Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыДоклад на тему ""Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру".

Доклад на тему ""Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру".

Скачать материал

Педсовет 4.01.2016 нчы ел 

 Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру .


“Безнең яңа мәктәп” белем бирү инициативасының бер юнәлеше яңа белем бирү стандартларына күчү булып тора.

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар.  РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования” приказын  чыгарды. Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты укучының шәхесен үстерү

             2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Монда төп бурыч: укучы шәхесе үсешен - белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру.

   Яңа стандартларның төп максаты – шәхес  тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала.

   Татар телендә белем бирүче башлангыч мәктәпләребез “Перспектива” программаcын сайлады. Әлеге программаның нигезен үстерешле укыту тәшкил итә. Бу программадан файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынуларын арттыра,аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

   Яңача белем бирү мәгълүмати-компьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета. Дәресне иҗади оештыруга шартлар тудыра. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә.

   Технология, сынлы сәнгать предметларын укытканда проектлар методы киң кулланыла. Проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; балада максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли. Ул мөстәкыйль фикерләүне үстерә, мәгълүмат табу,фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгын формалаштыра. Баланың иҗади сәләте ачыла, аның да фикере башкалар тарафыннан ишетелә. Җәмгыятьтә үзенең кирәклеген тоя башлый.

   2-3 классларда укучылар рус һәм татар теле дәресләрендә мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә Күләмле сүзлекләр белән эшләүгә юл ачыла. Баланың үз-үзенә ышанычы арта һәм эрудициясе үсә. Сөйләм теле формалаша. Бала кечкенәдән сүзләрне дөрес әйтергә, язарга өйрәнә, чөнки аның ничек язылышын һәм әйтелешен ул үзе сүзлектән табып өйрәнде. Әдәбият дәресләрендә хокуклар турында укулары да укучыларның дөньяга  булган күзаллауларын үстерә, укучының үзендә дә хокук уйлап чыгару теләге уяна. Иҗади үсеш күзәтелә. Матурлык турындагы әсәрләрне укып, баланың эчке эстетик дөньясы формалаша.

   Математика,технология, уку дәресләрендә үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру, күршең белән эшләү төрләре уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм мин, чөнки укучылар бер-берсе белән аралашырга, башкаларның да фикерләрен тыңларга, үз фикерләрен әйтә белергә, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзүсешкә ирешәләр. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Моңа башлангыч мәктәптә биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлап катлауландыра бару юлы белән ирешелә.

  Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан чыгып, укучы белән актив диалог алып бару катнашучы өчен дә, тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларның коммуникатив эшчәнлеге активлаша:табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа.

   Мәктәптә, аерым класста сәләтле һәм югары мотивациягә ия булган балаларны ачыклау һәм аларга иҗат мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә системалы эш алып барылырга тиеш. Башлангыч классларда укучының аерым юнәлештәге кызыксынуын гомуми сәләтлек кебек кабул ителсә дә, тәҗрибәле педагог сәләтлелекнең предметлы юнәлеш алуын күреп, укучыга нинди дә булса иҗади эшчәнлектә үзен күрсәтергә ярдәм итәчәк. Төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда балаларны катнаштырып, аның сәләтен үстерәчәк.

   Дәресләрдә балаларны белем алуга активлаштыруда укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорала. Иң беренче чиратта, балада укуга мотив тудыру зарури.  Ни өчен баланың укыйсы килми ? Аны ничек укуга тартырга ? Бу сорауларга җавап бирү өчен мотив сүзенең нәрсә аңлатканына тукталыйк. Мотив-ул ниндидер теләкне тормышка ашыру  өчен тудырылган шарт. Балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлату кирәк. Мотив ике төрле була: тышкы һәм эчке.

   Укытучы да дәресләрдә тышкы мотивацияне куллана:дәресләргә уен моментлары кертә, төрле ярышлар оештыра, кичәләр уздыра. Бик яхшы тәэсир итә өлгереш таблицасын класска элеп кую. Тик яхшы билге өчен уку төп максат булырга тиеш түгел. Балада эчке мотивацияне-укуга аңлы карашны  үстерергә кирәк. Аның һәрбер үсешен, уңышын күрү сорала. Менә монда эчке мотивны тормышка ашыру өчен стимул кирәк.

    Мотивация ул , башка төрле әйткәндә, эшлисе килмәгәнне эшләү . Менә монда эшкә рычаг булып стимул тора. Активлаштыру юллары төрле:

1). Укытучының дәресне мавыктыргыч итеп оештыруы,үз-үзен тотышы, интонацияле һәм аңлаешлы, матур сөйләме, елмаюы, карашы  дә зур роль уйный. Мавыктыргыч сөйләм йоклап утырган баланы да уятырга мөмкин.

2) Укучының уңышын күреп, мактау.Балага “Бик яхшы” дип әйтүнең 99 ысулы бар икән. Мәсәлән, Искиткеч! Яхшы! Дөп-дөрес! Супер! Нәкъ шулай! Афәрин! Үрнәк эш! Мин сине котлыйм! Ниһаять! Начар түгел. Кызыклы фикер! Шулай дәвам ит! Бу инде уңыш! Мактыйм! Мин синнән бүген канәгать! Мин синең булдырачагынга ышандым! Һәм башкалар.

   Мактау көчле стимулга ия, тик аның да чамасы булырга тиеш. Баланың уңышсызлыгын кимсетмәскә кирәк, аңа ышаныч бирергә кирәк. Бу очракта киңәш бирү дә уңай дип саныйм.

Мәсәлән, Башлый белсәң, бетерә бел. Аз сөйлә дә күп эшлә. Һәр максатка чара бар. Ничек итсәң ит-морадыңа җит!Белмәгәнне сорауның ояты юк. Ярты эш йөзгә оят. Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була. Гыйлем тырышлык белән килә  кебек татар мәкальләре белән гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирү дә осталык.

     Башлангыч класста укучының белемен 5 баллы бәяләү 2 нче класстан башлана. Цифрлы бәяләүнең уңай һәм тискәре яклары бар.  Тискәре яклары: бәяләү системасы бала өчен аңлашылмый, бала “2” ле алудан куркып яши, түбән үзбәягә китерә. Күбесенчә бишбаллы шкала чынбарлыкта 3 баллы гына, чөнки документларда “бик яхшы”, “яхшы”, “канәгатьләнерлек” билгеләре генә кулланыла.  Шул ук вакытта уңай якларын да әйтеп китик:бәяләү критерийларын укучылар үзләре төзи ала, үзбәя, үзконтроль өчен шартлар тудырыла. Яхшы билге укучыны канатландыра. Укуга уңай караш көчәя.

    Диктант яздырганнан соң, балаларга үз эшләрен тикшереп чыгарга кушыла. Бала тикшерә, хатасын таба. Ләкин укытучы төзәтүне игътибарга алып, укучының билгесен төшерә.Ә монда киресенчә баланың үз хатасын үзе табуын бәяли белергә кирәк.Нәтиҗәдә балада тискәре караш формалаша. Башка диктанларда бала хатасын төзәтүне кирәк дип тапмый. Төзәтү билгене барыбер төшерә дип уйлый.

   Күп кенә очракларда бәяләүдә уку программасына туры килү-килмәвенә юнәлтелгән дидактик инструмент кулланыла. Мәсәлән, уку дәресләрендә укучыларның уңышларын ничек бәяләргә соң ?

   Күп очракта иҗади сорауга җавап берничә булырга мөмкин. Әгәр укучы үзенең фикерен логик яктан нигезләп аңлатып бирә белә икән, укучының җавабын уңай бәяләргә мөмкин, чөнки кече яшьтәге баланың фактларны белү дәрәҗәсе өлкәннәрнекеннән түбәнрәк була.

   Балага объектив билге кую өчен мин үз практикамда аерым очракларда “жетоннар” системасын кулланам. Балага конверт бирелә. Укытучыда өч төрле жетон:кызыл-5 ле, яшел-4 ле, сары-3 ле. Дәрестәге һәрбер җавабы һәм эше өчен укучы жетон ала, конвертка җыя. Дәрес ахырында жетоннар саны санала. Кайсы жетонны бала күбрәк җыйган, балага шул билге куела.

   Кайбер очракларда билгене балага кую өчен башта үзеннән , аннары иптәшләреннән сорыйм: алар нинди билге куярлар иде бу укучыга. Уртак фикергә килеп, балага тиешле билгесен куябыз. Бу очракта балалар үз фикерләрен белдерергә өйрәнәләр. Ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләнә.

   Атна ахырында һәр укучы бик яратып ничә бишле, дүртле һәм башка билге алуларын саныйлар. Билгеләрне бер-берсенә кушалар һәм гаилә бюджетына укулары белән күпме “керем” кертүләрен исәплиләр. Укучыларга бу алым  бик ошый. Кушу һәм тапкырлау гамәле ныгытыла

   1 нче класста билгесез система. Баланы укуга кызыксынуын активлаштыру өчен башка юлларын эзләргә туры килә. Ярыш экранын булдыру укучыларда кызыксыну уята. Кемнең машинасы алдан финишка килеп җитәр икән ? Машинасы  финишка беренче килеп җиткән укучы җиңүче. Ел ахырында җиңүчене бүләкләү дә зур стимул булып тора. Ата-анасына мактау хатлары җибәрү үңай тәэсир итә. Быелгы уку елында 1 нче класста ике укучы, йолдызчык ясау методын кулланам.Атна ахырында нәтиҗә ясыйбыз кем бу атнада бик тырышып укыды, үзен әдәпле тотты, кемнең йолдызчыклары күбрәк. Бу укучыларның портфолиолары булдырылды. Алар турында мәгълүмат тупланды. Шулай ук һәр укучыга дагностик карта булдырылды һәм бу карта чирек саен тутырылып барыла. Укучыларның төрле юнәлештә белем дәрәҗәсе тикшерелә. Бу күрсәткечләр “Лист достижения” бүлегенә  диагностик  картага теркәлә.

 Дәрестән тыш эшчәнлек “Күңелле спортчылар”,Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”, ”Һәр көн игелекле эш эшлә “юнәлешләре буенча  алып барыла.

    Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә, карар кабул итү технологиясенә ия булу; инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагносикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләр.

Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда танып-белү эшчәнлеген активлаштыра алачак.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему ""Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 155 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2016 1813
    • DOCX 59 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметгалиева Ильсия Насибулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11669
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1472 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 794 человека

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 241 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек