Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Минем методик табышларым"

Доклад на тему "Минем методик табышларым"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Минем методик табышларым

Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса-

Мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе,

Мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк

тиештер”

Р.Фәхретдинов

Укытучы! Беренче карашка гади бер һөнәр иясе кебек тоелса да, тирәнрәк фикерләсәң, бу сүздә никадәр мәгънә ята! Укытучы- ул тәрбияче, икенче ана, белем серләренә төшендерүче, тормышка әзерләүче, киңәшче, тагын бик күп эш гамәлләргә ия булган Кеше.

Мин бүген бик бәхетле, чөнки мин – укытучы, бала чактан хыялланган һөнәр иясе.

Мин уйларыма биреләм... Әле кайчан гына укытучы булып уйнап йөргән идем. Бала вакыттан ук укытучы һөнәренә мөккибән идем бит мин. Әнием һәрвакыт: “Укытучы булырсың, кызым “ , - ди иде. Аның язмышы да, мәктәп иде. Әнием, мин синең юлыңны дәвам итүче! Минем дә аның кебек, шушы казанда кайнап, гөрләп, укучыларым өчен көенеп, алар өчен сөенеп яшисем килә .

Бүген мин хыялда гына түгел, чынбарлыкта укытучы, хәзерге заман укытучысы, бөек мәгърифәтче- галим, педагог Р. Фәхретдинов, К. Насыйри эшчәнлекләренә нигезләнеп, яшь буынны – яңа заман балаларын гасыр таләпләренә җавап бирә торган итеп укытырга омтылучы.

Фән һәм техника нык үскән хәзерге чорда белем һәм тәрбиянең дә әһәмияте арта бара. Заман алдыбызга яңадан-яңа һәм катлаулырак бурычлар куя.

Һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, рухи яктан бай, ирекле сәламәт, киң карашлы, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлтелгән гомуммәдәни ихтыяҗлары һәм кызыксынулары булган шәхес тәрбияләү – без педагогларның изге бурычы.

Инде менә 20 ел укыту-тәрбия эшемдә укучы шәхесен формалаштыруда төп максатым: төпле белемле, тәрбияле, сәламәт, туган телен хөрмәт итүче балалар тәрбияләү. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

Белемле кеше тәрбияле дә, тәрбиясез дә булырга мөмкин. Ә тәрбияле кеше, әлбәттә, һәрдаим үз белемен күтәрү өстендә эшләячәк. Укытуның нигезе – тәрбия. Тәрбия эшенең камиллеккә ирешү икәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин түбәндәге сүзләрне китерә: «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс». Укытучы дәрес алып баручы гына түгел, ул тәрбияче, сыйныф җитәкчесе дә. Сыйныфтан тыш үткәрелгән һәр чара: төрле кичәләр, очрашулар, экскурсияләр – барысы да әхлак, тәрбия дәресләре ул. Бу өлкәдә дә мөгаллимнең осталыгы, камиллеге ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлегенә басым ясап, Р. Фәхреддинов болай ди: «Йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән игътибарын, белемнәрен һәм тырышлыгын эш кагыйдәсе иткән укытучылар бу вазифаны кимчелексез үти белерләр.» Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән, белемле, ихтирамлы, кешелекле, итагатьле булуын тели. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән балаларының мәхәббәтен яулый. Шуның өчен дә ата-аналарның үзләре белән тәрбия эшләре алып бару да бик кирәкле эш. Р. Фәхреддин кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган гүзәл холыкны атый. Моңа ирешү өчен баланы бишектән үк тәрбияләргә кирәк дигән карашта тора һәм иң беренче ата-ананы тәрбияләүгә әһәмият бирә. Бер-бер артлы үзенең «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ана»һ.б хезмәтләрен яза. Ата-аналар җыелышларында аның бу хезмәтләреннән укылган өзекләр бер генә ата-ананы да битараф калдырмый. Әти-әниләр белән бергәләп төрле кызыклы чаралар оештырып, киңәшеп-аңлашып эшлибез. Шул рәвешле, укытучы-тәрбияче һәм ата-ана хезмәттәшлегенә корылган тәрбия тагы да нәтиҗәле була.

Мин укучыларымны өйрәнүче дип түгел, ә бәлки, чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-берсенә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Без укучыларыбызның кечкенә генә уңышларын да күрә белергә тиешбез. Укучыларның күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укчыларым актив булсыннар, аралашсыннар, сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар һәм аларның сәләтләре калкып чыксын.

Иҗади эшләргә, проект эшләренә әзерләнгәндә үзем дә, укучыларым да интернет ресурслардан киң файдаланабыз, презентацияләр әзерлибез. Укучыларның эстетик зәвыгын, күзаллауларын үстерүгә ярдәм итә.

Балаларда туган телгә мәхәббәт, китап укуга кызыксыну тәрбияләүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур.Укчылар “Табышмаклар кичәсе”, ”Борын-борын заманда”, ”Иң оста шигырь сөйләүче” дигән кичәләрдә, бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар.Туган төбәкнең үткәнен, хәзергесен, анда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү укучыларда милли горурлык хисе тәрбияли, аларның дөньяга карашын киңәйтә.Укыту- тәрбия эшендә милли төбәк компонентын кулланырга тырышам.Туган авылга багышлап “Гүзәл минем авылым”, “И туган тел,и матур тел”, Туган телем- иркә гөлем”, “Авылым чишмәләре” дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре уздырам. Интеллекктуаль уеннар,бәйрәмнәр, балаларның әти-әниләре эшләгән урыннарга, экскурсияләр һәм музейларга сәяхәт оештырабыз.

Күрше авылда яшәүче шагыйрь Габбас Хафизов иҗаты, авылыбыздан чыккан язучы Хәбир Ибраһимов иҗатлары белән укучыларымны даими таныштырып барам. Аларның матбугат битләрендә басылган мәкаләләре, шигырьләре класстан тыш уку дәресләрендә укып анализлана.

Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеннән-үзе генә түгел,эзлекле алып барыла торган эш. Татар балалар әдәбиятында патриотизмның иң югары ноктасы-герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Кечкенәдән үк шигырьләрен яттан өйрәнгән укучылар, Муса Җәлилнең әсәрләре белән танышуны дәвам итәләр. Ә мин исә, М.Җәлил әсәрләренә мәхәббәт уятуны үземә максат итеп куям. Шагыйрьнең балалар өчен язган патриотик шигырьләре үзләренең кыйммәтен югалтмый. Аларны мин тәрбия максатларымда педагогик һәм методик эш тәҗрибәмнән чыгып файдаланам.

Мин –укытучы. Укытучы буларак хезмәтемне башкару өчен миннән таләп ителгән бар нәрсәне җиренә җиткерәм. Беренче чиратта укучыларымны кайгыртам. Үз телен камил белеп, милләте белән горурланырлык, башка телләрне, милләтләрне хөрмәт итә торган кешеләр күбрәк булсын иде дим.Татар милләте кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык. Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы, дистә гасырларга сузылган биниһая кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияты, күркәм гореф- гадәтләре бар. Менә шуларны саклап каласы килә. Дөрес, укчылары татар телен хөрмәт итәләр.Төрле анкеталар, ”Чиста сүз” акцияләре үткәргәндә телгә хөрмәт белән караулары ачыклана. Алар беркайчан үз телләрендә сөйләшергә оялмыйлар дип уйлыйм. Укучыларымның хәрби хезмәттән җибәргән хатларында шундый юллар бар. Укучылар! Беркайчан да татар булуыгыздан оялмагыз. Һәрвакыт татарча сөйләшегез”– диелгән. Менә болар минем горурлык өстәүче табышларым.

Мин укучыларымның күзләренә карап сөйләргә яратам. Ә үзем аларның киләчәген күзаллыйм. Менә Алсу-тырыш, сабыр укучы, аз сөйли, күп эшли. Кем булыр икән үскәч дим? Яхшы күңелле тырыш кыз булып чыкты. Махсус урта белем алды. Чын йөрәктән сөенәм мин тормышта үз урынын таба белгән укучыларым өчен. Балаларым өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар.Тәүфикълылык, әхлаклылык бүгенге көн өчен иң кирәкле. Минем укучыларым да олыны– олы, кечене-кече итә белә .
Әнә синең укучың мәктәп күләмендә, район күләмендә төрле шигырь конкурсларында катнашып матур итеп чыгыш ясый, бар кешедән дә уздырып кул чабасың.Төрле район конкурсларында, фестивальләрдә Тәхәвиев Руслан һәрвакыт диярлек беренче урынны яулады.Әгәр укучыңның мәкаләсе газетада басылса кат- кат укып чыгасың, эчтәлеген, язу стилен редактор кебек энә күзеннән уздырасың.

Кайчак уйлап куям, кеше эшкә хезмәт хакы өчен бара бит инде. Менә шуның кадәр эшләсәм фәлән тәңкә акча алам бит, ди. Әмма чын укытучы үз эшен сумнар, меңнәр белән исәпләми. Ул аны укучыларының уңышлары белән исәпли. Менә Алия Сара Сдыйковага багышланган район күләм шигырь конкурсында катнашып икенче урынны алды, Булат быелгы уку елында сочинение конкурсында катнашып өченче урынны яулады. Бу минем сөенечем.

Балалар белән уртак тел таба алуыма, аларны начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүгә алынуыма мин бик шатмын.

Укытучы яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган икән, синең һөнәри осталыгың, камиллегең югары булырга, җитди әзерлекле ихлас, чиста күңелле, кеше булырга тиешсең! Күңелгә Клара Булатованың шигырь юллары килә:

Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар шуны белергә
Укытучы булу – бу шундый эш-
Белгәнеңне кирәк бирергә.

Шагыйрә- укытучы Клара Булатова сүзләрен дәвам итеп, Укытучы! фәнеңне тирән белү генә җитми, белемне тормышта куллана ала торган дәрәҗәдә укучыга җиткерергә тырыш; Әхлаклы шәхес тәрбияләүдә көчеңне кызганмаска кирәк. Ә мин шушы хезмәтемдә үз -үземне таптым. Эшкә сөенеп барам, сөенеп кайтам.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 04.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров23
Номер материала ДБ-320661
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх