Инфоурок / Другое / Конспекты / Доклад на тему "Организация исследовательской работы на уроках татарского языка и литературы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Доклад на тему "Организация исследовательской работы на уроках татарского языка и литературы"

библиотека
материалов














УКУЧЫЛАРНЫҢ

ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕН ОЕШТЫРУ













Кереш


XXI гасыр уку йортлары алдына көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Җәмгыятьнең сәяси-хокукый системасындагы үзгәрешләр, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл мәгариф системасында да яңалыклар таләп итә. Бүгенге көндә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләү - хөкүмәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә.

Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Ник дигәндә, балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыру аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.

Укымак - фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай. Фәнни-эзләнү эшчәнлеге барышында алынган күнекмәләр укучыга башка фән нигезләрен үзләштергә, бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак.

Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган темасы буенча бай мәгълүмат туплаган, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.



Төп өлеш


Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.

Шушы максатны күздә тотып, мин иң элек 7 нче сыйныф укучыларын әдәби түгәрәккә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән ике ел дәвамында шөгыльләнгәннән соң, 9 нчы сыйныфта укучы бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупладым. Шул рәвешле укучыларның кечкенә генә фәнни оешмасы барлыкка килде.

Фәнни оешма зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Фәнни оешманың актуальлеге нәкъ менә шуннан гыйбәрәт. Шулардан чыгып, фәнни оешма төп бурычларны билгели:

1.Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү.

2.Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.

3.Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү.

4.Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру.

5.Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү.

Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, бер-ике утырышта әзерлек эшләре алып бардым, аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеге башланды. Шундый бер эшемнең тәҗрибәсен тәкъдим итәм.

Беренче утырышта мин фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендердем. Чыганакларны туплау, системага салу юлларын аңлаттым.

Икенче утырышта темалар тәкъдим иттем. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алдылар. Алга табан төп эш – чыганаклар эзләп, материаллар туплау эше башланды. Бу эш китапханәдә эзләнүләр белән бәйле булганга күрә, алдагы утырышыбызны китапханәдә уздырдык.

Өченче утырышта укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәттем. Теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны таптык.

Дүртенче утырышта фәнни эшнең планы төзелде һәм материаллар белән танышу башланды.

Бишенче утырышта фәнни хезмәтнең кереш өлеше язылды: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләнде; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре күрсәтелде.

Алтынчы һәм җиденче утырышларда картотека буенча табылган фәнни хезмәтләрне укып анализлау эше башкарылды.. Укучылар тиешле урыннарны билгеләп бардылар, аларның кайберләрен язып та алдылар (болары аерым фикерләрне раслау һәм конкретлаштыру өчен кирәк булачак), нәтиҗәләр чыгардылар.

Алга таба һәр хезмәт шул рәвешле анализланды. Моңа, әлбәттә, шактый вакыт кирәк булды. Моннан соң һәр көн диярлек укучылар белән эш алып барылганга күрә, язмамда аерым утырышларны билгеләп тормадым, чөнки бу – озак дәвамлы эш. Һәр укытучы аны үзе теләгәнчә билгели ала.

Шулай итеп, укылган фәнни хезмәтләр, үзебездә булган журнал материаллары буенча эш башланды: һәр укучыга аерым сораулар буенча конкрет эшләр бирелде. Эш төрле юнәлештә барды, шуңа күрә укучылар белән атна саен очрашып, тиешле фикерләремне җиткерә бардым. Һәр укучы берничә хезмәтне берьюлы тикшереп, чагыштырулар ясады, аннан соң гомумиләштереп, төп фикерләрен (резюме) чыгара барды. Укучылардан эшләгән эшләрен яза баруларын таләп иттем. Һәр атна саен мин язмаларны укып, киңәшләр бирдем, кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә дә кирәк булды.

Фәнни хезмәт язган чорда бәхәсле мәсьәләләрне дә чишәргә туры килде. Теге яки бу фикер буенча каршылыклар да килеп чыккалады, дөресрәге, галимнәрнең хезмәтләрендә очраган каршылыклы фикерләр сәбәпче булды боларга. Һәр укучы да үзе өйрәнгән галимнең фикерен дөрес дип саный, шуңа күрә бәхәсне чишү өчен, башка галимнәрнең дә хезмәтләрен чагыштырып, уртак фикергә килергә ярдәм иттем. Мондый ситуацияләр эшне тагын да кызыклырак иттеләр. Күргәнегезчә, укытучы фәнни хезмәтнең җитәкчесе буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торырга һәм ярдәм итәргә тиеш.

Төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп, рефератны компьютерда җыйдылар. Рефератны шуннан соң да кат-кат тикшереп, аның бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) җентекләп караганнан соң гына, эшне төгәлләнгән дип санап була.

Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайбер укучылар. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар.




ӘДӘБИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕН ОЕШТЫРУ АЛЫМНАРЫ


1. Тема сайлау. Тикшеренү эшен уңышлы алып бару өчен теманы дөрес сайлап алу әһәмиятле. Фәнни хезмәт мөһим темага язылырга, актуаль булырга, тикшеренүченең индивидуаль теләкләренә һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиеш.

Биредә, шулай ук, укучыны әдәбиятның нинди төре, хәтта нинди жанры кызыксындыру да исәпкә алынырга тиеш: ул әдәбият тарихының кайсы чорын өйрәнергә омтыла, кем иҗатын аеруча ярата, кайсы жанр (лирика, эпос, драма) буенча эшләргә тели һ.б.

Теманың ни дәрәҗәдә өйрәнелүе дә күз уңында тотыла. Башта беркадәр тикшерелгән мәсьәләне алу яхшырак. Мәсәлән, әсәр гомумән өйрәнелгән, әмма аерым аспектлары (сюжет-композициясе, сәнгатьлелек чаралары һ.б.) тиешенчә ачылмаган, яки әсәргә моңа кадәр бирелеп килгән бәяне үзгәртү таләп ителә һ.б.ш.

Тикшеренү эшенә башлап керешүченең конкретрак тема алуы яхшы; киң гомумиләштерүләр таләп иткән темадан бигрәк, зур булмаган мәсьәләне алып, тирәнрәк, җентеклерәк эшкәртергә омтылу отышлы..

Тикшеренү эшендә башка авторлар әйткәнне кабатламаска, башкалар күрмәгәнне, яки алар ялгыш бәя биргәнне табарга тырышырга кирәк.

Үзеңнән алда язылган тикшеренүләргә күзәтү ясап, аларны дәвам итәргә, үстерергә, яңа нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин.

2. Хезмәтнең якынча планы. Һәрбер гыйльми тикшеренү эшен уйлап, төгәл оештыру бик мөһим. Эш системалы, максатка юнәлешле итеп алып барылсын. Шул чакта гына ул нәтиҗәле, җимешле була, эшкә дәрт, иҗади күтәренкелек туа.

Күләмгә карамыйча, барлык тикшеренү эшләренә хас төп этаплар бар. Якынча эш планын төзү — шундый этапларның берсе. Ул тема сайлап, аны раслаганнан соң төзелә.

Дөрес, башта планның бик гомум характерда, схематик төстә булуы мөмкин. Эш барышында ул нык кына үзгәрә. Чөнки әдәби материалны, чыганакларны өйрәнгәнгә кадәр төзелә. Шулай да план кирәк, анда тикшеренүнең вакыт чикләре билгеләнә, материалны табу юллары әйтеп бирелә. План бу материалны төрле бүлекләр буенча тупларга, максатка юнәлешле рәвештә эшкәртергә булышлык итә.

3. Фәнни хезмәтнең структурасы. Хезмәтнең эчтәлеге, темасына һәм үзенчәлегенә карап, төрлечә була. Шулай да гомуми структурасы бер-берсенә охшый. Гадәттә, ул дүрт өлештән тора: кереш; төп өлеш; йомгак, библиография.

Керештә сайлап алынган теманың актуальлеге күрсәтелә; чыганакларга һәм материалларга фәнни күзәтү ясала; хезмәтнең максаты һәм бурычлары билгеләнә.

Максат һәм бурыч тема буенча әдәбиятка күзәтү ясаудан логик рәвештә килеп чыгарга тиеш.

Әдәби характеристика хронологик (вакыт) яки проблематик тәртиптә була. Күбесенчә әдәби әсәргә анализ проблемалар буенча ясала. Әмма язучыга яки әсәргә төрле чорда төрлечә бәя бирелгән булса, беренче тәртип яхшырак.

Шартлы рәвештә «төп өлеш» дип аталган бүлек, гадәттә, берничә бүлекчәдән тора. Ул теманың үзенчәлегенә бәйле. Төп өлеш — хезмәтнең иң күләмле, әһәмиятле кисәге.

Йомгакта хезмәтнең барлык бүлекләре буенча да нәтиҗә ясала. Әгәр язучы иҗатына яки әсәргә дөрес, тулы, нигезле анализ бирелгән икән, йомгакта аның танып-белү, тәрбия әһәмиятен күрсәтеп бирү кыен түгел. Йомгакта киләчәк өчен бурычлар куелырга мөмкин.

4. Конспект төзү. Теоретик хезмәтләр һәм тәнкыйди әдәбият белән танышканда, аларны укып чыгу гына җитми. Яхшырак үзләштерү, уңышлы файдалану өчен аеруча мөһим хезмәтләрнең конспектын төзергә кирәк.

Конспект төзү — иҗади эш. Нинди дә булса китапны яки мәкаләне конспектлаудан алда, аны ныклап укып чыгарга тәкъдим ителә. Укыган чакта андагы төп фикерләр ачыклана, авторның карашлары арасындагы бәйләнеш билгеләнә, аларның ничек исбат ителүе күзәтелә.

Конспект төзү — укылган хезмәткә бәя бирү ул.

Конспектның график формасы да шул таләпләргә җавап бирергә тиеш. Гадәттә конспектны кәгазь битенең '/з (өчтән бер) өлешендә поля (ачык урын) калдырып төзиләр. Анда үзең укыган хезмәткә мөнәсәбәтеңне, бәяңне язып куясың; автор белән ризасызлыгыңны да белдерергә, хатасын да күрсәтергә, башка чыганакларда икенче төрлечәрәк бәя булуын да билгеләп куярга мөмкин.

Әдәбиятка күзәтү ясаганда гына түгел, гомумән үз хезмәтең өстендә эшләгәндә, полядагы язмалар бик ярдәм итә.

Конспектның төп ике төре билгеле. Беренче тип конспектлар төгәл алынган цитаталардан тора. Тик алар арасында бәйләнешне күрсәткән аңлатмалар гына бирелә. Икенче тип конспектларда китап яки мәкалә авторының төп фикерләре, исбатлаулары бәян ителә. Ул киңәйтелгән планга яки тезиска охшый.

Гадәттә конспектлар шул ике төрнең төп үзенчәлекләрен берләштерәләр.

Конспект төзегәндә, иң мөһим моментларны аерып кую өчен, аерым җөмләләрнең астына сызу, төсле каләмнәр куллану ярдәм итә.

5. Карточкалар төзү — конспектлауның бер төре. Анда хезмәтнең төп эчтәлеге яки аның турында фикерләр языла, цитаталар китерелә.

Карточкаларны конвертларда яки махсус тартмаларда саклыйлар.

Карточкалар файдалану өчен бик уңайлы: аларның урыннарын алмаштырып куярга, чагыштырып карарга, яңа мәгълүматлар өстәргә була.

Конспект төзегәндә яки карточкалар әзерләгәндә библиографик мәгълүматларны күрсәтергә онытмаска кирәк. (Авторның фамилиясе һәм инициаллары, әсәрнең тулы исеме, чыккан урыны, нәшрияты, елы, битләре).

6. Өземтәләр китерү. Өземтә (цитата) — икенче бер кеше әсәреннән сүзмә-сүз алынган өзек. Аның әдәби әсәрдән дә, теоретик яки тәнкыйди хезмәттән дә китерелүе мөмкин. Һәр очракта ул куштырнаклар эченә алына һәм астөшермәләр белән төгәлләштерелә.

Өземтә үз фикереңне раслау өчен дә, кемнең дә булса фикерен инкарь итү өчен дә китерелә.

Ләкин аны бик кирәк булганда гына алырга кирәк. Бәхәссез фикерләрне раслау өчен өземтәләр китереп торуның хаҗәте юк.

Автор тексты бик төгәл, дөрес, сүзмә-сүз алына. Биредә һичнинди бозуларга юл куелырга тиеш түгел. Өзек кыскартып китерелгәндә, төшереп калдырылган сүзләр урынына өч нокта куела. Ләкин кыскарту автор фикерен, текстның мәгънәсен бозуга илтмәсен.

Шигырьдән цитаталар бирүнең үзенчәлекләре бар. Әгәр шигырь (яки аннан өзек) тексттан тыш китерелә һәм ике юлдан арта икән, куштырнаклар эченә алынмый. Ике юлдан артмаган шигырьне текст эчендә юлларга бүлмичә урнаштырырга була. Мондый чакта шигъри өзекнең һәр юлы баш хәрефтән башланырга һәм куштырнаклар эченә алынырга тиеш.

7. Астөшермәләр — хезмәттәге фәнни аппаратның мәҗбүри элементы. Өземтәләр аеруча авторитетлы басмалардан сайланып, астөшермәләрдә аның чыганагы, ягъни каян алынганлыгы күрсәтелергә тиеш.

Астөшермәләр төрлечә була. Иң күп кулланылганнары түбәндәгеләр: 1) Астөшермә өземтә китерелгән битнең азагында ясала. Һәр цитата ахырында номер куелып, шул номер астөшермәдә кабатлана. 2) Бит азагында астөшермәләр биргәндә, аларның нумерациясен бөтен битләр буенча үтәли куярга да мөмкин. (Номерлар тәртибе үтәли була). 3) Кайбер хезмәтләрдә (бигрәк тә фәнни журналларда) цитаталар соңыннан җәяләр эченә ике төрле цифр гына куела. Аларның беренчесе хезмәт азагында бирелгән әдәбият исемлегендәге тәртип номерына туры килә, ә икенчесе бит санын күрсәтә. 4) Бер үк әсәрдән цитаталар бик күп булып китсә, текстта әсәрнең томын һәм битен җәяләр эчендә күрсәтеп бару җитә. 5) Архив материалларына мөрәҗәгать иткәндә, чыганагы түбәндәге тәртиптә күрсәтелә: архивның исеме, фонды, тасвирламасы (опись), саклау берәмлеге (единица хранения), кәгазе (лист). 6) Өземтә оригиналның үзеннән түгел, ә башка хезмәт буенча китерелсә (төп оригиналны табып булмаганда), «өземтә түбәндәге чыганактан алынды» дип искәрмә бирү таләп ителә.


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ

Әдәби чыганаклар белән эш итү — һәр фәнни эшнең мөһим тармагы. Фәнни хезмәт язганда да аннан башка мөмкин түгел.

  1. Чыганакларны төрләргә бүлеп өйрәнү.

Чыганаклар күп төрле була. Аларга берничә принцип буенча классификация ясыйлар:

1) тарихи чорлар буенча;

2) яшәү формалары буенча;

3) билгеләнешләре буенча;

4) эчтәлекләре буенча.

-Тарихи чорлар буенча чыганаклар үз чиратында икегә бүленә: язучының үз заманында чыккан әсәрләре һәм аның турындагы тәнкыйть мәкаләләре; әсәр язылганнан соң күп вакытлар үткәч аның турында язылган хезмәтләр.

-Яшәү формалары буенча чыганакларны ике төркемгә аерып йөртәләр: басылып чыккан һәм кулъязма килеш, калган чыганаклар яки фоторәсемнәр, микрофильмнар төсендә сакланган чыганаклар. Кулъязмалар, үз чиратында, каралама хәлендә дә, акка күчерелгән (яки машинкада басылган) хәлдә дә була. Иң ышанычлылары: язучының автографлары, яки машинкада басылып, авторның имзасы белән ныгытылганнары.

-Билгеләнешләре буенча чыганаклар дүрт төргә бүленә; 1) Иҗади чыганаклар, ягъни әсәрне язу процессы белән бәйләнгән чыганаклар (әсәрнең каралама яки акка күчерелгән нөсхәләре, корректуралар); 2) Эш кәгазьләре (язучының нәшриятлар белән язышкан хатлары, гонорар ведомостьлары, цензура документлары һ.б.); 3) Интим чыганаклар (көндәлекләр, хатлар, куен дәфтәрләре һ.б.); 4) Тәнкыйди чыганаклар (язучы әсәрләренә язылган рецензияләр, бәяләмәләр һ.б.)

-Эчтәлекләре буенча чыганакларны төрлечә бүлеп карыйлар: 1) Беренчел чыганаклар (әсәрнең текстлары — басма һәм кулъязма хәлендәгеләре, планнары); 2) Эпистоляр чыганаклар (авторның үзенең һәм замандашларының хатлары); 3) Мемуар чыганаклар (истәлекләр, көндәлекләр, автобиографияләр һәм шуңа охшаш материаллар); 4) Документлар (әсәрне язуга материал булып хезмәт иткән тормыш сәхифәләре); 5) Әдипнең рецензияләре, мәкаләләре, күзәтүләре, заметкалары; 6) Әдипнең үз әсәренә язган баш сүзләре, соңгы сүзләре, аңлатмалары; 7) Заман-дашларының тәнкыйть мәкаләләре, күзәтүләре, рецензияләре; 8) Әдипнең әдәби-иҗади мирасы; 9) Язучы иҗатын монографик планда тикшергән хезмәтләр; 10) Теге яки бу чордагы әдәби тормышка, әдәби күренешләргә багышланган гыйльми-тарихи һәм фәнни-популяр әсәрләр.

Моннан тыш, ярдәмче чыганакларны да җәлеп итәргә кирәк була. Алар еш кына башка фән тармакларына (тарих, фәлсәфә, сәнгать, этнография һ.б.) карыйлар. Ләкин алынган теманы төрле яктан ачуга зур булышлык күрсәтә алалар.

Төрле юнәлештәге сүзлекләр, тармак энциклопедияләр, библиографик белешмәләр әдәби тикшеренү эшендә киң кулланыла торган чыганак булып торалар.

Тикшеренүче чыганакларга тәнкыйть күзе белән карарга, аларның иң әһәмиятлеләрен, ышанычлыларын сайлап ала белергә тиеш.


ТЕКСТОЛОГИК ЭШ

Текстология — әсәр текстының дөресме-түгелме икәнлеген билгели торган ярдәмче фән. Тарих белгечлегендә ул мөстәкыйль фән буларак өйрәнелә.

Текстология эше бигрәк тә борынгы чорларда туган әдәби әсәрләргә анализ ясаганда кирәк. Чөнки борынгы әсәрләрнең күбесенең автор тарафыннан язылган нөсхәләре сакланмаган. Аларның соңрак башкалар тарафыннан күчерелгән данәләре генә безгә килеп җиткән. Әдәби әсәрнең төп текстын белү аның турында дөрес хөкем йөртү өчен бик мөһим. Н.Юзиев, М.Әхмәтҗанов, З.Рәмиевләрнең бу юнәлештәге эшчәнлеге.

1. Әсәрнең авторын һәм язылу вакытын билгеләү. Бу, бигрәк тә, борынгы заманда чыккан әсәрләрне тикшергәндә кирәк. Мондый тикшеренүләр вакытында бик мөһим тарихи фактлар ачылуы ихтимал.

Кайбер әсәрләр кулъязма килеш йөреп, беренче тапкыр басылганда, язылган елы, гадәттә, якынча гына куела. Бу еш кына тикшеренүчеләр арасында бәхәсләр тудыра. Шуның өчен язылу датасын билгеләү бик мөһим.

Текст белән эш иткәндә, кагыйдә буларак, язучы исән чакта иң соңгы тапкыр чыккан басмасы нигез итеп алынырга тиеш. Чөнки үз иҗатына җаваплы караган әдип әсәрләренә гомере буе төзәтүләр, үзгәрешләр кертеп бара. Тикшеренүче боларны игътибарда тотарга тиеш.

2. Анализ өчен текстны сайлап алу. Әдәби анализ өчен теләсә нинди текст ярамый, ә иң авторитетлы, тулы басманы сайлап алырга кирәк. Басма төрле комментарийлар, аңлатмалар белән тәэмин ителгән булса, бигрәк тә яхшы. Шуның өчен, әсәрне тикшерә башлаудан элек, язучының тулы җыентыгы яки академик басмасы чыкканмы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Академик басма әдәби тикшеренү өчен аеруча кыйммәтле. Аңа язучының тәмамланган һәм тәмамланмаган барлык әсәрләре, хатлары, көндәлекләре һ.б.кертелә. Анда хәтта шул язучыныкы булуы ихтимал әсәрләр дә урын ала. Бөтен материал текстологлар тарафыннан җентекле тикшерелеп, кулъязмалар яки автор үзе исән чакта чыккан басмалар белән чагыштырып карала. Аларда текстологик аңлатмалар да була: ни өчен әсәрнең шушы варианты алынуы, аның кайларда басылуы, нинди үзгәрешләр кичерүе күрсәтелә.

Соңгы елларда күп татар язучыларының сайланма әсәрләре дөнья күрде. Аларны да кулланырга ярый. Ләкин алар язучы иҗаты турында тулы күзаллау бирә алмыйлар. Шуңа күрә күп кенә өстәмә материалларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

3. Текстларга чагыштырма анализ. Дөньяга чыккан әсәрләрнең төрле редакцияләрен чагыштырып карау язучының иҗат лабораториясен ачыклау, әдәби-эстетик үсеш баскычларын тирәнрәк күзаллау өчен әһәмиятле. Мәсәлән, Г.Камалның «Бәхетсез егет» драмасының 1898 һәм 1907 еллардагы вариантларын янәшә куеп өйрәнү авторның әдәби-эстетик үсешен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның, «Безнең көннәр» романының вариантларын чагыштырып карау язучының әдәби осталыгы, дөньяга карашы үсешен ачык күз алдына бастыра.


ЯЗУЧЫНЫҢ ЭСТЕТИК ҺӘМ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ

КАРАШЛАРЫН ӨЙРӘНҮ


1. Язучының тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре. Хәзерге вакытта әдәби тормышта катнашмаган, матбугатта мәкаләләр, рецензияләр белән чыгыш ясамаган әдипне очрату кыен. Алар бу яктан Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г.Ибраһимов кебек классикларның әйбәт традицияләрен дәвам итәләр. Теге яки бу әдипнең художестволы иҗатын тикшергәндә, аларны читләтеп үтәргә ярамый. Мондый хезмәтләр язучының әдәби-эстетик карашларын чагылдыралар һәм әсәрен аңлауга да ярдәм итәләр.

Аларда язучының ниңди метод белән эш итүе, кайсы юнәлешкә тартылуы ачык әйтелә, тормышны художестволы чагылдыруның принциплары күрсәтелә.

Биредә язучының раслаулары кайвакыт чын иҗат позициясенә туры килеп бетмәвен дә истә тотарга кирәк-

2. Авторның әсәргә яки җыентыкка кереш һәм соңгы сүзләре аның әдәби-эстетик карашларын чагылдыру ягыннан бик әһәмиятле. Кереш сүздә әсәрнең характеры ачып бирелә, аны ничек дөрес аңларга кирәклеге әйтелә. Әсәрнең жанр үзенчәлеген, композициясен, стилен аңларга ярдәм иткән фикерләр бәян ителә. Кайвакыт әсәрнең язылу тарихы да күрсәтелә.

Әсәрдә соңгы сүз гадәттә сирәк була. Ул укучыга әсәрне дөрес кабул итү, дөрес нәтиҗәләр ясау өчен ярдәм итү максатыннан чыгып языла. Әсәрне язуга этәргән фактлар, геройларнын прототиплары, аларның язмышлары күрсәтелә. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романына «Соңгы сүзе» — шуңа мисал.

3. Әдипнең чыгышлары һәм интервьюлары. Язучының чыгышлары һәм телдән ясаган башка сөйләүләре аның вакытлы матбугатта ясаган мәкаләләреннән форма ягыннан гына аерыла. Шуның өчен алар газета-журналларда басылалар, җыентыкларга кертеләләр. М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Ахунов, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һәм башкаларның төрле җыелышларда ясаган докладлары, сөйләгән речьләре — шуңа мисал.

Соңгы вакытта язучылар белән интервьюлар да күренә башлады. Алар журналистның автор белән әңгәмәсе, яки аңа бирелгән сорауларга җаваплар төсендә була. Еш кына диалог формасын алалар. Интервьюларда язучының теге яки бу әсәре турында кыйммәтле мәгълүматлар китерелә.

Әдәбиятчының язучы белән әңгәмәсе тикшеренү эшендә зур әһәмият казана. Мәсәлән, Н.Юзиевнең «Шигырь гармониясе», «Хәзерге татар поэтикасы» китапларында галимнең әдипләр белән үткәргән күп кызыклы әңгәмәләре китерелгән.

4. Язучының поэтик декларацияләре аның әдәби-эстетик карашларын билгеләүдә мөһим чыганак була ала. Гадәттә, аларда әдип яки шагыйрьнең фикерләре образлы, афористик төстә чагыла. Мәсәлән, Һади Такташның 1923 елда язган «Иҗадиятем турысында» дигән мәкаләсе — асылда, шагыйрьнең поэтик декларациясе ул.


ТӘНКЫЙДИ ӘДӘБИЯТНЫ ӨЙРӘНҮ


Теге яки бу язучының иҗатын яки аерым әсәрен өйрәнгәндә, аның турындагы тәнкыйди әдәбият белән танышмыйча мөмкин түгел. Үзең сайлап алган тема, мәсьәлә буенча башкалар язган тәнкыйть материалларын белгәндә генә, нинди дә булса яңа сүз, яңа фикер әйтеп була. Югыйсә, үзеңнән элгәреләр әйткәнне кабатлау юлына басарга, хезмәтең исбат ителгәнне исбатлауга кайтып калуы мөмкин. Үзеңнән алдагы әдәбият белән таныш булу тикшерелә торган проблеманың яңа аспектларын ачарга ярдәм итә.

Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрне ике зур төркемгә бүләргә мөмкин: фәнни хезмәтләр һәм фәнни-популяр хезмәтләр.

Фәнни хезмәтнең авторы, башлыча, гыйльми тикшеренү максатын күздә тота. Мондый хезмәт, табигый рәвештә, әдәбият белеменә нинди дә булса яңалык алып килергә тиеш. Аның авторы, башка галимнәр тикшермәгән проблемаларны өйрәнү юлыннан китә, яки инде өйрәнелгән күренешләрне һәм фактларны гомумиләштерү, теоретик фикерләү белән шөгыльләнә.

Фәнни хезмәтнең бик мөһим үзенчәлеге тагын шунда: аның авторы еш кына архивларда яки музейларда үзе тапкан материал белән эш итә.

Фәнни тикшеренү эшенең мәҗбүри фәнни аппараты булырга тиеш (Өземтәләр алганда астөшермәләр ясау, библиография һ.б.).

Фәнни хезмәт авторы белгечләр өчен язылганлыктан, әдәбият белеме, лингвистика, фәлсәфә һ.б. фәннәрнең терминнарын да куллана.

Фәнни-популяр хезмәтнең бурычы, башлыча — әдәбият белемендә инде ирешелгән казанышларны масса арасында пропагандалау. Ул һәр кешенең аңына барып җитәрлек гади төстә бәян ителә. Анда нинди дә булса проблема буенча тикшеренүнең йомгагы җанлы итеп сөйләп бирелә. Ләкин аңарда да кайчакта бик кыйммәтле яңа фикерләр әйтелә, укучының белем даирәсен киңәйтерлек мәгълүматлар китерелә. «Жизнь замечательных людей» сериясендә чыккан китаплар шуңа мисал. (Мәсәлән, бу очракта И.Нуруллинның «Габдулла Тукай» китабы).

Әдәбият белеме буенча фәнни-тикшеренү хезмәтләрен берничә төргә бүлеп йөртәләр:

1. Аерым әсәрләрне тикшерү — иң күп таралганы. Ләкин әсәр үзалдына түгел, ә гомуми-тарихи һәм әдәби фонда тикшерелергә тиеш. Аларның үзләренең дә төрле формалары күзәтелә: әсәрне, барлык компонентларын исәпкә алып, һәрьяклап тикшерү; иҗат итү тарихын өйрәнү (әсәргә нигез булган тормыш материалын ачыклау, прототипларны билгеләү, типиклаштыру принципларын күрсәтү һ.б.); әдәби комментарийлар яки аңлатмалар язу (ул гадәттә томнарга, җыентыкларга карата языла); текстологик анализ (басылып чыккан әсәрне кулъязмалар белән чагыштырып карау, төрле вариантларын чагыштыру, күчермәләрен өйрәнү һ. б.); аерым образларын тикшерү (авторның образ өстендә эшләве, образга характеристика, сурәт тудыру чаралары); әсәрнең художество үзенчәлекләрен тикшерү (сюжет-композициясе, поэтик теле, образлылык һ.б.); әсәрне нинди дә булса яңа иҗат методын формалаштырудагы роле ноктасыннан карап тикшерү; әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендә әсәрне өйрәнү йомгакларын барлау.

2. Ике яки берничә автор тарафыннан язылган ике яки берничә әсәрне чагыштырып өйрәнү. Бу үзе берничә төрле: 1) бер авторның ике яки берничә әсәрен чагыштырып өйрәнеп, иҗатындагы закончалыкларны ачу; 2) бер язучының бер үк жанрда язылган барлык әсәрләрен чагыштырып өйрәнү; 3) язучының бер әсәрен бөтен иҗаты белән бәйләнештә тикшерү; 4) төрле язучыларның әсәрләрен чагыштырып, традиция һәм новаторлык мәсьәләләренә ачыклык кертү.

3. Язучының иҗат юлын тикшерү. Мондый хезмәтләрдә язучының бөтен әдәби иҗат эшчәнлеген тоташ алып та, яки билгеле бер чорын гына да тикшерергә мөмкин.

4. Язучының әдәби осталыгын тикшерү. Ул гомуми планда да, осталыкның аерым мәсьәләләренә карата да (сюжет-композиция, пейзаж, художестволы сурәтләү чаралары, ритмик-интонацион строй һ.б.) булырга мөмкин.

5. Билгеле бер чор әдәбияты үсешен тикшерү. Болар төрле аспектта булырга мөмкин: карашлары бер-берсенә якын булган язучылар иҗатына багышланган гомуми очерк; бер чор әдәбиятының тематикасын һәм идея эчтәлеген өйрәнү; билгеле бер дәвер әдәбиятының бер төре яки жанрының үсеш юлын карау; билгеле бер чорда яки юнәлештә әдәбиятта өстенлек иткән образларны тикшерү һ. б.

6.Әдәбият белеме һәм тәнкыйть буенча хезмәтләрнең жанрлары. Иң күп таралганнары түбәндәгеләр: 1) Монография. Ул китап рәвешендә була. Анда нинди дә булса бер тема алынып, һәрьяклап тикшерелә. 2) Мәкалә. Ул, гадәттә, зур булмый һәм вакытлы басмада (журналда, периодик җыентыкларда) чыга. 3) Әдәби портрет. Ул язучының эшчәнлеген характерлый, аның иҗат йөзен күрсәтә. 4) Күзәтү (обзор). Анда билгеле бер чорда иҗат ителгән әсәрләргә гомумиләштерелгән күзәтү ясала. 5) Эссе. Бу — зур булмаган художестволы тәнкыйть әсәре. Анда фәлсәфи этик фикерләр әйтелә, кыю һәм тапкыр сүзләр белән язучының берәр проблемага карашы ачып бирелә.


ӘСӘРНЕ ИҖАТ ИТҮ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ.


Әдәби әсәрнең мәгънәсен, кыйммәтен тирәнтен аңлау өчен, аны иҗат итү тарихын өйрәнү бик файдалы. Тикшеренүче бу вакытта теге яки бу дәрәҗәдә художникның иҗат психологиясенә үтеп керергә тиеш.

А.Фадеев, үзенең тәҗрибәсенә таянып, иҗат процессын төп өч чорга бүлә: 1. Материалны туплау чоры; 2. Аның өстендә уйлану, фикер йөртү («вынашивание») чоры; 3. Әсәрне язу чоры. Бу чорлар арасында чикләр бик шартлы. Аларның эзмә-эзлекле килүе дә мәҗбүри түгел. Шундыйрак фикерне С.Хәким, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов та әйтәләр.

Тикшеренүчеләр әсәрне иҗат итү тарихын төп ике этапка бүлеп йөртәләр. Беренче этап — төп фикернең (замысел) тууы; икенче этап — шул фикерне тормышка ашыру (реализация).

Төп фикернең тууы турында сөйләгәндә, башлыча ике мәсьәләгә тукталырга кирәк: язучының теге яки бу темага мөрәҗәгать итүенең закончалыклары; конкрет төп фикернең барлыкка килүе. Ә төп фикернең тормышка ашырылуы үзе өч мәсьәләне эченә ала: язылган әсәрнең планын һәм караламаларын (наброскаларын) өйрәнү; сюжет өчен чыганак булып хезмәт иткән конкрет фактларны билгеләү; әсәрнең персонажлары белән прототиплары арасындагы бәйләнешне ачыклау.

Әдәби әсәрнең туу тарихын өйрәнгәндә, түбәндәге күрсәтмәләр исәпкә алынырга тиеш: язучының теге яки бу темага мөрәҗәгать итүнең зарурлыгын ачыклау, төп фикернең туу үзенчәлекләрен авторның истәлекләреннән, хатларыннан һ.б. чыганаклар буенча өйрәнү, әсәрнең төрле вариантларын чагыштыру, әсәргә чыганак булырдай фактларны, геройларның прототипларын эзләү фәнни эшнең мөстәкыйльлеген һәм үзенчәлеген тәэмин итәчәк.


Әдәбият исемлеге (мәҗбүри минимум).


1. Әдәбият теориясенә кереш. / доц. З.Мәҗитов редакциясендә. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1987.

2. Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүче — редакторы А.Әхмәдуллин. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.

3. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. — Казан: Мәгариф, 2002.

4. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра. — Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.

5. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.

6. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.

7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. — Казан: Мәгариф, 2004.

8. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. — Казан: Раннур, 2002.

9. Нуруллин И.З. Тормыш һәм сәнгать чагылышы. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.

10. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? — Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.

11. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1973.

12. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.

13. Юзиев Н. Татар шигыре. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.

14. Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. — Казан, 1990.


ФӘННИ- ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ ҺӘМ БИЗӘЛЕШЕНӘ ТӨП ТАЛӘПЛӘР.


Эшнең структурасы . Фәнни хезмәттә кереш, төп өлеш, йомгаклау, әдәбият яки кулланылган чыганаклар исемлеге, эчтәлек булырга тиеш. Кереш өлешендә проблема фәнни актуальлек һәм теманың яңалыгы чагылыш таба, эшнең башкаручысы алдында куелган максат һәм бурычлар билгеләнә, кулланылган әдәбиятка кыскача күзәтү ясала, әлеге мәсьәләнең тикшерелү дәрәҗәсе, проблеманың чишелешенә авторның шәхси аңлатмасы урын ала. Кереш 3 биттән артмаска тиеш.

Төп өлештә тикшерүче тарафыннан җыелган һәм тупланган мәгълүмат бирелә: билгеле булган фактларга, проблеманы тикшерү алымнарына характеристика, башка төрле чишелеш юллары белән чагыштырганда үз вариантының отышлылыгын исбатлап бирү. Төп өлеш аерым бүлекләрдән тора. Эшнең күләме 10-12 биттән артмаска тиеш.

Йомгаклау өлешендә автор нәтиҗәләренә йомгак ясала.

Әдәбият исемлегенә автор тарафыннан кулланылган публикацияләр, тикшеренү чыганаклары кертелә.

Хезмәттә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр) да булырга мөмкин.

Эчтәлекне титул битеннән соң да, ахырда да язарга була. Анда кереш, бүлекләр, йомгаклау, әдәбият исемлеге һәм аларга туры килгән бит саннары языла.

Хезмәтнең язылу тәртибе.

1.Хезмәттә югарыда күрсәтелгән структура катгый сакланырга тиеш.

2.Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14, интервал 1,5 , поля 2*2*2*2*), компьютерда басылган булырга тиеш. Битләр номерлана. Кушымта титул бите белән бергә беркетелә(пластик файллар, төрле папкалар куллану киңәш ителә).

3.Эшнең күләме аның конкрет максатына һәм үтәлү шартына бәйле.

Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны үз эченә ала: оешманың, эшнең исеме; автор турында, (фамилиясе, исеме, атасының исеме).

Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.

Текстта кулланылган әдәбиятка, чыганакларга өстешермә бирелә

Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.


Конференциядә катнашучыларның чыгышын бәяләү критерияләре:


- эшнең фәннилеге;

- заман таләпләренә туры килүе;

- шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну;

- эшнең максатын дөрес билгеләү;

- логик яктан дөрес фикерләү, ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясау;

- гомуми фикер.


Йомгаклау.

Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш” дип әйтсәләр дә, балага белем, кирәкле дөрес юнәлеш бирүче ул - аның остазы. Укучыбыз белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, эрудицияле, замана сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш.

Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, мәктәп системасында фәнни эшчәнлекне оештыруның роле тагын да зуррак. Бу очракта мәктәп укучылар фәнни эш белән кызыксынып, теләп шөгыльләнәләр. Чөнки бүгенге көндә бу эш китап уку гына булып калмыйча, балалар теләгән интернет, телевидение, техника куллану аша башкарыла. Укучылар буш вакытларын кирәкле эшкә юнәлтәләр, белемле булалар, кешеләр белән аралашырга, үз фикерләрен җиткерергә, техника белән эш итәргә өйрәнәләр. Димәк мәктәп каршына куелган иң мөһим вазифалар үтәлә.

Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын үстерүгә өлеш кертә алачакбыз. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!










Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-066308

Похожие материалы