Инфоурок Начальные классы КонспектыДөньяны коткарыр бары Күңелләр матурлыгы...

Дөньяны коткарыр бары Күңелләр матурлыгы...

Скачать материал

Тема. Дөньяны коткарыр бары

          Күңелләр матурлыгы...

Максат .

1.     Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау.

2.     Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3.     Укучыларда матурлык, киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: презентация “Нәрсә ул матурлык?”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, фотолар, презентацияләр, слайдлар, китаплар.

Дәрес барышы:

I. Оеш. моменты.

-Хәерле көн,балалар. Кәефләрегез ничек? Бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез елмаеп исәнләшик һәм күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

II. УМК.

-Укучылар,Зәринә  сезгә бер шигырь алып килгән.Әйдәгез игътибар белән тыңлыйк һәм нәрсә турында булуын ачыклап карыйк әле.

Матур булыйк.

Матур булыйк барыбыз да,

Матурлыйк без дөньяларны.

Матур җырлар яңгырасын,

Сөендерик аналарны.

 

Матурлыкны күреп була,

Матурлыкны тоеп була.

Матурлыкка мәңгелеккә

Матур һәйкәл куеп була.

-Бу шигырьдә сүз нәрсә турында барды? (матурлык)

- Димәк бүген нәрсә турында сөйләшербез икән , балалар? (матурлык турында)

III. УМЧ.

-         Балалар, ә сез матурлык сүзен ничек аңлыйсыз?

-         Әйдәгез аңлатмалы сүзлектән матурлык төшенчәсе турында нәрсә диелгән икән, укып алыйк әле.

*матур,гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган эшләр

*матур, сокланырлык урыннар

*ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт

*кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат

(тактага һәм битләргә төшенчәләр ябыштырып барыла)

-         Әйдәгез, матурлык турында сөйләшүебезне дәвам итик әле.

-         Сезнең каршыда рәсемнәр бар(табигатьне сурәтләгән рәсемнәрне карау һәм тыңлау). Алар турында сез нәрсә дияр идегез?

Бу нинди матурлык? (табигать матурлыгы)

- Ә бусы нинди матурлык? (чибәрлек конкурсын сурәтләгән рәсемнәр)

-болар нинди матурлык икән? ( тышкы матурлык)

- Сезнең алда сүзләр язылган карточкалар. Игътибар белән укыгыз һәм сайлап алып,тиешле  төшенчә янына куягыз?  Җавабыгызны дәлилләп күрс әтегез.

-Укучылар, хәзер шушы дүрт төшенчәне миңа 2 төркемгә бүләргә кирәк. Нинди фикерләр булыр? (тышкы матурлык, эчке матурлык)

- Мин сезнең белән килешәм. Менә кулымда бер чикләвек. Ул матур әйеме. Ә аның черекме, әллә тәмлеме икәнен ничек белеп була? ( ярып карыйбыз)

-Ә кешенең матурлыгын ничек белербез соң?( эшләгән эшләренә карап)

-ә хәзер бер гыйбрәтле хәл сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз (притча уку).

Яшәгән ди бер ятимә кыз.Ул бик тә ямьсез булган ди. Бите кутырлы,борыны озын,авызы кәкре,колаклары әрекмән яфрагы кадәр булган ди.Аннан кешеләр бик тә көлгәннәр ди. Шуңа күрә кыз авылдан бик еракка, кешеләр яшәмәгән җиргә китәргә булган. Бара торгач,караңгы урманга килеп чыккан. Шунда челтерәп аккан инеш янына тукталып су эчкән.Кувшинына су тутырып алган да, юлын дәвам иткән. Шунда могҗиза булган.

-Сезнеңчә нәрсә булды икән, уйлап карагыз әле.. (җаваплар тыңлана)

-ничек итеп кыз матурланды икән?

 Аз гына баргач,аягын авырттырган аюны очраткан. Кыз аның аягын дәвалаган.Ә аю рәхмәт әйтеп,бал белән сыйлаган.Балны бер-ике кабуга кызның авызы һәм колаклары үз хәленә кайткан. Шуннан соң кыз сулган чәчәккә су сипкән.Чәчәкнең хуш исен иснәгәч,борыны матурланган ди.Ә бу үзгәрешләрне кыз үзе сизмәгән.Бара торгач, күзләре яшьләнгән боланны очраткан. Боланга да ярдәм иткән кыз.Ә болан кызның битләрен ялаган. Кызның битләре дә чистарган. Соңыннан ул сусаган бөркеткә су эчергән. Бөркет чибәр егеткә әйләнгән дә кызга болай дигән:

-Рәхмәт чибәр кыз,син бик изге күңелле икәнсең!

Кыз бу сүзләрне ишеткәч елап җибәргән.Ул үзенең матур булуына ошанмаган. Шуннан соң егет аны янәдән ишеш буена алып килгән. Кыз суда үз шәүләсен күреп,хәйран калган ди.Егет белән гаилә корып әле дә матур яшиләр ди...

-Ә хәзер укучылар,әйдәгез, сүзне балаларга бирик әле. Рәхим итегез кызлар. Ә сез төп фикерне ачыкларга тырышыгыз. Ул фикер бүгенге дәресебезгә туры килерме икән?(өзек күрсәтелә)

-нинди фикер ишеттегез? Димәк кеше кайчан матур була икән?

( алдан әзерләнгән бала шигырь укый)

IV. Рефлексия. Әйдәгез, түгәрәккә басыйк һәм учларыбызны сыйпап бер беребезгә матур теләкләребезне җиткерик( түгәрәккә басып, елмаеп бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр). Шуннан соң “Адым саен елмаю, адым саен матурлык” җыры тыңлана.

 

Сокланмыйча мөмкин түгел

Шушы матур дөньяга.

Яшьлектә дә, картлыкта да

Тормышыбыз гел ага.

Дөнья иркен, илләр тыныч

Тагын безгә ни кирәк?

Әти-әни, туганнарыбыз –

Безнең иң якын терәк.

Матурлыкны күрер өчен,

Кирәк күңлебез күзе.

Күктә балкыган кояш та

Матур түгелме үзе?

Матурлык һәрбер адымда

Кирәк күрә белергә.

Матур булып, бәхет тоеп,

Яшисе иде бергә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дөньяны коткарыр бары Күңелләр матурлыгы..."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 551 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.11.2015 2960
    • DOCX 21.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиганшина Джамиля Хазиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 13864
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 523 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Мини-курс

Современные методики базальной стимуляции и развивающего ухода для детей с тяжелыми множественными нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек