Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Доклад на татарском языке "Укучыларның иҗади һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру укытуның заманча форма һәм методлары"

Доклад на татарском языке "Укучыларның иҗади һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру укытуның заманча форма һәм методлары"


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Укучыларның иҗади һәм танып-белү эшчәнлеген активлаштыру: укытуның заманча форма һәм методлары

Хәзерге заман кешесе мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып- белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Ә нәрсә соң ул сәләт? Кешедә ул кайдан һәм кайчан барлыкка килә? Баланың сәләтлеме юкмы икәнен ничек белергә? Сәләтне ничек үстерергә? Иҗади эшчәнлек белән сәләтнең бәйләнеше нәрсәдә чагылыш таба? Гомумән, бу проблемага кагылышлы сораулар барыбызны да уйга сала.

Белгечләр дәлилләвенчә, балаларның теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып һәм тулысынча ачып була. Шуны да онытмаска кирәк, сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала туганнан алып ата-ананың, балалар бакчасының, мәктәпнең бергә кулга-кул тотынып эшләве генә сәләтле балалар үстерү эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала. Ә сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.

Бүген җәмгыятебез кешегә зур таләпләр куя. Конкуренция шартлары үсеш алган чорда яшь буын үзенең белемен иҗади, нәтиҗәлерәк куллана белергә тиеш икәнлеге көн кебек ачык. Ә җәмгыять өчен бик кирәкле һәм алыштыргысыз булуыңны исбатлау өчен белем, талант, активлык, максатчанлык һәм яңалыкка омтылучы шәхес булуыңны дәлилләү зарур. Әмма табигать бар кешене дә 100% талантлы, сәләтле итеп тудыра алмый, андыйлар, асылташлар кебек, сирәк очрый һәм шул асылташларны табу, үстерү, тормышка яраклаштыру безнең төп бурычыбыз булырга тиеш.

Бүгенге көндә без иксез-чиксез мәгълүмат дөньясында яшибез. Мәгълүмат дөньясына кереп чумган балага кирәкле фактларны дөрес сайлап алу һәм үз эшчәнлегендә дөрес файдалана алу күпмедер дәрәҗәдә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шунлыктан, сәләтле балаларны табу, барлау, үстерү, аларга ярдәм итү, җәмгыятьтә яшәргә әзерләү мәсьәләләре алдыбызга килеп баса.

Сәләтле балалар белән эшләү процессы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә алып барыла, биредә тәрбияви максатларны хәл итү мәсьәләләре дә күз алдында тотыла. Мәгарифне үстерү программаларында тәрбия-укыту процессының аерылгысыз бер өлеше булуы ассызыклана. Тәрбия укучы шәхесе, аның әхлакый-эстетик сыйфатларын, дөньяга карашын, холкын формалаштыра. Тәрбияви максатлар белем бирүненең гуманистик юнәлешен чагылдыра, укучыларның күмәк эшчәнлегендә, укучы белән укытучының аралашуында чагылыш таба.

Әйе, бүгенге җәмгыятьтә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, һәрдаим хезмәттәшлек итүгә әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә сәләтле укучыларны тормышның төрле ситуацияләрендә югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтә үз урынын, кискен конкуренция шартларында үз юнәлешен таба алырлык шәхес тәрбияләү мөһим эшләрнең берсе булып тора. Шул ук вакытта укучының рухи үсеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, моның өчен телнең, әдәбиятның, мәдәниятнең, сәнгатьнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга тиешбез.

Шуны ассызыклап үтик, укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү мөгаллим эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Шулай ук белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Чөнки һәр кеше – шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Ә инде сәләтле һәм талантлы балаларны тәрбияләү, аларның мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен шартлар тудыру җәмгыятебезнең төп бурычы дип саныйбыз, чөнки сәләтле балалар – ил байлыгы, безнең байлыгыбыз! Безнең киләчәгебез.

Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов дип язып калдырган: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы” – дигән сүзләр безгә өлге булып хезмәт итсен.

















Яшел Үзән муниципаль районы Акъегет гомуми урта белем бирү мәктәбе















Доклад:


Укучыларның иҗади һәм танып-белү эшчәнлеген активлаштыру: укытуның заманча форма һәм методлары.”








Укытучы: Музафарова Р.Ф.












2014 – 2015 ел


Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров344
Номер материала ДВ-413422
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх