Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Доклад на тему" Башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйльлек тәрбияләү алымнары"

Доклад на тему" Башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйльлек тәрбияләү алымнары"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйльлек тәрбияләү алымнары

Гарифуллина Р.Р.,Фахразиева Г.И.

Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укытучылары.



Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә иҗади сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара [1,19].

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, иҗади фикер йөртә белгән шәхес тәрбияләү. Инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Укымак-фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

Һәр кеше иҗат итәргә сәләтле булып туа. Ләкин шул сәләтне ачарга, иреккә чыгарырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу- иң төп, мөгаен, иң авыр мәсьәләләрнең берседер. Иҗат-ул мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үзенчәлекле фикерләүне, мөнәсәбәтләр байлыгын таләп итә. Безнең максат - укучыларда шушы сыйфатларны үстерү.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү өчен без нәрсәләр эшлибез соң? Менә без икенче ел фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнәбез.Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары:

-укучыларның фән буенча булган белемнәрен системага салып тирәнәйтү;

-аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү;

-укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә.

Башлангыч сыйныф укытучысы буларак без үзебез укыта торган дәресләрне кызыксынучан, иҗади-үстерелешле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйбыз.

Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә. Зачет, йомгаклау дәресләрендә укучылар үзләре дә аерым темаларга презентацияләр ясап киләләр.

Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча өлгерешләрен арттыра, мөстәкыйль, иҗади эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп сөенү, куану хисләрен тудыра.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр, һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле [2, 36].

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе - укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, иҗади эшчәнлекне үстерәләр. Иҗади эшчәнлекне активлаштыру өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә: балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм иҗади-эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Дәрестән соң эшчәнлекләрдә уен кагыйдәләрен иркен кулланып, тәрбия процессын кызыклы һәм файдалы үткәрергә тырышабыз. Мәсәлән, “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры”, ‘Белгечләр ярышлары” һәм башка уеннар оештырабыз. Әхлак тәрбиясе эшчәнлегендә - пресс-клублар, рольләргә бүленгән уеннар, тарихи һәм әдәби геройлар белән интервьюлар. Хезмәт эшчәнлегендә - бәйрәм-сюрпризлар, хезмәт десантлары, оста куллар ярышлары. Иҗади сәнгать тәрбиясендә - табигый материалдан эшләнгән кул эшләре конкурслары уздырыла.

Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.

Иҗади шәхес тәрбияләүдә укучыларыбызны түгәрәк эшләренә җәлеп итү бик әһәмиятле. Һәр уку елы саен фән түгәрәкләре, "Йомшак уенчыклар", "Оста куллар", “ Курчак театры”, “Риторика” һәм башка фән түгәрәкләре эшләп килә. Бу түгәрәкләрнең планы балаларның яшь үзенчәләгенә һәм сәләтенә карап төзелә. “Риторика” түгәрәкләрендә афиша, реклама, чакырулар язу һәм ясау бик кызыклы һәм уңышлы килеп чыга. Бу эштә йомшак укучылар да теләп актив катнашалар. Иҗади эшләр дәфтәрдә генә калмый, алардан папка, альбом төзибез. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади үстерү максатыннан чыгып төрле-төрле язма эшләр дә үткәрәм: инша, ятланган шигырьне хәтердән язу, иҗади диктантлар язу уңышлы гына килеп чыга. Эшләнгән һәрбер эш бәяләнеп барыла. Мәсәлән, укылган шигырь, хикәя, әкиятләр эчтәлегенә иллюстрацияләрне ясагач, бу эшләрдән магнитлы тактада күргәзмә оештыру һәм алар арасыннан: ”Иң эчтәлекле”, ”Иң оста буячы", "Иң оста ясаучы" һәм башка номинацияләрдә кую, укучыларны яңа иҗади уңышка әйди, дәртләндереп җибәрә. Бу эшнең уңайлы ягы шунда ки, эш бик үк уңышлы килеп чыкмаган укучы да кырыйда калмый .

Тәрбияле, белемле, иҗади яктан камил булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора [3, 73].

Без кемнеңдер эш системасы яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйбыз. Һәр педагог үзенең мөмкинлегеннән, иҗади карашларыннан, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы иҗади фикерләүче шәхес формалаша.




Әдәби чыганаклар:

1. Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт белем бирү стандарты. –М.,-2010. -17-24 битләр.

2.“Классный руководитель” .Фәнни-методик журнал. – Мәскәү. -2001. -34-37 битләр.

3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә “Мәгариф” нәшрияты. -2001. -71-76 битләр.






























ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Институт психологии и образования

Кафедра дошкольного и начального образования

 

ИНФОРМАЦИОННОЕ ПИСЬМО

V Международная (заочная) научно-образовательная конференция

«Актуальные проблемы дошкольного и начального образования»

1 декабря 2016 г.



Основные направления работы конференции

1. Проблемы обновления содержания дошкольного и начального образования.

2. Методическое сопровождение современного дошкольного и начального образования.

3. Психология и педагогика индивидуальности.

4. Опыт работы с детьми группы риска.

5. Опыт развития самостоятельности дошкольников и младших школьников.

6. Опыт организации поисковой и исследовательской деятельности.

7. Опыт проблемно-диалогического обучения.

8. Опыт информатизации начального образования.

9. Опыт интенсификации образования.

10. Опыт проведения государственной аттестации.

11. Опыт безотметочного оценивания.

12. Опыт реализации здоровьесберегающих технологий.

13. Совершенствование теоретической и практической подготовки бакалавра.


Для участия в конференции необходимо до 15 ноября  2016 года  прислать заявку и материал статьи.



Требования к оформлению материала статьи

Правила оформления текста для публикации:

  • Microsoft Word с расширением «.doc»,

  • шрифт Times New Roman,

  • кегль 14,

  • поля 2 см со всех сторон,

  • ориентация – книжная,

  • междустрочный интервал – 1,

  • выравнивание текста – по ширине,

  • абзацный отступ – 1 см,

  • кавычки однотипные «»,

  • нумерация страниц отсутствует.

Порядок расположения материала в статье:

а) название статьи (выравнивание по центру, заглавные буквы, полужирное начертание, кегль 14),

б) фамилия, инициалы, ученая степень (если есть), должность, полное наименование места работы (выравнивание по левому краю с отступом всех строк 1,25, строчные буквы,  полужирное начертание, кегль 14),

в) через строку – текст  статьи (выравнивание по ширине с отступом первой строки 1,25, кегль 14),

г) через строку слово «Литература» (выравнивание по центру, строчные буквы, полужирное начертание, кегль 12),

д) на следующей строке – список использованной литературы: строго в алфавитном порядке (в т.ч. интернет-источники), с указанием общего количества страниц (см. образец), выравнивание по ширине с отступом первой строки 1,25, кегль 12). В список можно включать только те источники, на которые есть ссылки в тексте статьи.

Ссылки на источники в тексте статьи приводятся в квадратных скобках с указанием номера по списку литературы и номера страницы. Если ссылка в конце предложения, то точка (или другой знак препинания) ставится после квадратных скобок.



Образец оформления статьи:

СПЕЦИФИКА ПЕДАГОГИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ НАЧАЛЬНЫХ КЛАССОВ В ИНФОРМАЦИОННОЙ СРЕДЕ


Нагиманова Г.К.

Учитель МБОУ «Гимназия г. Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан


Курбанова Г.З.

Учитель МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №88 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Казани


Давлетбаева С.А.

Ханбикова В.Д.

Учителя МБОУ «Гимназия г. Азнакаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан


Каримова З.Н.

Саматова Д.З.

Яр Чаллы шәһәре «54-нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укытучылар


Крайнова Д.Ф.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең укытучысы


Оразмырадова Б.М.

Студентка 4 курса кафедры дошкольного и начального образования ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет»


Новой реальностью современной информационной среды стали всемирные компьютерные сети, огромное преимущество которых – быстрый выбор любой необходимой информации: «Интернет позволяет подросткам добывать именно ту информацию, которую они хотят получить» [8, с.55]. …….


Литература

1. Башлангыч мәктәптә ата-аналар җыелышы: укытучылар өчен методик ярдәмлек / Сәгъдиева И.Т. Казан, 2011. 158 б.

2. Горецкий В. Г., Кирюшкин В. А., Федосова Н. А. Методическое пособие по обучению грамоте и письму. М., 2004. [Электронный ресурс]. URL: http://www.pedlib.ru/Books/

3. Гринцер П. А. Аватара // Мифы народов мира: Энциклопедия: В 2-х т. / Гл. ред. С.А. Токарев. М.: Сов. энциклопедия, 1991. Т. 1. С. 24–25.

4. Иванов П. П. Концепт «человек» в творчестве русских писателей // Концепты семантического поля «общество». Л.: Наука, 1999. С. 54–55.

5. Коррекция нарушений психологического здоровья дошкольников и младших школьников: Учеб. пособие для студ. высш. пед. учеб. заведений. М.: Академия, 2003. 184 с.

6. Якиманская И. С. Личностно ориентированное обучение в современной школе. М.: Сентябрь, 2002. 96 с.

7. Яковлева В. В. Организация дифференцированного подхода в процессе усвоения знаний младшими школьниками // Начальная школа. 2004. № 5. С. 38-42.

8. Якушина Е.В. Подростки в Интернете: специфика информационного воздействия / Педагогика. 2001. № 4. С.55–61.


Статьи издаются до начала конференции.


Статью, заявку и отсканированную оплаченную квитанцию следует отправить по электронной почте на адрес: dino_ipo_kfu@mail.ru Тема письма – Фамилия и инициалы участника, например: Иванова МН

Названия прикрепленных файлов:

ФИО статья, например: Иванова МН статья

ФИО заявка, например: Иванова МН заявка

ФИО квитанция, например: Иванова МН квитанция


Стоимость публикации составляет 180 рублей за страницу. Количество страниц – на усмотрение автора. В стоимость входят: редакторская и корректорская правка, издательские расходы, сертификат участника и один экземпляр сборника. В случае необходимости пересылки сборника участник дополнительно оплачивает почтовые расходы в размере 100 рублей.

Печатный экземпляр сборника и сертификат можно получить лично 1 декабря 2016 года в рабочее время по адресу: Казань, Институт психологии и образования КФУ, ул. М.Межлаука, 1, каб. 53.


Контактные телефоны:

(843) 292 56 51 – кафедра дошкольного и начального образования

+7 (903) 307 98 43 – Ведишенкова Марина Владимировна


Заявка

участника V Международной (заочной) научно-образовательной конференции «Актуальные проблемы дошкольного и начального образования» 


Фамилия, имя, отчество участника (полностью)

 

Должность участника


Полное официальное наименование учреждения, в котором работает участник Конференции

 

Тема публикации

 

Контактный телефон участника Конференции

 

Адрес электронной почты участника Конференции


Необходима ли почтовая пересылка сборника и сертификата?


Адрес, на который следует переслать сборник и сертификат (в случае необходимости)


Другая информация





Башлангыч сыйныфларда укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү алымнары.

Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе.



Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә иҗади сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә, иҗади сәләткә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара [1,19].

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, иҗади фикер йөртә белгән шәхес тәрбияләү. Инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Укымак-фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

Һәр кеше иҗат итәргә сәләтле булып туа. Ләкин шул сәләтне ачарга, иреккә чыгарырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу- иң төп, мөгаен, иң авыр мәсьәләләрнең берседер. Иҗат-ул мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үзенчәлекле фикерләүне, мөнәсәбәтләр байлыгын таләп итә. Безнең максат - укучыларда шушы сыйфатларны үстерү.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү өчен без нәрсәләр эшлибез соң? Менә мин икенче ел фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнәм. Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары:

-укучыларның фән буенча булган белемнәрен системага салып тирәнәйтү;

-аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү;

-укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Бурычлары:

-әлеге тема буенча эш системасын булдыру;

-өйрәнү өчен әдәбият сайлау;

-методик һәм дидактик тәэмин итүне тормышка ашыру.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә.

Башлангыч сыйныф укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, иҗади-үстерелешле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.

Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә. Зачет, йомгаклау дәресләрендә укучылар үзләре дә аерым темаларга презентацияләр ясап киләләр.

Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча өлгерешләрен арттыра, мөстәкыйль, иҗади эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп сөенү, куану хисләрен тудыра.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр, һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле [2, 36].

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе - укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, иҗади эшчәнлекне үстерәләр. Иҗади эшчәнлекне активлаштыру өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә: балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм иҗади-эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Дәрестән соң эшчәнлекләрдә уен кагыйдәләрен иркен кулланып, тәрбия процессын кызыклы һәм файдалы үткәрергә тырышам. Мәсәлән, “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры”, ‘Белгечләр ярышлары” һәм башка уеннар оештырам. Әхлак тәрбиясе эшчәнлегендә - пресс-клублар, рольләргә бүленгән уеннар, тарихи һәм әдәби геройлар белән интервьюлар. Хезмәт эшчәнлегендә - бәйрәм-сюрпризлар, хезмәт десантлары, оста куллар ярышлары. Иҗади сәнгать тәрбиясендә - табигый материалдан эшләнгән кул эшләре конкурслары уздырыла.

Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдә информация - белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен тупланган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерүгә зур ярдәм итә.

Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.

Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.

Иҗади шәхес тәрбияләүдә укучыларыбызны түгәрәк эшләренә җәлеп итү бик әһәмиятле. Һәр уку елы саен фән түгәрәкләре, "Йомшак уенчыклар", "Оста куллар", “ Курчак театры”, “Риторика” һәм башка фән түгәрәкләре эшләп килә. Бу түгәрәкләрнең планы балаларның яшь үзенчәләгенә һәм сәләтенә карап төзелә. “Риторика” түгәрәкләрендә афиша, реклама, чакырулар язу һәм ясау бик кызыклы һәм уңышлы килеп чыга. Бу эштә йомшак укучылар да теләп актив катнашалар. Иҗади эшләр дәфтәрдә генә калмый, алардан папка, альбом төзибез. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади үстерү максатыннан чыгып төрле-төрле язма эшләр дә үткәрәм: инша, ятланган шигырьне хәтердән язу, иҗади диктантлар язу уңышлы гына килеп чыга. Эшләнгән һәрбер эш бәяләнеп барыла. Мәсәлән, укылган шигырь, хикәя, әкиятләр эчтәлегенә иллюстрацияләрне ясагач, бу эшләрдән магнитлы тактада күргәзмә оештыру һәм алар арасыннан: ”Иң эчтәлекле”, ”Иң оста буячы", "Иң оста ясаучы" һәм башка номинацияләрдә кую, укучыларны яңа иҗади уңышка әйди, дәртләндереп җибәрә. Бу эшнең уңайлы ягы шунда ки, эш бик үк уңышлы килеп чыкмаган укучы да кырыйда калмый .

Шулай ук бәйрәмнәрдә: 23 февраль, 8 мартта әти-әниләргә, әби, бабайларга открыткалар ясыйбыз. Үрнәге бирелә, ә укучы бизәкне үзенекен төшерә, хәтта укучылар открыткага үзләренең чыгарган шигырьләрен язып бүләк итәләр:


Чиста ак кәгазь битенә

Матур сүзләр тезәмен.

Әниемә бүләк итеп

Кулъяулыклар тегәмен.

( Яруллина Айсылу, 3 класс )


Әкрен генә карлар ява

Күңелләргә ак нурлар сибеп.

Әти-әниемә теләк телим

Исән генә булсыннар диеп.

( Зарипова Аделина, 3 класс )


Тәрбияле, белемле, иҗади яктан камил булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора [3, 73].

Мин кемнеңдер эш системасы яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегеннән, иҗади карашларыннан, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы иҗади фикерләүче шәхес формалаша.














































Әдәби чыганаклар:

1. Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт белем бирү стандарты. –М.,-2010. -17-24 битләр.

2.“Классный руководитель” .Фәнни-методик журнал. – Мәскәү. -2001. -34-37 битләр.

3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә “Мәгариф” нәшрияты. -2001. -71-76 битләр.









































Регистрационная форма

Фамилия, имя, отчество автора (полностью)

Гарифуллина Разия Рафгатовна

Город

Алькеевский район, село Базарные Матаки

Место работы (полное название)

МБОУ Алькеевского района Базарно Матакская гимназия имени Наби Даули

Ученая степень, должность

Учитель начальных классов 1 квалификационной категории

5.

Телефон домашний и служебный с указанием кода

(8-84346) 21-3-43

(8-84346)20-3-86

6.

Телефон мобильный

89274166132

7.

Почтовый адрес (с указанием индекса)

422870 Алькеевский район. Село Базарные Матаки, ул. Крайнова , дом 101

8.

E –mail

raziya.rafgatovna.66@mail.ru

9.

Название статьи

Башлангыч сыйныфларда укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү алымнары.






Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 22.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров45
Номер материала ДБ-378773
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх