Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыДоклад "Балалар бакчасында милли тәрбиянең әһәмияте"

Доклад "Балалар бакчасында милли тәрбиянең әһәмияте"

Скачать материал

Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле

И.В.Гаянова,1 категорияле тәрбияче.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе

Богады балалар бакчасы

Милли мәгариф шәхеснең  җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга үтәлергә тиешле васыять итеп тапшырыла.

Бүгенге көндә,ФДББС шартларында, бу сыйфатларны рмалаштыруның үзәге, сүнмәс учагы булып мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы  тора. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас”, – ди татар халык мәкале.Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле - сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Чишмәнең башы исә туган якта башлана.

Туган якны өйрәнү бурычларын  гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, белем-тәрбиянең эчтәлеген, метод һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

Теоретик базаның булмавы тәрбия процессын катлауландыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү,туган якны ойрәнү  буенча махсус эш үткәрү зарурлыгы һәм теоретик базаның булмавы каршылык  тудыра.

Бу каршылык тикшеренү проблемасын ачыкларга ярдәм итә:  Бүгенге шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шушы юнәлешләрдә эшне ничек нәтиҗәле һәм максатчан итеп оештырырга була?

 Тикшеренү максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган җиренә, иптәшләренә, туганнарына, төрле милләт халкына булган хисләренең ролен теоретик нигезләрдә һәм  эксперименталь рәвештә тикшереп карарга.Тикшерү өчен проеклаштыру методын сайларга.

   Тикшеренү объекты: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган якка мөнәсәбәт,патриотизм,милли тәрбиянең ролен ачыклау;

   Тикшеренү предметы: милли патриотизм  тәрбияләү процессында төрле эш формаларын куллану.

  Тикшеренү гипотезасы: милли патриотизм  тәрбияләү билгеле бер шартларны тормышка  ашырганда уңышлы булачак:

-       тәрбия процессы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле милләт халкына мәхәббәт тәрбияләү төшенчәсе эчтәлеген исәпкә алганда тормышка аша;

-       эш формалары эчтәлекле һәм кызыксындыручан итеп сайлаган очракта;

-       әби-бабаларыбызның үткән тормышы,йола,гореф-гадәтләре, туган җиребезнең күренекле кешеләрен  өйрәнү  этаплап алып барылса;

Максаттан һәм гипотезадан чыгып, түбәндәге бурычларны куйдык:

-       тикшеренү проблемасы буенча педагогик, методик әдәбиятны өйрәнү, алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышу һәм анализлау;

-       мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гуманлы хисләр тәрбияләү үзенчәлекләрен билгеләү;

-       балаларның милли патриотизм, милли мәдәни-тарихи белемнәре  күрсәткечләрен һәм дәрәҗәләрен ачыклау;

-       эксперименталь рәвештә туган телгә, якка  мәхәббәт тәрбияләү методикасын тикшереп карау. 

   Куелган бурычларны чишү өчен кулланылган тикшеренү методлары:

-       өйрәнелә торган проблема буенча педагогик әдәбиятны теоретик анализлау;

-       педагогик эксперимент (констатация, формалаштыручы, контроль этаплар);

-       балалар эшчәнлеген күзәтү;

-       эшчәнлек продуктларын өйрәнү;

-       тәрбиячеләр белән эш алып бару;

-       әти-әниләр белән эш;

-       балалар белән эш;

-       кызыксындыручан оешмалар белән эш;

         Тикшеренү эшенең фәнни яңалыгы  түбәндәгечә:

-       мәктәпкәчә чорда туган телгә,туган якка  мәхәббәт тәрбияләү;

-       балаларның төрле милләт халкына булган мөнәсәбәтләрен билгеләү;

-       милли җанлы шәхес сыйфаты  буларак  үз милләтенә һәм башка милләт халкына  булган карашларын формалаштыруны теоретик нигезләү һәм эксперименталь тикшерүне проект методы аша өйрәнү;

         Яклауга түбәндәге положенияләр чыга:

1.Мәктәпкәчә тәрбиядә милли тәрбиянең ролен билгеләүдә проектлар;

“Туган телем-иркә гөлем”,“Милли бизәкләр”,”Иң тәмле ашлар-милли ашлар”

“Авылым һөнәрчеләре”,“Пар чишмә”,“Заман гаиләсе”,“Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез”

2.Мәктәпкәчә чор – патриотик хисләр,  шул  исәптән  халыклар арасында дуслык тәрбияләү өчен иң сензетив период булып санала. Шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаштыру;

3. Милли патриотизм  тәрбияләү максаты белән мәктәпкәчә учрежденияләрдә төрле эш формалары куллану;

Балалар бакчасында милли  тәрбияне проектлаштыруда  тәрбияче роле:

-       Методик әсбаплар булдыру.

-       Туган авылыбыз тарихы турында мәгълүмат туплау.

-       Милли тәрбия бирү эшен еллык планда чагылдыру.

-       Иҗади төркем белән куелган максатны тормышка ашыру буенча системалы эш алып бару.

-       Төрле оешмалар белән эш планы төзегәндә дә милли тәрбиягә игътибар бирү.

-       Проблема буенча методик берләшмәләрдә чыгыш ясау.

-       Ата-аналар  белән тиешле дәрәҗәдә эшләү.

-       Күргәзмәләр, конкурслар оештыру.

-       Милли үзәкләр булдыру.

Балалар бакчасында  туган якның милли мәдәниятын  өйрәнүдә оештырылган эшләр:

-       Педагогик киңәшмәләр, мини конференцияләр,семинар-практикумнар.

Сәнгатьле укулар,консультацияләр;

-       Танылган якташлар  белән очрашулар;

-       Туган якны өйрәнү  буенча перспектив планнар төзү, методик киңәшләр эшкәртмәсе булдыру, ачык шөгыльләр, методик берләшмәләр, бәйге-конкурслар оештыру;

-       Үз белемен үстерү эшен камилләштерү, югары дәрәҗәдәге тәҗрибәләр белән уртаклашу;

-       Альбомнар презентация төзү,милли дидактик уеннар ясау;

Балалар бакчасында  милли тәрбия  өйрәнү системасын проектлаштыруда балалар белән оештырыла торган эшләр:

-       Шөгыльләр, әңгәмәләр, максатлы сәяхәтләр;

-       Бәйрәм иртәләре, тематик кичәләр; музыкаль әдәби кичәләр, викториналар, конкурслар; күргәзмәләр;

-       Авылдашлар,өлкәннәр белән очрашулар; җыелышлар;

-       Әкиятләр сәхнәләштерү һ.б.

Балалар бакчасында туган якны  өйрәнү системасын проектлаштыруда әти-әниләр белән оештырыла торган эшләр:

-       Традициягә кергән һәм кермәгән алымнар кулланып төркем белән һәм гомуми җыелышлар үткәрү, төрле ситуатив мәсьәләләр чишү, мастер класслар;

-       Мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр, күңел ачулар, тематик кичәләр,

музыкаль әдәби кичәләр, викториналар үткәрү;

-       Гаилә шәҗәрәсе, йолаларын өйрәнү;

Балалар бакчасында милли тәрбия өйрәнү системасын проектлаштыруда җәмәгатьчелек белән эш:

-       Мәктәп, мәчет,китапханәләр бердәм эшчәнлек;

-       музейларга сәяхәтләр;

-       авыл мәдәният йорты белән бердәм эшчәнлек;

Балалар бакчасында  милли тәрбия  өйрәнү системасын проектлаштыруда  эшне анализлау,милли тәрбиянең ролен ачыклау:

Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомум кешелек кыйммәтләренең нигезе. Димәк,  балаларны кечкенәдән үк үз халкының , үз туган җиренең  үзенчәлекләре белән таныштыру гомум кешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп, үзләренең белем бирү программасын төзи, раслый һәм тормышка ашыра. Бу очракта, һичшиксез, мәктәпкәчә белем бирү программасының инвариант (үзгәреш кертелми торган, гомуми күләмнең 60% ыннан ким булмаган) һәм вариатив (белем бирүдә катнашучылар төзегән – 40% тан артык булмаган) өлешләрдән торырга тиешлеген истә тоту зарур. Этник-мәдәни ихтыяҗлар, милли төбәк үзенчәлекләре программаның вариатив өлешендә чагыла. Әлегә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен бердәм үрнәк белем бирү программасы расланмаган, рәсми реестрга кертелмәгән. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, төп норматив документларны файдаланып, әлегә үз программаларын төзи һәм эш юнәлешләрен билгели ала.

Программа эчтәлеге балаларны шәхес буларак формалаштыруны, аларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулардан чыгып ,без, ”Туган якны өйрәнәбез” милли-региональ тәрбия программасын төзедек. Вариатив өлештә куелган, балаларда  милли үзаң тәрбияләү, халык педагогикасы нигезендә әдәби-әхлак нормалары тәрбияләү  максаты н куйдык.

Безнең  милли-региональ “Туган якны өйрәнәбез”   тәрбия программасының   фәнни яңалыгы  түбәндәгечә:    милли җанлы шәхес сыйфаты  буларак  үз милләтенә һәм башка милләт халкына  булган карашларын формалаштыруны үз  туган җирен  хөрмәт итүче  патриот, мәдәни белемле шәхес тәрбияләүдән башлау. “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, иң элек үз телеңнең грамматикасын яхшы белсен”. ... дигән халкыбызның бөек шагыйре Г Тукай.Балаларны ана телендә яхшы итеп сөйләргә өйрәтү,тел системасының фонетик,лексик,грамматик төзелешен формалаштыру,бәйләнешле сөйләм үстерү максатыннын, “Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик комплектын кулланабыз.УМК балаларга телебезнең матурлыгын,байлыгын аңларга,үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләргә,туган җиребезгә,телебезгә  мәхәббәт,әти-әниләргә,өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә,тыйнаклык,шәфкатьлелек кебек сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Балаларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләү  туган телебез һәм әдәбиятыбызның чишмә башында торган бөек шәхесләребез турында мәгълүмат бирүдән башлана,шагыйрьләребез,язучылар әсәрләре белән таныштырудан башлана.Болар сойләм үстерү шөгыльләре вакытында,режим моментларында, “Туган телем-иркә гөлем”проекты кысаларында башкарылды.  Апрель ае – Тукай ае. Балалар белән бергәләп, сөекле шагыйребез хөрмәтенә махсус рәвештә шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек, балаларга зур шатлык китерде, ул аларның хәтерләренә тирән уелып калды. Татар халкының милли мәгариф системасы электән килгән “яхшы, мул тормышта яшәү өчен, кеше, иң беренче чиратта, белемле һәм тәрбияле булырга тиеш” дигән акыллы фикергә таянып эш итә. Бу фикер бөтен мәгърифәтчеләр өйрәтмәләренә барып тоташа, белем бирү белән тәрбия бирүне бәйләп алып бару принцибын алга чыгара. Күп милли мәдәниятле Россия шартларында башка милләтләр мирасы белән таныш булу зарур.Курше республикалар турында да мәгълүматлар туплап альбомнар ясадык,шөгыльләр вакытында ,режим моментларында  да аларны еш кулланабыз.

Без,Богады “Кояшкай балалар бакчасында мирас булып буыннан буынга күчеп килә торган байлыкка зур игътибар бирәбез. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең бик матур һәм истәлекле үтә.

 Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Татар халкында  “Аулак ойләр”, “Кичке уеннар” аша аларның күбесе буыннан буынга тапшырылган, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелгән. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр – милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор.

   Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшь буыннарга  өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә,балалар дә шулай яшәргә күнегәләр. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди уенчыклар белән уйнавын, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм башкаларны колачлый. Шуны исәпкә алып, бакчабызда “Заман гаиләсе”проекты кысаларында гаилә шэҗәрәләре күргәзмәсе, “Заман гаиләсе” бәйгесе үткәрелде.

    Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Шуңа күрә без дә үзебезнең “Кояшкай “ балалар бакчасында әти-әниләр белән, әби-бабайлар катнашында   милли бәйрәмнәр үткәрәбез: “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “ Сөмбелә”, “Карга боткасы”.            

   Әниләр милли ашларны хәзерләү традицияләрен яшь буынга турыдан – туры тапшыру вазифасын башкарсалар, алар үз осталыкларын кызларына тапшырып кына калмыйча, бу эшчәнлекне бергәләп тагын да камилләштерсәләр –халкының киләчәгедә дә  матур булыр. “Ягез,эле әниләр”уеннарын да милли рухта үткәрәбез.Оста әниләр үз һөнәрләрен кызларына бәйгеләрдә  күрсәтәләр.

  Әти-әниләр үрнәгендә һәм йогынтысында милли киемнәрнең кайберләре әкренләп кире тормышка кайтарыла  башлады. Калфаклы, ак яулыклары кызлар, чигүле түбәтәйләрне егетләр бәйрәмнәрдә генә түгел, башка вакытларда да гадәти күренешкә әверелеп бара. Балаларыбызны “Татар егете,татар кызы”,“Бию мәйдан”,“Йолдызлык”,”Без бергә”(Театр мод) конкурсларына катнаштырып милли киемнәребезнең матур үрнәкләрен курсәттеләр. Әти-әниләрнең милли традицияләребезне саклаудагы роле балаларны төрле эшчәнлектән тыш чараларга тартуда да күренә. Алар үзләренең балаларын, зур сабырлык белән  төрле конкурсларга әзерлиләр. Милли юнәлештәге “Кулъяулыгым –бүләгем” конкурсында да матур чыгыш ясап,чигү сәнгатенең югарылыгын күрсәттеләр. “Милли бизәкләребез” проектын йомгаклап ата-аналар өчен мастер класс үткәрдек. Бу методик эшчәнлек нигезендә,беренчедән яңа технология-фасилитация алымын өйрәнү булса,икенчедән,милли бизәкләрне җайлы,уңайлы чаралар ярдәмендә төшерергә өйрәнүята.Әлеге чара ата-аналар белән аралашуда компетынтлылык,профессиональ осталык,милли бизәкләр өйрәнүне кызыклы итеп оештырырга мөмкинлек бирде.Тәрбиячеләребез “Милли курчаклар” конкурсында катнашып,башкорт,мордва, рус киемнәренең матур үрнәкләрен булдырдылар. “Туган –җирем Татарстан” информация почмагын бай,зәвыклы  материаллар белән тулыландырдылар,милли лэпбуклар эшләделәр. Бу мисаллар барысы да әгәр теләк булса, күңел бирелсә, милли гореф-гадәтләребезне саклап кала алуыбызны күрсәтә.

Без үз эшебезне татар халык авыз иҗатына, милли горефгадәтләренә,  уеннарына да зур игътибар итәбез, һәм шул юнәлештә эш алып барабыз. “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” проектын башкарганда  бик күп бишек җырлары, әкиятләр, табышмак –сынамышлар, мәкаль, әйтемнәр тупладык. Көн дәвамында, эшчәнлек барышында, саф һавада йөргәндә, уйнаганда татар халык авыз иҗатын киң кулланабыз.. Балаларда татар халык уеннарына да кызыксыну уятырга торышабыз. Безнең якларда яратып уйнала торган җырлы – сүзле  уеннарда: “Чума үрдәк – чума каз”, “Миңлебай”, “Күрсәтәле үскәнем”, “Йөзек салыш”,“Кәрия – Зәкәрия”, “Без, без, без идек”  теләп катнашабыз. Бу уеннар милли тәрбия чарасы. Халкыбыз гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар балаларга үз көченә ышаныч, күмәклелек, ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатларда тәрбияли. Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау- сәламәт булып үсүләрендә уеннарның әһәмияте бик зур.

 Халкыбызның рухи байлыгын, тарихи-мәдәни мирасын түкми-чәчми яшь буынга җиткерү  өчен, музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Татар халкының мәдәнияте белән даими таныштырып тору өчен безнең үзебезнең  балалар бакчасында  дә “Туган як”  мини-музее бар.Музей кечкенә булса да эчтәлеге бай. Туган  авылыбыз  тарихын чагылдырган экспанатлар җитәрлек.Тәрбиячеләр белән берлектә түбәндәге альбомнарны ясадык: “Богады  авылы: халкының үткәне һәм хәзерге тормышы”, “Авылыбызның күренекле кешеләре”, “Ачык сандык”, “Авылым һөнәрчеләре”.Кечкенәләр төркеме балалары белән  музейдагы җиһазлар, аларның исемнәре,  белән таныштырсак, ә зурлар төркемендә аларның тарихи эзлеклеген күрсәтергә тырышабыз.Баларга туган як музеена карата горурлык хисе тәрбияләүне куйган максатларыбызга ирешергә тырышабыз. Соңыннан музейда күргән-белгәннәре турында әңгәмә корабыз.

Мәктәп бинасында урнашкан “Туган як”музеенда да,Актаныш районы “Туган як”  музеена да  балалар белән  экскурсиягә барабыз,  күргәзмәләр белән танышабыз.  Милли тәрбия  – ул, әлбәттә, иң элек туган яктан башлана. Үзенең газиз нигезе турында сөйләшүне һәркем ярата. Шуңа күрә без дә әти-әниләрне туган якка багышланган бәйрәм чараларына  чакырдык, бергәләп балаларга туган җир кадере хакында сөйләдек.Авылыбыз зур,5 авылны(Иске Богады, Яңа Богады,Солтангол, Яңа Җияш,Югары Богады)берләштерә.Истәлекле,тарихи  матур урыннар, челтерәп аккан чишмәләр күп, шуларның берсе “Пар чишмә”. Ул чишмә матур,ләкин һәрвакыт тәрбия сорый. Без Чишмә урамы ата-аналары берләшеп  чистарту өмәләре ясыйбыз, “Карга боткасы”, “Кече сабантуй”, “Яңа елны каршылау” бәйрәмнәрен  шушы чишмәнең  самавыр борыныннан агып чыгып, кешеләрнең тәннәренә сихәтлек бирә  сулары янында үткәрергә яратабыз.

 Без – бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр бу мәсьәләгә аеруча игътибар күрсәтергә тиешле. Чөнки нәкъ менә сабый чакта, дөньяга караш формалашканда баланың кальбенә үз милләтенә, диненә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт орлыклары чәчеп калдыру кирәк.

  Кыскасы,  милләтебез тарихы һәм мәдәнияты - балалар өчен бик кызыклы өлкә. Кызыксынулары көчле булганга, өйрәтү, аңлату да җиңелгә килә. Шул рәвешле безгә, әлеге кызыксынудан файдаланып, сабыйларда милли узаң, горурлык тәрбияләү мөмкинлеге бирелә. Ә аннан дөрес файдалана белү безнең иҗтиһатыбыз дәрәҗәсен күтәрә.

Шулай итеп, бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашу  зарур.  Шунлыктан балаларны бакчада тәрбияләүдә туган якны, туган телебезне ,халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора.Без мәктәпкәчә белем бирү хәзмәткәрләре ата-аналар белән берлектә  кешелекле,милли аңлы шәхес,сәламәт рухлы патриот тәрбияли алсак,милли тәрбиянең роле шунда күренәчәк. 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад "Балалар бакчасында милли тәрбиянең әһәмияте""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель организации

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 494 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.09.2019 2978
    • DOCX 33.2 кбайт
    • 32 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гаянова Ильфира Вагизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гаянова Ильфира Вагизовна
    Гаянова Ильфира Вагизовна
    • На сайте: 4 года и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3053
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Здоровьесберегающие технологии в физическом развитии дошкольников и их применение в условиях ФГОС ДО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 72 человека из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 1 775 человек

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для дошкольников

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 326 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 959 человек

Курс профессиональной переподготовки

Управление образовательной организацией дошкольного образования

Руководитель дошкольной образовательной организации

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Профориентация детей и подростков

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Эффективное создание и продвижение школьной газеты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе