Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Доклад "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү"

Доклад "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү

Халыкларны да, аерым затларны да бәхет

мәйданына алып бара торган юлларның иң

тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер.

Ризаэддин Фәхретдин.

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү – Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. Әгәр дә тәрбия “Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә?” дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәсә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.

ХХІ гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында:”Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, - дип, бик дөрес язган.

Яшь буында гуманлылык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи - әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф – гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.

Җәмгыятебезнең күпчелек өлешен тәшкил итүче яшьләрнең тәртибе, үз-үзен тотышы, әхлагы бүгенге көндә кемне генә борчымый икән? Яшьләр арасында сүлпәнлек, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият китапларыннан бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе бик күңелсез күренеш. Өлкәннәр тарафыннан балаларга карата да шактый кырыс, кинаяле сүзләр ишетергә туры килә.Алар бу кисәтүләрне артык өйрәтү, искелекне тагу, юкка бәйләнү дип кабул итсә дә, җәмгыятьнең тотрыксыз әхлагы, татар халкының киләчәге, милләтебез язмышы аларны да бик борчый. Минемчә, киләчәк кешесе алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләте өчен җаваплы, толерант, конкурентлыкка сәләтле, дини белемле һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш. Менә шушы асыл сыйфатларны үзеңдә булдыру, тәрбияләүдә һичшиксез якташыбыз, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче-галим, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре тормышта таяну ноктасын югалткан кешеләргә, аеруча яшьләргә ярдәмгә килер. Аларга гасырлар буена сыналган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикер, үзенчәлекле, беркайчан да актуальлеген югалтмый торган үзенчәлекле тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге әдәпсезлык, дорфалык, гамьсезлек, эчкечелек, вәхшилек чәчәк аткан вакытта яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юл – ул да булса әхлак тәрбиясе. Без мәктәптә дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнәбез һәм шулар нигезендә үзебезне рухи яктан баетабыз.

Хәзерге вакытта инглиз телен белергә теләүчеләр көннән-көн күбәя. Шулай да, күпләр телләр өйрәнүне модага иярү дип кабул итә. Чит телләр белү мөмкинлекләр ача, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияли. Һәрбер инглиз теле укытучысы укучыларын фәнгә ныграк тартырга, аларны төрле яктан өлгергән итеп күрергә тели. Моның өчен башта балаларда теләк уяту кирәк. Хәзерге заман шартларында бигрәк тә, халыкара мөнәсәбәтләр ныгыган вакытта, чит ил кешеләре безнең илне үз иткәндә, мәктәпне тәмамлаучыларга чит илгә барып укып яки эшләп кайтырга мөмкинлекләр туганда, бу аеруча мөһим.

Безнең мәктәптәге инглиз теле укытучылары да бер-берсенә ярдәм күрсәтеп,яңалык

уртаклашып эшлиләр. Соңгы вакытларда инглиз теленә игътибар көннән-көн арта.

Укучыларның физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү юнәлешендә өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә нәтиҗәле эш алып барыла. Укучыларыбыз “Хореография” һәм “Күңелле сәхнә” түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Бу юнәлештә соңгы елларда уңышларыбыз да байтак.

Адәм баласының иң зур байлыгы - аның тәне һәм җаны сәламәт булуда.“Сәламәтлек – зур байлык”, – дибез. Мәктәбебез үзенең төрле спорт ярышларындагы уңышлары белән районда билгеле. Милли көрәш, җиңел атлетика буенча да һәрвакыт алдынгы - лардан исәпләнә.Бүгенге көндә мәктәптә “Бадминтон”, “Баскетбол”, “Флорбол”, “Мини футбол” түгәрәкләре эшли.Аларда 50 укучы шөгыльләнә.Спорт түгәрәкләренә йөрү укучыларның әлеге спорт төрләре буенча күнекмәләрен генә ныгытып калмый, сәламәтлекләрен ныгытуда,буш вакытларын файдалы итеп уздыруга ярдәм итә.Түгә -рәкләрдә алган күнекмәләр укучыларга мәктәпне бетергәч тә,төрле уку йортларында укыганда да,армия сафларында хезмәт иткәндә дә кирәк була.Димәк, өстәмә белем бирү берләшмәләрендә шөгыльләнү – конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүнең төп шартларыннан берсе.

Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, конкурентлык итә алырлык итеп аны тормышка әзерләү - бүгенге дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.Безнең мәктәп коллективы бу бурычларны аңлап,балаларга төпле белем бирүдә яңа педагогик технологияләрне кулланып эшли.

Иптәшләреннән төрле күнекмәләре белән аерылып торган укучылар,интеллектуаль бәйгеләрдә, фәнни гамәли конференцияләрдә катнашалар.Әлеге чараларда башкалар белән ярышырлык,төрле аудиторияләрдә үзен күрсәтә алырлык шәхесләр тәрбияләнә.

Чыгышымны йомгаклап әти -әниләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: Без киләчәктә бөтен яктан да үрнәк балалар тәрбиялик, һәм алар халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үссеннәр. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк!


Укытучы: Шайхеразиева Ф.В








Автор
Дата добавления 07.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров129
Номер материала ДВ-507941
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх