Инфоурок Другое Другие методич. материалыДоклад на тему "Индивидуаль якын килеп укыту технологиясе"

Доклад на тему "Индивидуаль якын килеп укыту технологиясе"

Скачать материал

 

 

 

 

Чыгыш

Индивидуаль якын килеп укыту технологиясе

Абдуллина Г.Ф.

Башлангыч мәктәп балаларның шәхес буларак формалашуында һәм шулай ук яшь үсешендз мөһим этап.Шуңа да белем бирүдә югары үсешле булырга тиеш.Башлангыч мәктәпнең төп бурычларының берсе-индивидуаль үзенчәлекләргә таянып эш итү.

Төрле дәрәҗәдә белем алучы укучылар  бар. Шуңа да укыту процессы төрле факторларга бәйле.

Педагог буларак шундый нәтиҗәгә килдем:бала өчен укыту процессында уңайлы шартларныңберсен тәэмин итүче ышанычлы һәм эффектив форма ул-индивидуаль якын килеп белем бирү.Чөнки бу технология укучыларның шәхси үзенчәлекләрен,аларның социаль һәм акадкемик тәҗрибәләрен,шулай ук интелектуаль үсешләрен,танып-белү кызыксынуларын,социальдәрәҗәләрен,тормыш-көнкүреш режимнарын исәптә тотып укыту процессын оештыруны күздә тоткан дидактик принципларның берсе ул.

Индивидуаль якын килеп укыту технологиясенең иң яктыларыннан берсе –проектлар һәм портфолио методлары.Мин бу методларны үз эшемдә бик уңышлы файдаланам.

Проект методы  – нигезендә укучыларның танып-белү күнекмәләре ,үз белемнәрен мөстәкыйль рәвештә куллану, мәгълүмати киңлектә юл табу, тәнкыйти һәм иҗади  уйлау сәләте үсеше ятучы индивидуаль  якын килеп укыту технологиясе ул.1919 нчы елны Дальтон шәһәрендә Е.Паркхарст сыйныф-дәрес системасын һәр укучы белән индивидуаль  эш белән алыштырып карарга омтыла.Педагог белән берлектә укучылар план буенча эш алып баралар.Һәр укучы мәктәп программасын үз темплары белән эшли алу мөмкинлеген алалар.Көннең беренче яртысында идарәче ярдәмендә мөстәкыйль эшлиләр.Ә көннең икенче яртысында группаларда шөгыльләнәләр.Группаларда төрле темалар буенча фикер алышулар да рөхсәт ителгән.Бу тәҗрибә “Дальтон-план” дигән исем алган.Ә Рәсәйдә ул “проектлар методы” буларак 20 гасырда кулланыла башлый.Хәзеоге көндә мәктәп практикасы кабат шуңа мөрәҗәгать итә.

 

Проектлар методы-комплекслы өйрәтү методы.Ул укыту процессын индивидуальләштерергә ярдәм итә.Балага үз эшчәнлеген планлаштыруда һәм оештыруда мөстәкыйль ачылу мөмкинлеген.

 

Эш этаплары:

I этап: проблемага «чуму»(проблеманы сайлау һәм аңлап җиткерү)

II этап: мәгълүматны җыю һәм эшкәртү

III этап: проблеманы  чишү өчен үз вариантыңны булдыру:

бирелгән проблеманың актуальлеге һәм  мөһимлеге ;

төрле мәгълүматны анализлау;

эш итү программасы;

үз программаңны тормышка ашыру вариантын булдыру ;

IV этап: эш планын тормышка ашыру(проект)

V этап:  проектны яклауга хәзерлек(укучылар группаларга бүленәләр)

проектны конференциядә тәкъдим итү

портфолио  булдыру

күрсәтмә материалны хәзерләү

электрон презентация  һ.б.

VI этап:  проектны презентацияләү ( башлангыч сыйныф укучылары өчен  проектны  тәкъдим итү  төрләренең барысы да отышлы: чыгыш-яклау,сәхнәләштерү, электрон презентация  һ.б.)

VII этап: рефлексия (башкарылган эшеңә үзанализ, үзбәяләмә, тәэсирләрең)

Уку-укыту проектының, комплекслы һәм күпмаксатлы метод буларак, берничә төре бар. Тәртипкә китерер өчен,өч төрле классификация кирәк була.Һәр проектның специфик эчтәлеген билгеләүче иң мөһименә тукталып үтик.

  1. Гамәли  –ориентлашу проекты.Бу проект катнашучыларның социаль кызыксынучанлыгына юнәлтелгән.Монда эшләнелгән материалны сыйныф, мәктәп, шәһәр тормышында кулланып була.

1. «Татарстанның үсемлекләр дөньясы» проекты(дару үләннәреннән гербарий)

2. «Куркынычсызлык кагыйдәләре» проекты(табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре)

3. «Яңа ел плакаты» проекты

4. «Хәрефләр дөньясы» проекты(кесә әлифбасы)

5. « Минем гаилә» проекты(портфолио төзүдә )

6. « Минем шөгыльләр » проекты

7. «Цифрлар патшалыгы» проекты(шигырьләр,мәкаль - әйтемнәр, тизәйтешләр, башваткычлар)

8. « Кыш бабайга хат » проекты(“ФГОС буенча 2 сыйныфта иң яхшы дәресем”  конкурсы лауреаты)

9. «Ямьле кыш ае» проекты(иншалар,шигырьләр,мәкаль - әйтемнәр)

 

  1. Эзләнү-тикшеренү проекты.Структурасы буенча фәнни тикшеренүне хәтерләтә.

Үз эченә сайланган теманың актуальлеген,тикшерү эшенең бурычларын, гипотезаны, нәтиҗәне ала.Шулай ук хәзерге заман гыйлемнең методлары кулланыла:лаборатор эксперимент,социолог сораштыру,модельләштерү һ.б.

Безнең эшләр:

1.«Су басымы»,Низамов Ильяс, «Я-исследователь» ,район бәйгесе, 2 урын

2.«Кар нәрсә ул?» Юнусов Исмаил, «Я-исследователь» ,район бәйгесе, 3 урын

3.«Корабльләрне өйрәнү» Закиров Булат, «Я-исследователь», район бәйгесендә катнашу

4.«Җитәкче нинди булырга тиеш», Сабитова Камилә, дистанцион  бәйге

5. “Өйдән гимназиягә кадәрге юл”,Хәмидов Аяз,дистанцион  бәйге

6.“Кәгазь дә тылсымга ия”Хәмидов Аяз, Ш.Мәрҗәни конференциясе,2урын

7.«Һава басымы» Гарифуллин Адель, Ш.Мәрҗәни конференциясендә катнашу

 

3.Иҗади проект.

Альманах,театральләштерү,спорт уеннары,рәсем яки бизәү-кулланма сәнгате булырга мөмкин.

Безнең эшләр:

1.Бердәм проект эше. «Йомшак мендәрем», Э.Успенский әсәрләре буенча(Рәсәй күәмендә оештырылган бәйгедә 3 урын)

2.Иҗади проект. «Үз кулыбыз белән җимлекләр эшлибез ».

3. Иҗади проект. «Көзге фантазия ».

4. Иҗади проект. «Әниемә бүләгем»

 

Предмет-эчтәлек буенча,икенче төрле әйткәндә,комплексы ягыннан  проектның ике төрен күрсәтеп була.

1.Монопроектлар.Билгеле бер предмет яки бер белем өлкәсендә үткәрелә.

2.Предметара проектлар.Дәрестән тыш вакытта үткәрелә һәм белемнең берничә өлкәсенә караган була.

 

Проекта катнашучылар арасындагы бәйләнешнең характерына карап,проектлар түбәндәгечә булырга мөмкин:

-сыйныф эчендәге;

-мәктәп эчендәге;

-региональ;

- региональара;

-халыкара.

Региональара һәм халыкара проектлар телекоммуникацион санала.Чөнки катнашучыларның эшчәнлегендә үзара килешкәнлек интернет челтәре белән бәйләнешне таләп итә.Һәм дә заманча компьютер чыганакларыннан файдалануга юнәлтелгән.

 

Дәвамлылыгы буенча проектларның классификациясе.

Мини-проект,дәвамлылыгы 1 дәрес күләмендә.

Кыска вакытлы проектлар,4-6 дәрес күләмендә.

Дәресләр проект эшен коорденацияләү өчен кулланыла.Ә төп эш мәгълүматны җыю,эшкәртмәләрне башкару,презентацияләрне хәзерләү дәрестән тыш эшчәнлектә яки өйдә башкарыла.

Атналык проектлар атна дәвамында группаларда проетлар атналыгында үткәрелә.Билгеле инде , җитәкче ярдәмендә.

Еллык проектлар группалап яки индивидуаль дә башкарылырга мөмкин.Бу проект проблеманы билгеләүдән алып презентацияләүгә кадәр дәрестән тыш вакытта башкарыла.

 

Проект эшчәнлеге процессында түбәндәге гомумибелем осталык һәм күнекмәләр формалаша.

1.Рефлексив осталык:

-мәсьәләне аңлау сәләте;

- мәсьәләне чишү өчен нәрсәләргә өйрәнергә кирәк?дигән сорауга җавап бирү сәләте.

2.Эзләнү осталыгы:

-фикерләрне мөстәкыйль рәвештә тәртипкә салу,төрле өлкәдәге белемнәрне кулланып эш алымнарын уйлау сәләте;

-кирәк булган мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә таба белү сәләте,шулай ук укытучыга,консультантка мөрәҗьгать итү;

-проблеманы чишүнең берничә вариантын таба белү сәләте;

-гипотезаны чыгару сәләте;

-сәбәп-нәтиҗәне булдыру сәләте.

3.Мөстәкыйльлекне бәяләү сәләте.

4.Хезмәттәшлектә эшли белү осталык һәм күнекмәләре:

-коллектив планлаштыру сәләте;

-төрле партнер белән үзарабәйләнеш керү сәләте;

-гомуми бурычны чишү барышында үзараярдәм сәләте;

-партнер белән үзара аралаша белү сәләте;

-группадагы катнашучыларның ялгышларын таба һәм төзәтә белү сәләте.

5.Коммуникатив күнекмәләр:

-олылар белән уку-укыту бәйләнешен булдыру-диалогка катнашу,сорауларбирә белү сәләте;

-бәхәс(дискуссия) алып бару сәләте;

-үз фикереңне дәлилләү сәләте;

-килешү таба белү сәләте;

- интервью, сораштыру ошетыра белү күнекмәсе һ.б.

6.Тәкъдим итү(презентация) осталыгы һәм күнемәләре:

-монологик сөйләм сәләте;

-чыгыш ясаганда үзеңне ышанычлы тоту сәләте;

-артистлылык сәләте;

-чыгыш ясаганда күрсәтмәлелектән куллана белү сәләте;

-чыгыш барышында туган сорауларга җавап бирә белү сәләте.

 

 

Портфолио методы.

Укучы портфолиосы- башлангыч сыйныф укучысының индивидуаль белем казанышларын чагылдыручы,шәхси үсешен күзәтүче,төрле эшчәнлектә алга бару динамикасын чагылдыручы   документлар тупланмасы (грамоталар,дипломнар, сертификатлар һ.б.) Шулай ук төрле эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдырган күрсәткечләр җыелмасы (диагностик эшләр, бәяләмәләр,  эзләнү-тикшеренү, проект эшләре, рефератлар,иҗади эшләр,презентацияләр, фотоматериаллар).  

Портфолионың максаты–укучының индивидуаль һәм шәхси үсеш динамикасын күзәтү һәм бәяләү; аның белем һәм иҗади активлыгы, мөстәкыйльлеге үсүдә терәк булу.

Порфолио белән системалы эш алып бару укытучыга һәм әти-әнигә башлангыч сыйныф укучысы белән берлектә мөһим бурычларны чишәргә ярдәм итә:

-укучының уңышларын вакытында билгеләү;

-укучының уку мотивациясенә терәк;

-активлыгын һәм  мөстәкыйльлеген хуплау,уку һәм үзуку мөмкинлекләрен киңәйтү;

-укучының рефликсив һәм үзбәяләмә эшчәнлек күнемәләрен үстерү;

-үзуку эшчәнлеген планлаштыру,оештыру һәм үз алдына максат кую күнекмәләрен формалаштыру.

 

Портфолио булдыру шартлары:

·         укучының иҗади һәм уку процессы индивидуаль папкада чагылырга тиеш.

·         портфолио нәтиҗәләре бер-берсе белән чагыштырылырга тиеш түгел,ә һәр баланың үзүсеш динамикасы уңай булу мөһим.

·         портфолионы булдыру мактау кәгазе артыннан кууга кайтып калмасын,ә укучының интелектуаль һәм иҗади үсеше мөһим.

·         портфолио материаллары үз вакытында уку һәи иҗади эшчәнлектә кулланырга тиеш.

 

Портфолио булдыру принциплары:

·         балаларга карата гуманлы караш,портфолио төзү ирекле эш,бала теләсә кайсы вакытта аннан баш тартырга мөмкин.

·         үз көченә ышанып һәм оптимистик рухта башкарылсын.

·         балаларны төрле индивидуаль һәм күмәк эшкә тарту.

·         укытучы һәм ата-ана тарафыннан укучыга ярдәм.

 

Порфолио булдыру методлары:

·         әңгәмә,хикәя,демонстрация. Бу метод эш башында өйрәтү һәм ярдәм вакытында кулланыла.

·         анализ,чагыштыру һәм бәяләү.Бу метод үзконтроль һәм үзбәяләмә формалаштыру өчен кулланыла.

·         контроль,күзәтү.Бу метод динамиканы күзәтү һәм педагогик йогынтының эффективлыгы турындагы мәгълүматны алу өчен кулланыла.

 

Портфолио төрләре:

1.«Казанышлар папкасы». Укучының үзмөһимлелеген үстерүгә юнәлтелгән,аның уңышларын чагылдыра(уку,спорт,җыр сәнгате буенча мактау кәгазьләре,ата-аналарның рәхмәт хатлары,уку нәтиҗәләре).
2. Рефлексив портфолио.Укучының шәхси үсеш динамикасын ача.Контроль һәм иҗади эшләр,иншалар,эссе,рәсемнәр,эшләнмәләр,табиб һәм психолог күзәтүләретуплана.
3. Эзләнү-тикшеренү портфолиосы.Реферат,фәнни эшләр,конференциядә чыгышлар туплана.
4.Тематик портфолио.Билгеле бер теманы,бүлекне,уку курсын үтү һәм дәрестән тыш эшчәнлек процессында төзелә.

 

Портфолио структурасы.

Укучының портфолиосы нинди булырга тиеш  соң? Билгеле бер таләпләр юк.Һәм бу бик шатландыра да.Иҗади якын килүгә зур мөмкинлекләр ачыла.”Портфолио”технологиясен үз практикамда кулланыр алдыннан мин,беренче чиратта,аның белән эш эчтәлеген ачыкладым.Индивидуаль папканың ничек булуын күзалдына китердем,балаларга аңлаттым:

Бүген без сезнең белән үзенчәлекле папка-портфолио булдырырбыз.Ул мәктәп биремнәре өчен караган.Сезнең уңышларыгыз,казанышларыгыз язылып барыр.Портфолионы тулыландырып,сез үзегез турында башкаларга да сөйли аласыз.Алар сезнең турында күбрәк белерләр”.

Эш формасы итеп,сыйныф сәгатьләренкулландым.Монда портфолио эчтәлеге турында сүз алып барылды.Анализ һәм нәтиҗәләргә бәя бирелде.Ата-аналар белән җыелышлар,түгәрәк өстәлләр оештыдым.Монда бердәм эшнең нәтиҗәләре белән вакытында таныштырып бардым.Әти-әниләр яңа технологияне хупладылар.1 нче сыйныф укучысы портфолиосының төзелешен билгеләдек,алдагы сыйныфлардагы переспективасы турында фикер алыштык.Нәтиҗәдә алдагы структуралы портфолио булдырылды:

1)      Таныш булыгыз,бу-мин!
“Минем исемем”.Укучының исеме нәрсә аңлата,бу исемдәге атаклы шәхесләр турында язмалар булдыру.Үзенчәлекле яки сирәк очрый торган фамилия икән,нәрсә ачыклавын билгеләү.”Минем гаиләм”.Гаиләдәге кешеләр турында хикәяләр.”Минем шаҗәрәм”.Әти-әниләр ярдәмендә гаилә агачыңны төзү.

а) титул бите;
б) автобиография;
в) минем исемем, фамилиям;
г) гаиләм, шаҗәрәм;
д) минем туган җирем;
е) мин һәм дусларым
ж)минем шөгыльләре(хобби)
2) Минем мәктәбем:
Мәктәп һәм укытучылар,яраткан фәннәрең  турында хикәяләр.Көндәлек режим,куркынычсызлык кагыйдәләрен төзү. «Йорт-мәктәп» маршруты

а) мәктәп тормышы;
б)көн тәртибе;
в )куркынычсызлык кагыйдәләре :«Йорт-мәктәп» маршруты.

3) Минем сыйныф:
Монда сыйныф турында билгеле бер мәгълүмат урнаштырырга мөмкин.

а) сыйныфым традицияләре ;
б) саваплы эшләр;
в) минем тормыш принцибым;
г) сыйныфташымның туган көне; 
д)мәктәп кагыйдәләре
е)безнең бәйрәмнәр

4)Минем казанышларым

5)Минем иҗатым

6) Тәкъдимнәр :
а) башкарылган эшләргә бәяләмә;
б) язма рәвештә тәкъдимнәр;
в) рухландыра торган хатлар;
г) уку елы алдына бурычлар;
д) уку елына нәтиҗәләр

 

Портфолио төзүдә киңәшләр.

1.Әти-әниләрне җәлеп итү,бигрәк тә 1 нче сыйныфта.

2.Бүлекләрне ирекле тәртиптә урнаштыру.

3.Динамиканы күзәтү өчен үткәрелү вакытын билгеләү.

4.Укучыларны үзбәяләмә бирә белүне өйрәтү.Түбән һәм дә югары булмаска тиеш.

5.Портфолионы укучының рөхсәте белән генә күзәтү.

6.Ел ахырында потфолиоларны бәяләү.Төрле номинацияләр булдыру: “Иң яхшы бизәлешле”,”Иң оригиналь”, “Иң талантлы”,”Иң тырыш” һ.б.

 

Эшнең нәтиҗәлеге

 

 

 

укучыга

укытучыга

Үзконтроль һәм үзбәяләмә күнекмәләрен формалаштыру

 

 

Алга китешне күрү

üБаланың фәнни белемнәре формалашу процессын ачык күрү, вакытында максатчан коррекцияләү

ü Укучыга да һәм ата-аналарга да эчтәлекле билге  булдыру

ü Билгене оптимистик рухта  карау

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему "Индивидуаль якын килеп укыту технологиясе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 882 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2015 1332
    • DOCX 74.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Гульшат Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Гульшат Фаритовна
    Абдуллина Гульшат Фаритовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11187
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Дизайн-проектирование: теоретические и творческие аспекты дизайна

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе