Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Доклад "Бала- гаиләнең көзгесе

Доклад "Бала- гаиләнең көзгесе


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Бала – гаиләнең көзгесе.

(Ата-аналар җыелышында чыгыш)

2015,июнь . Телефон (88553) 379763

Әлмәт районы Габдрахман урта белем бирү мәктәбенең югары квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы Ганиева Миләүшә Тәлгать кызы, эш стажы 22 ел.


Кешеләрне кеше итү өчен,

Җирдә иң беренче сөю кирәк.

Кешеләрне, җирне яратуда

Әти-әни – иң беренче үрнәк.

Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.

Баланы ничек итеп тәрбияләргә соң? Мәшһүр мәгърифәтчебез Р. Фәхретдин тәрбия темасына багышланган хезмәтендә яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үз эченә укытучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә, дигән.Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында ул болай ди: “Алтыннан да кыйммәтле,оҗмах нигъмәтләреннән дә дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык булмас.”.

Һичшиксез, бала тәрбияне гаиләдә ала. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр , ди халык. Ата-ананын шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгаләмәсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ягъни балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга беренче чиратта өлкәннәр ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп, шуның тәэсирендә үсә, тәрбияләнә.Безнең кайсыбыз гына балаларын тәрбияле,әдәпле итеп күрергә теләми икән?

Моны тормышка ашыру өчен гаилә тәрбиясе белән мәктәп тәрбиясен бер юнәлештә, бер үк юлдан алып барырга кирәк. Димәк , бу ата-аналарның да,укытучыларның да уртак эше булырга тиеш.

Шулай да бала тәрбияләүнең иң зур өлеше әниләргә туры килә. “Бала тәрбияләү – ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы. Ана кеше балалары белән тигез, тыныч тавыш белән сөйләшергә,аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә, үзенең балаларын кечкенә чактан ук кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтергә тиеш” – ди Р.Фәхретдин.

Әйе, ана мәктәбе- гомерлек тәрбия чыганагы ул. Ананың көче – аның алдан күрә белүендә, зирәклегендә, гаиләдәге барлык мөнәсәбәтләрне җайга сала белүендә. Ләкин барысы да ананың нинди булуына, баласы белән нинди мөнәсәбәттә торуына бәйле. Юкка гына: “Ана сөте белән кермәгән ,тана сөте белән кермәс” димәгән бит халык. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри : ана тәрбиясе һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл, дигән.

Хәзер ата-аналарның күбесе “дөнья куа”,ягъни баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә,тәмле ашатырга, сораган әйберне алып бирергә тырыша,күбрәк матди якны кайгырта. Шул сәбәпле аларның бала тәрбияләргә вакытлары калмый. Ә бит, ата-ананың тәрбиясе, үз-үзен тотышы бала тәрбияләүдәге роле гаиләнең дәрәҗәсен билгели.

Гаилә баланы җәмгыятькә алып керә, баланың шәхес булып формалашуын тәэмин итә. Баланы ашатып- эчертә,сәламәтлеген ныгыта,дөньяны танып белергә өйрәтә, талантын ача. Бала үзе эшләгән уңай һәм тискәре гамәлләргә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга өйрәнә. Гаиләдәге матур традицияләрне күреп үсә, мөстәкыйль тормышка әзерләнә.Сухомлинскийның үтемле сүзе бар: “Бала – гаиләнең көзгесе. Су тамчысы кояшта ничек күренсә, әти-әнинең әхлакый йөзе дә балада шулай чагыла”

Хөрмәтле ата-аналар!

Авыл җирлегендә баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен шартлар бармы?

Әлбәттә,авыл җирлегендәге тормыш шәһәрнекеннән аерыла.Ләкин бу авылда әхлаклы, зәвыклы шәхес тәрбияләп булмый, дигән сүз түгел. Авылда кино-театрларга йөрергә ,төрле ял итү чараларында катнашырга мөмкинлекләр зур түгел. Тик һәр нәрсәнең уңай ягы булган кебек,авыл тәрбиясенең дә уңай яклары шактый. Авыл баласы табигать кочагында үсә.Ә табигать –могҗизалар кыры ул.Табигатьне аңлый, тыңлый белгән бала начар булып үсмәс.Тарихка күз салсак, күренекле шәхесләрнең күпчелегенең чыгышлары авылдан булуы шуны дәлилли.Безгә дә авылыбыздан чыккан,танылган шәхесләребезне, Габдрахман авылының горурлыгы, РТ президенты ярдәмчесе Шәфәгат Фахразый улы Тахаутдинов, шагыйрә Энҗе Мөэминова, ОАО “Нижнекамшина” директор урынбасары Шарафеев Загид Фоатович һәм башкаларны санап китәргә була.

Без халкыбызның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, үзенчәлекле тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын,яхшы гамәлләрен бала тәрбияләүдә юлдаш итик.Балаларыбызга табигатьне күрә, аңлый белергә өйрәтик, зәвыклы, әхлаклы шәхесләр тәрбиялик. Моның өчен авыл җирлегендә мөмкинлекләр чиксез.Сабый тәпи йөри башлау белән тирә-юнь белән таныштыру башланса,әни кеше сабыена һәр үлән,кош-корт,кояш,болытлар,агачлар,кешеләр белән таныштырып барса, табигатькә чыккач,өлкәннәрнең спиртлы эчемлекләр белән үзләре генә утыруына кайтып калмыйча, балалар белән төрле уеннар уйнап, файдалы үләннәр,җиләк,гөмбә җыйсалар,каен суы җыярга балалар белән бергә барып,агачка зыян салмыйча гына алу ысулларын өйрәтсәләр,шәһәрдәге мавыктыргыч чагалардан бер дә ким булмас иде. Бала бакчада үзе җиргә орлык салып, су сибеп кишер яки кыяр үстерсә(өлкәннәр ярдәме белән) бик зур канәгатьләнү һәм горурлык кичерә. Хезмәтнең яхшы тәрбия чарасы икәнен без беләбез.

Танылган педагог В.А.Сухомлинский болай дигән: “Шатлык хисе көч куя,тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас.Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел.Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп,үзләре эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр.”

Хезмәттә тәрбияләнгән баланың сәләтле,нәтиҗәлелеккә омтылучан, мөстәкыйль,эшкә иҗади якын килеп, дөрес карарлар кабул итә белүче,рухи һәм физик яктан сәламәт, көндәшлеккә сәләтле шәхес булып үсүе шиксез.

Әти-әниләре белән чаңгыда кышкы урман табигатен, җәнлекләрнең кышкы тормышын күрү бик күңелле аттракционнар белән дә тиңләрлек түгел. Һәр ата-ана кечкенәдән үк балага матурлыкны күрә белергә, аны сакларга өйрәтергә тиеш. Бүгенге көндә бу бик гади һәм кирәкле әйберләрне белүче ата-аналар бар һәм алар арта баруы аеруча сөенечле.

Чыгышым ахырында әти – әниләргә фикер ияләреннән берничә киңәш:

-үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма;

-эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән азат итү була;

-баланы рәхмәтле булырга өйрәт,синең яратуыңа шундый ук җавап булмаса, баларыбызның үзләре турында гына кайгыртып,үз ихтыяҗларын өстен куеп яшәүләрен көт тә тор;

-балаларга гына түгел, сиңа да уңай ,яхшы булсын, синең кайгыларың аларны да борчысын;

-баланы байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.

Бүгенге укучыларыбыз − мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддин күрергә теләгән, бөтен яктан да үрнәк балалар булып җитешсеннәр һәм, халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, ул хыялланган зур шәхесләр булып үссеннәр иде, ә сезгә, ата-аналар, балаларыгызга игътибарлырак булыгыз,алар сезнең белән горурланып, сездән үрнәк алып үссеннәр.Гаилә белән мәктәп кулга-кул тотынып эшләгәндә, бу теләкләребез тормышка ашуына, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигем юк.




Автор
Дата добавления 08.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров389
Номер материала ДВ-242089
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх