Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Дидактические игры для дошкольников
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Дидактические игры для дошкольников




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов




hello_html_m68f1f486.gif


hello_html_3c208389.jpg
















Максат. Үсемлекләрне кайда үсүләре буенча бер төркемгә берләштерергә өйрәтү; яшелчәләр, җиләк – җимешләр, чәчәкләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Уен барышы.

Тәрбияче янындагы тартмада яшелчә бакчасы, җимеш бакчасы, чәчәклек сүрәтләнгән зур рәсемнәр һәм кечкенә яшелчә, җимеш, чәчәк сүрәтләнгән рәсемнәр ята. Балалар кечкенә рәсемнәрне карыйлар, тәрбияче аларга сораулар бирә.

-Чия кайда үсә?

-Агачта.

-Чия агачы кайда үсә?

-Җимеш бакчасында.

-Кыяр кайда үсә?

-Түтәлдә, яшелчә бакчасында.

-Ә чәчәкләр кайда үсә?

-Урманда, болында, чәчәк түтәлендә.

-Хәзер менә нинди уен уйныйбыз: яшелчәләр – яшелчә бакчасында, чәчәкләр – чәчәк түтәлендә, җимешләр – җимеш бакчасында булырлык итеп, зур рәсемнең шакмакларына җыегыз. Кем беренче җыеп бетерә, шул җиңүче була.



ТЫЛСЫМЛЫ КАПЧЫК

Максат. Яшелчә һәм җиләк – җимешләрне капшап карау юлы белән әйтә белергә өйрәтү.

Уен барышы.

Тәрбиячедә җиләк – җимешләр һәм яшелчәләр салынган капчык. Һәр бала капчык эчендәге берәр яшелчә яки җмешне капшап карау юлы белән танып әйтергә тиеш.


БУ КАЙЧАК БУЛА?

Максат. Ел фасылларына хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Игътибарлылык, уйлап таба белүчәнлек тәрбияләү.

Уен барышы.

Балалар өстәл әйләнәсендә утыралар. Тәрбияче кулында төрле ел фасыллары сүрәтләнгән 2 – 3 рәсем. Мәсәлән, кыш пейзажы, кышкы күңел ачулар, кыш көне юлларны чистарту, кошларны ашату сүрәтләнгән булырга мөмкин. Тәрбияче балаларга уен кагыйдәсен аңлата.

Балалар, минем кулымда күп рәсемнәр бар. Мин сезгә аларны күрсәтмим. Аларны өләшкәндә, сез дә күрсәтмәгез.

Күрәсезме - өстәлдә ук ята. Ук кемгә төбәлә, шул үз рәсемендә нәрсә сүрәтләнгәнен сөйли, ә аннары ук җавап бирергә тиешле балага күрсәтер. Игътибарлы булыгыз, ялгышмагыз.

Тәрбияче һәр балага берәр рәсем биреп чыга, анна соң укны түгәрәк буенча әйләндерә. Ук кемгә төбәлеп туктаса, шул үз рәсеменә игътибар белән карап, аның эчтәлеген сөйли башлый.

Алсу елның кайсы вакыты турында сөйләде? Безнең ук хәзер кемгә күрсәтә, яле, шул җавап бирсен. (Чакырылган бала җавап биргәннән соң, беренче уйнаучы бала, ягъни Алсу үз рәсемен күрсәтә. Балалар үз рәсемнәре турында сөйләп бетергәнче. Уен дәвам итә.)

Рәсеме турында сөйләргә кыенсынган балалар өчен тәрбияче шигырьләр укый.


ЯЗ

Яз килә кояш яңагын

Кайнарлап, алландырып.

Кояш төсле тузганакның

Чәчәген балландырып.



ҖӘЙ

Җәй килә күкрәү җырында,

Яшен тамчыларында

Чәчәк таҗындагы чыкның

Бәллүр тамчыларында.


КӨЗ

Алтын көз килә утырып

Уңыш канатларына.

Яшьле күзен сөртә – сөртә

Күксел болытларына.


КЫШ

Кыш килә җил куенында.

Ак йолдызларын сибеп.

Көмеш кыңгыраулар таккан

Акбүз атларын җигеп.



ҖЫЛЫ – СУЫК

Максат. Бүлмә үсемлекләре турындагы беленәрен ныгыту. Кызыксынучанлык һәм тапкырлык тәрбияләү.


Уен барышы.

Тәрбияче бүлмәдәге үсемлекләрне балалар күрә алырлык һәм буйлары җитәрлек итеп тезә. Аннары уенның эчтәлеген һәм кагыйдәләрен аңлата:

Балалар, без бүген яңа уен уйныйбыз. Исеме – “Җылы – суык”. Уен барышында бер бала эзләүче булыр, ишек артына чыгып торыр. Ә кем икәнен хәзер санашып беләбез.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык!

Эзләүче югында без курчакны бер гөл артына яшереп куярбыз. Аннары эзләүчене чакырырбыз. Кергәч, ул яшереп куелган курчакны эзләргә тиеш була. Тизрәк тапсын өчен, без аңа булышып торырбыз. Ул яшерелгән курчак турысына дөрес барса, “җылы” диярбез, ерагайса “суык”, якын ук килсә, “кайнар” диярбез.

Сайланган бала ишек артына чыга. Уен башлана.

Уен башында бүлмәдә 4-5 гөл куеп, азакка таба аларның санын арттырырга да була. Яшереп куелган курчакны тапканнан соң, бала дөрес җөмлә белән җавап бирергә тиеш. Әйтик: “Мин курчакны яран гөл артыннан таптым” яки “Курчак яран гөл артында иде”. Бу уен бүлмә гөлләренең исемнәрен өйрәнгәч кенә үткәрелә. Тәрбияче җөмләләрнең дөрес төзелешенә, гөл исемнәренең дөреслегенә игътибар итәргә тиеш.



КЕМ ТИЗРӘК ҖЫЯ?

Максат. Балаларны яшелчә һәм җиләк – җимешләрне төркемнәргә аерырга өйрәтү.

Уен барышы.

Балалар, сез яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр турында күп беләсез инде. Хәзер без аларны аерым – аерым җыю буенча ярышачакбыз. Башта бер табышмак тыңлагыз әле.

Алсу битле кыз үсте,

Тып итеп сикереп төште. (Алма)


Тәрбияче. Әйе, алма. Менә бу кәрзиндә дә алма рәсеме бар, аңа җиләк – җимеш җыярсыз. Тагын табышмак тыңлагыз.

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

Әйе, кыяр. Кыяр рәсеме булган менә бу кәрзингә яшелчә җыярсыз. Кайсы команда барсын да җыеп бетердек дип уйлый, кәрзинен күтәреп күрсәтә.

Тәрбияче балалар белән бергә яшелчә һәм җиләк – җимешләрне идәнгә таратып куя.2-3 баладан торган ике команда сайлана. Тәрбияче сигналы буенча балалар күрсәтелгән кәрзиннәргә яшелчә яки җиләк – җимешләрне җыя башлыйлар. Кайсы команда кәрзинен беренче булып күтәрә, шул җиңүче була. Анна соң башка командалар сайлана. Уен шулай дәвам итә.



САБАКЛАР ҺӘМ ТАМЫРЛАР

Максат. Тамыры, сабагы, җимешләре ашарга яраклы булган яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту, үсемлекнең тулы күренешен аерым өлешдәрдән җыярга өйрәтү.

Уен барышы.

Бүген без “Сабаклар һәм тамырлар” уенын уйнарбыз. Ике төркемгә буленәбез: беренче төркемгә – “Сабаклар”, икенчесенә “Тамырлар” дип исем бирик.

Мин: “Бер, ике, өч – үз рарыңны тап!” – дип сигнал бирүгә, барыгыз да торып басасыз һәм, устәл янына барып, андагы тамыр һәм саба рәсемнәренең үзегезгә тиешлесен аласыз. Аннары бер үк яшелчәнең тамыры һәм сабагы тиз генә парлашырга тиеш.

Сабаклар һәм тамырлар парлашкач, ике бала бергәләп “Бу яшелчәнең кай өлеше ашарга ярый” дигән темага кыска гына хикәя төзиләр.





ГИГИЕНА ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК

(4 – 5 яшьлек балалар өчен).

Максат. Шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.

Бу уен ярдәмендә балалар нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар булуын аңларга өйрәнәләр.

Уен барышы.

1 нче төр. Балаларга шакмакларга бүленгән карточкалар бирелә. Карточка уртасында уңай һәм тискәре сыйфатларны сүрәтләгән рәсемнәр. Бала шакмакларга тиешле сыйфатны сүрәтләгән рәсемле карточканы куярга тиеш.

2 нче төр. Рәсемдә сүрәтләнгәнне хәрәкәт белән күрсәтү. Мәсәлән, уңай сыйфат булса – балалар сикерә, тискәре сыйфат булса – паласка утыралар.

3 нче төр. Балага теге яки бу картина күрсәтелә һәм бала кайсы рәсем һәм ни өчен охшаганын яки охшамаганын аңлатырга тиеш.



КҮҢЕЛСЕЗ ХӘЛЛӘРНЕ БУЛДЫРМАУ (табигатьтә, су буенда).

( 4 – 6 яшьлек балалар өчен).

Максат. Балаларны тормышта очрый торган күңелсез хәлләр белән таныштыруны дәвам итү. Куркыныч хәлләрне булдырмау чараларын өйрәтү. Үзеңнең сәламәтлегеңне саклый белү турындагы белемнәрен формалаштыру.

Уен барышы.

Уенда 2 яки берничә бала катнаша. Балаларга төрле ситуацияне сүрәтләгән карточкалар бирелә. Балалар бу ситуацияләрдән чыгу юллларын, куркыныч хәлләрдә калмас өчен нишләргә кирәклеген сөйләргә тиеш. Дөрес җавап өчен бала шигырь язылган карточка ала.






КҮҢЕЛСЕЗ ХӘЛЛӘРНЕ БУЛДЫРМАУ (өйдә).

(4 – 6 яшьлек балалар өчен).

Максат. Балаларны өйдә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр белән таныштыруны дәвам итү. Өйдә үзең генә калганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген төшендерү. Үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырта белергә өйрәтүне дәвам итү.

Уен барышы.

Уенда берничә бала катнаша. Балаларга өйдә килеп чыгарга мөмкин булган хәлләрне сүрәтләгән рәсемле карточкалар таратыла. Балалар бу хәлләрне булдырмау чаралары турында сөйләргә тиеш булалар. Дөрес җавап биргән бала шулай ук шигырь язылган карточка ала.



ЭТИКЕТ

(4 – 5 яшьлек балалар өчен).

Максат. Балаларны өстәл артында үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итү. Нинди ашамлыкны калак, вилка яки кул белән ашарга кирәклеген аңлату. Витаминнарга бай ашамлыклар белән таныштыруны дәвам итү.

Уен барышы.

Тәрбиячедә аш һәм ашамлыклар сүрәтләнгән карточкалар. Уенда 4 – 6 бала катнаша. Калак, вилка һәм кул рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр өстәлгә таратып куела, һәр уенчы 12 кисәккә бүленгән карточка ала. Уенчылар үзләренең карточкаларын карыйлар да, кире ягы белән әйләндереп куялар. Хәтер буенча рәсемле карточкаларны җыеп, үзләренең карточкаларына урнаштыралар.



ЮЛ ӘЛИФБАСЫ

(4 – 5 яшьлек балалар өчен) .

Максат. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү. Урамда, уен мәйданчыгында, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында өйрәтү.

Уен барышы.

Уен лото формасында уйнала. Карточкалар барлык уенчыга да таратыла. Чират буенча балалар теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр. Юл билгеләренең нәрсә аңлатуын сөйлиләр.


ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ

(5 – 7 яшьлек балалар өчен).

Максат. Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Уйлау сәләтләрен, күзаллауларын үстерү.

1. “Лото”. 2 – 6 бала һәм алып баручы уйный. Юл билгеләре сәрхтләнгән карточкалар алып баручыда кала. Ә төрле ситуацияләрне сүрәтләгән карточкалар балаларга таратыла. Алып баручы балаларга юл билгеләре сүрәтләнгән карточкалар күрсәтә, балалар үзләренең рәсемле карточкаларына карап, бу билгенең нинди күренешкә туры килүен әйтергә тиешләр. Кем дөрес әйтә, карточка шуңа бирелә.

2. “Ярый – ярамый”. 2 – 8 бала уйный. Юл билгеләре сүрәтләнгән карточкалар рәсемнәре өстә калдырып өстәлгә 2 рәт булып куела. “Күрсәтүче билгеләр”- зәңгәр төсле, “тыючы билгеләр”- кызыл төсле.

Юлда булган ситуацияләрне сүрәтләгән карточкалар балаларга бүлеп бирелә. Уенчылар чират буенча үзләренең төрле ситуацияләр сүрәтләнгән карточкаларын тиешле юл билгеләре турысына куялар.

3. “Кем тизрәк?”. 2 - 8 бала уйный. Юл билгеләре төшерелгән карточкалар тигез итеп уенчыларга бүлеп бирелә. Төрле ситуацияләрне сүрәтләгән карточкалар өстәл уртасына куела. Уенчылар үзләренә кирәкле рәсемне алалар.



ЗУР СӘЯХӘТ

(5 – 7 яшьлекләр өчен ).

Максат. Балаларга юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Юл йөрү кагыйдәләрне ныгыту. Юлда дөрес йөрергә күнектерү.

Уен барышы.

Уенда 2 – 6 бала катнаша ала. Уенчылар үзләренең фишкаларын “Старт” ноктасына куялар, кубикны ыргыту юлы белән шакмакларын буенча алга таба хәрәкәт ясыйлар. Әгәр уенчы ук (-) куелган шакмакка тукталса, 3 шакмак алга (артка) йөри. Әгәр түгәрәк куелган шакмакка тукталса, йөрешне үткәреп җибәрә. Билгеләнгән урынга кем беренче килеп җитә, шул җиңүче була.



ЮЛДАГЫ ХӘРӘКӘТ

(4 – 5 яшьлекләр өчен).

Максат. Юл билгеләре турындагы белемнәрен баету. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү.

Уен барышы.

Балаларга рәсемле карточкалар күрсәтелә һәм һәр рәсемнең эчтәлеге кыскача аңлатыла. Мәсәлән, “бу – клоун, ул циркта эшли. Циркка тамашачылар килә.”

Зәңгәр һәм сары төсле карточкалар бер урынга куела. Беренче карточканы ачып, бу рәсемдә нәрсәләр сүрәтләнгәнен бала сөйләргә, шул рәсемне тиешле тукталышка куярга тиеш. Мәсәлән, “Футболист һәм футбол караучы – спорт мәйданчыгына”, һ.б.


hello_html_3c208389.jpg














ИСПОЛЬЗОВАННАЯ ЛИТЕРАТУРА



1..Белая К.Ю., Зимошина В.Н. «Твоя безопасность», М.:Просвещение, 1998г.

2.Безруких М.М. «Разговор о правильном питании»/Рабочая тетрадь. Москва, 2002 г.

3.«Важные уроки по правилам дороги», Нижнекамск, 2007 г.

4. «Дидактические игры и занятия с детьми»./Под ред. С.Л.Новосёловой.-М.: Просвещение, 1986 г.

5. Климанова Н.М. «Волшебной искры нить»/Методическое пособие по изучению правил пожарной безопасности. Казань, 1998 г.

6. «Мир природы». Набережные Челны, 2008 г.

7. «Три сигнала светофора»./Составитель Саулина Г.Ф.-Москва, «Просвещение», 1998 г.

8. «Уроки Мойдодыра»./Под ред. Колбанова В.В., СП.,-1996.г.

9. «Уроки Айболита»./Под ред. Колбанова В.В., СП.,-1997 г.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 13 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-561744
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 13 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>