турында гына сөйлисең.Бүген барлык өлкәннәр бәйрәме, онытма яме?

1 ал. баручы: Бигрәк инде син.Тәмләп кенә сөйләп торганда, бүлдердең дә куйдың.

2.алып баручы Я инде, ачуланма. Мин бит шаярттым гына.Кадерле өлкәннәребез!Без сезне бик яратабыз.

1 ал. баручы:Матур тормыш, сәламәтлек теләп бәйрәмебез белән котлыйбыз.шатлык белән,озын гомер белән яшәвегезне телибез.

2.алып баручы Минем уйлавымча,әниләргә багышланган җыр тапшырсак, биредә утырган һәркем күңеленә хуш килер.Кечкенәме син олымы- һәркемнең күңел түрендә газиз анасына карата матур хисләр саклана....

1 ал. баручы Әлбәттә, мин каршы тугел

2.алып баручы: Каршы алыгыз ,

       җырлый: Алия Гиздуллина.

 

1 ал. баручы:Бөтен  кешелек  дөньясына  ямь   бирүче,  елмаюларыгыз  белән  безне  иркәләүче,  җылы  карашларыгыз   белән  назлаучы, акыллы  фикерләрегез  белән  безгә  ак  юл  күрсәтүче   сөекле   өлкәннәребез!

2.алып баручы: Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән. Кадерле өлкәннәребез! Укучыларның матур шигырьләрен, җыр-биюләрен бәйрәм котлавы итеп алыгыз.

Укучылар шигырь сөйли

Хәтердән   уела  күп  нәрсә

Онытыла  иң  гүзәл  яз,  кышлар.

 

Онытылмый  үзенең  иңендә

Ил  данын  күтәргән  язмышлар.

Вакытлар  үтүгә  сүрелеп,

Сүнәләр  иң якты  балкышлар.

Сүнмиләр,  яктылык  сибәләр

Өлкәннәр  кичергән  язмышлар!

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гөл көләч булып калсын.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

 

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 

Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

-Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

 

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

 

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

 

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар

 

 

 

 

Концерт номеры: Гөлнур һәм Дима җыр

2.алып баручы Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

        Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

1 ал. Баручы: Әби-бабайлы булу зур бәхет!

 

2.алып баручы: әйе шул, шуңа күрә дә барлык балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән, сезгә –бездән теләк: исән-сау булып, безне сөендереп, озын-озак яшәгез.

 

1 ал. Баручы:Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.

2 ал. Баручы: Җырланган, җырлыйсы җырларыбыз күңелегезгә дәва, тәнегезгә сихәт бирсен.

Концерт номеры: Алина җырлый

1 ал. Баручы

Хөрмәткә   лаеклы  -  безнең  өлкән  буыныбыз. Алар  безне  әдәпкә, әхлакка  өйрәтәләр; халкыбызның   йолалары,  гореф-гадәтләре,  хәдисләр  белән  таныштыралар,  догалар  өйрәтәләр,  күңелгә   сеңеп  калырлык  киңәшләрен  бирәләр.  Әйдәгез,  менә  шундый   кадерле  кешеләребез   хөрмәтенә  бер  бию  бүләк  итик  әле.

 

Бию:

 

2 ал. баручы

Бу бәйрәм көз көненә туры килгәнгәме, әллә инде өлкән буын вәкилләре үзләре табигатьнен әлеге матур чагы кебек юмарт булгангамы, бәлки өлкәнәйгән саен кеше үзенең үткән юлына борылып карап нәтиҗәләр ясар чагын көз мизгеле белән чагыштырып карау гадәте булганмы бу бәйрәмне уңыш бәйрәме белән бәйләп карыйсы килә. Чыннан да бит өлкән буын кешесе үзен гомер көзенә кердек дип әйтүчән була. Көзләрегез матур, озын, кояшлы булсын хөрмәтле өлкәннәребез! Яшисе килеп яшик, кадерле булып яшик!

Номер

Вед.  Мәктәпкә  иң кадерле, мөхтәрәм, сөйкемле өлкәннәр җыйналган. Бу шигъри юллар сезгә багышлана.

                             Яшәгез сез мәңге яшь булып,

                             Туган йортыгызда ямь булып.

                             Сез булсагыз таза-сәламәт,

                             Оныкларга булыр бик рәхәт!

                                        Оныкларга терәк булып,

                                        Яшәгез сез шатлыкта.

                                        Сәламәтлек, ак бәхетләр

                                        Юлдаш булсын картлыкта.

Вед.

Халкыбыз:  “Әбиләрне-бабайларны   түр  башында  вәзир  ит,  ата-баба   йолаларын  алар   безгә  җиткерә  бит”,- дигән.   Аларга  рәхмәт  әйтик,  үзебезнең  матур  сүзләребез,   теләкләребез  белән  күңелләрен  җылытыйк,  үзебезнең   матур  җырларыбызны  бүләк  итик.

Номер:кызлар ансамбле башкаруында “Без бит авыл кызлары”җыры.

 

Лилия:

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

 

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 

2 а.б.Хөрмәтле, кунаклар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.  Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "День пожилых в школе(тат.языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по продажам

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.10.2015 543
    • DOCX 22.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мавлиева Гульшан Факиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мавлиева Гульшан Факиловна
    Мавлиева Гульшан Факиловна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 6993
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Эффективные коммуникационные стратегии в образовательной среде: от управления до мотиваци

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 17 регионов