Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Доклад на тему "Башлангыч класс-укучыларга белем һәм тәрбиянең нигезен бирүче звено".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Доклад на тему "Башлангыч класс-укучыларга белем һәм тәрбиянең нигезен бирүче звено".

библиотека
материалов

Башлангыч класс-укучыларга белем һәм тәрбиянең нигезен бирүче звено.

Беренче класска укырга килгән бала башта 2-3 атналап яңа урынга яраклаша. Бу чорда бала тиз арый, талычыга. Бик тере генә булган бала да боек, тыңла- маучанга әйләнә.Хәтта кайбер балаларның авырлыклары,үсүләре кими һәм төрле чирләре арта. Бала бары тик әти-әниләр ярдәм иткәндә генә,тормыш- тагы бу зур үзгәрешләрне тынычрак кичерәчәк.

Укырга кергәч тә,иң беренче балага укучы почмагы булдыру шарт. Бу почмакта аның буена ярарлык өстәл һәм урындык булырга тиеш. Укучылар

өстәле өчен эшләнгән лампа булса тагы да яхшы. Кече яшьтәгеләрнең дәрес

хәзерләү вакыты 15 сәг. тән 17 сәг. арасында булса, уңышлы санала. Дәрес

хәзерләгәндә 30 мин. саен 10-15мин. тәнәфес кирәклеген дә онытмаска кирәк.

Чөнки бала тиз арый.

Әти-әниләргә шулай һәр көнне системалы өй эше хәзерләү күнекмәсе булдырырга тырышырга кирәк.

Күп кенә гаиләләрдә баланың алган билгесе белән дә кызыксыналар.Начар билге алса,әниләр борчыла ,әтиләрнең ачулары чыга.Шуңа күрә,кайбер бала белеме начар булуга карамастан,түбән билге алудан курка һәм бу үз чира- тында баланың нерв системасының талчыгуына да китерергә мөмкин, Мондый очраклар булмасын өчен әти-әниләрнең «2»ле һэм «3» ленең дә билге икәнен аңлаулары кирәк. Һәр баланың нинди дә булса көчле ягы була,берсе яхшы укыса,икенчесе матур итеп рәсем ясый,өченчесе күзәтүчән, дүртенчесе җитез.

Уку һәр балага да тигез бирелми. Ул бик авыр хезмәт. Тиккә генә аны

«энә белән кое казу» димәгәннәр.Шуңа да инде без баланың берсен берсе

белән чагыштырмаска тырышабыз, һәр баланың үсешенә игътибар итәбез.

Мондый балаларны күреп мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итәргә тырышабыз.

Ата –ананың эшчәнлеге дә монда бик мөһим.

Баланың дөрес үсешенә иң зур йогынты ясаучы факторларның берсе- аның саф һавада булуы. Укучы 2-3 сәг. чамасы саф һавада йөрсә,яхшы була дип исәпләнә. Бала көнгә 21мең чамасы адым ясарга тиеш.Бу санны ул берәр

спорт түгәрәгенә йөреп яки йөгереп кайтып кына тутыра ала.

Бала сәламәтлегенә зыян китерми генә укысын өчен аның көндәлек режимы бала табигатенә ярашлы да, тәрбиягә өйрәнерлек тә итеп оешты -рылырга тиеш.

Хезмәт һәм ялның,уку хезмәте белән физик хезмәтнең дөрес чиратлашуы,

туклану режимы, саф һавада җитәрлек булу,кирәгенчә йоклау—болар барысы да сәламәтлекнең нигезе булып тора. Укучының йокысы нормаль булырга тиеш.6-7 яшьлекләр көндезге йокыны да кертеп 11сәг.,8-10 яшьлекләр 10 сәг. йокларга тиеш. Димәк бала 21.00.дән дә калмый йокларга ятарга тиеш. Шул вакытта ул яхшы кәефле була,хәтере яхшыра, фикерләве,

игътибары әйбәт була.Ә йокысы туймаган балалар невроз белән интегәләр.

Көндәлек режим балалар өчен генә түгел,ә әти-әниләр өчен дә закон ул.

Укучыларга өйдә дә,мәктәптә дә сәламәт яшәү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Моны һәр ата-ана,укытучы истә тотып, эшне шул юнәлештә алып барырга бурычлы.

Хәзер балаларның сәламәтлекләрен тикшерә башлагач,шул билгеле була,сәламәтлеге буенча 1нче төркемгә керә торган балалар юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәпләре бик күп . Без балаларның саф һавада,урман-суларда чыныгып , болыннарда уйнап үсүенә киртә куябыз кебек. Алар күп вакытларын телевизор,компьютер алдында үткәрәләр. Дару да эчә белсәң –

дару,эчә белмәсәң—агу.Телевизорны да карый белмәсәң,бала өчен файдасына караганда зарары күбрәк.Бигрәк тә ата-ана контроле булмаганда

балалар вакытларын гел телевизор һәм компьютер каршында үткәрәләр.Ә бит 6-10 яшьлек балалар телевизорны 60-70 минут,11-16 яшьлекләр 2сәг. чамасы гына карарга тиешләр. Телевизор һәм компьютерның күзгә,нервлар-

га ,психикага зыяны күпме икәнен уйлап та карамыйбыз. Хәзер тауда чана шуган,боз өстендә хоккей уйнаган,урман-кырларда чаңгыда йөргән балалар-

ны күрәбезме? Юк,әлбәттә. Бик сирәк.

Ә бит кече яшьтән үк балаларга организмны чыныктыру юллары өйрәте -лергә тиеш. Мисал өчен,гади генә юыну, салкынча су белән аякларны юу,төрле күнегүләр эшләү,иртәнге гимнастика,куллар ,күзләргә массаж.

Гәүдәне төз тотып, матур итеп йөрү,дөрес утыру ,умырткалыкны ныгытуга күнегүләр эшләүгә игътибар бирелсә,умырткалык бөкрәю—скалиоз кебек чирләр булмас иде.

Баланың дөрес туклануы үсүче организм өчен бигрәк тә әһәмиятле. Мәктәп яшендәге балаларда ашказаны чирләре һәм азканлылык еш очрый. Бу туклану режимын төгәл үтәмәүдән,дөрес тукланмаудан. Бала организмына аксым да,углеводлар да кирәгенчә керергә тиеш. Аксымга бай булган кара-бодай, солы боткасын, кара икмәкне,яшелчә, җиләк- җимешне бала рационы- на күбрәк кертергә кирәк. Ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән сыйфатсыз чит ил тәм –томнарын, гомумән баллы ризыкларны чикләргә кирәк.Чөнки соңгы елларда диабет чире дә еш күзәтелә. Тагын без витаминнарга бай дип уйлаган сөттә тимер аз икән. Сөтне кирәгеннән артык куллану гемоглобин түбәнәю

яки азканлылыкка,алга таба хәтта кан рагына да китерергә мөмкин.

Бала иртәнге ашны ашыкмыйча,ныклап ашап китәргә,әни кеше азыкны төрләндереп ашатырга тырышырга тиеш.Шулай итеп, үз баласының сәла -мәтлеген саклау—һәр ата-ананың төп вазифасы . Ә баланың сәламәтлеге нык булуы мәктәптә яхшы укуга нигез .

Мәктәп—бала өчен борылыш чоры .Бигрәктә 1 нче класс укучылары өчен.Биредә баланың күнегелгән яшәү рәвеше үзгәрә,хәрәкәтләре чикләнә, киеренке акыл хезмәте арта. Күп уйнарга,хәрәкәтләнергә гадәтләнгән бала озак вакыт парта артында утырырга мәҗбүр.Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучы -сына яңа коллективка,укытучыларның таләпләренә, тырышып эшләү зарур- лыгына күнегергә кирәк.Әлбәттә бу алар өчен зур хезмәт.Кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен баланың сәламәт булуы кирәк. Шуңа күрә ата-аналар һәм укытучылар баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында хәрдаим уйларга тиешбез. Сәламәт бала гына актив,шат күңелле,яхшы кәефле була. Ул яхшы ашый, йоклый,Йокыдан җиңел тора игътибарын тиз туплый, бүленмичә әшли ала.

Баланың укудагы уңышлары ата-аналарның аңа ничек ярдәм итәргә теләүләренә һәм ярдәм итә алуларына бәйле. Ата –аналарны балаларны тәрбияләү кагыйдәләре белән таныштыру өчен белешмәлекләр әзерләгәннәр.

Димәк, без сезнең белән балаларның сөйләмнәрендәге кимчелекләрне вакытында төзәтеп барырга тиешбез .

«Кече яшьтәге балаларны тәрбияләүдә гаиләнең һәм мәктәпнең роле» дигән темага чыгыш ясагач,хезмәт тәрбиясенә дә кагылмыйча булмас .

Хәзерге гаиләләрдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү җитеп бетми дип әйтәсем килә минем.

Кечкенәдән үк өй эшенә тарту зур әһәмияткә ия.Табигый,сабыйлар ата-аналарыннан күреп,өйне чистарту,гөлләргә су сибү,хәтта тәрәзә төбен,идәнне

сөртеп алу кебек эшләрдә катнашырга яраталар.

Дөрес алар без теләгәнчә эшли алмый.Ләкин нәтиҗәсе начар булмый.Әгәр читләтеп кенә мактап та җибәрсәң ,(Бүген идән чип- чиста ) нәниләр өй җыештыруны көтеп торачаклар.Тик шуны да онытмагыз,аларга хәленнән килгән эшне генә тапшырырга кирәк. Һәм бер вакытта да « Шуны да булдыра алмадыңмыни?» дигән сүз әйтмәскә тиешбез. Чөнки ул баланың

күңелен сүрелдерә.

Ни генә сөйләсәк тә, ни генә әйтсәк тә бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына.Бала күп вакытын өйдә,әти-әниләре янында үткәрә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен ,сөйләгән сүзләренә кадәр күңеленә сеңдереп бара.Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата.

Малайлар әтиләр булып кыланса,кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар.

Гаилә тормышы көзгедәге кебек аларның уеннарында чагыла.

Һәркем үз баласын итәгатьле,эш сөючән, белемле, кешелекле,ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели.Әмма теләк белән чынбарлык арасы кайвакыт бик зур булырга мөмкин.Соңгы елларда тәрбия эшен мәктәп җилкәсенә аударып калдыручылар саны да артты. Ә чын тәрбия берьяклы гына була алмый ул. Тәрбиянең төп асылы—мәктәп белән гаиләнең бердәмлелегендә. Алар бер юнәлештә эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров115
Номер материала ДВ-561786
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх