Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы Минем педагогик осталыгым.

Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы Минем педагогик осталыгым.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем педагогик осталыгым.

Мин, Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы, Шилнәбаш гомум белем бирү мәктәбендә үземнең педагогик эшчәнлегемне алып барам. Укучыларның күбесе рус балалары булганлыктан, аралашу күп очракта урыс телендә бара. Ләкин шуңа да карамастан, балалар татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә теләп йөриләр. Чөнки монда аларны берсеннән-берсе кызыклы әкиятләр, мавыктыргыч уеннар, телебезнең серле ачышлары көтә. Заманча татар җырларын кечкенәләр генә түгел, зурлар да теләп башкара. Шуның ачык мисалы итеп, мәктәптә булып узган татарча әдәби кичәләр тора. Бу бигрәк тә укучыларның үзләре яраткан һәм хөрмәт иткән мөгаллимәләрен төрле тормыш бәйрәмнәрендә татарча котлаулары тора. 8 нче сыйныф укучылары оештырган Яңа ел бал-маскарады ике телдә алып барылды. Ике тел бер-берсен тулыландырып үрелеп барды.

Бүгенге көндә исә, герой шагыйрь – Муса Җәлилнең юбилеена багышланган шигырь кичәсенә әзерләнәбез. Бу бәйрәмгә һәр укучы үзеннән өлеш кертергә әзерләнә, ягъни әдипнең үзенә ошаган бер әсәрен яттан өйрәнә, төркемнәрдә проект эшләре эшли, яшь рәссамнар сурәт төшерә.

Шулай ук район күләмендә уздырыла торган “Балкыш” кичәсе дә татарча башкарылган җырлар, шигырьләр һәм биюләрсез узмый. Монда да без, татар теле укытучылары, чыгышлар тиешле дәрәҗәдә башкарылсын өчен, күп көч куябыз.

Балаларыбыз төрле конкурсларда теләп катнашалар. “Зирәк тиен” кебек республика күләм конкурсларда беренчелекләрне яулау балаларның үзләрен дә киләсе ярышларга дәртләндерә, шуңа күрә андый конкурсларны көтеп алалар.

Рус телле даирәдә татар теле укытучылары өчен шуннан да күңеллерәк, кадерле һәм куанычлырак хәлнең булуы мөмкинме соң? Әйе, минем фикеремчә, балаларда телне өйрәнүгә теләк уята алу көрәшчеләрнең педестальдә горур басып торуларына тиң күренештер дип уйлыйм. Шундый вакытларда үзем сайлаган һөнәрнең әле кирәк, хөрмәтле булуы өчен шатлык хисләре күңелнебиләп ала да: дәресләрне тагын да кызыклы итәсе, яңалыклар кертәсе, укучыларны сөендерәсе, дәртләндерәсе һәм яңа уңышларга өндисе килә.

Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алыштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиешсең. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, гомер буе үкенеп яшәргә генә кала. Ә безнең сафларда андый үкенүләргә урын юк. Чөнки балаларның самими күз карашларын күргәч, борчу-кайгылар үзеннән үзе юкка чыга. Күңелсезлекләр арткы планга күчә һәм бөтенләй онытыла, юкка чыга. Балаларның керсез, саф хисләре икейөзлелеккә урын калдырмый. Иртә белән елмаеп каршылаучы, “апа” –дип өзелеп торучы газизләр булу – барлык бүләкләрдән дә кыйммәт.

Шуңа җавап итеп без, татар теле укытучылары, үз укучыларыбыз өчен кирәкле шартларны тудырырга тырышабыз. Татар теле кабинеты кирәкле уку әсбаплары белән тулыландырылган. Уңай психологик шартлар да күз уңаеннан читтә калмаган. Бүлмә гөлләргә күмелгән, тәрәзәләрдә кояш нурлары уйный.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле аудио, видиоязмалар, мавыктыргыч уеннар мультфильмнар, бер сүз белән әйткәндә, төрле яңа технологияләр кулланам. Хәзерге алга киткән яшь буын белән бер адымда атларга, белемнәремне яңартырга тырышам.

Без, Шилнәбаш мәктәбенең татар теле укытучылары, балаларда татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбиялибез, - дип, горуланып әйтә алабыз.



Автор
Дата добавления 27.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров99
Номер материала ДВ-489760
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх