Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Доклад на родительском собрании

Доклад на родительском собрании

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ


Гыйниятуллина Гөлнур Нурислам кызы, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Хөрмәтле әти-әниләр! Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызның әдәпле, акыллы, матур, көчле, күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен, гаиләсендә хезмәт тәрбиясен дә алуын күрсәтеп тора, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлакъ кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

Без һәр баланың нәрсәгә дә булса, әйтик, музыкага, рәсемгә, фәнгә яки техник иҗатка һәвәсле булуын кире какмыйбыз. Ләкин кешенең сәләте, аның таланты бары тик җәмгыятьтә һәм укытучылар, әти-әниләрнең булышлыгы нәтиҗәсендә генә үсә алганын без яхшы аңлыйбыз. Шул максатны тормышка ашыру өчен төп корал – белем һәм тәрбия.

Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында, күмәк хуҗалыгыбызга булышканда кулдан килгәнчә эшләү – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Хезмәт тәрбиясенә - нигез гаиләдә салына. Безнең ил гаиләсен – дус хезмәт коллективы дип карарга кирәк. Авыл җирлегендә яшәгән баланың эшсез выкыты юк дип тә әйтеп була, әгәр әти яисә әни баланы үз кул астында өйрәтеп, эшне бергә башкарган очракта.

Татар халкының “Нәрсә чәчсәң , шуны урырсың” дигән мәкале бар. Кечкенәдән үк баланы файдалы эшкә күнектерү, эш эшләп үсәргә өйрәтү безнең эшебез. Кешене эшкә күнектерү – иң мәшакатьле нәрсәләрнең берсе ул, мөгаен. Без, ата-аналар, монда нәтиҗәләргә тиз һәм җиңел ирешүгә исәп тотмаска тиешбез. Беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә, икенчедән теләсә нинди эш тә синнән моңарчы эшли белмәгән нәрсәне өйрәнүне, көч сарыф итүне таләп итә, ул арулар, талчыгулар белән бәйле. Авырлыкларны һәм белмәгәнлекне җиңә барып, бала нәкъ менә шушы җиңүдә акрынлап канәгатьләнү таба бара. Кечкенә генә уңыш та, бала өчен зур шатлык, моны күрә белик һәм баланы вакытында мактап, аның күңелен үстерик. Эшне бик бәләкәй чактан ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдән башларга кирәк. Дөрес, монда зур түземлелек сорала. Бала үсә барган саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Кием-салымнарны тәртиптә тоту, урын-җирне җыю, өйне җыештыру, идән, кер юу, йорт тирәсендә булышу, аш-су әзерләү һәм башка эшләр – санап бетерә алмассың, бик күп алар. Моңа мәҗбүр итмичә, ә баланы тырышып хезмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Түземле рәвештә, ныклык белән, акрынлап өйрәтергә. Үз теләкләрен идарә итәргә өйрәтергә, ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.

Иң мөһиме шунда – баланы көнкүреш вазыйфалары үтәргә тарту белән, бу аларда эшләү гадәтен, шуның белән бергә улларыбызда һәм кызларыбызда якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтен тәрбиялибез, аларда олы хисләр формалаштырабыз. Эштән арып кайткан әнисенә бәрәңге әрчеп утыручы, яки башка эш башкаручы улын яки кызын күрү, аның өчен зур бүләк түгелме соң? Хезмәт тәрбиясе нәкъ менә көнеүреш хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш. Эш күнекмәсе, ни дә булса эшли белү осталыгы, теләсә кайсы һөнәр иясе өчен бик кирәкле шарт . Шуның өстенә, бу гадәт акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.

Баланы өйдәге пычрак эшне дә, чиста эшне дә эшләргә өйрәтергә тиешбез. Файдага булган эш игелекле була дигән уй тусын балада. Моны без балаларга кечкенәдән үк төшендермәсәк аксөяк һәм эштән чирканучан кешеләр тәрбияләгән булырбыз. Андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәве бик кыенга туры киләчәк.

Баланы эшкә күнектерүче көнкүреш хезмәте очраклы гына булмасын өчен, даимилек сорала. Баланың даими башкара торган вазыйфалары булырга тиеш. 10-15 яшькә җиткәнче бәрәңге әрчи, носкиен юа белмәгән, бәрәңгенең пешкәнме- юкмы икәнен аера алмаган малайларны күреп, гаҗәпкә калабыз. Бу балаларның әти-әнисе, баласын эшкә, өй эшләренә өйрәтмичә начар эшлиләр. Дөньяда “кирәк” дигән сүз бар бит.Кыска, кырыс, боерык кебек яңгырый торган таләпчән сүз. Кирәк! – бетте-китте, үтәмичә ярамый. “Булдыра алмыйм” дип тә, “теләмим” дип тә аклана алмыйсың. Ихтыяр көчен тәрбияләгәндә, мөстәкыйльлекне үстерү белән бергә, баланы берникадәр үз-үзен тыеп кала белергә өйрәтеп тә, хезмәт тәрбиясенә зур урын бирәбез. Ул бала күргән өйдән чыккач та үзгәрми. Мәктәптәме, кырдамы аның эше һәрчак үрнәк була. Ә бит без кайберебез үзебез үк бозабыз. Безгә ни соң, ничек тә ярар дибез икән, үзебез үрнәк итеп эшләмибез икән без улыбызны яки кызыбызны үзе турында гына уйлаучы эгоист итеп тәрбиялибез. Ә бит татар халкына аеруча хас эш сөю, чисталык, пөхтәлек, авырлыклар алдында югалып калмау сыйфатлары ата-ана үрнәгендә формалаша.

Башлангыч сыйныф дәресләрендә шулай ук кул эшләренә зур урын бирелә. Монда да ата-ана тәрбиясе ничек булуы ярылып ята. Кемгәдер гади генә әйберләрне дә өйрәтәсе, ә кайбер балалар белән күнекмәләр генә үстерәсе. Инә саплый, тота, җеп тотып кисә, тегә белмәгән кыз бала, бу әни ояты. Кемне дә гаепләргә кирәкми, без кечкенә вакытта ук әни – кызны, әти – улны йорт эшләренә өйрәтергә тиешбез. Көрәк тота белмәгән малай укытучы җимешеме, әллә әти көенечеме? Болар барысы да баланы гаилә тормышына әзерләү бит. Ата-ана киләчәктә күз яше түгәргә теләми икән, улын да, кызын да гаилә өчен, тормыш итәргә әзерләргә кирәклеген онытмасын иде.

Әйе, һәр бала шәхес – ул тормышны үзенчә күрә. Шуңа күрә, тормышта безнең балаларыбыз үз юлларын тапсын һәм тиешле дәрәҗәдә эшли алсын өчен мәктәп һәм гаилә тыгыз элемтәдә булып, һәрвакыт аралашып, уртак фикерләр табып балага киләчәккә якты омтылыш бирергә тиеш. Уңышлар сезгә!

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

Хөрмәтле әти-әниләр! Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызның әдәпле, акыллы, матур, көчле, күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен, гаиләсендә хезмәт тәрбиясен дә алуын күрсәтеп тора, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлакъ кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

Автор
Дата добавления 21.06.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров213
Номер материала 309654
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх