Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад на региональном семинаре: "Предмет һәм метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү чаралары комплексы"

Доклад на региональном семинаре: "Предмет һәм метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү чаралары комплексы"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

АВТОНОМ ДӘҮЛӘТ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ТҮБӘН КАМА эретеп ябыштыру-монтаж көллияте”нең

Кама Аланы филиалы




Яр Чаллы дәүләт педагогик университетында оештырылган

«ФДББС (ФГОС) ны гамәлгә ашыруның актуаль аспектлары»

региональ семинарда чыгыш


                                         




Тема : «Предмет һәм метапредмет

нәтиҗәләрен бәяләү чаралары комплексы"







Түбән Кама эретеп ябыштыру- монтаж көллияте”

Кама Аланы филиалының татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәсәнова Гөлнар Айрат кызы


















2016



Кереш.

Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды.Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә.Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр.

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.

Метапредмет нәтиҗәләре  универсаль уку гамәлләре формалаштыру  программалары һәм   шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү   нигезендә формалаша.

Предмет нәтиҗәләре  һәр укыту предметының  аерым үзенчәлеген  һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны  үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.

Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп,  укучылар эшчәнлеген оештырганда  гына ирешеп була.Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул?   Бу  һәр уку чының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү. Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Тормыш таләбе бездән  иртәге  көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм  аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең приоритетлары булып тора.  Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килү - килмәвен чагылдыра.Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Уку нәтиҗәләрен тикшерү төрләренә агымдагы контроль, тематик һәм йомгаклау контроле керә. Йомгаклау контроле чирек, яртыеллык, ел эчендә укыту нәтиҗәләрен тикшерү формасында була. Теләсә нинди теманы өйрәнүнең уңышлылыгы алда бирелгән белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр укытучы укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, контрольдә тотмаса, ул алдагы укыту процессын дөрес һәм уңышлы итеп төзи, оештыра алмас иде. Моны ул диагностика ярдәмендә тормышка ашыра. Бу очракта контроль кисешләр (срез) үткәрелә. Кисеш үз чиратында баштагы белемнәрне соңрак алган белемнәр белән чагыштыру өчен кирәк. 

Белемне бәяләү чаралары комплексы - ул төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен бәяләү өчен диагностик биремнәр. Ул минимум ике биремнән торырга тиеш, берсе аның предмет нәтиҗәләрен, икенсесе метапредмет нәтиҗәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.



Авторлык эше: Түбән Кама эретеп ябыштыру- монтаж көллияте” нең Кама Аланы филиалының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Гөлнар Айратовна

  1. Исеме: Хикәя фигыльнең заман формалары

Класс: 6

Предмет: татар теле

Предмет нәтиҗәсе: хикәя фигыльнең заман формаларын аера һәм сөйләмдә куллана белү

Бирем:

- 1 уровень: Хикәя фигыльнең заман төркемчәләрен таблицага тутыр: бара, ачты, ошатмаган, сипкән, килә, ышана, ява, кайтачак, килер, сибәр, карый, орышыр, йоклар, күрәчәк, очты, күрә, җырлый, күрде, сөйли, тоткан, укыды.


Ачкыч1:

- 2 уровень: Фигыльгә заман кушымчалары өстәп яз: бар(х.з), оч(билгеле үт.з), күр(билгеле үт.з.), укы(билгеле үт. з.), кил(х.з.), кайт(билгеле к.з.), күр(билгеле к.з.), кар(х.з.), ышан(х.з.), яу(х.з.), кил(билгесез к.з.), тот(билгесез ут.з.).


Ачкыч 2: Бар(а), оч(ты), күр(де), укы(ды), кил(ә), кайт(ачак), күр(әчәк), кар(ый), ышан(а), яв(а), кил(ер), тот(кан).


- 3 уровень: "Тиздән әнием бәйрәме" темасына эшләнгән һәм эшләнәчәк гамәлләр турында хикәя яз.


Аналитик шкала:

- текстның төзек, эзлекле булуы;

  • теманың төгәл ачылуы;

  • җитәчәк, әзерләрмен, котлаячакмын, шатланачак, бирермен, булышырмын, сөйләштек, килештек кебек фигыльләр куллану күздә тотыла.



  1. Исеме: Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәре

Класс: 5

Предмет: татар әдәбияты

УУД (Метапредмет нәтиҗәсе): танып белү эшчәнлеге: әдәби әсәрне мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, текст белән эшли белү, эчтәлекне модельләштерү

Бирем: Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәре буенча 4 өлештән торган план төзе.


Аналитическая шкала:

эчтәлек якынча шушы калыпта тикшерелә:

1. Малайның әнисе тырыш: кояш белән тора, кояш белән ята.

2. Әнисе малайдан су алып кайтып бирергә үтенә.

3. Дөнья ямьсезләнә, кояшта тап барлыкка килә.

4. Малай хатасын аңлый, тап кими, ләкин тулысынча юкка чыкмый.



  1. Исеме: Алмашлык

Класс: 6 (татар төркеме)

Предмет: Татар теле

Предмет нәтиҗәләре: алмашлыкларның килеш белән төрләнешен куллану, аларның төркемчәләрен аеру һәм сөйләмдә дөрес куллану

Биремне формалаштыру: Алмашлыкларны дөрес формага куеп языгыз.

1нче дәрәҗә

Сез еракта, ләкин (мин)күңелем һәрвакыт (сез) белән. Мин (сез) бервакытта да телемнән төшермим. Мин (сез) сагынам, юксынам. (И. Гази)

Нигә инде (мин) аерды ул,

Нигә инде (ул) калдырды? (М. Җәлил)

Тикшерү инструменты. Ачкыч: минем, сезнең, сезне ,сезне, мине, аны

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1,2 хата , “3”- 3 хата.

2 нче дәрәҗә.

Биремне формалаштыру: Алмашлыкларның мәгънәләрен ачыклап, таблицага урнаштыр.

Алмашлыклар: ниндидер, аның, һичнәрсә, беркем, сезнеке, шушы, барысын, кайчандыр, һәркемнең, кайчан, сездән, мондый, ни өчен, минекендә

Тартым

алм.

















Тикшерү инструменты. Ачкыч:

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1,2 хата , “3”- 3 хата.

3 дәрәҗә.

Биремне формалаштыру: Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, текстны языгыз.

Әйтегезче , ... кызык ... дөньяда ?

...адәм дә ... турыда күп уйлана.

... исем, ...гыйлем , китап эзли ,

... кызык акчада , ди, ... малда .

(Н.Исәнбәт)

Тикшерү инструменты. Ачкыч: нәрсә, бу , һәр, шул , кайсы.

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1,2 хата , “3”- 3 хата.

  1. Исеме: Табышмаклар

Класс: 5

Предмет: Әдәбият

УУГ Метапредмет нәтиҗәсе (танып белү): күренешләрне билгеләре буенча чагыштыру, нәтиҗә ясау, классификацияләү (таблицага урнаштыру)

Биремне формалаштыру: мәгънәләре буенча табышмакларны ике төркемгә аерып языгыз.

Табышмаклар: 1. Дүрт кешегә бер эшләпә. 2. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк 3. Аягы бар, кулы юк, аркасы бар түше юк. 4.Аяксыз - кулсыз капка ача. 5. Карыйм да күрәм, борылам да көләм. 6. Почмакта бер суык кыш, исеме аның ... 7. Иртә килә, кич кайта. 8. Яз килсә киенә, көз килсә чишенә.

Ачкыч:

  1. Исеме: Исем

Класс: 5

Предмет: Татар теле

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану

Биремне формалаштыру: исемнәрне тиешле килешкә куеп языгыз.

1нче дәрәҗә

1. Бакча... чәчәкләр үсә. 2. Мин әни... яратам. 3. Без урам... чыгабыз. 4.Балалар мәктәп... кайталар. 5. Алсу... дәфтәре бик чиста.

Тикшерү инструменты. Ачкыч: бакчада, әнине, урамга, мәктәптән, Алсуның.

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1 хата , “3”- 2 хата.

2 нче дәрәҗә

Биремне формалаштыру: бирелгән исемнәрне чыгыш килешенә куеп яз.

Әни, туп, әтәч, укытучы, урман, күрше, урам, кояш, сатучы, дәрес.

Тикшерү инструменты. Ачкыч: Әнидән, туптан, әтәчтән, укытучыдан, урманнан, күршедән, урамнан, кояштан, сатучыдан, дәрестән.

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1,2 хата , “3”- 3 хата.

3 дәрәҗә

Биремне формалаштыру: Мәктәп сүзен төрле килешләргә куеп 6 җөмлә яз.

Тикшерү инструменты. Ачкыч: мәктәп, мәктәпнең, мәктәпкә, мәктәпне, мәктәптән, мәктәптә.

Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1,2 хата , “3”- 3 хата.



  1. Исеме: Сыйфат

Класс: 5

Предмет: Татар теле

Метапредмет нәтиҗәсе (танып белү): сыйфатларны танып белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану

Бирем: сыйфатларны билгеләре буенча чагыштыру, нәтиҗә ясау, классификацияләү (таблицага урнаштыру)

Кызыл, түгәрәк, баллы, шакмаклы, яшел, тозсыз, ак, әче, зәңгәр, тәмле.

Тәм

Төс









Ачкыч:

  1. Исеме: Хәл фигыль

Класс: 6

Предмет: татартеле.

Предмет нәтиҗәсе: хәл фигыль кушымчаларын таба һәм дөрес куллана белүләренә ирешү.

Бирем:

1 уровень: Бирелгән сүзләрдән хәл фигыльләрнең дүрт төрен дә ясап языгыз.

Киен,укыт,уйла,эшлә.

2 уровень: Хәл фигыльләрне табып астына сызыгыз,төрен билгеләгез.

1.Өй эчендә бер әби,үзенең оныгын мактый – мактый,аның чәченә тасма үреп маташа. 2. Без, малайлар, җыенеп беткәч, Кондызлы күлгә юнәлдек. 3. Чәйгә утырганчы,Зөфәр радионы борып куйды. 4.Күңелләрне тоташтырып,сүзләр суздым. 5. Кар төшкәч, тирә – як яктырып китте. 6. Җәй көне балалар туйганчы су коендылар.

3 уровень: Хәл фигыльнең төрләрен кулланып, “Балыкка бару”дигән темага 6 – 8 җөмләдән торган текст языгыз.

Инструмент проверки:

1 уровень: Киенеп,киенә-киенә,киенгәч,киенгәнче

Укытып ,укыта-укыта,укыткач,укытканчы

Уйлап,уйлый-уйлый,уйлагач,уйлаганчы

Эшләп,эшли-эшли,эшләгәч,эшләгәнче

5” – орфографик хатасыз,хәл фигыль кушымчалары дөрес ялганган,төгәл үтәлгән булса;

4” – орфографик хатасыз,хәл фигыль кушымчаларын ялгаганда 2 - 3 хата җибәрелсә;

3” – орфографик хатасыз,хәл фигыль кушымчаларын ялгаганда 4 - 5 хата җибәрелсә;

2” – 1 орфографик хаталы,хәл фигыль кушымчаларын ялгаганда 6 - 7 хата җибәрелсә.

2 уровень:1.Өй эчендә бер әби,үзенең оныгын мактый – мактый(II), аның чәченә тасма үреп(I) маташа. 2. Без, малайлар, җыенеп(I) беткәч(III), Кондызлы күлгә юнәлдек. 3. Чәйгә утырганчы(IV), Зөфәр радионы борып(I) куйды. 4.Күңелләрне тоташтырып(I), сүзләр суздым. 5. Кар төшкәч(III), тирә – як яктырып(I) китте. 6.Җәй көне балалар туйганчы(IV) су коендылар.

9 – 10 – “5”

7 – 8 – “4”

5 - 6 – “3”

3 - 4 – “2”

3 уровень: “5”- текст бәйләнешле,хатасыз,хәл фигыль төрләре кулланып язылган булса;

4” - текст бәйләнешле, 2 - 3 хаталы,хәл фигыль төрләре барысы да кулланып язылмаган булса;

3” - җөмләләр бәйләнешсез,4 - 5 хаталы, хәл фигыль төрләре барысы да кулланып язылмаган булса;

2” - текст бәйләнешсез,хаталы, хәл фигыль төрләре барысы да кулланып язылмаган булса.


  1. Исеме: Хикәя һәм повесть

Класс: 5

Предмет: татар әдәбияты

УУД (метапредметный результат):танып - белү

Бирем:бирелгән аңлатмаларга таянып, хикәя һәм повесть төшенчәләрен чагыштырып,җавапларны таблицага язып барырга.

Хикәя – катлаулы булмаган вакыйгаларны,тормышның бер күренешен – эпизодын,кеше характерының, язмышының бер сыйфатын гына ача; төп геройлар бер яки берничә генә,вакыйгалар күләме зур булмаган кече эпик жанр.

Повесть – эпик төрнең хикәядән зуррак булган жанры. Вакыйгалар,геройлар язмышы киңрәк,берничә күренештә,эпизодта бирелә;катнашучы геройлар саны күбрәк; күләме хикәя белән чагыштырганда зуррак,хәтта берничә бүлеккә дә бүленә.

  1. Ничә эпизодтан, күренештән тора?

  2. Катнашучы геройлар саны?

  3. Вакыйгалар,геройлар язмышын ничек ача?

  4. Күләме?

  5. Нинди жанр?


Повесть

1.

Бер

1.

Берничә

2.

Бер яки берничә

2.

Катнашучыларның саны күбрәк.

3.

Бер сыйфатын гына

3.

Киңрәк

4.

Зур түгел

4.

Хикәя белән чагыштырганда зуррак,хәтта берничә бүлеккә дә бүленә

5.

Кече эпик жанр

5.

Эпик төрнең хикәядән зуррак булган жанры


Инструмент проверки:Һәр дөрес җавапка 1 балл. Иң югары балл – 5.


Регулятив УУГ (УУД) өчен биремнәр:

  • Алишның тормыш юлы буенча сорауларга җавап бирегез.

  • hello_html_290daed2.png

Регулятив УУГ (УУД) өчен биремнәр:

  • Алишның әкиятләрен искә төшерегез.

  • hello_html_m48559e1a.png

Метапредмет нәтиҗәләре:

  • Танып-белү нәтиҗәләре:

  • Әдәби әсәр эчтәлеге белән эшли белү

  • Кирәкле мәгълүматны табарга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнү, аларны чагыштыра белү

  • Мәгълүмат алу өчен өстәмә чаралардан файдалану.

Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз

  • hello_html_3fc7b0f3.png

Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • Төркемнәрдә эш: 2төркем арасында сорау-җавап.”Син-миңа, мин-сиңа”

  • 1нче төркемгә:

  • 1.”Сертотмас үрдәк” әкияте әкиятләрнең кайсы төренә керә?

  • 2. Ни өчен шундый җаваплы эшне үрдәккә кушканнар?

  • 3.Юлга чыкканда үрдәккә нинди киңәшләр бирәләр?

  • 4.Йорт хайваннарының әйткән сүзләренә үрдәк җитди карыймы?

  • 5.Вакыйгаларның ахыры үрдәк өчен фаҗигале бетә. Ни өчен ул фаҗигага юлыга?

  • 2нче төркемгә:1.Үрдәк белән булган шикелле вакыйгалар кешеләр белән дә булырга мөмкинме?

  • 2.Димәк, автор нинди мәсьәләне кузгата?

  • 3.Нәрсә ул сер?

  • 4.Үрдәккә нинди сыйфат җитми?

  • 15.Үрдәк кебек кешеләр үзләренә карата нинди билгене югалталар?

Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • Сер саклау турында халык ни ди?Бу мәкальләрнең кайсысы үрдәк образына туры килә?

  • Уйлап карагыз әле, бу әкияттә сүз хайваннар турында гына барамы? Кешеләр белән дә мондый хәлләр булырга мөмкинме?

  • Сер тотмас – дус тапмас.

  • Сереңне тик йөрәгеңә ач.

  • Үзең саклый алмаган сереңне кеше ничек сакласын.

  • Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

  • Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.

  • Сер саклый белүче даһи бул.

Метапредмет нәтиҗәләре:

  • коммуникатив нәтиҗәләр:

  • Парлап һәм төркемнәрдә эшләргә, үз фикерен белдерергә, уртак фикергә килергә өйрәнү

  • Бер-берсенең белемен тикшерү һәм бәяләү

  • Эзлекле сөйләм күнекмәсен үстерү, башкаларның сөйләмен бәяли белү

Коммуникатив УУГ өчен биремнәр:

  • Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз әманәт-сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. «Бу сүз әманәт-сер, моны фаш итә күрмә!»- димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер»-дигән Риза Фәхреддин.

  • ( “Җәвамигуль кәлим шәрхе”43нче бит).

  • Бу сүзләр белән килешүегезне әкиятнең эчтәлегенә нигезләнеп дәлилләгез.





















Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 21.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров74
Номер материала ДБ-204829
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх