Инфоурок Другое Другие методич. материалыДоклад на тему Акылнын кадере - эдэп белэн

Доклад на тему Акылнын кадере - эдэп белэн

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЧЫГЫШ:

 

 

Акылның кадере- әдәп белән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыды: икенче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Зиятдинова Роза Гыйлман кызы.

 

 

  Татар халкы борын-борыннан баланың акыл сәләтен үстерүгә, тирә-юньне танып-белергә өй-рәтүгә, гыйлем эстәвенә зур әһәмият биргән. Чөнки акыллылык, гыйлемлелек һәм әдәплелек ке-шенең төп байлыгы итеп танылган. Болардан аңлашылганча, халык педагогикасыда, тәрбиянең башка барлык состав өлешләре кебек үк, акыл тәрбиясенең бала тугач ук башланырга тиешлеге-нә игътибарны юнәлтә.Шуңа күрә баланың акыл-зиһенен үстерү буенча элек-электән халыкта кулланыла торган кайбер алым-гамәлләр белән танышу акыл үстерү, кечкенәдән үк баланы акыллы-әдәпле итеп тәрбияләү өчен нигез булып тора. Алай гына да түгел, яшүсмердә үзенең акыл-фигылендәге җитешсезлекләрне тоеп-барлап, әлеге киңәш- нәсихәтләрдән файда алыр.

   Озын-озак яшәү дәверендәкешелекнең акыллы, зирәк затлары фәннең барлык өлкәләрен ко-лачлаган, төрле дәрәҗәдәге,хәтта җәмгыять үсешендә тамырдан борышларга китергән ачышлар ясаган. Кешелек җәмгыяте алгарышында тоткан урыны, битештерүдә, Тормыш-көнкүрештә кулланылыш масштабы аларның әһәмиятен, дәрәҗәсен билгеләгән.

  Алга таба кешенең акыл-зиһенен, зирәклеген үстерү өлкәсендә халыкта кулланыла торган алымнарның кайберләрен бәян итү максатка ярашлы булыр.

  Татар халкында “Акыллы ир- ил агасы, акылсыз ир- ил бәласы” дигән гаять мәгънәле, гыйб-рәтле тәкъбир бар. Акыл тәрбиясе бирү- гаиләдәге өлкәннәрнең иң изге, иң олы бурычы.. Ата-анага ишарә итеп, халкыбыз да “Акыл-акыл белән, әхлакый камиллек-үзеңнең тәрбиялегең, рухи пакълегең белән, хезмәтне ярату, хезмәт итә белү үзеңнең хезмәткә мөнәсәбәтең белән тәрбияләнә” дигән.

  Тирә-юньдә акыл үсешен тизләтә торган шартлар- стимул, этәргеч көч булмаганда, баш мие хәрәкәтсез кала, үсеш тә тоткарлана. Шуны аңлап, халык элек-электән тирә-юньдәге кешеләр-нең, бала белән даими аралашучыларның, көндәлек тәрбия бирүчеләрнең үз акыл эшчәнлеген, хыял-фантазиясен активлаштырып, аңа һәрдаим мөрәҗәгать итү, сөйләштерү, бишек җырлары җырлату, уйнату алымнарын кулланган, туктаусыз акыл күнегүләре ясаткан. Шулай итеп, бала-ның диккатен, кызыксынуын үстергән. Мондый шөгыль өзлексез, системалы булганда тәэсир итү алымнары төрләндерелеп, кабатланып торганда, хәрәкәтләреннән күренгәнчә, ата-ана бала-ның акыл эшчәнлеген, җавап реакциясе активлашуын, кызыксыну даирәсе киңәюен күзәтә.

   Гаиләдәге өлкәннәр, беренче чиратта, ата-ана балага шәфкать-мәрхәмәтлелек күрсәтә, аңа булган хөрмәтен, игътибарлылыгын сиздерә. Мондый шартларда баланың баш мие күзәнәкләре арасындагы элемтә көчәя, ешая, аның зуррак өлеше хәрәкәткә килә.

   Кешенең акыл-зиһенен үстерүдә, уй-фикерләрен хәрәкәткә китерүдә халык авыз иҗаты әсәр-ләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар бер үк вакытта ике бурычны үти. Бер яктан, ми эшчән-леген, уй-фикер, хыялны активлаштырса, икенчедән, алар әдәп-әхлак тәрбиясенең, яшәеш, тор-мыш көнкүрешнең һәрьягын колачлаган әзер кануннар тормыш итү кагыйдәләре дә. Болардан кала, бу рухи хәзинә сөйләмне дә кыска, җыйнак, матур итүдә- алыштыргысыз чара.

   Табышмаклар кешенең акыл-зиһен үткенлеген үстерә, аның йөгереклеген тәэмин итә. Чыннан да халкыбыз әйтмешли, мәзәк-күңел ачкычы, табышмак- зиһен ачкычы. Алар кешедә, аеруча яшьләрдә логик фикерләү, тапкырлык, зирәклек сәләтен арттыра. Акылны үстерү һәм белем-тәрбия бирү чарасы буларак, табышмаклар татар халкында бик борынгы заманнардан ук бил-геле.

   Халкыбызның иҗат җимеше булган шул акыл һәм тәрбия чыганагы кайбер үрнәкләре белән танышу, хәзерге яшьләр өчен сирәк шөгыль булса да, аларга җавап табу максатында уй-фикер-ләрне хәрәкәткә китерү файдалы булыр.

   Халкыбызда мәкаль һәм әйтенәр дә акыл- зиһен үстерү, гыйлем эстәү, әйләнә-тирәне танып белү, аеруча әдәп, акыл тәрбиясе чарасы буларак иҗат ителгән. Алар- фольклорның иң киң та-ралган жанры, күп функциялеге, ягъни яшәешнең, тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләрен дә колачлавы белән үзенчәлекле һәм алыштыргысыз. Шуңа күрә халкыбыз да “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям”, дип юкка гына әйтмәгәндер.

   Әкиятләр- акыл тәрбиясенең, аң-белем эстәүнең, зирәклекне, тапкырлыкны үстерүнең, яхшы-лыкны явызлыктан аерырга өйрәтүнең тагын бер мөһим чарасы. Әкиятләрдә наданлык, томана-лык, уй-фикер ялкаулыгы гаепләнә, зирәклек, зиһен үтенлеге, тугрылыклылык, игелеклелек мактала. Кыскасы, әкиятләр- акыллылыкка, көтелмәгән хәлләрдә үзең белән идарә итәргә, са-бырлыкка һәр очракта дөрес нәтиҗә ясарга өйрәнү чарасы да. Әкиятләрдәге әнә шул мөмкин-лекләрне истә тотып, биредә халык авыз иҗатының киң таралган шушы жанрыннан кайбер үрнәкләр буенча акыл-зиһенне, тәкълимлелекне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр тәкъдим ителә.

   Тормыш-көнкүрешне, яшәешне чынбарлыктан алып тасвирлавы белән әкиятләрдән аермалы булган атур әдәбият- әдәп-әхлак тәрбиямендә олы хәзинә. Ул- акыл үстерүнең, уй-фикерне ак-тивлаштыру һәм төзекләндерүнең,тормышның гыйбрәтле мизгелләренә өйрәтүнең дә бик бай чыганагы. Ни аяныч, соңгы елларда әлеге бәһасез акыл-әдәп тәрбиясе хәзинәсе аеруча яшьләр арасында популярлыгын югалта.Югыйсә үзеңне тормышка, иҗтимагый эшчәнлеккә, хезмәткә ззерләүдә аңа алмаш булырдай бай чыганаклар күп түгел. Шулай булуга карамастан, матур әдә-бият укуга игътибар кимүенә китерүче факторлар артканнан арта. Укучы яшьләр буш вакытла-рын телевизор алдында утыруга сарыф итә. Хәзер әдәбият буенча укыту программаларына кер-телгән әсәрләрне дә укып та торасы юк. Соңгы елларда кибетләрдә әдәби әсәрләргә әзер анализ-шпаргалкалар, сочинение-шпаргалкалар сатыла. Бу аяныч хәл яшьләрне гаять бай рухи азыктан мәхрүм итә. Әсәрнең эчтәләгенә, аерым эпизодларга, образларга укучының үз карашы да бу-лырга мөмкин. Тик әсәргә әзер анализ, әзер сочинение булганда үз карашларыңны барлап тору мәшәкатенең кирәге калмый, әлбәттә. Күпләр әдәби әсәрне укымыйча да чыгарылыш имтихан-нарында әнә шул әзер шпаргалкалар буенча “ менә дигән”сочинение язып, уңай билге алуга ирешә.

   Әдәбиятны өйрәнүгә, матур әдәбиятка караш әнә шулай булганда, акыл-әдәп тәрбиясе бирү-нең бу бик бай чыганагыннаняшьләр мәхрүм кала. Мондый шартларда яшь кешенең һәрьяклы үсеше һәм әзерлек алуы гарантияләнми. Моңа өстәп, математика, физика буенча мәсьәләләрнең чишелеше бирелгән шпаргалкаларны да нәшер итү турында әйтсәе, вәзгыять бик җитди һәм катлаулы төс ала. Әлеге төгәл фәннәр акыл үстерүнең иң нәтиҗәле чарасы, ләбаса. Математика- акыл гимнастикасы, дигән зирәк зиһен иясе. Ни кызганыч, андый шпаргалкалар булганда, акыл гимнастикасына урын калмый шул инде. Кыскасы, үзенең акыл-зиһен, интеллектуаль үсешен беренче планга куярга кирәклеген аңлаган зат мондый каршылыксыз,авырлыкны җиңү белән бәйләнмәгән җиңел юлны сайламас, үзенең киләчәге турында кайгыртып, гыйбрәт-мәшәкатьләр белән тулы тынгысыз тормышта үз көче белән дөрес юлны табар.

   Мин үз практикамда үсеп килүче буынны әлеге күңелсезлекләрдән саклап калу өчен аларда халык авыз иҗаты әсәрләренә игътирам тәрбияләргә тырышам . Моның өчен һәр дәрестә дияр-лек табышмаклар, мәкаль-әйтемнәргә зур урын бирәм дияргә була. Шулай итеп балаларда ха-лыкның үткәненә карата кызыксыну уяна һәм аның бай тәҗрибәсе сеңеп кала. Моннан тыш ул үзе дә уйланырга мәҗбүр була, әдәби әсәрләргзә карата кызыксынуы арта.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему Акылнын кадере - эдэп белэн"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по автотранспорту

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 865 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.11.2016 1364
    • DOCX 39 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиятдинова Роза Гильмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиятдинова Роза Гильмановна
    Зиятдинова Роза Гильмановна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14594
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой