Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Доклад ко Дню матери

Доклад ко Дню матери


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Дөньяның матурлыгы - әниләрдә!

(Әниләр көненә багышланган чыгыш )


Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле әниләр,укытучылар, укучылар!

Әниләр, нәнәйләр! Сезне бәйрәмегез – Аналар көне белән чын күңелдән котлыйм. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның кадер-хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын.

Кадерле укучылар! Без бүген газиз әниләребезне зурларга,аларга үзебезнең ярату хисләребезне җиткерергә җыелдык. Календарьга бәйрәмнәр өстәлә, яллар арта тора. Күптән түгел тагын бер бәйрәм – Аналар көне пәйда булды. Дөньяда инде бу бәйрәмне күптән билгеләп үтсәләр дә, Россиядә әле ул 1998 нче елда гына барлыкка килде. Әлегә кадәр без 8 нче мартны Әниләр бәйрәме дип йөри идек. Ләкин бу дөреслеккә килеп бетми, чөнки 8нче март – апалар, сеңелләр, әниләр,әбиләр - барлык гүзәл затлар бәйрәме. Ә ноябрьнең соңгы якшәмбесе – бары тик Әниләр көне генә.Чөнки бөтен кешенең дә әнисе була, дөньяда әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә изге кеше юк.

Әнкәй! Җир йөзендәге иң матур, иң назлы, сихри көчкә ия исемдер, мөгаен. Әнкәй сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә,күңелләрдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый. Яшенле яңгыр астында калып чыланганда, кемдер бик нык рәнҗеткән вакытта, урамнан каш-күз җимерелеп кайтып кергәндә кайсыбыз гына әниләргә сыенмаган да, кем генә үзенә юатучы тапмаган.Ана – дөньяда иң бөек зат.Бала дөньяга килгәнче, ул аны тугыз ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага.

һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка, суга керергә дә әзер.Ана кечкенәсенә зур өметләр баглый, хыялында аны иң акыллы, иң матур, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай түгел шул.

...Бер малаен, ике кызын яшь килеш тол калып тәрбияләп үстергән бер апаны районда үз йортында яши торган улы, авылдагы тормышын бетертеп, йорт-җирен, хайваннарын саттырып, үзе янына торырга алып китә.

Ике-өч ел вакыт үтә. Йорт-җир, сыер-сарыклар, бәрәңге һәм башка әйберләр сатудан җыелган акча беткәч, ананы улы гаиләсендә яратмый башлаганнар. Зур йортның хуҗасы булган малае бер көнне әнисенә:

- Әни, моннан соң син һәр өч балаң йортында чиратлап тора башларсың инде, -дигән. Әнисе улына бу сүзләре өчен рәнҗегән һәм:

  • -Шушы сүзне әйткән телең сөйләшә алмасын иде,- дип елаган.

Берничә ай үткәч, бу апаның малаеның баш миенә кан сава һәм ул сөйләшә алмый башлый. Бер елдан соң , апаның малае аякка баса басуын, әмма сөйләшә алмый.Әнисенең әйткән сүзләре, күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең хәерле сәгатенә туры килгәндер. Ярый әле әлеге апаның малаен да улы, чәчкән яхшылыгың да һәм явызлыгың да үзеңә кире кайта, дигән бумеранг законына нигезләнеп, картайган көнендә чиратка салмаса. Булмас димә, дөнья бу. Балалар, киптергеч кәгазе кебек, ата-ананың һәр сүзен, кыланышларын үзләренә сеңдереп баралар.

Бу урында халык хәтерендә сакланган бер легенданы китерү урынлы булыр.

Урта яшьләрдәге хатын иренең өлкәнәйгән әнисен чит күрә башлый. Хатын иренә әбидән котылырга кирәклекне һәр көнне колагына тукып тора. Бу ир, сабырлыгы беткәч, әнисен чанага утыртып кырга чыгып китә. Иргә кечкенә малае да иярә. Яшь һәм таза ир әнисен, чанага утырткан килеш, ташлап калдыра һәм малае белән кайту юлына борыла. Бераз баргач, малай әтисенең кулына кагылып елый башлый. Әтисе аннан ягымлы гына итеп:

  • Ник елыйсың, улым?- дип сорый.

  • Әти, әйдә чананы кире барып алыйк. Син картайгач, мин сине нәрсәгә утыртып чыгарып ташлармын, - ди малай әтисенә. Шуннан соң ир айнып киткәндәй була һәм әнисен кире алып кайта.

Халкыбызның язылмаган, әмма буыннан-буынга мирас булып күчә торган канун-йолага караганда, балаларда ата-ана хакы зур, аеруча ана хакы. Риваятьләр әнә шул хакта сөйли.

...Бер ананы малае , кулына күтәреп хаҗга алып бара һәм алып та кайта. Кайтканнан соң, бу ир бер акыл иясеннән:

  • Бу гамәлемнән соң мин әни алдындагы бурычымны үтәп бетердемме, хәзер әнинең хакы миндә беттеме инде? – дип сораган. Акыл иясе тыныч кына тыңлап торганнан соң:

  • Бу гамәлең әниеңнең сине тапкандагы бер тулгагына да тормый, - дип җавап биргән.

Бу кыйссада әни хакының никадәр зур икәнлеге күренә. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, -дип юкка гына әйтмиләр.

Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйхиссәләмнән:Аллаһтан һәм аның пәйгамбәреннән соң иң итәгать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим дип сорагач, Пәйгамбәребез: “Әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең”,- дип әйтте. Ана хакы зуррак. Намаз укучы еракта яшәүче әнисенең кунакка килгәнен сизсә, сәлам биреп намаздан чыга ала. Әнисен каршылап, аны ашатып-эчертеп, тамагын туйдырып урнаштырганнан соң намазын дәвам итә. Әти белән әни кеше: ”Балам кил әле”,- дип берьюлы чакырса, бала әни кеше янына беренче барырга тиеш.

Бүгенге тормышыбыз никадәр ямьле булса да, безгә нәфрәт уятырдай вакыйгалар очрап тора. Сугыш чорындагы ятимнәр бер хәл,ә бүгенгесе көндә әти-әниләре исән булган күпме ятимнәр яши. Каян килеп чыкты соң кешеләрдәге бу шәфкатьсезлек? Үз баласыннан баш тарткан хатын-кызларыбызга безнең арада урын булырга тиеш түгел дә соң... Әмма алар бар, аларның саннары һаман арта тора... Ә бит аналар электән баласы хакына утка-суга кергәннәр, соңгы телемен сабыена каптырганнар.

Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь-яшь егет бер кызга гашыйк була. Аның мәхәббәтен сынар өчен сөйгән кызы егетенә: “Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер”,- дип әмер бирә. Гашыйк булып тилерер дәрәҗәгә җиткән егет әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: “Бик авыртмадымы, улым?”- дип сорый.Егет аңын җуеп егыла. Ана бала хакына барысын да эшләргә әзер. Ләкин соңгы вакытта тормышыбызда “изгелек”, “олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән-әле очрашып торабыз. Бүгенге көндә балалары тарафыннан кыерсытылып, авыр язмышларга дучар булган аналар бихисап. Нәкъ менә шушы сәбәп 1998 нче елда Россия президенты указы нигезендә Аналар көнен билгеләп үтүгә сәбәпче булды да инде.

Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйрәм тантанасында сезнең балаларыгыз – йөрәк парәләрегез чыгыш ясарга әзерләнде. Алар өчен көчлеләрнең дә көчлесе - әни, гүзәлләрнең дә гүзәле - әни, уңганнарның да уңганы - әни. Соклангыч сыйфатларны санап бетерерлек түгел.

Сүземне тәмам итеп, сезнең барыгызны да Әниләр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, сабырлык телим. Мәхәббәтегез сүрелмәсен, бәхетегез кителмәсен, рәхим – шәфкатегезне җуймагыз. Ана , әни булуыгыз белән горурланыгыз, хөрмәтле әниләр.


Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров118
Номер материала ДБ-336005
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх