Инфоурок Директору, завучу СтатьиДоклад на тему "Работа с одаренными детьми"

Доклад на тему "Работа с одаренными детьми"

Скачать материал








ДОКЛАД

ТЕМА:“Сәләтле балалар

белән эшләү








Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Кильдебаева С.С




2014 нче ел.

Соңгы елларда мәктәп укыту-тәрбия эшен уртача укучыны күздә тотып оештыра. Белемне йомшаграк үзләтерүчеләр уртача укучыларга тиңләшергә тырыша, ә көчлеләр дәрестә нишләргә белмичә күңелсезләнеп утыра. Барлык укучыларны бертөрле укыту һәр баланың үзенә генә хас сыйфатын үстерүгә тискәре йогынты ясый.

Гадәттә мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк һәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле дип атыйлар.Ул кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, хатасыз яза һ.б. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Әйтик, музыкага сәләтле бала тел фәнен бөтенләй үзләштерә алмавы мөмкин. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк.

Укучының сәләте турында аның өлгерешенә карап фикер йөртәбез. Балалар үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар. Нәкъ менә шундый аерымлылык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.Һәр балада да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын билгели ала. Психолог, социаль педагогларыбыз бар. Алар балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын өйрәнәләр һәм безгә бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәләр.

Сәләтле балаларның укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтүе бик кыен. Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба аның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин. Шуңа күрә баланың сәләте (табигый сәләтен күз алда тотып әйтәм), омтылышы барлыгын күрәбез икән, аны үстерү, тулыландыру безнең бурычыбыз булып кала.

Төп мәктәптә башлангыч сыйныфта ук балаларның сәләтен билгеләве читен түгел. Башлангыч сыйныф укучылары белән һәрвакыт элемтәдә тору, дәресләргә керү, укучылар белән аралашу ярдәмендә балаларның үсеш дәрәҗәсен, сәләтен билгелибез.

Һәр ел 5 сыйныфта бер чирек укыткач, тел-әдәбият буенча көчле укучыларны аерырга була (әлбәттә, үзем өчен). Алар белән төрле формада эш оештырырга тырышам, максатка ирешү өчен үзенчәлекле метод һәм алымнарны сайлыйм. Гадәти дәресләрдә мондый балалар өчен нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр әзерлим. Төркемнәрдә эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп куям. Бу аларны башкаларга караганда күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә.

Яңа теманы аңлату дәресендә сәләтле укучыларга теманы үзлектән өйрәнүгә мөстәкыйль эш бирелә. Авыррак укучыларга икенче, өченче тапкыр аңлатыла, теманы укытучы ярдәмендә үзләштерәләр. Сәләтле укучыларның теманы ничек үзләштергәннәрен тикшерү өчен дәреснең йомгаклау өлешендә аларга рефлексия өчен биремнәр тәкъдим ителә.

Авыл мәктәпләрендә фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнү сыйныфлары юк әле. Шуңа күрә индивидуаль укыту технологиясе безгә ярдәм итә ала. Моның өчен төрле уровеньдагы биремнәр әзерләргә кирәк. Әгәр укучы 1 нчене үтәсә, “3” ле билгесе, икенче уровень – “4” ле билгесе, өченчесен үтәсә, “5” билгесе куела.Укытучы, укучының сәләтенә карап, дөрес юнәлеш бирергә тиешле.

Укучыларның белемнәрен тикшерү формаларын төрлечә уздыру нәтиҗәле дип уйлыйм. Мәсәлән, сәләтле укучылар зачетка әзерләнә, ә авыррак укучыларга контроль эш яки мөстәкыйль эш тәкъдим итәм. Чиреккә яздырылган язма эшләрдә биремнәрне сәләтле укучыларга катлаулырак формада бирергә тырышам. Сочинение язу эшен дә төрлечә бирергә була. Авыррак укучы әзер план буенча яза, ә сәләтлеләр үзләре план төзиләр, мөстәкыйль рәвештә язалар.

Сәләтле укучылар белән эшләүдә тестларның әһәмиятен барыбыз да беләбез инде. Тест эшләгәндә бик күп сораулар туа. Укучы эзләнә, тикшерә, сүзлекләргә мөрәҗәгать итә. Ә сүзлекләр белән эшләү укучының таны-белү, фикерләү сәләтен үстерә. Мәктәптә сүзлекләрнең аз булуы гына әлегә безне борчый.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү өчен әдәби-иҗади сочинение язу, шигъри әсәрләрне прозада язу (киресенчә дә булырга мөмкин) эше дә нәтиҗәле була. Шул ук максаттан дәресләрдә күмәк рәвештә шигырьләр иҗат итәбез. Мәсәлән, тактага көз, яңгырлар, яфраклар, кошлар кебек сүзләр язам. Укучылар шул сүзләргә мәгънәләре буенча туры килгән фигыльләр эзлиләр.Ә алардан шигырь юлларын төзеп карыйбыз. Өйдә аны дәвам иттерергә, ә сәләтлеләргә башкасын иҗат итәргә кушыла. Сәләтле укучылар билгеләнә, иң яхшы шигырьләрдән альбомнар төзелә, район күләмендә уздырылган шигырь бәйгесенә әзерләнә.

Куелган максатны гамәлгә ашыру өчен интегральләштерелгән (берләштерелгән) дәресләр үткәрүдә мөһимдер дип уйлыйм. Мәсәлән, 5 һәм 6 сыйныфларда “Әкиятләр” һәм “Җырлар” темаларын узганда, рәсем һәм музыка дәресләре белән берләштереп үткәрергә мөмкин. 9 сыйныфта әдәбият дәресләрен тарих дәресләре белән берләштерү җайлы, рус һәм татар теле грамматикаларын чагыштырып укытуны да яхшы дип табам. Берләштерелгән дәресләрне укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып һәм башка фән укытучылары белән килешеп төзи. Темаларны якынайту, уртак эш төрләрен билгеләү, дәрескә әзерлек уртак була. Мондый төр дәресләр сәләтле укучыларның төрле яктан талантларын ачарга ярдәм итә. Сәләтле укучыларга алдан әзерлек эшләре бирелә, дәрес үткәч, реферат, сочинение язу кебек өй эшләре бирергә мөмкин.

Күренекле галим Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе дә укучыларның индивидуаль иҗади сәләтен ачуга нигезләнгән. Төркем башлыгы сәләтле укучылардан сайлана. Һәр укучы үз сәләтенә карап билге куя, үз мөмкинчелеген белә. Көчле укучылар иптәшләренә булыша, аңлата. Бу технологиянең уңай ягы шунда: сәләтле укучыларның активлыгын үстерә, көче һәм сәләтенә туры килерлек биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү, яңа сәләтле укучыларның аерылып чыгуына мөмкинлек тудыра.

Сәләтле укучылар белән түбәндәге эш төрләрен дә файдаланам:

- сәләтле укучыларга программадан тыш әсәрләр укырга бирү;

- сүзлек белән эшләүне йөкләтү;

- тәрҗемә итү эшләре;

- дидактик материаллар һәм карточкалар белән эш;

- катлауландырылган өй эшләре;

- сәләтле укучыларга авыррак укучыларга ярдәм итү эшен йөкләтү;

- тестлар, кроссвордлар чишү;

- әдәбияттан мөстәкыйль язма эшләр.

- дәвам итәргә: 1) “Автор бәхәсне дөрес хәл иткән дип уйлыйм, чөнки...”;

2) “Ә мин бәхәсне болай чишәр идем...”;

3) “Әсәр миңа ошады, чөнки...”;

4) “Әсәрнең бу герое урынында мин булсам, ...”;

5) “Әгәр мин язучы булсам, әсәрне болай тәмамлар идем...”

- “Укытучы – укучы” уены. (Биремнәрне үтәгән сәләтле укучылар авыррак укучыларның эшен тикшерә һәм иптәшенә кагыйдәне аңлата);

- “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дәрес – уены.

Дәрестән тыш уку дәресләрендә дә сәләтле укучылар белән эшләүгә мөмкинчелекләр бирелә. Дәрестән тыш уку дәресе өчен альтернатив дәреслекләрне кулланам. Барлык сыйныф укучылары шул дәреслектән бер әсәрне укыса, ә көчле укучыларга китапханәдән башка әсәрне алып укырга кушыла, әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый, ләкин аңлашылмаган моментларны укытучы белән карау өчен билгеләп килә. Дәрестән тыш уку дәресләрендә сәләтле укучыларга туган ягыбызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, композиторлары, сәнгать эшлеклеләре турында рекламалар, рефератлар язу эше бирелергә мөмкин.

Хәзер укучылар әдәби әсәрләрне аз укыйлар, сәйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне бик нык

борчый. Минемчә, дәрес – бенефислар үткәрү әлеге мәсьләне беркадәр хәл итәргә булышадыр кебек. Дәрес – бенефис – бәйрәм, дәрес – уен ул. Аның төп герое – бенефиөиант – иң күп китап укучы. Аны бөтен сыйныф сайлый. Ул сыйныфтагы иң сәләтле укучы булырга тиеш. Бу укучы үзе укыган китапларның исемлеген төзи һәм шулардан күргәзмзә ясый. Ә калган сыйныфташлары бенефициант белән интервью өчен сораулар әзерлиләр, 1 укучы аңа карата сочинение – биография яза.

Укучыларның белемен, сәләтен һәрьяклап үстерү максатыннан, өстәмә белем бирүгә дә зур игътибар итәбез. Төрле түгәрәкләр саны елдан-ел арта бара. Түгәрәккә йөрү балаларга сәләтләрен күрсәтергә, тискәре сыйфатлардан арынырга ярдәм итә. Мин сәләтле укучылар өчен тел буенча 1 түгәрәк, әдәбият һәм сәхнә сөючеләр өчен 1 түгәрәк оештырам. Беренче түгәрәктә сәләтле укучыларны 5 нче сыйныфтан алып олимпиадага әзерлим, ә икенчесендә шигырь һәм театр конкурсларына әзерләнәбез. Конкурсларда һәр ел югары урыннар алып киләбез.

Дәресне авыррак үзләштергән бала дәрестән тыш үткәрелгән чараларда бик актив булуы бар. Әдәби кичәләр, телдән журнал, шигырь уку кичәләре, конкурслар, китап күргәзмәләре, китап укучылар конференциясе, “Белем аукционы”, “Бәхетле очрак” кебек кызыклы һәм үтемле чараларны әзерләү һәм үткәрүгә, әлбәттә, сәләтле укучыларны җәлеп итәм. Бу чаралар укучының фән белән кызыксынуын арттыра, ихтыяр көче, тырышлык, дуслык һәм башка бик күп сыйфатлар тәрбиялиләр.Татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрелгән сәнгать бәйгеләрендә укучылар бик теләп катнашалар, сәләтле һәм талантлы укучылар аерылып чыгалар.

Җәйге ял лагерьларын оештыруда сәләтле укучыларыбызга таянабыз. Алар, үзләре теләп, халык авыз иҗаты буенча төрле бәйгеләр үткәрәләр, татар халык уеннарын, җырларын, биюләрен өйрәтүдә тәрбиячеләрнең ярдәмчесе булалар. Сәләтле балалар белән эшләү укытучыдан күп әзерлек сорый, эшне системалы алып баруны таләп итә. Шул очракта гына югары уңышларга ирешергә була.






Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на тему "Работа с одаренными детьми""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Бизнер-тренер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 789 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 459
    • DOCX 48 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42332
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения немецкому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Курс повышения квалификации

Техносферная безопасность

36 ч. — 144 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Курс повышения квалификации

Наставничество в системе дополнительного образования детей: теория и методика организации

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Мини-курс

Патологии нервной системы у детей: от перинатального периода до нарушений поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Современные методики базальной стимуляции и развивающего ухода для детей с тяжелыми множественными нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе