Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Диктанты по татарскому языку с 5 по 11 класс

Диктанты по татарскому языку с 5 по 11 класс

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Уку елының II яртысына диктантлар


V СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!

Җәяүлелар бары тик тротуардан гына йөрергә тиешләр. Куркыныч юклыгына ышангач кына юл аша чык. Бары тик светофорның яшел уты янганда гына автомобиль юлы аша чыгарга кирәк. Юл аша чыкканда сөйләшмә.

Транспортка кергәндә ашыкма һәм этешмә. Чыгарга алдан әзерлән.

Беркайчан да тротуарда һәм автомобиль юллары янында уйнама!

Юл йөрү кагыйдәләрен үтә! (50 сүз.)

(«Сабантуй» газетасыннан)

Бирем. 1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең басымын куярга.

2. Тел арты [к], [г] тартыклары кергән сүзләрне табып, асларына сызарга.


II вариант

Диктант.

Кошлар концерты.

Туган якларыма яз быел бик зарыктырып кына килде. Килү белән бар дөньяга үзенең сулышын өрде ул. Сыерчыклар, кыр үрдәкләре кайттылар. Алар кайтуга, тирә-юнь ямьләнеп, гүзәлләнеп китте. Сыерчыклар өй кырыйларына, агач башларына кунып оя ясыйлар. Бер кырыйда гына чыпчыклар чыркылдаша. Чик-чирык!.. Чик-чирык! Урамга чыксаң, өйгә керәсе килмәс вакытлар! Көне буена —кошлар концерты... (54 суз.)

(Г. Мостафинадан)

Бирем. 1. Сыерчыклар, кайттылар сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. Тексттан фигыльләрне табып, асларына сызарга.


VI СЫЙНЫФ
Диктант.

Гүзәллек.

Агачларга карап сокланып туя алмыйм. Миңа агачлар җанлы булып тоела. Аларның яфраклар тибрәтеп сөйләшкәнен ишеткәндәй булам. Алар чыннан да серләшәләр, нәрсәдер сөйләшәләр сыман. Игътибар белән карасаң, бер үк агач ел саен үзенең киемен төрлечә алыштырып тора. Аның яфраклары узган ел тегеләй булса, ә быел алар бөтенләй икенче төрлеләр. Мин гүзәллеккә чумам, алар белән үзем дә сөйләшә башлыйм. (57 сүз)

(С.Велиевадан)


Бирем. 1. Билгеләнгән сүзләрне транскрипциядә бирергә.

2. Киемен сүзенә морфологик анализ ясарга.


VII СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Туган ягым.

Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез һәм омтылышлы адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (70 сүз.)

(Ш. Зиннуровадан)


Бирем. 1 Тел арты [к], [г] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына — бер, кече тел [къ], [гъ] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына ике сызык сызарга.

2. Дус, бүл сүзләренә тамырдаш сүзләр уйлап язарга.

Искәрмә. Ләззәт сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

II вариант

Диктант.

Җәй.

Җәй! Исеменнән үк ниндидер бер рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелә аның. Җәй диюгә үк, хәтердә салават күперле җылы яңгырлар, чәчәкле болыннар, кайнар комлы елгалар яңара. Колакларга кошлар сайравы ишетелгәндәй була. Телләрдә җиләк, бал тәмнәре сизелә. Җәй иң күңелле, иң рәхәт фасыл дисәк, каршы килүче табылмас, шәт.

Җәй озын-озак яллар, каникуллар да әле ул. Хыялларның да канат җәйгән, илһамның да күңел кылларын чирткән вакыты. Шуңадыр инде, җәйне һәркем ел буе сагынып көтә. (71 сүз.)

(Й. Шәраповадан)

Бирем. 1. Фигыльләрнең тамырыннан инфинитив ясап язарга: күр, сөйлә, чакыр, көт, кит, йөр.

2. Ишетелгәндәй сүзенең төзелешен тикшерергә.


VIII СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Әдәп башы — тел.

Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга сөйләмә. Урынсыз урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре: «Телеңне тик тота белү — сәламәтлек билгесе», — дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз аркасында авыруга сабышалар.

Берәү сөйләгәндә, икенчең тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп булыр. (87 сүз.)

(Җ. Зәйнуллиннан)

Бирем. 1. Тексттан аергычларны табып, асларына сызарга.

2. Шатлану, үсү фигыльләренең төркемчәләрен ясап язарга.

II вариант

Диктант.

Балыкта.

Кояшлы ял көне иде. Без, бертугандай яшәгән өч дус, таңда тордык та Идел буена балыкка киттек.

Тулып яткан Иделгә җиттек һәм кармакларыбызны салдык. Дөресен әйтергә кирәк, балык тоту сылтау гына иде. Күләгәдә ятып, зәңгәр күккә һәм Иделгә карап, дусларча сөйләшәсе килгән иде. Башта бик шәп чирткән балык та бер-ике сәгатьтән соң кабудан туктады. Без уха пешереп, сөйләшеп утырдык. Андый кадерле сәгатьләр турында бабайлар: «Бер утыру — бер гомер», — дигәннәр. Нәрсәләр турында гына сөйләшмәдек без! Баштан кичкән хәлләр дисезме, якты киләчәк дисезме, татлы уйлар, хыяллар дисезме — бөтенесе дә булды. (88 сүз.)

(Г.Кутуйдан)

Бирем. 1. Кояшлы, яшәгән, буена, сәгатьтән, якты, хыяллар сүзләрендә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.

2. Билгеләнгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.


IX СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Сыйфат — эшнең көзгесе.

Хезмәт темасы фольклорда күптөрле яктыртыла. Халык иҗаты әсәрләрендә эшнең яхшы сыйфатлы булуы гаять югары бәяләнә. Ә иң ачы һәм үткен тәнкыйть сүзләре эшне аннан-моннан гына башкаручыларга каршы юнәлтелә.

«Яхшы эш үз-үзен мактый», — ди халык. Ә түбән сыйфатлы эш ахыр чиктә барыбер фаш ителә, аны, өстәмә көч куеп, кабаттан эшләргә, төзәтергә туры килә. «Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең», «Кабат эшләнгән эш сабак булыр» кебек мәкальләр мәсьәләнең бу ягын да искәртеп үтәләр.

Югары сыйфатка ирешү өчен, кеше үз эшен, үз һөнәрен яхшы белергә, аның чын остасы булырга, хезмәтне яратып, күңел биреп һәм җаваплылык тоеп башкарырга тиеш. (96 суз.)

(X. Мәхмүтовтан)

Бирем. 1. Русча фразеологик берәмлекләрнең татарча вариантларын язарга: как две капли воды; скатертью дорога; пальчики оближешь; проглотил язык.

2. Билгеләнгән җөмләдәге тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлатырга.

II вариант
Диктант.

Ялгышны төзәтү.

Кешене тормыш төрле хәлләр белән сыный. Шатлыклары да, югалтулары да, ялгышулары да була. Менә шул ялгышлардан чыга белергә, аларны бик тиз һәм матур итеп төзәтергә кирәк.

Әгәр кеше үз ялгышын танырга теләми яки артык хәсрәтләнә, тормышын беткәнгә саный икән, моннан аның үзенә дә, башкаларга да кыенлык килә. Башкаларны ялгыш үзе түгел, ялгышканнан соң аны төзәтә белмәүченең хәле борчый.

Ялгышны тану җиңел түгел, моңа тәҗрибә кирәк. Ялгышканнан соң эшкә мөмкин кадәр тизрәк тотынырга, җиңелрәк кереп китәргә кирәк. Башкалар ялгышучы кешедән үз ялгышын тануны түгел, аны төзәтүне таләп итәргә тиешләр. Ярыш вакытында егылып, үз ялгышын җиңел генә төзәткән спортчыны тамашачы кул чабып алкышлаган шикелле, тормышта ялгыш җибәреп, аны төзәтә алган кешене дә уңай очрак туры килгән саен канатландырып җибәрү зарур. (118 суз.)

(Матбугат битләреннән)

Бирем. Билгеләнгән җөмләгә — синтаксик, тану сүзенә морфологик анализ ясарга.


X СЫЙНЫФ

Диктант.

Язгы таң.

Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын, хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый, биек таулар артына куа.

Беренче булып сайрар кошлар уянды. Җылы яктан былтыргы ояларын сагынып кайткан кошлар чибәр-чибәр каен кызларын, төз буйлы нарат егетләрен, яктырганнан-яктыра барган язгы иртәне мактап җырларга тотындылар. Бу җыр йокыдан әле арынып җитмәгән агачларга бишек җыры булып ишетелә иде.

Урманда кар күптән түгел генә эреп беткән, ахры, анда-санда, алка-алка булып сулар җыелып тора. Кардан арчылган җирне бизәргә теләгәндәй, яшел күлмәк киеп чыккан умырзаялар башларын түбән игәннәр. Чү! Чәчәкләрне сискәндереп, ботак сынган тавыш ишетелде. Ак йөзле умырзаялар, башларын күтәреп, сары керфекле күзләре белән миңа карадылар. Саксызлыгым аркасында тәмле йокыгызны бүлдем сезнең, кичерегез мине, чәчәкләр! Курыкмагыз! Юк, юк! Мин сезгә тимим. Сезнең берегезне дә һәлак итәргә теләмим. Мин тормышны яратам! (137 сүз.)

(И.Газизовтан)

Бирем. 1. Гарәп-фарсы алынмаларына 3 әр сүз уйлап язарга.

2. Билгеләнгән җөмләнең схемасын сызарга.


XI СЫЙНЫФ

Диктант.

Зәңгәр яулык.

Каен ботагында зәңгәр ефәк яулык җилферди. Җилгә ияреп очып китмәкче дә була, үзе кебек зәп-зәңгәр күккә менеп очып йөрмәкче, ахры. Ычкына алмый шул— бәйләп куелган. Очып китә алса, болытлар өстенә кунып ял итәр иде. Берәрсе, урманга килгәч, югалмасын дип бәйләп куйгандыр да аны, онытып калдыргандыр, мөгаен. Бәлки кемнеңдер башыннан шуып төшкәндер дә, җил очыртып алып киткәндер?

Яулык җилферди дә җилферди. Ничек кенә булса да очып китәсе килә аның. Үзенә бер минут та тынгылык бирмәүче җилләрдән туйгандыр шул инде. Тын гына берәрсенең җилкәсенә кунасы киләдер. Я булмаса, кемнеңдер назлап кына муеныннан кочаклап алып, чәчләрен ябарга телидер әле. Кем белә, бәлки менә-менә иясе килеп чыгар да, яулыкны, ниһаять, бу рәхимсез җилләр кочагыңнан коткарып, кадерләп муенына салыр...

Үземне әнә шул зәңгәр яулыкка охшатам. Еллар, айлар, көннәр җилендә, бөтерелә-бөтерелә, үз парымны эзлим. (131 сүз.)

(М. Галимовадан)

Бирем. 1. Билгеләнгән сүзләрне транскрипциядә бирергә.

  1. Тексттан кереш сүзләрне табып, асларына сызарга, нинди мөнәсәбәт белдерүләрен җәя эчендә күрсәтергә.

  2. Фигыльләрне кайтым юнәлешенә (-ын,-ен,-н) куеп язарга: бизә-; макта-; сөрт-; сиз-; кара-; ки-; кап-.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 30.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров3859
Номер материала ДВ-298297
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх