Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы«Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади – Янәшәмдә булса әти-әни.» темасына гаилә бәйрәме

«Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади – Янәшәмдә булса әти-әни.» темасына гаилә бәйрәме

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”



ТЕМА:

«Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади –

Янәшәмдә булса әти-әни.»

(6-нчы сыйныфта гаилә бәйрәме)




Төзүче : Р.З.Хәбипова












Әлмәт-2013



Тема: «Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади –

Янәшәмдә булса әти-әни.»



Әби. Кил әле, карт, кил, үзебезчә җырлыйлар. Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап калыйк, кайтсалар, хәзер шайтан көенә барырлар. (хискә бирелеп). И, үзебезнең моңга җитәме соң инде! Безне яшь чакларга кайтара торган җырлар... Исеңдәме, Миңнулла, су буендагы кичке уеннар... Син сыздырып тальяныңда уйнар идең, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек.


Бабай. Без яшь чактан уеннар уйналып беткән шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Әнә, күрәсең бит узебезнең оныкны. Берәр узебезчә җыр тьңлаганы бармы? Юк бит. Көн-төн магнитафоннан пәри туе акырталар. Җитмәсә, үзара русча сөйләшәләр.


Әби. Әй, онытып җибәргәнмен, бүген шимбә бит әле. Оныгыбыз мәктәптә бәйрәм була, татарча җырлыйбыз, уйныйбыз ди бит әле. Гаилә бәйрәме диме? Әти-әниләре өйдә булмагач, без барырбыз инде, картым.


Бабай. Балалар гел урысча сөйләшәләр, каян татарча җыр җырласыннар инде алар.


Әби. Я, ярар, картым, киреләнмә."Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит,"- ди бит халык. Барыйк. Татарча җырлыйбыз ди. (Шулвакыт Камилә килеп керә)


Камилә. Әтием, бабам, сез әзерме?


Бабай (уйланып) Әллә барыйк микән? Оныкның ничек уйнаганын күрербез... Укытучыларын күрермен, директорларын да бик мактыйлар.

Әби. Әллә кайчан шулай кирәк иде.


Бабай. Алай бик каты ялындырып булмас инде. Әйдәгез. кузгалыйк. (Әби белән бабай тамашачыларга якынрак киләләр)


Бабай белән әби. Исәнмесез, оныкларым. Бәйрәм шушында буламы? (алып баручыларга мөрәҗәгать итеп) Керергә мөмкинме?


Алып баручы. Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез. Бәйрәмне башлыйбыз. (җыр башлана)


1 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә -

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез

Әни кушса, әти белән

Тауларны кучерербез!

Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән

Әтиләр белмәгэн эшне

Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Безнең һәммәбездән дә.

2 укучы. Газиз Әткәй!

Көткән сабыеңны

Учларыңда күккә чөйдең Син!


Балакаем канатлана, - диеп

Бөркет кебек очып йөрдең син.

Сабыйларга кирәк кадәр җылы,

Кирәк кадәр Акыл бирдең Син!


Тормыш бураннарын, давылларын Ераклардан күрә килдең Син!

Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!


Алып баручы.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Кадерле балалар, кунаклар.

Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә - тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң бер-берегезне саклап, рәнҗеми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.


1укучы

Кем дөньяга кеше буләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны,
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?


2 укучы

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем сабырлы?


1 укучы

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?


2 укучы

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әти һәм әни!


Гаилә ул - җылы учак. Учак янына аның, эгьзалары җыела, Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр җылы була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсе килә. Ана кеше үзенең, бөтен булган байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.

..Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсан, шуны укырсың" - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала куңеленә матур сузләр генә яза.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая бармам әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә, Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.


Әйе, әни-әнкәй сүзләр кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

Балаларның иң якын кинәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы-шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: „Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, аның каршындагы изге бурычны үти алмыйсың".

Тормышта төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора. Берничә бала тәрбияләп үстергән әби-бабайлар, картлык көннәрен картлар йортында үткәрергә мәҗбүрләр. Әтисе һәм әнисе исән булып та, ятим балалар йортында тәрбияләнүче балалар шактый. Балаларыбыз тигез

гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр, ә безгә картайган көнебездә алар янәшәсендә булырга язсын. Һәр ата-ананың да изге телаге кабул булсын, Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтешеп яшик.

Ә хәзер, әниләр һәм балалар бер-бергезгә нинди назлы сүзләр әйтәбез икән (Әни һәм бала чиратлашып ягымлы сүзләр әйтәләр).


Бик матур сүзләр әйтешеп яшисез икән. Ә хәзер, хөрмәтле әниләр, балаларыгызның сәламләвен кабул итеп алыгыз.


Минем әткәй көндә әшкә китә, Арып кайта аннан кичләрен. Елмаюы итеп алып кайта Шәфәкъләрнең алсу төсләрен

Әткәй, әнкәй, сездән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле. Кояш сыман әнкәй берәу булса, Син дә безгә шулай кадерле.


Әтиләр дә, әниләр кебек үк, сезне яраталар. Алар сезне кечкенә чакта уйнатканнар, кирәк вакытта ашатканнар, иркәләгәннәр, матур, ягымлы сүзләр әйткәннәр. Ә хәзер әтиләр белән уйнап алыйк.


Ә хәзер, хөрмәтле әтиләр, балаларыгызның, рәхмәтен җыр аша кабул итеп алыгыз.

Ә хәзер, бергәләп уеннар уйнарбыз, күңел ачарбыз.

Иң элек «ромашка» уены уйнарбыз. Һәр гаиләгә ромашка чәчәк таҗлары өләшенә, анда төрле биремнәр язылган була.

  1. Сез - Алмаз Хәмзин. Зал сезне көтә, Алмаз. Сәхнәгә рәхим итегез.

  2. Сезгә буген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа уенчык машина буләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле. (Бу биремне әтиләр үти).

  3. Иртә белән балагызны балалар бакчасына озату күренешен курсәтегез.

  4. Кечкенә чакта өйрәнгән ин беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча җырлап яки сөйләп күрсәтегез.

  5. Әни өйдә юк. Бишектәге бәби елапмы елый бит. Һич туктамый. Әти кеше, берәр җаен тап, зинһар өчен.

  6. «Бала йоклату». Ә хәзер безгә кадерле әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтсеннәр әле. (Курчаклар, бала чупрәкләре бирелә).

  7. «Кер элү». Нәни йокыга китте. Хәзер әти-әниләргә бала чүпрәкләрен юып эләргә дә була. (Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше элә бары керне, әти кеше каптыра).

  8. Тормышта терле хәлләр була. Үзегез белән булган иң күнелле

вакыйганы сөйләгез.

  • Һәр кеше үзенчә ярата, үзенең мәхәббәтен аңлата. Кемдер сөйгәненә чәчәкләр буләк итә, кемдер матур сүзләр сөйли, ә кемдер сүзсез генә. Ә сез хатыныгызга (яки ирегезгә) сүзсез генә мәхәббәтегезне аңлатырга тиеш.

  • Язылган ситуацияне сүзсез генә уйнап күрсәтегез

- бәйләнчек чебен

- ботинкаларыгыз кыса

11.Уен. (Тамашачыга карап утыра, артына язылган предметны, (әйберне, сүзне) белергә тиешсез. Карап утыручылар төп сыйфатларын әйтәләр).

12.Һәркем үзен бик тә ярата. Сез дә көзгегә карап үз-үзегезне мактагыз. 13.Хәзер сезгә биреләчәк рецептны түбәндәге ролъләргә кереп укып күрсәтегез

- яңа татар

- грузин

«Мария-Антуанетта* дигән торт ашаганыгыз бармы? Минемчә, иң тәмле тортларның берсе ул. Мин аны болай әзерлим: савытка 2 йомырка сытып, шуңа 1 стакан шикәр комы салам һәм яхшылап болгатам. Аннары измәгә 250 г. йомшаган май яисә маргарин (эретергә ярамый), 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы сода өстим дә тагын туглыйм. Шуннан соң, талгын утка куеп, шикәр эреп беткәнче болгата торам. Уттан алгач - суытам һәм, 2 стакан он салып, янә туглыйм. Әзер камырны 5 өлешкә бүлеп җәям дә духовкада пешерәм.

14. «В лесу родилась елочка» җырын түбәндәгечә җырлагыз:

- солдатлар кебек

- балалар кебек

15. Математика, русский язык дәресләренә башка исемнәр уйлап табып әйтегез. Ничек үзгәртер идегез.

16. Берәр җырны хор белән түбәндәгечә башкарыгыз:

  • мыяулый- мыяулый

  • бакылдап
    Концерт номеры

- Кичәбезнең алдагы өлешен «Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?» дип атадык.

  1. Әти әниеңнең, туган көнен, ельн беләсеңме? Кайчан? (Балаларга)

  2. Балагызның, иң беренче мәгънәле сүзен, һөнәрен хәтерлисезме? (Әти-әниләргә)

  3. Әти әниләр, үзегезне таныйсызмы? Хәзер без әтиләр турында язылган кечкенә иншалар укыйбыз. Аны сезнең улыгыз, кызыгыз язган, әмма сочинениедә әтиләрнең исеме дә, кайда эшләгәне дә күрсәтелмәгән. Кайсысы сез микән? Тынлыйк әле, үзебезне табыйк әле.

(Музыкаль тәнәфес)

I. Менә бер җилкенеп биеп тә алдык, хәзер әзрәк башны эшләтеп алсак, (уйнасак) уйласак та була. Гаиләнең татулыгы, ныклыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм: "Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул."


Әйе, тел. Ә хәзер тел турында нинди мәкальләр беләсез. Шуларны

тынлыйк, әйтик әле. - Әйе татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ

халык. Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль -сүзнең җиләге. Хөрмәтле

әти-әниләр. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп

бетерегез.

1.-Оста барда кулың тый...
(Белг
ән барда телең тый)

2. -Казанга ни салсан...

(Чумечкә шул чыга)

3. -Эшлегә көн җитии...

(Эшсезгә кен үтми)

4. -Чит илдә солтан булганчы...

(Үз илеңдә олтан бул)

  1. -Вак яңгыр тәңгә үтә...
    (вак сүз җанга үтә)

  2. -Яхшы гадэт адэм итэр...
    (Яман гад
    әт арәм итәр)

  3. -Алтмышка җитсен бала
    Ана өчен... (ул бала)

  4. -Ана балага авызыннан...

(өзеп каптыра)

9. -Ана күңеле балада...

(бала куңеле далада)

10.-Ата анасына изгелек курсәтмәгән
Олыгайгач үзе дә... (игелек күрмәс)

  1. -Ата анасын хурлаган
    Үзен (хурлаган булыр)

  2. -Ачтан үлсән дә

Ата аналарыңны... (ташлама).

Шулай итеп, бүген бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты. Якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле—шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең, йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Тормышта яшәгән һәр көнебез үзе бәйрәм. Шуны онытмыйк. Бу залда кабынгын елмаю йортларыгызда да дәвам итсен. Барыбызны да гаилә бәхетеннән, тыныч, имин тормыштан, сәламәтлектән һэм өметтән аермасын, ходаем.

(Кичә табын янында дәвам итә)




Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади – Янәшәмдә булса әти-әни.» темасына гаилә бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 698 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.11.2015 1343
    • DOCX 325.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хабипова Розалия Зияфетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14465
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 42 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 118 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 111 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 53 человека из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек

Мини-курс

Управление проектами: от планирования до реализации

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 158 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 142 человека

Мини-курс

Физическая культура и спорт: методика, педагогика, технологи

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек